news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәрби травматолог Булат: «Югалтулар вакытында дин булыша»

Бүгенге көндә махсус операциядә булган, ут эчендәге егетләр янәшәсендә ак халатлы хезмәттәшләре дә бар. Казан егете, табиб-травматолог Булат Адиятуллин егетләрне коткару өчен инде 2 ел алны-ялны белми хезмәт куя. Булат «Интертат»ка күргәннәрен сөйләде.

news_top
Хәрби травматолог Булат: «Югалтулар вакытында дин булыша»
Фото: Булат Адиятуллин архивыннан

«Идәннәр, «операционный»лар юарга туры килде»

Булат, cөйләшүебезне иң баналь сораудан башлыйм. Ни өчен булачак һөнәрегез итеп медицина юнәлешен сайладыгыз?

Барысы да ничектер үзеннән үзе килеп чыкты. Мәктәпне тәмамлагач нәрсә белән шөгыльләнәчәгемне, булачак һөнәремне 10 сыйныфка кадәр күзалламадым. Минем әбием – педиатр, үзенең 40 ел гомерен балалар дәвалауга багышлаган табибә. Абыйларым, аларның тормыш иптәшләре – стоматологлар. Бәлки, табиб булып китүемә әбием дә сәбәпчедер. Әбинең эш урынына еш килеп йөрдем.

Институтка мәктәпне бетергән елны ук керә алмадым, имтиханнарда 2 баллым җитмичә калды. Бөтен яшьтәшләрем университетта укыганда, миңа РКБга урнашып, оперблокта санитар булып эшләргә туры килде. Дөресен әйткәндә, әни мине бирегә табиб һөнәренең тискәре якларын күрсәтү өчен, кире уйламасмы, дип урнаштырды. Чыннан да, санитар булып эшләгәндә, зур юл үттем. Идәннәр, «операционный»лар да юарга туры килде. Санитар булып эшләгәндә медучилищеда укыдым, институтка керергә әзерләндем. Ул елда, чынлап та, бик ардым, төрлесен күрергә туры килде. Үз алдыма, бернигә дә карамастан югары белемле табиб булачакмын, дигән максат куйдым. Әзерләнүләрем бушка китмәде: университет студенты булдым, иң күңелле студент елларым башланды.

Табиб булып эшли башлавыма 11 елдан артып китте инде. Махсус операция зонасына киткәнче РКБда травматология институтында эшләдем.

Махсус операциягә китү – сезнең үз теләгегез идеме, әллә инде шулай килеп чыктымы?

Минем, 10 елдан соң эшчәнлек ракурсын үзгәртергә кирәк, дигәнне ишеткәнем бар. Чөнки бу вакыт эчендә үз һөнәрең буенча күп нәрсәләргә ирешергә була. 10 ел травматолог булып эшләгәч, миндә дә эмоциональ «яну» барлыкка килә башлаган иде.

Беркөнне телефоныма шалтырату килде. Чаллыда эшләүче дус егетем үзенең хәрби операция зонасына җыенуын әйтте, миңа да үзе белән барырга тәкъдим итте. Ул контракт төзегән, медкомиссия узган. «Ике көн көт, уйларга вакыт бир», – дидем. Үзем аның белән сөйләшкәндә үк ризалашачагымны аңлаган идем инде.

Тиз-тиз медкомиссия узып, бергәләп хәрби зонага китеп бардык. Дус егет белән бергә хезмәт итәрбез, дип уйлаган идем, тик язмыш безне төрле якларга ташлады. Мине штаб буенча медвзвод командиры итеп куйдылар. Алгы сызыкта эшләдек. Яралыларга беренчел ярдәм күрсәтү һәм аларны госпитальләргә илтү белән шөгыльләндек. Андагы командабыз искиткеч дус иде безнең, һәрберсен аерым җылылык белән искә алам. Егетләрне коткару өчен күп көч куйдык. Тик командабыздан кемдер һәлак булды, кемдер яше буенча демобилизацияләнде. Иске гвардиядән беркем дә калмады. Мин дә, үземнең төп һөнәрем белән егетләргә күбрәк файда китерер идем, дигән фикергә килдем һәм гыйнвардан Северодонецкта урнашкан госпитальгә күчтем. Биредә хәрби травматолог булып эшлим.

«Көнгә уртача 320-350ләп авыру кабул иткән вакытлар да булды»

Булат, сезнең госпитальгә хәрбиләр ничек килеп эләгә? Аларны турыдан-туры сугыш кырыннан алып киләләрме? Ягъни, сезнең операция өстәленә кадәр яралы нинди юл уза?

