Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хатын-кызларны бертөсле «курчак»ка әйләндерә торган матурлык артыннан куу күпме тора?

Чынлыкта, стандартлар мәҗбүри тагыла, ә бит «керфекләр» бөтен кешегә дә килешми.

news_top_970_100
Хатын-кызларны бертөсле «курчак»ка әйләндерә торган матурлык артыннан куу күпме тора?
"Челнинские известия"

Замана хатын-кызлары, күпме керем алуларына карамастан, ай саен тырнак, каш ясату, керфек үстерү кебек һәм башка төр матурланулар өчен акча кызганмый. Болай матурлануны хәтта шаяртып, «хатын-кыз тәнендә яшәү өчен коммуналь хезмәт» дип атап йөртәләр. Бу феномен турында психолог, стилист һәм косметологның фикер алышуы «Челнинские известия» корреспонденты Юлия Зәйнуллина язмасында.

Бу – бизнес

Стилист-имиджмейкер Лилия Давыдова хатын-кызларга үз стилен табарга ярдәм итә. Аның әйтүенчә, чәчтарашлардан башлап косметологларга кадәр бик күп оста көч куючы матурлык индустриясе – ул, беренче чиратта, бизнес, димәк, маркетинг. Социаль челтәр һәм матбугат чаралары хәзер шундыйрак кагыйдәләрне трансляцияли: «әгәр сез керфек ясамыйсыз икән, ямьсез булачаксыз», «әгәр кашларыгызны матурламасагыз, тирә-юньдәгеләр сездән йөз чөерәчәк»... Чынлыкта, стандартлар мәҗбүри тагыла, ә бит «керфекләр» бөтен кешегә дә килешми.

Чаллыда хәзер «матурлык прайсы» – «хатын-кыз тәнендә яшәү өчен коммуналка» түбәндәгечә:

Эконом вариант:

маникюр – 1000 сумнан 3000 сумга кадәр;

педикюр – уртача 2000-3500 сум;

чәч кисү/буяу – 5000 сумнан 10 000 сумга кадәр;

керфек үстерү – уртача 2500 сум;

кашлар: ламинация ясату – 1000 сум, кашларны озак вакытка матурлау – 1500 сум,

перманент макияж – 3000-6000 сум, перманент макияж коррекциясе – 3500 сум;

иреннәр: перманент макияж – 3500-6500 сум;

лазерлы эпиляция – уртача 3000 сумнан (бикини + балтырлар);

косметолог: битне чистарту – 2500 сум.

Элиталы вариант:

Бу очракта эконом-вариантта санап үтелгәннәргә тагын түбәндәгеләр дә өстәлә:

косметологка мөрәҗәгать итү: биоревитализация – 3000 сумнан (1 тапкыр ясала торган процедура), ботулин терапиясе каш арасына – 5000 сумнан башлана, маңгай һәм каш арасына – 9000 сум;

пилинглар – 1500 сумнан;

иреннәрне зурайту – 10 000 сумнан,

биткә массаж – 1500 сумнан (1 тапкыр),

чәч өчен процедуралар – 2000-10 000 сум,

тән өчен процедуралар: тәнне төрү – 2000 сумнан, лимфодренаж – 1500 сумнан (1 процедура).

«Үзеңне карау бик кирәк. Тышкы кыяфәтемне яхшырту кирәк булса, мин аңа нормаль карыйм, ләкин мин табигый күренү яклы, – ди Лилия Давыдова. – Иреннәре, яңаклары кабартылган, артык озын үстерелгән керфекле хатын-кызлар күргәндә, мин кире эффект күзәтәм. Ә бит хатын-кыз тышкы кыяфәтен әллә ниләр эшләткән блогерларга карап, үзләрен «матурлый», аларга тиңләшергә тели. Бу ситуациядә һәркемгә үзе булып калуын телим, чөнки бу дөньяда сезнең кебек кеше юк, үз индивидуальлегегезне тоярга тырышыгыз».

Косметолог Ирина Кудряшова клиентларын еш кына чираттагы препаратны кертүдән туктатырга туры килүен таный. Ләкин шул ук вакытта аның күп хезмәттәшләре клиент ни теләсә, шуны берсүзсез үти. Мөгаен, тегесе аларга акча түләгәнгә күрәдер.

«Барысы да тиз генә шәп нәтиҗәгә ирешергә – укол ясатырга да, шундук матур булырга тели. Ләкин матурлык, беренче чиратта, сәламәтлек, яхшы кәеф һәм башыңда акыл булу ул. Моңа ирешү күпкә авыррак. Тән тиресенең сыйфатын яхшырту өчен бик күпләргә организмга тимер җитмәвен, витамин һәм минераллар дефицитын, калкансыман биз эшчәнлегендәге һәм ашказаны-эчәктәге проблемаларны бетерү ярдәм итәчәк. Җитәрлек йокы, көн дәвамында хәрәкәт, стрессны киметү, сыеклык эчү режимы кебек гади, ләкин файдалы әйберләр – бушлай һәм эффектив», – дип уртаклаша белгеч.

Матурлык тозагы

Психолог-психотерапевт, Кататим-имагинатив психотерапия үсеше буенча психотерапевтлар ассоциациясе әгъзасы Екатерина Сальникова, хатын-кызлар тышкы кыяфәтләрен һич кенә дә ирләр өчен үзгәртми, дип саный. Бу – үз тәнеңне кабул итү-итмәү белән бәйле.

«Балачакта ата-ана белән мөнәсәбәт киләчәктә кешенең үз-үзен һәм үз тәнен кабул итүгә тәэсир итә. Әти-әнисенең аны ничек күрүе, алар карашында ничек чагылуга карап, бала үзен таный һәм кабул итә, үзенә карата мөнәсәбәтне формалаштыра», – ди психолог.

Яшүсмер чорында тышкы кыяфәт темасы кискенләшә, һәм аның ничек үтүе үз-үзеңне кабул итүгә тәэсир итә. Нәрсә дә булса дөрес юлдан китмәсә, олы яшькә җиткәч, хатын-кызның «матурлык тозагына» эләгүен күрәбез.

30-40 яшьтә, матурлыгы сула башлауның беренче билгеләре күренүгә, кайбер хатын-кызга чынбарлыкны кабул итү авыр. Алар өчен үзләрен ничек бар – шулай кабул итү кыен, шуңа алар тышкы кыяфәтләрен үзгәртә башлыйлар.

Психолог фикеренчә, туктаусыз үзеңне матурлау теләгеннән һәм моның өчен шактый зур акчалар сарыф итүдән котылуның иң ышанычлы ысулы – үз тәнеңне ярату.

«Бу – киң таралган гыйбарә, ләкин аның артында тирән эш тора, аңа ирешү авыр, аның өчен психотерапевт ярдәме дә кирәк булырга мөмкин», – дип саный белгеч.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100