Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәтерлисеңме?»: Марат Галимов һәм аның Линарасыннан ике кешелек концерт-тамаша

Башта данлыклы «Казан егетләре» төркеме солистларының берсе, аннары «Артур&Марат» дуэты солистларының берсе булган Марат Галимов беренче концертын куйды. Маратның хатыны Линара белән дуэт ясалган концерт-тамаша «Җырым бул син» дип атала.

news_top_970_100
«Хәтерлисеңме?»: Марат Галимов һәм аның Линарасыннан ике кешелек концерт-тамаша
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мин Марат Галимов&Линара Батталова концертына җырчыларның үз чакыруы буенча бардым. Заманында Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов белән зур интервью эшләгәнем бар: анда ул «Артур – Марат» дуэты таркалу буенча үз аңлатмасын биргән һәм алдарак басылган Артур Минһаҗевның интервьюсына фикерен белдергән иде. Дөресен әйткәндә, бу – минем «Интертат»та иң күп укылган язмаларның берсе.

Заманында «Казан егетләре» төркеме татар эстрадасының ниндидер яңа сулышы иде. Бу төркемне, совет илендә туып, яшьлеге «үзгәртеп кору чоры» дип аталган 90нчы елларга туры килгән татарларның яшьлеге, дип бәяләргә мөмкин. «Казан егетләре»нең тарихы да шушы буынның язмышы кебек үк катлаулы булды – популярлыкның югары ноктасына җитеп гөрләделәр, хакимият тарафыннан да яратылдылар, төркемнәре белән атказанган булдылар, аннары аерылдылар, җырлар бүлештеләр, төрле юллар сайладылар, әлеге исем белән башкалар җырлый башлады... Әйе, эстрада концертына йөрүчеләр рәтендә булмасам да, бу төркемнең язмышы күз алдында булды.

  • Белешмә: Татарстанның атказанган артисты Марат Галимов 1977 елда Зәйдә туган. Казан дәүләт консерваториясен тәмамлаган. 1996-2014 елларда – «Казан егетләре» төркеме, «Артур&Марат» дуэты солисты. 2014 елда Марат Галимов фаҗигагә тарый: үз йортын салганда түбәсеннән егылып имгәнә – ярты ел урын өстендә ята. Әмма, ихтыяр көчен җыеп, аягына баса һәм яңадан сәхнәгә чыга.

Линара Батталованы эстрада тамашачысы «Рәхәт-лукум» һәм «Кыю кызлар» төркемнәре солисты буларак белә. Ул тумышы белән Оренбург өлкәсеннән.

ххх

Тукай исемендәге Татар дәүләт филармониясе залында Марат Галимов белән Линара Батталова концертны икәү генә куеп чыктылар. Мебель булып тора торган музыкантлар да яллап тормаганнар – бу хакта Марат сәхнәдән игълан итте. Тавыш куючы, ут куючы, видеограф кебек, концертның техник ягына хезмәт күрсәтүчеләр бар, әлбәттә. Ә сәхнәдә алар икесе генә. Дөрес, күбесенчә Марат җырлый, бу – табигый дә, тамашачы нигездә Маратка килә. Марат янына Линара чыгып дуэт җырлыйлар, аннары Марат Линараны калдырып, кием алыштырырга һәм ял итеп алырга кереп китә. Шундый 3 блок булды шикелле – икесе дә өчәр кием алыштырды.

Концертның алып баручысы да, биючеләре дә юк. Марат үзе сөйли, үзе көйли дигәндәй.

Концертта 30 җыр яңгырады, һәм алар барысы да тере тавышка. Күбесе Марат Галимовның үзе язган җырлар икән – үзе шулай диде. Үзенеке булмаганнар кемнеке – анысына ачыклык кертелмәде. Хәер, берсе Оксана Ильюп җыры булуын, берсе Фирзәр Мортазинныкы булуы әйтелде. Бер җырны Марат егылганнан соң урын өстендә ятканда тәкъдим иткән икән Фирзәр абый. Җырчыны җыр белән генә терелтеп буласын ул яхшы беләдер.

Залда таныш йөзләрдән Артур Минһаҗев, Ришат Төхфәтуллин белән Алия Карачурина, Марсель Вагизов күренде. Ришат Төхфәтуллин белән Алия Карачурина соңга калып килделәр – концерт барганда кереп, бөтен зал буенча үтеп, икенче якка алга барып утырдылар. Артур Минһаҗев соңга калмыйча килеп, зур букеты белән балкып йөрде, балкып утырды. Чәчәк бәйләмен бирергә залга да чыкты. Әмма Марат белән бергә җырламады гына.

Концерт 2 бүлекле булып шактый озак барды – озак тәнәфестән соң беренче тапкыр сәхнәгә чыккан Марат җырлады да җырлады. Әмма миннән киңәш сораган булса, беренче бүлектәге җырларының яртысын төшереп калдырырга киңәш итәр идем. Алар хәтердә дә калмады, сан өчен генә кебек тоелды. Нигә сан артыннан куарга – билет бәясен җыр хисабыннан түләмибез, ләбаса. Аз җырласа да, күп җырласа да – шул бер концерт инде.

Җырчыларның тавышлары күз алдында җырлый-җырлый ачылды. Башлаган мәлдә әллә җыры, әллә тавышы тоныграк иде Маратның, әллә күптән тамашачы каршына үз концерты белән чыкмаганга ачылып бетә алмады. Югыйсә, уңайсызланып торасы да түгел, тавышы матур – консерватория җырчысы шул, андый-мондый гына җирдән түгел. Җырлый-җырлый тавышы киңәйде, үзе дә иркенәйде.

Ә иҗатын яратучылар бар икән Марат белән Линараның, кушылып җырладылар да, күп итеп алкышладылар да.

Концертның миңа ошаган ягы – сәхнәнең арткы өлешендәге видеорәт матур эшләнгән. Мәгънәле. Халтура түгел. Ә менә Маратның да, Линараның үз образлары белән экспериментлар ясамавы бераз күңелне төшерде. Чәчәкле күлмәк киергә кушмыйм, шулай да, Маратның костюмнары җыйнак һәм затлы булса да, күңелсез. Чык инде күлмәк/рубашка белән генә, футболка белән генә кайчакта. Линарага да, футляр күлмәкләреннән чыгып, бераз «хулиганланып» алса, зыян итми. Матур бит сез икегез дә, бераз иркенрәк булыгыз кием-салым мәсьәләсендә.

Репертуарга килгәндә, халык җырлары булмады да шикелле. Булсын иде алар! Матур җырлар бар. Фирзәр Мортазин белән Динә Камалетдинованың «Бер генә минутка» җырын бөтен зал җырлады. Заманында Хәния Фәрхи үзе тәкъдим итеп җырлаткан «Кунак егет»не (Нур Әхмәдиев шигыре, Вил Усманов көе) «Кунак кыз» дип җырладылар. Хәтердә кала торган, «ияреп кайтып киткән» җырлар булды. Шәхсән миңа «ияреп» кайткан җырларның берсе – «Хәтерлисеңме?» Концерт 15 октябрьдә булса да, Хәтер көненә багышланмаган ул. Җыр мәхәббәт турында иде. Матур җыр... Марат белән Линара бергәләп «Хәтерлисеңме?» дип кабатладылар. «Каен белән бас янәшә, сиңа бик тә килешә, Миләүшә» дип җырлаган «Казан егетләре» язмышы да хәтердә яңарды...

Бу концерт Марат Галимовның иҗат кичәсенең «репетициясе» булы ахры. Тамаша ахырында ул әле зур кичә булачагына анонслады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100