– Яралыларга сугыш кырында яки эвакуация пунктларында беренче ярдәм күрсәтелә. Әгәр пациентның хәле стабиль, һәм ул операцион дәвалауга мохтаҗ икән, безнең госпитальгә китерелә. Бик авыр яралыларны турыдан-туры махсус борт белән Россиягә озаталар. Без яралыларга беренче махсуслашкан ярдәм күрсәтәбез, дип әйтергә була. Иң төп операцияләр – остеосинтез һәм ампутация.

  • Остеосинтез — сөякләрнең бөтенлеген торгызуның хирургик ысулы.

Сынган урыннарга тәүлегенә 17-18 операция ясала. Бер тапкыр тәүлегенә 3 табибка 518 кеше кабул итәргә туры килде. Берничә атна дәвамында көнгә уртача 320-350ләп авыру кабул иткән, рекорд куйган вакытлар да булды. Көчле һөҗүмнәр вакытында яралыларны бик күп китерәләр. Операцияләр ясыйбыз, яраларын бәйлибез. Җәйге чорда канлы яраларда төрле суалчаннар, опарышлар барлыкка килә. Аларны чистартабыз.

Фото: © Булат Адиятуллин архивыннан

Бу картинаны күз алдына китерүе дә кыен…

Алай димәгез, ярада опарышлар булу бик әйбәт. Димәк, кешенең тәне бозылмаган, алар шуның белән туклана. Җәйге чорда алар 2-3 көнлек ярада да барлыкка килә.

Булат, сез монда килгәндә инде тәҗрибәле табиб булгансыз. Хәрби госпитальдә сезгә нәрсәгә дә булса яңадан өйрәнергә туры килдеме? Хәрби травматолог булып эшләүнең нинди үзенчәлекләре бар?

Иң беренче чиратта, әлбәттә, «гражданка»да беркайчан күрелмәгән мина тиюдән, атыштан соңгы яралар. Аларны дәвалау бөтенләй башкача алып барыла. Биредә, травматологиягә караганда, хирургия белемнәре күбрәк кирәктер. Күпчелек яралар тиз генә төзәлми, күбесе үлекли башлый. Бер генә операциядә кистең дә, җайлап тегеп куйдың да, 10 көннән пациент аякка басты, кебек планлы операцияләр түгел. Яра төрләренең хәрби классификациясе бар. Шулай ук диагнозны дөрес, хәрбиләрчә төгәл итеп кую сорала.

Хәрбиләрне күбрәк нинди яралар, җәрәхәтләр белән алып киләләр?

Атып, минага тиеп, аяк-куллары, күкрәге яраланган егетләр килә. Эчке кан саву ачыкланган очракта да операцияләр ясыйбыз. Башта корсак куышлыгын тулысынча юдырабыз. Әгәр эчкә кергәнсең икән, син инде хирург башкарырга тиешле барлык эшләрне дә эшлисең.

Биредә безнең «банда» бик көчле. Хирург егетебез – Екатеринбургтан, кан тамырлары буенча хирург – Новосибирсктан килгән. Өчәүләп барлык фронтларны да ябабыз. Бердәм, киңәшеп эшләүдән бик күп нәрсә тора. Ярты сәгать саен 30 яралыны алып килеп торганда, кечкенә генә аңлашылмаучанлык та тискәре нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Алгы сызыктан эвакуацияләнгән яралыларны тиз арада төрләренә карап бүләбез. Кайсын турыдан-туры Россиягә җибәрәбез, кайсын операциягә алып кереп китәбез.

Фото: © Булат Адиятуллин архивыннан. Хезмәттәшләре белән

«Снаряд кыйпылчыгы, бер генә артериясенә дә зарар салмыйча, үтәли тишеп чыккан»

Госпитальне медикаментлар, җиһазлар белән тәэмин итү буенча нинди дә булса проблемалар бармы?

Юк, бернинди дефицит та юк. Гуманитар хезмәт бик төгәл эшли. Бөтен кирәкле әйберләрне алып килеп торалар. Көнкүреш кирәк-яраклары да, дарулар да артыгы белән җитәрлек. Азык-төлекне дә китереп торалар. Җиләк-җимешләргә хәтле алып килгәннәре бар. Мин эшләгән вакыт аралыгында 4 тапкыр Татарстанлылар да килеп китте. Арча егет-кызлары. Алар белән чәйләп, рәхәтләнеп аралашып утырдык. Татарча сөйләшүләре җанга бәлзәм булып ятты.

Пациентларыгыз арасында да татар егетләре күптер.

Мобилизациягә эләгеп киткән егетләр очрый. Араларында Лениногорск, Чаллы, Әлмәт егетләре күп. Якташларымны күргәч, туганнарны очраткан сыман булып китә. Аларга тагын да күбрәк игътибар бирәсе, күбрәк жәллисе, ярдәм итәсе килә.

Госпитальдә табиблар җитәрлекме?

