Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядәге 29 балалы Вахид абыйның тормыш иптәше: «Яшьләрне коткарыр дип уйлыйм»

Башкортстанның Благовещенск шәһәрендә 29 баланы үз канаты астына сыендырган гаҗәеп бер гаилә яши. Әтиләре – 57 яшьлек Вахид Вәлиевне күптән түгел махсус хәрби операциягә озатканнар.

news_top_970_100
Хәрби операциядәге 29 балалы Вахид абыйның тормыш иптәше: «Яшьләрне коткарыр дип уйлыйм»
Гаиләнең шәхси архивыннан

29 балага «әти» дип дәшү бәхете биргән Вахид абыйга бу кадәр тәвәккәллек каян килгән? Гомумән, гаилә ничек шулай ишәйгән? 29 сабыйга әни назын бүләк иткән Ирина Вервельская үз язмышы турында «Интертат»ка сөйләде.

Балаларның берничәсе үсеп, мөстәкыйль тормышка чыгып киткән, кайберләре үз гаиләләрен корып җибәргән. Бу гаиләдә 3 бала үзләренеке, 2 баланы уллыкка алганнар, калганнары – тәрбиягә алынган балалар. Хәзерге вакытта 7 бала әти-әнисе белән яши – 4 укучы, 3 студент. Шунысы кызык: балаларны Вәлиевларга Аллаһ гел юлларына чыгарып торган, балалар йортына барып, махсус эзләп йөрмәгәннәр дә диярлек.

Өч ел элек гаиләгә «Ата-ана даны» дәүләт бүләге тапшырыла, ә Ирина быел Россиянең эшмәкәр хатын-кызлар берләшмәсе оештырган «Хатын-кыз – ел директоры» бөтенроссия бәйгесендә җиңгән. Берничә юнәлештә бизнес алып баруы – транспорт компаниясе, үсентеләр питомнигын тотуы – аны шушы җиңүгә китергән. Булса да булыр икән шундый булдыклылык?! Бер баш миенә күпме уй сыйган бит! Һәр баланы уйлыйсы, онык мәшәкатьләре, хуҗалык, мал-туар, шуның өстенә берничә бизнесны кайгыртасы. Күзләр маңгайга менәрлек чикләнмәгән күләмдә эш... Күп очракта бизнес дип «үлеп киткән» хатыннар ирдән уңмый, гаилә бәхетләре юк. Ә монда икесе дә бар. Искитмәле!

«Эчми, тартмый, күктән йолдыз төште бугай миңа, дип уйладым»

Ирина үзе күп балалы гаиләдә үсүе аңа үз тормышында бик булышкан, дип саный. Олы бала буларак, ул вакытта булышуы әти-әнисе өчен булса, өйрәнүе – үзе өчен. Һәркемгә эшне дөрес итеп бүлә белү дә шуннан килә. «Әти-әни гел эштә булгач, бөтен гаилә мәшәкатьләре минем җилкәгә төшә иде. Гаиләдә төпчек бишенче кыз туганда, миңа 17,5 яшь иде. Әни хисе миңа шул чакта ук сеңгән инде», – ди ул.

Ирина 2 баласы белән беренче иреннән аерылгач, тормыш арбасын тарту берүзенә кала, эшмәкәр булып китә. Кибет ачып җибәрә. Көннәрнең берсендә кибеткә булачак ире Вахид керә. Нәрсәдер шаяртып алган булып, сатучы Иринага күз ташлый.

Фото: © Гаиләнең шәхси архивыннан

Ул миннән «кияүдәме» дип сорый, «юк, аерылган» дидем. Шулай тәки сөйләштереп әйттерде. Аннары тагын бер сатучыдан да минем турыда сораштыра башлаган. Икенче тапкыр кияүгә чыгу уе юк иде дә миндә. Ни өчен дигәндә, үз өем белән яшәгәч, әти булыша иде, безнең белән яшәде, ир-ат эше әтидә иде, алай ир-ат кулына мохтаҗлык сизмәдем, – дип сөйли башлады Ирина Вервельская.

Тормышында Вахид Вәлиев пәйда булганда, аңа 30 яшь, балалары Артем һәм Златага 10 һәм 6 яшь була. Гыйшык утында янган татар егете бирешә торганнардан булмый: ничек тә булса Иринаның йөрәгенә ачкыч табарга тырыша. ТЭЦта крановщик булып эшләп, югары хезмәт хакы алып та, эшеннән китеп, машина йөртүче булып, Иринага кибеткә эшкә керергә тәкъдим итә. Ирина ризалаша, Вахид товар ташый, башкаларын эшләшә, Иринаның уң кулына әверелә. Шулай 2 ай эшләгәч, көннәрдән беркөнне егет, кыюлык җыеп, Иринаның әтисенә кереп, кызының кулын сораган.

