Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрбиләр Фирдүс Тямаев җибәргән машинаны кабул итеп алган һәм рәхмәт сүзләре әйткән

news_top_970_100
Хәрбиләр Фирдүс Тямаев җибәргән машинаны кабул итеп алган һәм рәхмәт сүзләре әйткән
Фирдүс Тямаевның социаль челтәрдәге видеосыннан скриншот

Фирдүс Тямаевның Украинага ярдәм илтүче егетләре махсус хәрби операция зонасына барып җиткән. Бу хакта җырчы социаль челтәрдәге сәхифәсендә хәбәр иткән һәм видео куйган.

Егетләр  хәрбиләргә «Нива» машинасын, исемле посылкаларны, башка кирәк-яракларны һәм балалар язган «өчпочмаклы хат»ларны тапшырган. Хәрбиләр ярдәм җыеп җибәрүчеләргә дә, шулай ук махсус хәрби операция зонасына ярдәм китерүче егетләргә штраф салган ЮХИДИ хезмәткәрләренә дә рәхмәт әйтеп видео яздырган.

«Безне хөрмәт итеп, машина биреп җибәргәне өчен Фирдүс Тямаевка рәхмәт. Шуны алып килгәндә, Чистай автоинспекторлары штраф салган. Рәхмәт сезгә! Аллаһ бар ул! Ул безнең белән! Мөслим районы башлыгына да зур рәхмәт, тепловизорлар, күчтәнәчләр җибәргән. Аллаһ боерса, Җиңү белән кайтабыз», – дип рәхмәтләрен җиткерде хәрбиләр.

Видеоны караучылар һәркемнең исән-имин өйләренә әйләнеп кайтуын теләгән.

«Фирдүс җыя, болар талый»: Тямаевның Украинага ярдәм илтүче егетләренә штраф салганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100