Мин хәзер эшли торган җирдә шәфкать туташлары җитми. Әлеге кытлык хәзер 45 яшьтән өлкәнрәк хатын-кызларга хезмәт итәргә ярамавы белән бәйле. Бу приказ чыкканнан соң, күп хезмәткәрләр китә башлады, кадрларга дефицит барлыкка килде. Әлегә аны тутырырлык кадрлар юк. Яшьләр килергә ашыкмый. Чөнки йөкләнеш зур, ял көннәре дә, бәйрәмнәр дә юк. Айлар, еллар буе тоташ эшлибез.

Сезгә дә башта ияләнүе кыен булгандыр?

Гадәти тормыштан башка тормышка күчүе авыр булды. Элекке эшемне сагындым, кайвакыт: «Нигә килдем инде мин монда», – дигән уйлар да килә иде. Аннан ияләндем. Без дә эшләмәсәк, кем эшләр? Без – яшь, тәҗрибәле табиблар. Энергиябез күп, башыбыз эшли. Егетләребезгә максималь рәвештә файда китерергә, ярдәм итәргә кирәк. Менә шуны аңлап, мөмкин кадәр күбрәк кешеләрне дәвалау нияте белән эшкә керештем.

Баштарак сезне шок халәтендә калдырган ситуцияләр булдымы?

Нәрсә дә булса шок хәлендә үк калдырды дип әйтә алмыйм. Беренчедән, мин инде ничә ел медицинада. Икенчедән, кая килгәнебезне белеп килдек бит. Әгәр дә кеше эмоциональ яктан барысына да әзер икән, аны шаккатыруы кыен булачак. Беләсезме, шок хәлендә калдырган түгел, ә менә гаҗәпләндергән клиник очраклар булды. Бер егетне снаряд кыйпылчыгы, бер генә артериясенә дә зарар салмыйча, үтәли тишеп чыккан… Гәүдәсендә тишек, аның аша стена күренеп тора… Шундый зур кыйпылчык булган инде ул. Әлеге хәрбинең исән калуына бик нык гаҗәпләндек.

Икенче бер егетебез безнең якка таба кулларында 11 көн шуышкан. Ике аягы да бот төбеннән сынганга арты белән шуышкан. Сусыз, бер тәгам ризыксыз, сугыш кырыннан ялгызы гына безнекеләр янына килеп җитә алган. Миңа аны яңадан диярлек «җыярга» туры килде. Менә шундый очракларга могҗиза дип карыйсың.

«Кешегә ярдәм итеп булмаган очракларда кулдан эш төшә»

Пациентларны коткарып калып булмаган очраклар да еш буладыр. Андый чакларда нәрсә хис итәсез?

Андый хәлләр дә була. Иң начары – алар бөтенләй уйламаган җирдән килеп чыгарга мөмкин. Берсендә мине пациентларны дәваланып бетәр өчен җибәрә торган госпитальгә күчергәннәр иде. Беренче дежурлык иткән төнемдә үк мәет булды... Бер егетнең тәмәке тартырга торган җиреннән йөрәге туктады. Икенче көнне тагын шундый ук хәл. Ул хәрбине госпитальгә күчергәннәр генә иде әле, 5 минут уздымы-юкмы, инде суламый. Кая эләктем мин, нинди гөнаһларым өчен бу миңа, дип уйладым инде. Барысын да дөрес тә эшлисең, әмма кешене коткарып калып булмый.

Хәзер дә югалтулар була. Әмма бездә Екатеринбургтан килгән бик көчле реанимацион бригада – махсус билгеләнештәге медицина отряды эшли. Андагы егет-кызлар – үз эшләренең осталары, югалтуларны мөмкин кадәр булдырмаска тырышалар. Барысы да җайга салынган.

Ә болай, яралангач, төп тромбоз нәтиҗәсендә китеп бара безнең егетләр. Яралану белән жгут салалар. Жгутны алгач, кан акмаган кебек үзе. Ә анда тромб барлыкка килгән була….

Үлемгә мөнәсәбәтегез нинди?

Үлемгә мин, күбрәк, фәлсәфи караштадыр. Язмыштан узып булмый. Әйе, без кешене коткару өчен кулыбыздан килгәннең барысын да эшлибез. Тик, кайвакыт, без көчсез.

Сүз дә юк, кешегә ярдәм итеп булмаган очракларда кулдан эш төшә. Үзеңне «бу үлемдә син дә гаепле бит» дип «ашый» башлыйсың. Коллегалар, якыннарым ярдәме белән генә ул халәттән чыгам. Салкын акыл белән анализлап, бернәрсә дә эшләп булмаганлыгын аңлыйсың. Алга таба мондый очраклар мөмкин кадәр кимрәк булсын, дип тырышасың.

