Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Фирдүс җыя, болар талый»: Тямаевның Украинага ярдәм илтүче егетләренә штраф салганнар

news_top_970_100
«Фирдүс җыя, болар талый»: Тямаевның Украинага ярдәм илтүче егетләренә штраф салганнар
"Татар-информ" архивы

Җырчы Фирдүс Тямаевның махсус операция башланганнан бирле андагы егетләргә гуманитар ярдәм җыеп булышканын беләбез. Шушы көннәрдә генә ул егетләргә чираттагы партия кирәк-яраклар җыя башлаулары хакында сөйләгән иде. Ул арада Фирдүс Тямаев хәрбиләр өчен үз акчасына 5нче «Нива» машинасын сатып алырга өлгергән. Дуслары ярдәме белән «Нива»ны Херсон өлкәсенә илткәндә, каршылык һич көтелмәгән җирдән килеп чыккан. Егетләрне Чистай юлында ГИБДД хезмәткәрләре туктатып, штраф салганнар.

«Күрегез безнең «герой»ларны! Үз акчабызга 5нче «Нива» алдык. Юлда ул ватылды, аны төзәтеп нервы бетте. Юлга чыгарга дип әзерләндек. Тик Чистай гаишниклары туктатып, бәйләнеп, штраф салдылар. Сез безнең солдатларга шулай булышасызмы?» – дип язган һәм видео урнаштырган Фирдүс интернетка.

«Без барыбыз да ялгышабыз, юл кагыйдәләрен бозабыз. Монда эш кешелеклелектә», – дип тә өстәгән ул.

Әлеге видеоны караган халык та, Фирдүскә кушылып, ГИБДД хезмәткәрләрен оялтырга тырышкан. Аларның үзләрен махсус операциягә җибәрергә кирәк, дигән фикерләр дә язганнар. «Эх, кайда инде монда бердәмлек», «Халык җыя, Фирдүс абый җыя, ә болар талый», «Намусыгыз булса, сез штраф салырга түгел, «мигалка»лар кабызып, озата барырга тиеш идегез. Штраф язарга ничек кулыгыз күтәрелде», «Гади халык җыя, ә алар мыскыл итә. Чистай ГИБДД идарәсе башлыгы гафу үтенсен», «Үзләрен шунда җибәрергә», – дип язалар пост янына.

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100