Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәге ир-егетнең үги кызын ихластан яратып тәрбияләве турында хисле видео

news_top_970_100
Хәрби операциядәге ир-егетнең үги кызын ихластан яратып тәрбияләве турында хисле видео
социаль челтәрләр

Социаль челтәрләрне карап утырганда, күзгә яшьләр китерерлек видео чыкты. Блогер Рамилә Хөснетдинова тормыш иптәше, бүгенге көндә махсус операциядә булган Инсаф Хөснетдиновның кызына карата мөнәсәбәтен кыска гына видеоролик аша күрсәтә. Кызчыкка Инсаф үги әти генә булса да, аның бу баланы шулхәтле зур ярату белән тәрбияләве күңелне нечкәртә.

Язма Рамилә белән Инсафның үзара:

«Танышабызмы?

Минем балам бар!

Проблема түгел бу!» – дигән диалогыннан башланып китә. Алга таба кадрларда сабыйның яңа әтисенә ияләшүе, Инсафның кечкенә Динәне күтәреп йөртүе, бергәләп туган көн тортындагы шәмне өреп сүндерүләре, чәчен үрүе, чәчәкләр алып кайтып бүләк итүе, елаганда кочаклап юатуын күзәтәбез. Әтисе беренче тапкыр ялга кайтканда да сабый, атылып, аның кочагына ташлана.

«Интертат»та Инсаф Хөснетдинов белән әңгәмә дә чыккан иде. «Балалар бик сагындыра. Күбебезнең минеке кебек кечкенә балалары бар. Алар янына күңел ашкына, ничек үскәннәрен дә күрәсе килә», – дип сөйләде ул «Интертат»ка.

Инсаф белән Рамиләнең әле кечкенә уллары да бар. Кечкенә Ислам мобилизация башлангач дөньяга килде. Инсаф ул вакытта Казанда хәрби өйрәнүләрдә иде. Ул улы белән хатыны Рамиләне бала тудыру йортыннан каршы алырга сорап чыга алды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100