Сезгә яхшы психолог булырга да туры киләдер. Кемдер, мәсәлән, аяксыз кала. Кеше наркоздан чыга, ә аның аяклары юк…

Без бу турыда пациентларны һәрвакыт алдан кисәтәбез. Структураның җимерелеп баруын, тукымаларның яшәүгә сәләтсез булуын аңлатырга тырышабыз. Чөнки вакытында кисмәсәң, 2-3 көннән инфекция тагын да өскәрәк үрләячәк, аякларны тагын да өстәнрәк кисәргә туры киләчәк. Пациент, ризалашып, рөхсәтен биргәч кенә йокыга китә. Ә без, аны коткару өчен, тиешле эшебезне эшлибез…

Алдан сөйләшүе дә җиңел түгел. Чөнки кеше инде болай да могҗиза белән генә исән калган, шок кичергән. Шуңа өстәп, аңа тиздән аягын югалтачагын да әйтергә туры килә. Кемдер бу фактны кабул итәргә теләми, ахырга кадәр көрәшәчәген белдерә. Кисәргә рөхсәт бирмәгән очракларда аларны башка госпитальләргә җибәрәләр. Кызганычка, шундый зур пациентлар агымында мондый пациентларның язмышын күзәтеп бару мөмкин түгел.

Махсус операциядә Аллаһы Тәгаләгә бөтенләй ышанмаган кешеләр дә дингә якыная башлый, диләр. Сезнең очракта ничек булды? Хәрби зонада эшли башлагач тормышка карашыгыз үзгәрмәдеме?

Мин инде болай да диннән ерак түгел идем. Әнием элек мәчет янындагы мәдрәсәләрдә укыды, хәзер Мөхәммәдиядә белем ала. Аллаһы Тәгаләнең барлыгы һәм берлеген белеп үстем, монда фәлсәфи багаж белән килдем. Намазларымны калдырмаска тырыша идем. Ләкин хәзерге шартларда еш укып булмый. Дин дусларымны, якыннарымны, пациентларымны югалтканда да булыша. Дин һәрвакыт янәшәбездә, бары тик чикләрне генә дөрес билгеләргә кирәк.

«Анда тормышны секундлар хәл итә»

Сез табибларның да позывнойлары бардыр.

Әлбәттә, без дә хәрбиләр бит инде. Әйтүемчә, мин дә алгы сызыкта хезмәт иттем, егетләрне ут эченнән эвакуацияләүдә күп тапкырлар катнаштым. Дусларыбызны да коткарырга туры килде. Иң якын дустым, коллегам Азаматны ут эченнән чыгардык берсендә. Ул көнне мәңге онытасым юк. Узган елның ноябрендә бик каты яраланды ул. Егетләрне эвакуацияләргә киткән 4 кешелек төркемебез дә яраланды. Тагын бер табиб белән Азамат янына барып җиттек. Аягына мина тигән, бот артериясен 4 җирдән тишкән. Жгут салдык. Берничә хәрби белән бергәләп, Азаматны эвакуация ноктасына кадәр чыгара алдык. Азаматны госпитальгә хәтле озата бардым. Үзәк өзгеч салкын көн, машинада барабыз. «Аза, түз, дустым», – дим, сөйләштерергә тырышам. Ә ул инде минем белән бәхилләшә. Аллаһка шөкер, госпитальгә килеп җитештек. Кызганыч, дустымның аягын саклап кала алмадылар… Операция ампутация белән тәмамланды. Әле кичә генә аның белән элемтәгә кердем. Азаматка протез куйганнар. Бер кулы да начар эшли...

Алгы сызыктагы көнкүреш менә шундыйрак. Анда миңа 1 елга якын эшләргә туры килде.

Фото: © Булат Адиятуллин архивыннан. Хезмәттәшләре белән

Якыннарыгыз да бик борчылгандыр.

Мин үзем дә бик борчылдым. Урман, блиндаж, төнге атышлар. Өстә дроннар оча. Алар синең кырыйга килеп асылынып торганда тын кысыла… Ташлыймы бу моны, юкмы, дип уйлыйсың. Анда тормышны секундлар хәл итә. Андый мизгелләр бик күп булды, Аллаһы Тәгалә ярдәме белән генә мин бүген исән-сау. Менә шулар аша узгач кына сугышның ни дәрәҗәдә куркыныч булуын аңлыйсың. Хәзер мин тыныч шартларда эшлим. Табиблар да, пациентларыбыз да барысыннан да кәнәгать.

Сез ничек ял итәсез?

Без ялларсыз эшлибез. Ниндидер буш вакыт килеп чыга икән, якыннарым белән шалтыратышам, китап укыйм, берәр сериал карый алам. Ишегалдында турник бар, анда шөгыльләнергә була. Шул гына. Шәһәргә чыгып йөрергә тырышмыйбыз, чөнки без халык дустанә мөнәсәбәттә булган территориядә түгел. Аралашуларны минимумга калдырырга тырышабыз.

Рәхмәт, Булат, авыр хезмәтегездә уңышлар!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар