Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә һәлак булган Айрат Галәветдинов турында: «Улым гомер буе ярдәмчел булды»

Украинадагы хәрби операция барышында Татарстаннан тагын бер офицер Арча районы Сарай-Чокырча авылы егете - 39 яшьлек Айрат Галәветдинов һәлак булды.

news_top_970_100
Хәрби операциядә һәлак булган Айрат Галәветдинов турында: «Улым гомер буе ярдәмчел булды»
Барлык фотолар да Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан. Аның рәсми рөхсәте белән урнаштырыла

Айрат Гәләветдинов үзенең гомерен хәрби хезмәткә багышлаган – Сирия, Таҗикстанда булган. Украинада 2015 елда булган вакыйгаларда катнашкан. Күрсәткән батырлыклары өчен бик күп орден-медальләр белән бүләкләнгән. Украинада башланган хәрби операциягә аны май башында җибәргәннәр.

23 сентябрь көнне Кызыл Лиман янында барган бәрелешләрдә артиллерия батареясы камалышта кала,  берничәсенең гомере снаряд шартлавыннан өзелә. Алар арасында  хезмәттәшләрен күкрәге белән каплап, батырлык үрнәге күрсәткән командирлары Айрат Галәветдинов та була.

Массакүләм мәгълүмат чаралары офицерның һәлак булганчы каршы як танкын юк итүе турында да язалар.

Айрат Галәветдиновның җәсәден 5 октябрь көнне Сарай-Чокырча авылында җир куенына иңдерделәр. Бик авыр вакытлары булса да, батыр офицерның якыннары - әтисе һәм тормыш иптәше белән элемтәгә кердек.

«Кечкенәдән хәрби булырга хыялланды»

Габделәхәт абый Галәветдиновның авылдашлары белән бергәләп мобилизацияләнгән солдатларга җибәрергә дип җылы киемнәр, кирәк-яраклар әзерләп йөреше иде. Әлеге эшеннән бүленеп торып, «Интертат» хәбәрчесе белән аралашып алды. Әтисе сүзне Айратның кечкенәдән хәрби булырга хыяллануыннан башлады.

«Мәктәпне тәмамлагач, үзе теләп Казан артиллерия училищесына укырга керде. Авыр һәм куркыныч һөнәр булганга, әнисе белән каршы килеп караган идек. Бездән качып диярлек чыгып китеп, имтиханнарын тапшырып кайткан. Аларның нәтиҗәләре уңышлы булгач, үзе дә «хәрби буласым килә» дип торгач, ризалаштык.

Улым бик күп кайнар нокталарда хезмәт итте. Таҗикстанда, Сириядә, Украинада булды. Бу махсус операция башланганда ул башка өлкәдә командировкада иде. Май башында Айратны да җибәрәчәкләре билгеле булды. Өстәмә отпускын алып, ике улы белән бергә авылга ялга кайткан иде. Бер генә кич кунып калды. Икенче көнне үк эшеннән шалтыратып, чакырып алдылар. Соңгы тапкыр улым белән шул вакытта күрештем. 

Әнисен борчыйсы килмәгәнгә, үзенең Украинада икәнлеген әйтмәскә кушты. Шулай булса да, ана күңеле сизмичә калмагандыр, Айрат шалтыратуга хатыным: «Улым, син кайда?» - дип сораша башлый иде. «Әни, борчылма, мин полигонда»,- дип кенә әйтеп килде. Әнисенә чын дөресен һәлак булган хәбәре килгәч кенә сөйләдек…

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан. Сириядә хезмәт иткәндә

Анда киткәннән соң элемтәгә бик сирәк чыга башлады. Күп дигәндә ярты минут сөйләшә идек. 2 октябрьдән соң аларны, хәрби составларын яңартып, чыгарырга тиешләр иде инде. «Озакламый чыгабыз, әти, авылга да кайтып килербез», - дип ышандырды. Язмаган булган.

Лиман янындагы көчле сугышларда һәлак булган. Роталары белән камалышта калганнар. Җирләргә үзе белән бергә хезмәт иткән дусты да кайткан иде. Аның сүзләре буенча, улым иптәшләрен күкрәге белән каплап калган. Улым гомер буе шундый ярдәмчел булды. Туганнарын, безне һәрвакыт хөрмәт итеп яшәде. Гел кайнар нокталарда булса да, беркайчан зарланмады. «Барысы да әйбәт булачак, борчылмагыз», - дип кенә әйтә иде. Инде отставкага чыгар вакыты җитеп килә иде. «Әти, минем бу яшьтә китәсем килми әле, алга таба хезмәт итәм», - диде. Контрактын озайтты.

Улыбызны ябык табут белән җирләдек. Үзебезнең ачтырасыбыз килмәде. Яныбыздан ничек елмаеп чыгып киткән, күңелебездә шундый булып саклансын дидек.