2 ай эчендә мин аның ышанычлы, алтын куллы булуын аңладым. Эчми, тартмый, күктән йолдыз төште бугай миңа, дип уйладым. Әнисе дә бик ошады – бик пөхтә, мөстәкыйль, эшчән хатын. Кыскасы, бөтенесе күңелгә хуш килде, акрынлап, үзенә шулай гашыйк итте. Бик уңай кеше булып чыкты. Ясалма түгел, ничек бар, үзен шулай күрсәтә. Артыгын сөйләшми, кирәк вакытта гына бик шәп нотык тота белә. Кызларга шундый яхшы кырыс тәрбия бирде. Кызлар кияүгә чыкты, кодалар «нинди тәрбия!» дип шаккаталар, рәхмәт әйтәләр, – дип уртаклашты Ирина.

«Әйдә, бала алыйк әле»

2001 елда уртак кызлары Регина туа. 2004 елда тагын бәбәй алып кайтырга уйлыйлар, тик йөклелек бик авырдан уза, игезәк малайлар үле туа. Гыйнвардан апрель башына кадәр Ирина хастаханәдә реанимациядә яткан. Ирина бик авыр вакытларында Вахид үзенә терәк булганын искә ала.

Иремне бердәнбер тапкыр – 6 мартта реанимациягә керткәч, мин «әйдә, бала алыйк әле» дип сорадым. Ул минем кулымны кысты да, «әйдә» диде. Башка берәү әле куркыр иде, мин бит инде анда үлем хәлендә яттым. Ә ул бала алу теләгемә каршы килмәде. Ул шундый көчле теләк иде. Сораша-сораша, шунда ук Вахид уллыкка алырга яңа туган бала эзли башлый. 2004 елда әнисе баш тарткан яңа туган балалар күп иде. Әле бит аның тәртибен беләсе бар – каян, ничек аласы, нинди документлар кирәк... Вәгъдә иткән икән, ул аны эшли. Менә шундый кеше ул. Документлар әзер булгач, Артурны уллыкка алдык. Баланы алып кайткач, мин шунда ук сихәтләнә башладым. Вахид шулкадәр кадеремне белде. Әле гинекологиядә дәваланып йөрергә дә мине яралыларны йөрткән шикелле йөртте ул, – дип Ирина, авыр көннәрен искә төшереп, күз яшьләренә дә ирек бирде.

Шулай 4 балалы гаилә булып яши башлыйлар, бу вакытта бизнесларын да киңәйтәләр, 3 кибетле булалар. Дөрес, барысы да шома гына барган дип әйтеп булмый. Әле бергә яши башлаганда, беренче иреннән кызы Злата Вахидне кабул итә алмаган. Ирина әйтүенчә, кызчык әти-әнисе аерылышуын авыр кичергән.

Злата 1нче класска укырга кергәч, авырдан барды, укырга өйрәнә алмады. Хәтта аны икенче елга калдыру соравы да килеп баскан иде, аннары аның белән Вахид шөгыльләнә башлады. Яңа елдан соң Златаның иҗекләп укый башлаганын күреп, укытучысы шаккаткан иде. Шулай, Вахид көен табып укырга өйрәтте, ләкин Злата барыбер ачылып китә алмады, йомыкый булды. Балалар йортыннан Люба исемле кыз белән классташлар иде. Люба турында сөйләгәндә, Златаның күзләре яна иде. «Алайса, өйгә чәйгә чакыр, без дә күрик», – дидем, әле үзебезгә алу башка да кереп карамый иде. Шулай берничә тапкыр безгә килгәч, мин Любага безнең гаиләгә килергә тәкъдим иттем. Анда инде шатлык очкыннары әйтеп бетергесез иде. Вахид та ризалашты. 5 бала булсын, дидек. Бу – кызларның 5нче класста укыган вакыты иде.

Җәй узды, 1 сентябрьгә мин аларны Злата белән икесен курчак итеп киендердем. Безнең класста балалар йортыннан тагын Настя Попова исемле кыз да бар иде. Ул үзе безгә килеп йөри башлады. Безнең кызлар белән әллә ни дус түгел иде. Укуы да начар. Берсендә шулай кызларның артыннан кайткан да тәрәзәгә шакып ята. «Сезгә керсәм ярыймы», – дигәч, керттек. Бик кызгандым аны: чәче-башы тузган, кыяфәте начар...

