«Хастаханәдә бөтен рәхмәтләрне акчалата гына кабул итәләр иде...» – «Чаян» мәзәкләре
● ● ●
Хәзерге заман шоу-бизнесында ике кискен борылыш барлыгын күзәтәм: беренчесе – парикмахерлар стилистлар булып атала башлады, ә икенчесе – алар инде җырларга үк кереште.
● ● ●
Автомобиль авариясенә эләккәч, шуны аңладым – машинаның алгы пыяласы «лобовое» дип ни өчен аталганын!..
● ● ●
Эльдар Рязановның «Гараж» фильмы – гомум йорт чатының «Ватсап»тагы чагылышы.
● ● ●
Хатыны – иренә:
– Ә син мине картайгач та, гел зарланып, мыгырдап йөри башлагач та яратырсыңмы? – ди икән.
Ире:
– Ә мин хәзердән үк нәрсә эшлим? – дип җавап кайтарган.
● ● ●
– Минем хатынның хәтере шулкадәр начар!
– Әллә бер нәрсәне дә хәтерләмиме?
– Юк... Бөтенесен исендә тота!
● ● ●
Теш табибы – пациентына:
– Тешегезне дәваладым, ике сәгать ашамыйча торыгыз, – дигән.
– Әле сез сораган бәядән соң ай буе ач торачакмын! – дип җавап биргән пациент.
● ● ●
– Кадерлем, нишләп син әлегә кадәр кырынмадың? Театрга барабыз бит!
– Мин кырындым.
– Кайчан?!
– Син киенә башлаган чакта ук.
● ● ●
Смартфонымнан шагомер югалды. Мөгаен, соңгы ике айдагы активлыгымны ачыклаганнан соң, мине үлгән дигән фикергә килгәндер һәм үз-үзен сызып аткандыр.
● ● ●
Безнең заманда әгәр сиңа һөҗүм итсәләр, тиз генә бер фикергә килергә кирәк: үләргә телисеңме, әллә үзеңне яклап, төрмәгә утырыргамы…
● ● ●
Үз бәяңне белү генә аз – үтемле булырга да кирәк.
Озак яшәү – пенсионерның пенсия фондыннан үч алуы.
Хастаханәдә бөтен рәхмәтләрне акчалата гына кабул итәләр иде.
Хатын белән бәхәсләшү – концерт кебек. Башта – яңа көйләр, ә ахырда – популяр иске җырлар.
● ● ●
– Әни, мин гашыйк булдым.
– Ә аның исеме ничек ? Ул ашарга пешерә беләме? Әти-әнисе кемнәр? Кем булырга укый? Матурмы? Үбештегезме инде? Нигә элегрәк әйтмәдең?..
– Әти, мин гашыйк булдым.
– Кызмы?
– Кыз.
– Әйбәт.
● ● ●
Минем акча янчыгым – яхшы диетолог.
Аның киңәшләре ярдәмендә хәзер сирәк ашыйм һәм аз-азлап кына!
● ● ●
Тәмәке кабындагы язу: «Пенсиягә хәтле яши алмассың, шуңа күрә рәхәтләнеп тарт».
● ● ●
«Бальзак яшендәге хатын-кыз» дигән сүзләрне укыйм да, Бальзакның тууына күптән түгел 224 ел үтүен искә төшерәм.
● ● ●
Тикшеренүләр күрсәткәнчә, әгәр хатын-кыз озак йокласа, иренең кан басымы рәтләнә, кәефе күтәрелә һәм йөрәк-кан системасы авыруы кими икән.
● ● ●
Сакланып яшәгез! Диплом сатып алган буын инде карьера баскычы буйлап менеп килә!
● ● ●
Ирле-хатынлы кроссворд чишәләр. Хатын:
– Ир кеше хатын-кызга карап ни тели? Дүрт хәреф.
Ир:
– Борщ.
– Юк. Беренче хәрефе «с» һәм соңгысы – «с».
– Соус.
– Кайчан ашап туярсың икән син, ә?!
● ● ●
– Кадерлем, ничек уйлыйсың, ирекле мөнәсәбәтләребез кайчан булыр икән?
– Моңа бернинди каршылык юк! Хезмәт хакыңны бирәсең һәм дүрт ягың – кыйбла!
