Хатыйп Миңнегуловның читтә яшәгән абыйсы вафат: «Соңгы сүзләрен татарча әйтергә маташкан»
«Миңа әткәйне алмаштырган бертуган абыем – Миңнегулов Миргалим Йосып улы кичә, ноябрьнең 12сендә дөнья куйды», – дип хәбәр итте «Интертат»ка Хатыйп абый Миңнегулов. 30 елдан артык ерак араларга йөзүче диңгез капитаны булган Миргалим Миңнегулов инсульттан 89нчы яшендә вафат булган.
«Миңа инде 85нче яшь китә. 1939 елгы мин. Сугышка кадәр туган бала. Сугыш чорын да, сугыштан соңгы чорны да күргән кеше. Әти сугышта үлде безнең. Әмма мин ятимлекне бик сизмәдем. Әнкәйгә рәхмәт. 5 бала идек. Беребез яшьли үлде. Әнкәй – заманында бишебезнең беребезгә дә ятимлекне сиздермәгән кеше. Әни 1999 елда китеп барды.
Абый миңа әти урынына калган кеше иде. 1935 елның 25 июнендә Зәй районының Апач (Түбән Сармаш) авылында туган ул. Башта үзебезнең авыл мәктәбендә, аннары күрше авыл Пидәрдә (Федоровка) укыган. Җиденчене бетергәннән соң, Казанга китте. Әнкәйнең бертуган сеңелләре бар иде Казанда, шуларда торып 2 ел һөнәрчелек (ремесленное) училищесында укыды. Шуннан соң аны, сварщик буларак, Урта Азиягә җибәрделәр, Ленинабад шәһәрендә һәрби заводта эшләде ул. Армия сафларында танкист булып хезмәт итте. Ә инде шактый яше булганда, никтер, диңгезгә тартыла башлады. Каян уена килгән – белмим. Шуны бер дә сорашкан булмады.
Ростовның диңгез училищесына барып керде. Анда мине кайберәүләр укытучы белән бутый, дип әйтештерә торган иде. Ул шактый зур иде инде анда укып йөрергә. Укыганда, матрос булып, диңгезләргә чыга иде. Укып бетергәч, Одессадагы диңгез университетыннан «эксплуатация портов и флотов» дигән юнәлеш буенча югары белем турындагы диплом алып чыкты. Аннары Новороссийск шәһәрендәге югары диңгез мәктәбендә дә укыды. Башта матрос, аннары штурман булып, аннары капитанның ярдәмчесе булып диңгезләр гизгәннән соң, үзе капитан булды абый.
Төп яшәү урыны Севастопольдә иде. Абый – илнең бөтен диңгезләрендә йөргән кеше. Фәнни тикшеренү эшләре белән дә шөгыльләнде, балык та тотты. Капитан буларак, 30 елдан артык ерак җирләргә йөзде. Бик күп төрле экипажлар белән җитәкчелек итте. 150 кешедән 300 кешегә кадәр иде экипажларда.
Эшенә бик җаваплы карый иде. Татар баласы бит инде. Абый әйтә иде: «Башка милләт кешесенә 100 процентка эшләргә кирәк булса, безгә, татарга, 150 процентка эшләргә туры килә», – дип.
Абый кыяфәте белән рус актеры Вячеслав Тихоновка бик охшаган иде. Аны гел шуңа охшаталар иде. Аннары, абый бик кырыс кеше булды. Аны усал диләр иде. Таләпчән, җитди кеше иде чөнки. «Штирлиц» дигән кушаматы да бар иде. Үзенә белдермиләр иде бугай ансын. «Злой татарин» дип тә йөртәләр иде аны. Эшен бик җаваплы башкара торган кеше иде. Бик күп бүләкләр дә алды хезмәте өчен.
Урта Азиядә чакта абый бер Людмила исемле урыс кызына өйләнгән иде. Таҗикстанның волейбол командасының капитаны иде ул кыз. Бик чибәр иде. Балалары булды. Тик яши алмадылар алар. Аерылыштылар. Аннары, шунда ук Урта Азиядә Фәния исемле хатын-кыз белән кавыштылар. Аның белән гомер кичерделәр.
Абый чит телләрне яхшы белде. Инглиз телендә бик яхшы сөйләшә иде. Ә татарчасы аның минекеннән камилрәк. Татарча китаплар, газеталар ала, укый иде. Монда, Казанда чакта, телевизордан татар телле каналларны көнозын сүндермичә тыңлый торган иде. Шушында кайтып, татар телле каналларны ачып тыңлау – аның өчен бәйрәм иде.