Аннары безгә еш килә башлагач, балалар йортыннан да кисәтү булды. Настяны үзебезгә алыйкмы әллә, дигәч, Вахид каршы килде. Соңрак, Настя күз яшьләре белән «мине алыгыз инде» дип ялына башлады. «Нигә Любаны алдыгыз, мине алмыйсыз», – дип гарьләнде. Тагын Вахидкә дәштем – «юк» ди. «Настя, сез күбәү булгач, әле яшәргә урын да кирәк бит», – дип карыйм. «Сез бит өй төзисез», – дип әйтеп куймасынмы? Исем китте. Бала шуңа игътибар иткән. Ул барыбер шулай килгәләп йөрде. Берсендә капка төбендә «нишлисең» дип сорап куйган идем, Вахид тә шунда иде. «Менә әтигә китап укып утырам», – ди. Тәки шулай әтисенең күңелен яулады ул. Мин аны, үҗәтлеге белән үз язмышын үзе хәл итте, дим.

Вахид кереп, кулларын юды да, «бар, әнисе, документларны рәсмиләштер» дигәнен сизми дә калды кебек. Мин сөенечемнән Настядан да алда йөгергәнмендер балалар йортына. «Вахид рөхсәт бирде, алтынчы баланы алабыз!» –дип килсәм, Настяны аерым бирмибез, диделәр. Аның анда игезәге Миша, акылга зәгыйфьрәк олы абыйсы Коля да бар икән. Нишләргә дип, тагын Вахидкә чаптым. Әле йорт та төзелеп бетмәгәч, туганнары Настя янына килеп йөрерләр, дип килештек. Ялларга, бәйрәмнәргә бездә булдылар. Ул 2 малай хәтта миңа туган көнгә ваза бүләк иттеләр, – дип искә алды Ирина күңеле тулып. – Аннары 2 малайга бездә калырга ризалык белән карар чыгардылар. Малайлар куанычыннан түшәмгә кадәр сикерде, ахрысы.

Вахиднең дә кулы күтәрелде, 3 малай белән бергә 3 катны төзеп тә чыктылар. 247 квадрат метрлы йорт җиткездек. 8 балалы булып 2-3 ел яшәдек, төрле бәйгеләрдә катнаштык. 2007 елда республиканың «иң яхшы тәрбиягә алучы гаилә» конкурсында каташып, икенче урынны алдык. 2019 елда шушы ук бәйгедә беренче урынга ирештек.

«Ал әле, ул Вахидкә шундый охшаган, колаклары шулай ук тырпаеп тора»

Тугызынчы бала гаиләгә очраклы килеп кергән. Опекага белешмә артыннан килгәч, андагы җитәкченең ашыгыч рәвештә, «бер малайны поликлиникага барып алырга кирәк, исерек анасыннан тартып алганнар» дип чабып йөргән мәле булган.

Миңа карады да: «Ал әле, ул Вахидкә шундый охшаган, колаклары шулай ук тырпаеп тора», – ди. Мин чыгып, машинага утырдым да, бу хакта Вахидкә әйтәм. Ул озак уйламастан машинасын кабызды да, киттек. Килсәк, чыннан да, әйтерсең, ул Вахид малае. Шулай, вакытлыча опекага алганда бала 11 айлык иде. Аннары без аны уллыкка алдык.

Ә 10, 11нче балалар килеп керүгә Регина сәбәпче булды. Моны олы абый-апалары, комачаулыйсың дип, бүлмәдән куалар икән. Берсендә ул шулай «мин ялгыз, минем белән беркем уйнамый» дип еламсырый башлады. Балалар йортына барып, Регинага яшьтәш булырлык иптәш сорадым. «Бар шундыйрак кыз, тик аның абыйсы да бар», – диләр миңа. Вахид малайларга каршы түгел, дидем дә, икесе дә безгә кайттылар, – дип сөйләде.

Гаиләгә Аделина килеп керү тарихы да бик үзенчәлекле. Ирина туганнары гозере буенча эш белән балалар йортына баргач, караңгырак бер бүлмәдә 2 бала утырганын күреп ала. Аларны әле балалар йортына китергән генә булалар, тәрбияче апалары алып кереп киткәндә, Аделина, бернәрсәсе дә калмыймы дип, як-ягына каранып, бөтен әйберләрен ипләп җыйнап кереп киткән. Шундый кечкенә кызның пөхтәлеге Иринаның күңеленә кереп кала. Өйгә кайткач та, үзенә урын таба алмый йөри.