● ● ●
– Доктор, компьютерда утырганда нигә колагым сызгыра башлый?
– Күгәрченем, монда бернинди хилафлык юк. Бары тик гомерең генә сызгырган кебек читләп үтә.
Бер утыру – бер гомер (Мөхәммәт Мәһдиев)
– Килеп чыгыгыз, – диде баҗай, трамвайда очратып.
– Килеп чыгыгыз бер, – диде балдыз да, яшел суганга чират торганда.
Егерме икенче февраль көнне кич телефон чылтырады. Баҗай үзебезнең бәйрәм – ирләр бәйрәме белән тәбрикләде.
– Килеп чыгыгыз, бер утыру – бер гомер, – диде.
Без, әлбәттә, рәхмәт әйттек, вәгъдә бирмәдек. Ничә әйтсәң дә, бәйрәм көнне балаларны калдырып кунакка йөрүе – җүнсезлек. Ахырдан, әлбәттә, үпкә-сапкасы булды.
Балдыздан бигрәк баҗай үпкәләде.
– Любой вакытта килеп чыгыгыз, гомер уза, бер утыру – бер гомер, – диде.
...Һәм без килеп чыктык. Кичке сәгать 8ләр иде. Балдыз чирек сәгать эчендә өстәлгә кайнар аш белән әче-төчене китереп утыртты. Нейлон күлмәге өстенә затлы галстугын таккан баҗай да, янтарь запонкаларын эләктерә-эләктерә, диван артына үрелде: яшереп куйган коньягы бар икән сабакының...
– Бәхетле дуңгызның борын очында нәрсә була диләр әле? – Баҗай теше белән шешә бөкесен ачарга тотынды. – Ярый, бәхетегез бар икән. Югыйсә, алдан әйтеп куймагач, булмаска да может иде бит.
– Һи-и-и, безнең әтиләренә ышансаң, – дип элеп алды балдыз. – Аңа бик ансат. Әйдә, суынганчы аштан җитешегез.
Аның гадәте бик кызык. Әллә кемнәрне чакырып кайта да миңа бернәрсә әйтми. Ашаган белми, тураган белә, диләр.
Продукты мәсьәләсен үзегез беләсез. Икең дә эштә булгач, әллә ни запас тотып булмый. Коры чәй белән калган көннәр дә була. Кибеттә йөрергә вакыт та кирәк. Акча белән генә чутлашлы түгел шул...
Без ул арада берәрне әйләндердек. Баҗай без килгәнгә чиксез шат иде, ул өзелгән сүзне ялгап дәвам итте.
– Син не думай, аның акчасы да уен түгел, – диде ул, рюмкаларны тутырып. – А шту син? Менә бу, беләсеңме, күпме тора? Нәкъ 5 сум да 40 тиен. Белдеңме шуны? Иске акча белән 54 сум дигән сүз. Менә син бер утырганда 54 тәңкәне төтенгә чыгарып кара әле. Авылга кайтып, безнең күрше Маһирәттигә сөйләсәң, ызначит, без бер утыруда 54 тәңкәне юк итәбез, дисәң, знаешь, ул нишли? Шундук аягын суза. Ие. Билләһи.
Баҗай минем рюмкага күз төшерде дә:
– Әйдә, әйдә, кыланып утырма, төбенә кадәр эч, – дип кыставын дәвам итте.
Алар бик тату торалар шул, берсенең сүзен икенчесе бүлдерми, берсенең сүзе беткәндә, икенчесе ялгап китә.
– Менә син, – диде балдыз, – кара исәп белән генә уйлап кара. Хәзер кунакны өйгә чакырганчы, ашханәгә йә ресторанга чакыру лутчы. Ни өчен дисәң – менә үзегез уйлап карагыз. Мин бу ашка 600 грамм ит салдым.
Мин инде аның калганын иртәгә кич җылытырмын дигән идем – кеше киләсен каян беләсең. Әйдә, ярар инде, иртәге өчен ишәк кайгырган, ди. 600 грамм итең – базар бәясеннән, 3 тәңкәдән генә куйыйк, 1 сум 80 тиен. Әле ул ит белән генә аш буламыни?.. Әйдәгез әле, ашап утырыгыз, суынгач ни тәме кала аның!