Соңгы елларда пластинкалар белән мавыга башлады. Ел саен диярлек Татарстанга кайта торган иде. Әнкәй исән чакта да, аннан соң да кайтып күрергә тырыша иде безне. Кайткан чакта татар җырлары яздырылган пластинкаларны юллап алып китә иде. «Минем иң бәхетле чагым – төшке аш вакытында ял итеп алырга вакыт булганда, каютага кереп, Татарстаннан алып килгән, татар җырлары яздырылган пластинкаларны тыңлаган мизгелләр», – ди иде. Экипажында татарлар да була икән дә, шулар абыйның ишек төбенә басып, ишеккә колакларын терәп, татар көйләрен тыңлап торалар икән. Ишекне ачып, аларны үзем янына кертә идем, дип сөйли иде абый. Ул шундый татар җанлы кеше булды.
30 елдан артык капитан булып эшләгәннән соң, яше җитеп, аны капитан-остаз итеп билгеләделәр. Соңгы 10 елда Новороссийск шәһәренең Адмирал Ф.Ф. Ушаков исемендәге Дәүләт диңгез университетының Севастополь шәһәрендәге филиалында Суднолар йөртү кафедрасында өлкән укытучы булды. Аны бик хөрмәтлиләр, яраталар иде анда.
Ел саен бер булса да, Татарстанга туганнарын күреп китәргә дип кайта иде. Быел август азагында – сентябрь башында кайтты. 10 көнләп торып китте. Кырымнан самолетлар очмый, поезд белән кайтты. 2 тәүлектән артык кайтты. Әле Кырым күперендә бик озак торган. Китәсе дә бар бит – анысы тагын 2 тәүлектән артык. Бик авыр бит инде ул. «Берүзеңә болай озын юллар белән барып кайту читен була бит инде, әллә йөрмисеңме, ник шулкадәр талпынасың соң?» – дигән булганнар. «Бәлки, минем соңгы кайтуымдыр», – дигән абый.
Абый белән гел элемтәдә булдык, сөйләшеп тора идек. Моннан бер 10 көн элек шалтыраттым – телефонын алмый. Тагы бер җыеп карадым. Аннары кабат бер җыйдым. Алмады. Күңелдә тыныч булмады, никтер. Мин хатыны Фәниягә чыктым. «Миргалимгә инсульт булды», – диде хатыны. Эшләп йөргән җиреннән инсульт кичереп, реанимациягә китеп барган абый. 10 көнләп ятты. Шушы соңгы 10 көндә минем нинди хәлдә йөргәнемне беркем белмәде, беркемгә сиздермәдем. Эчемнән яндым. Никадәр авыр хәлдә булуымны үзем генә белдем. Шушы 10 көн буе мин аның хәленә киләчәгенә, сөйләшә алачыгыбызга өметләнеп йөрдем. Әмма без абый белән башка сөйләшә алмадык инде. Кичә, 12 ноябрьдә, чабып йөргән җиреннән, инсульт кичереп, 89нчы яшендә абый якты дөньядан китеп барды.
Абый татарлыгын беркайчан яшермәде. Ул – Америкада яшәгән, дөньяның төрле почмакларында булган кеше. Ул кая гына бармасын, бөтен җирдә үзенең татар булуын горурлык белән белдерә торган булган. Кызын Америкада укытты, әмма татар телендә сөйләштереп, телне белә торган итеп үстерде. Татар җырларын тыңлаудан, татар китапларын, газеталарын укудан һич туктаганы булмады. Соңгы көннәрендә дә, Севастополь сырхауханәсендә яртылаш үле, яртылаш исән хәлдә ятканда да, табибларның инглиз һәм урыс телендә биргән сорауларына татарча җавап бирмәкче булып яткан. Сөйләшә алмаган, әмма әйтәсен татарча әйтергә маташкан. Югыйсә абый урыс телен дә, инглиз телен дә камил белә. Әллә соңгы сүзләре икәнен аңлап, аларны туган телендә, татар телендә әйтеп китәсе килгән – белмим.
Абый бүген, 13 ноябрьдә, Севастопольдә җирләнде. Хатыны Фәниянең энесе Шамил миңа шалтыратып: «Хатыйп абый, монда кайта алмыйсыз сез, самолетлар да очмый, борчылмагыз, бөтен мөселман гадәтләре буенча, йолаларына туры китереп җирләрбез», – дип ышандырды.
Кызы кайта алмады. Ул Америкада иде. Шулай итеп, абый бүген җир куенына иңдерелде инде. Кесәмдә соңгы кайтуында бергә төшкән фотосурәтләр генә калды. Туган нигезгә кайтып авылны да ураган идек, шунда абыйның биеп торганы видеога язылып калды. Бу – минем абый хакындагы соңгы истәлегем», – диде Хатыйп Миңнегулов.