Менә шушыларны сөйләгәндә, Иринаның нинди киң күңелле булуы, анда әйтерсең бөтен дөнья сыя алуына мин тагы бер кат инандым.

Әйдәгез, барып, шул кызны карыйк әле, аның үз-үзен тотышы шаккатырды. Безнең гаиләгә ул бала кирәк, – дидем. Килдек тә, шул кыз турында сораша башладым. Ул рәтле сөйләшми, акылга да зәгыйфь, «куян иренле» булып туган икән. Юлда кайтып барганда, Вахид белән озак кына сөйләштек. Сәламәт балаларны тәрбияләү җиңел, ә менә бу авырту балалар кемгә кирәк, монда аларга беркем булышмый, дидем. Авыру балалар сәламәт балаларга карап өйрәнергә тиеш, аңа яхшы логопедлар кирәк, дидем. Шулай дия-дия үгетләдем, без Әдиләне үзебезгә 2013 елда алдык. Аңа берничә операция ясаттык. Хәзер аның ничек сөйләшкәнен ишетсәгез, хәтта инвалидлык төркеменнән чыгардылар. Ничек тиз сөйләшергә өйрәнгәнен хәтта сизми дә калдык. Ул беркайчан алдаламый, миңа шул сыйфаты ошый.

Ул балакай мин килгәнче үк, тәрбияче апаларына «минем арттан тиздән әни килә» дип сөйләнеп йөргән икән, әйтерсең, сизенгән, – ди Ирина.

«Берсе ишекне ябып, икенчесе шуңа килеп бәрелеп, ишек ваткан көннәре булды»

Балаларда көнләшү дигән нәрсә була. Гаҗәп: Иринаның үз балалары беркайчан чит кеше балаларын асрамага алганга каршы килмәгән, алай гына да түгел, үзләре дә ниндидер мохтаҗ балаларны алырга әти-әниләрен үгетләгән чаклары булган. Балалар үсеп чыгып китә башлагач, 12 бүлмәлек йортта бүлмәләр бушый башлаган. Шулай итеп, тагын балалар өстәлә торган. Документлар рәсмиләштерелгәннәре 29 булса, Ирина сүзләренчә, тагын 2 бала документсыз Вәлиевлар гаиләсе химаясендә булган.

Ирина барлык балалары турында горурланып сөйли. Барысы да югары белемле. Дөрес, үскән вакытта малайларның чәчләрне агартырлык шуклыклары да булмаган түгел. Куышып, йөгереп, берсе ишекне ябып, икенчесе шуңа килеп бәрелеп, ишекне дә, телевизорны да ваткан чаклары булган. Берәү булса, селкеп җилтерәтер иде, Вахид проблеманы тыныч кына хәл итә торган булган. «Мин күзем акаеп, сүзсез кала идем. Ә Вахид: «Нәрсә эшләдегез инде, әйдәгез, хәзер барып, яңаны алабыз, я булмаса, төзәтәбез», – дия иде. Шулкадәр тотрыклы холыклы иде», – ди Ирина.

Шулайдыр, ирең тыныч, сабыр булмаса, алырсың ул кадәр баланы тәрбиягә!

2018 елда Вәлиевлар гаиләсендә вакыйгалар күп булган – туйлар, өй туйлары, тик шул ук елны Настяның игезәге Михаил һәлакәткә эләгеп үлгән. Быел Витя дигән малайлары да 20 яшендә 3 көнгә комага китеп чыга алмаган, инсульттан җан биргән. «22 мартта улы туды, аны да күрмичә китте», – дип көрсенеп куйды Ирина.

«Яшьләрнең гомерен саклап калу өчен, аны анда Аллаһ җибәргәндер»

Ирина бүгенге көндә балалар бакчасы мөдире урынбасары булып эшли. Хосусый транспорт компаниясе бар, декоратив үсентеләр питомнигы тота. Шәһәрне яшелләндерергә булыша. Башта хобби булган эше бизнеска үсеп җиткән. Балаларына барлыгы 13 туй оештырып үткәргәннәр. «Без беркайчан борын чөймәдек. Кодалар белән гел дус, килешеп яшәдек. Кәттә туй телиләр икән - кәттә, гадирәк икән – гадирәк», – ди Ирина.