– Ашагыз, эчегез, бер рәхәтләнеп утырыйк әле, – дип өстәде баҗай. – Бер утыру – бер гомер.
...Ишек янында пальтоларны кигәндә дә баҗай белән балдыз пар күгәрчендәй гөрләштеләр:
– Расценкалар икенче хәзер, – диде баҗай. – Менә мин элек премиальныйлар белән 140 тәңкә ала идем.
Хәзер 120дән дә узмый. Шуннан фартирга, балалар бакчасына, телефонга, дворникка түлисең. Ә профсоюз взносы? Менә кая китә ул. Кеше төсле кинога йөрисең килә. Бәйрәм итәсе килә. Ызначит – расход.
– Һи-и-и, расхутны әйтәсең юк инде аны, – диде балдыз, апасының пальтосын киертешеп. – Бер пар кунак килеп китсә, шул инде бөтен атналык планыңны сүтеп ташлый. Менә кызга пианино алмыйча булмый. Инде 50 сум гына җитми. Тиене дә кадерле, тиене дә. Аннары, кеше төсле, Кара диңгезне дә карап кайтмыйча булмый. Кыштан җыймасаң, анысы да бик кыен.
Ишек ябылганда, баҗай белән балдыз беравыздан:
– Тагын килегез, бер утыру – бер гомер, – дип калдылар.
Мондый бер утыру, чыннан да, бер гомереңне ала икән шул…
Кул – кулны, ике кул битне юа (Гүзәл Сөнгатуллина)
Табиб бүлмәсен шакыдылар:
– Мөмкинме?
– Әйе, узыгыз. Нәрсә борчый сезне?
– Әй, улым, сәламәтлек борчый. Бөтенләй сәламәтлегем юк бит.
– Соң, булмагач, ничек борчырга тиеш, ди, ул сезне?
– Шул, булмаганга борчый да инде. Аякларым сызлый, йөрергә авыр.
– Тә-әк, хәзер карыйбыз... Монда авыртамы? – диде табиб, авыруның аягына кулы белән каты басып.
– Юк, алай авыртмый. Йөргәндә җайсыз.
– Кул белән тигәнгә авыртмагач, нигә авырта дип зарланасыз?
– Авырта бит, кузгалгач.
– Ярар. Бүлмә буйлап йөреп карагыз. Әһә, йөри аласыз. Ә йөри алгач, димәк, проблема юк. Шулай да сезгә берничә дару тәкъдим итәм. Мин кушкан даруханәдән алырсыз. Шуларны кулланып торыгыз. Хәлегез тагын да начарлана башласа, килерсез.
– Бөтенләй начарланганын каян белеп була соң аны? Болай да сезгә эләгер өчен 2 ай көттем.
– Шулай шул, яхшы специалистлар бик аз. Безгә эләгүе авыр. Бу юлы эләгә алгач, икенче юлы да җаен табарсыз.
– Юк, сезнең шикелле специалистлар байтак, шифаханәгә керсәң, бүлмә саен утырасыз. Ә менә чынлап эшләүчеләре бик аз. Белгечләре, дим. Ярар, әле тагын күз табибына керәсем бар иде. Шунда киттем.
Күз табибына кергәч:
– Исәнмесез, узыгыз. Нәрсәгә зарланасыз?
– Менә, күзләрем начар күрә башлады.
– Ярар, хәзер тикшерербез... Тә-әк, болай ук начар түгел түгелен. Күз дарулары язармын. Шуларны куллансагыз, файдасы булыр. Хәзер язып бирәм кайсы даруханәдән аласын.
– Алар барысында да булмыймы? Ник барыгыз да билгеле бер даруханәгә генә җибәрәсез?
– Була. Ләкин безнең килешенгән, без билгеле даруханәгә җибәрәбез, кул – кулны, ике кул битне юа – шундый мәкаль бар... Үзегез аңлыйсыздыр, хәзерге хезмәт хакына гына яшәп булмый…
Ял өчен көрәш (Людмила Сафиуллина)
Алты сутыйда ял итү – безнең төп гореф-гадәтләребезнең берсе. Статистика буенча, рәсәйлеләрнең яртысы нинди дә булса җир кисәгенең иясе булып санала. Авыр эш көне тәмамлангач, кулыңа көрәк алып тәнеңә ял бирүдән дә ләззәтлерәк нәрсә бар соң! Дөрес, ул ялны еш кына көрәшеп алырга да туры килә. Бетмәс-төкәнмәс җыелышлар, кертемнәр, салымнар, шомарып беткән бакчачылык хакимияте, өстәвенә, синең җиреңә кул сузарга гына торган оятсыз күршеләр – болар бөтенесе бергә тыныч бакча ләззәтен көрәш мәйданына әйләндерә.
