Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәге полк имамы: «Суны кулланмыйбыз, без җир белән тәһарәт алабыз»

Башкортстаннан полк имамы Хәмзә хәзрәт Хафизов «Милли тормыш һәм дин» XIV Бөтенроссия татар дин әһелләре форумында булды. Форумның пленар утырышы алдыннан тиз генә аралашып алдык. Ул махсус хәрби операция зонасындагы рухи тормыш, намаз уку шартлары һәм корбан чалу турында сөйләде.

news_top_970_100
Хәрби операциядәге полк имамы: «Суны кулланмыйбыз, без җир белән тәһарәт алабыз»
Салават Камалетдинов

Башкортстанның Баймак районыннан килгән Хәмзә хәзрәт Хафизов бераз вакытка махсус хәрби операция зонасыннан туган ягына кайтып торган. Ул 2022 елдан анда полк имамы булып тора. Берничә көннән инде кире китәчәк. «Казан Экспо»га җыелган хәзрәт арасында ул киеме белән дә аерылып тора иде. Аның чапанының төсе башка һәм күкрәгендә билге, медальләре дә бар. Бик күпләр Хәмзә хәзрәт белән фотога төште, исәнләште.

Фото: © Гөлүзә Ибраһимова

Хәмзә хәзрәт, безнең татар егетләре белән дә күрешәсездер?

Мин 2022 елдан бирле махсус хәрби операциядә полк имамы булып йөрим. Башкортстаннан «Шәйморатов» һәм «Доставалов», Татарстаннан «Алга», «Тимер» батальоннары бер сафта. Мин даими рәвештә алар янына барып торам. Татарстан, Башкортстан егетләре белән бергә намаз укыйбыз, дога кылабыз. Исән-сау өйләренә, балалары, хәләл җефетләре, әти-әниләре янына кайтуларын теләп, алар белән бергә гыйбадәт кылам.

Анда намазларны нинди шартларда укыйсыз?

Аллаһы Тәгалә безгә җиңеллек бирә, без анда мосафир хәлендә булабыз. Намазларны кыскартып укыйбыз, фарызларны башкарабыз. Сөннәтен укый алсак, бик яхшы була, укымасак, гөнаһ язылмый. Анда мәчетләр юк. Красный Луч дигән бер шәһәрдә мәчет бар. Анда мәчеттән ерак түгел бер урам бар, аны татар районы дип йөртәләр. Ничек анда татар кардәшләребез барып чыккан?

Революциягә кадәр дә, революциядән соң да татарлар монда килгән. Донбасс шахталарына барганнар һәм яшәп калганнар. Балалары татарча белә. Красный Лучта чәчтарашханәгә чәч алдырырга кергән идем. Мин шулай чапаннан идем. Чәч алучы егет: «Хәзрәт, сез кайдан?» – дип сорады. Мин: «Башкортстаннан», – дидем. «Минем ата-бабаларым аннан, әнием Илеш районыннан, татар», – дип сөйләде. Комсомол төзелешенә килгәннәр дә монда калганнар. Телләрен, гореф-гадәтләрен онытмаганнар.

Без анда кыр шартларында гыйбадәт кылабыз. Әлбәттә, җомга намазлары үткәреп булмый диярлек, чөнки күпләп җыелырга ярамый. Шулай да, өйлә итеп укыйбыз. Кайвакыт җомга намазын да үткәрәм. Хөтбә, вәгазь сөйлим, теләкләр теләп, үзебезчә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен гыйбадәт кылабыз.

Тәһарәт алу өчен мөмкинлекләр бармы?

Әйткәнемчә, без анда мосафир хәлендә. Тәһарәт алу өчен безгә су кирәк бит инде, ә ул юк. Анда китерелгән су гына. Менә уйлап карагыз: мөселманнар шул китерелгән су белән тәһарәт ала, ди, ә су юк бит инде, башка дин әһелләре ничек карый? Әлбәттә, мөселманнарга карата нәфрәт уяныр иде. Шуңа күрә, без суны кулланмыйбыз, без җир белән тәһарәт алабыз. Тәяммем кылгач, намаз укырга да, Коръән укырга да мөмкин.

Намазларны посадка араларында, урманнарда укыйбыз. Ачыклыкта булсак, өстебезгә маскировка ятьмәләре элеп укыйбыз. Әйткәнемчә, күп кеше җыелмыйбыз. Алай ярамый. Күп кеше җыелган урынга снаряд төшү куркынычы бар. Без үзебезне куркыныч астына куя алмыйбыз.

Сез махсус операция зонасыннан кайчан кайттыгыз?

Март аенда кайткан идем, май азагында кире китәм. Минем белән бергә Виктор атакай да бара, аның белән бергә йөрибез.

Анда җеназа намазы укырга туры киләме?

Җеназа намазы укырга туры килми, чөнки без аларны күрми калабыз, тиз генә алып китәләр.

Анда кешенең дингә тартылуы сизеләме? Намазга басамы егетләр?

Мин анда беренче баргач, мәчетләргә бер тапкыр да кермәгән кешеләр бар икән дип гаҗәпләнгән идем. Ул егетләр бүгенге көндә: «Хәзрәт, әйдә дога кылыйк, намаз укыйк, безнең штурмга барасы», – диләр. Анда кеше һәр секунд саен үлем белән очраша, адәм баласы курка барыбер. Анда бары тик Аллаһы Тәгаләгә таянырга кала. Алар дингә килә, җайлап кына намазга басалар. Тыныч тормыштагы кешеләргә караганда, анда күбрәк намазга киләләр. Анда бер Аллаһы Тәгалә ярдәм итә. Мин аларга бәләкәй китаплар таратам. Төрлечә рухларын күтәрергә тырышабыз.

Озакламый Корбан гаете җитә, анда Корбан гаетен үткәрәсезме?

Былтыр Корбан гаетен үткәрдек, быел да үткәрергә ниятләп торабыз. Анда корбан чалу мөмкинлеге бар. Былтыр Луганскидагы хәзрәткә мөрәҗәгать белән хат яздым. Ул ЛНР мөфтие белән сөйләшкән иде, безгә сарыклар китерделәр. Сарыкларны төрле батальоннарга тараттым. Һәр батальон исеменнән чалдык. Итен тараттык. Анда яшәгән гади кешеләргә, балаларга да өлеш чыгардык. Быел да шулай була.

Мондагы кешеләр андагы егетләр исеменнән корбан чала аламы?

Мәрхүмнәр исеменнән дә корбан чалабыз. Тере кеше махсус хәрби операциядәме, армиядәме, башка илдәме –кайда булуына карамастан, аның исеменнән корбан чалырга ярый. Аллаһы Тәгалә ниятне белә. Аллаһы Тәгалә савабын насыйп итәр. Корбанның савабы бертигез була. Махсус хәрби операциядәге егетләр исеменнән корбан чалырга була, хәтта кирәк тә. Бик кирәк! Корбан бәйрәменә күп калмады. Алдан әзерләп куеп, алар исеменнән чалу бик тә мәслихәт булыр. СВОда булган туганнарыгыз, егетләребез аннан исән-сау кайтыр, иншаллаһ, чөнки Корбан – бик яхшы гыйбадәт.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100