Хәзер үзләре белән 7 бала яши – 4 мәктәп укучысы, 3 студент. Балалар акрынлап урнаша, тормыш җитеш, рәхәтләнеп яшисе иде дә, тик Вахид махсус хәрбия операциягә ил данын сакларга барырга карар итә. Хәзерге вакытта Вәлиевлар канаты астында үскән 2 егет тә махсус хәрби операциядә. Уллары анда булгач, Вахид тә читтә кала алмаган.

Фото: © Благовещенск администрациясе башлыгы Анна Карабанованың «ВКонтакте» челтәрендә шәхси аккаунтыннан

Вахид үзе карар кабул итте, медкомиссия үтеп, контракт имзалагач кына миңа әйтте. «Анда ярдәм кирәк бит, нәрсә көтеп утырабыз без, күпме яшьләр үкенечле үлем белән китеп бара. Ичмасам, машина йөртермен, я техника төзекләндерермен», – дип китте. Аның әхлагы, фикер сөреше дөрес, үз-үзен тотышы белән бик күп яшьләрне коткарыр дип уйлыйм. Ниндидер ситуациядә үзләрен дөрес тотарга өйрәтер. Без инде монда ничек тә яшәрбез, ә анда ул кирәк. Машина йөртүче итеп алганнар аны, снарядлар, ризык ташыр... – ди Ирина.

Шулай да, ничәмә ничә еллар ир ышыгында таш дивар артында күк яшәгән хатын-кызга ышанычлы кешесен читкә чыгарып җибәрүнең авырлыгын Ирина үзе генә беләдер.

Башта аның китәсен ишеткәч, бик авыр булды, ярсыдым. Үз эчемә бикләнеп, бер тәүлек буе уйландым. Ник андый карарга килгән? Элек мин, кеше үз теләге белән китә икән, димәк, гаиләдә нәрсәдер начар, дип уйлый идем. Үзем шушы тирегә килеп эләккәч, әллә рәнҗетәмме, әллә арганмы, дип уйладым. Балалар да инде күбесе үсте, бергә бик күп сынаулар аша уздык, күп кичердек. Акчада да түгел хикмәт: хәзер ул аңа анда тәкъдим иткән акчадан да күпкә күбрәк акча эшли. Сәбәбе нидә китүенең, дип аптырадым. Бер генә вариант кала иде – патриотлык уянган, яшьләргә ярдәм итәсе килеп киткән.

«Ярар, мин көчле, матди хәле нык, яши алыр, дигәнсеңдер, әниең турында ничек уйламадың, гел аның янына йөрисең бит», – дидем. Ә ул миңа: «Әни белән сөйләштем, «сине тотмыйм» дип әйтте», – ди.

76 яшьлек әнисе дә тыныч кына җибәргәч, мин инде килешергә кирәк дип уйладым. Әни йөрәге сизә ул, көчле. Әнисе озатканда да еламады, нык торды, без дә аңа карап, тыныч булдык. Барысы да яхшы булыр, дип уйлыйм. Карар кабул иткән икән, димәк, шулай кирәк. Тормыш юлында аның рискка бара торган эшләре күп булды, һәм гел уйлаганча барып чыга иде, мин юкка борчылган булып кала идем. Вахид шундый гаҗәеп адым ясады. Безгә хәзер аның өчен дога гына кылырга кирәк.

Хуҗалыкта 3 үгез, 4 дуңгызыбыз бар. Хәрби операциягә тушенкалар ясап җибәрәбез. Октябрьдә үгез суеп, тагын тушенкалар ясыйсы бар. Хәзер инде әтиебезгә аерым әзерләячәкбез. Без аңа: «Син – Ватанны, без сине саклыйбыз», – дибез.

Аның корычтай холкы, рискка дөрес бара белүе яшьләргә кирәк булачак. Ул озак яшәргә, исән-сау кайтырга тиеш. Яшьләрнең гомерен саклап калу өчен аны анда Аллаһ җибәргәндер... – диде Ирина.

Без язманы әзерләгәндә, Ирина Вервельская Вахид абыйның әнисе белән сөйләшеп, энекәше Ринат Вәлиев тә контракт имзалап, абыйсы артыннан китүен әйтте. Димәк, Вахид абыйның туганнары арасында да абруе зур, дип нәтиҗә ясап була.

Ирина Вервельскаяга, барлык балаларына якыннарының исән-сау әйләнеп кайтуын телибез!

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100