Чаллы белән янәшә урнашкан «Мечта» («Хыял») бакчачылык ширкәтендә бер бакчачы, нишләптер, күрше җиренең бер өлешен үзенеке дип карар кыла. Чик сызыгын бозып, ул берничә түтәлне, профнастилдан койма корып, үз территориясенә куша. Бичара күршегә йортының стенасыннан 30 сантиметр гына кала. Бәхәсне алар ирләрчә хәл итә алмыйча, судка мөрәҗәгать итәләр.
Шул ук Чаллы янында пенсионерка ханымның җирен тартып алалар. Олы яшьләрдәге хатын ул җирне «овацияләргә күчә торган көчле кул чабулар» заманында автозаводтан алган була. Яңа күрше барлыкка килгәнче, ул озак еллар тыныч кына түтәлләрендә казына. Яңа күрше килү белән колачлы эшчәнлек башлап җибәрә – кухня белән веранда төзеп куя, шунда ук пенсионер хатынның ярты метр җирен тотып ала һәм, аның теплицасын кояштан каплап, мангал- барбекю зонасы да ясап куя. Гаделлекне кайтару өчен автозавод ветеранына судка мөрәҗәгать итәргә туры килә.
Яшел Үзән районы Васильево бистәсендәге «Урожай» ширкәтендә ике күрше тату гына яшелчә үстергән. Әмма бу мөнәсәбәтләр озакка бармаган, берзаман алар арасында гауга чыккан. Гауга акрын гына сугышуга күчкән. Кайнар канлы күршеләрнең берсе кулына нәрсә туры килгән – вентилятор белән «дошман»ның башына кундырган. Аны җәрәхәтләр белән хастаханәгә алып киткәннәр. Шунысы кызык: соңыннан – бәргәләшүдә катнашучыларның берсе дә сугышның нәрсәдән килеп чыкканын исенә төшерә алмаган.
Ә Тукай районында бер ир күршесенә дәгъва белдергән. Имеш, күршесенең тормыш эшчәнлеге калдыклары аның
бакчасына агып керә икән. Өстәвенә, участоклар арасында урнаштырылган металл торбалардан су тамып, корылмаларның стеналарын тарката икән. Ул «тәртип бозучы» күршесенең бар нәрсәне дә тәртипкә китерүен сораган. Ә тегесе югалып калмаган: күршесенең гаражы үз белдеге белән – законсыз төзелгән дип, каршы дәгъва белән чыккан һәм аны сүтеп ташлауны таләп иткән.
Казанданы «Кооператор» бакчачылык ширкәтендә исә эшләр күпкә җитдирәк тора! Монда ике идарә һәм ике рәис арасында чын мәгънәсендә сугыш башланган. Ике як та үзен рәсми хакимият дип саный һәм вакыты-вакыты белән хәлне «кыздырып» җибәрә. Закон буенча, һәр теләгән кеше ширкәт рәисе булып китә ала икән – хәтта җыелыш уздыру да мәҗбүри түгел. Протокол төзисең, пичәт ясыйсың да нотариуста кирәкле имзалар аласың. Мондый очракларда суд еллар буена сузыла. Ә ул арада «Кооператор» әгъзалары, зур кызыксыну белән, хакимлек өчен көрәшне күзәтә, әкрен генә уңыш үстерә, ә кертемнәр түләми.
Бакча шау-шуы һәм туган уңайсызлыкларга карамастан, безнең гражданнарның күбесе алты сутыйда ял итүне артыграк күрә – Мальдив утрауларына гел барып кына булмый, үзебезнең көньякта да бәяләр күккә күтәрелде. Шуңа күрә җанга-тәнгә рәхәтне кулга бакча кораллары тотып, түтәл араларында эзләргә туры килә. Ләкин монда шуны онытмау мөһим – уңыш үстерәм дип, күршедә дошманнар «үстерү»дән сакланырга кирәк...