Бала хәсрәте иң ачы хәсрәт икән. Башка гаиләләргә мондый кайгылар килмәсен», - диде Габделәхәт абый.

Фото: © Габделәхәт Галәветдиновның шәхси архивыннан

«Туган җиребездән еракта торсак та, татарым, милләтем дип яшәде»

Айратның тормыш иптәше, Оренбург өлкәсенең Тоцкое хәрби шәһәрчегендәге госпитальдә эшләүче табиб-кардиолог Гөлназ Галәветдинова белән озаклап сөйләштек. Күз алдымнан хәрбиләрнең бөтен яшәү рәвеше үтте.

Гөлназ белән Айрат белән студент вакытларында Казанда таныша. Гөлназ башкаланың медицина университетында укый. Ә Айрат - артиллерия училищесы курсанты. Өч ел очрашып йөргәннән соң яшьләр туй уздыра. Бер елдан сон мәхәббәт җимешләре - уллары Әмир дөньяга килә.

Айратны уку йортын тәмамлау белән Алтай якларына хезмәт итәргә җибәрәләр. Университетны бетерергә кирәк булу сәбәпле, өч атналык Әмир белән Гөлназ Казанда калып тора. Диплом алу белән үк ире артыннан юл тота ул. Шул вакыттан алып Гөлназ өчен дә яңа, моңарчы күрелмәгән күчмә тормыш башлана. Соңрак дөньяга икенче уллары Мурад аваз сала. Бүгенге көндә Әмиргә -17, Мурадка – 12 яшь. 

Айратны гомер буе көтеп яшәдек инде без. Командировкаларда еш булды, кайнар нокталарда хезмәт итте, – дип сөйли башлады Гөлназ «Интертат»ка. – Ләкин аны кая гына җибәрсәләр дә, балалар белән ирем артыннан юнәлә идем. Айрат үзенең эшен җаны-тәне белән яратты, шуңа күрә минем аңа беркайчан да «эшеңне алыштыр», «кире кайтыйк» дип әйткәнем булмады. Хәрбиләргә акча түләнми торган «переломный» вакытларны да, башка авырлыкларны да икебез бергә күтәрдек. Әмиребез Дүшәнбе шәһәрендә беренче сыйныфка укырга керде. 1 сыйныфтан алып 3 сыйныфка җиткәнче Әмиргә алты мәктәп алыштырырга туры килде. Чөнки Таҗикстанда хәрби хәрәкәт башлангач, безне гаиләләребез белән гарнизоннан чыгардылар. Айрат ике балабыз белән мине Әлмәткә кайтарып куйды. Әмиргә Әлмәтнең Кичүчат авылы мәктәбендә дә укырга туры килде.

Шулай ярты ел саен яшәү урыныбызны алыштыра идек. Ләкин ничек кенә кыен булса да, ирем хәрби эшен ташламады. Ул аның тормышы, яшәү рәвеше иде. Шуны белгәнгә күрә, иремне кая җибәрсәләр дә, мин дә аның артыннан иярдем. Һәр яртыеллыкны яңа мәктәптә башлаган улыбыз гына: «Әнием, кайчан без бер урында гына яши башлаячакбыз?» - дип сорый иде…

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан

Айрат нинди ир, нинди әти иде, Гөлназ?

Айрат бик яхшы күңелле кеше, чын ир иде. Эше җаваплы һәм авыр булуга карамастан, башыма начар уйлар керткәнем булмады. Кочаклап, догаларымны укып озатып кала идем. Ә инде аның кире кайтып керүләре! Иң бәхетле кешеләргә әвереләбез, балалар «әти кайтты, әти кайтты» дип сөенешә... Командировкаларга еш йөрде, аның һәр кайтуы безгә шул хәтле тансык иде.

Гаиләбезнең башлыгы, маягы иде ул. Балаларның бөтен яңалыкларыннан хәбәрдар булып торды, үзе яныбызда булганда бер генә ата-аналар җыелышын да калдырмады - бергәләп бара идек. Гарнизонда безне бары тик үрнәк гаилә буларак кына искә алалар.

Әтиләре гаиләбездә дин, тел мәсьәләсенә дә бик җитди карады. Балалар тугач та: «Читтә яшибез, балалар руслаша күрмәсеннән. Өйдә гел татарча гына сөйләшик, телебезне онытмасыннар», - дип әйтеп куйды. Малайлар җәй көннәрен гел әби-бабайлары янында уздырды. Татарча сөйләшсеннәр, әти-әнигә юаныч булсыннар дип Татарстанга кайтара идек. Айрат, туган җиребездән еракта торсак та, татарым, милләтем дип яшәде. Гаиләдә милли һәм дини традицияләребез, телебез саклансын өчен күп көч куйды.

«Табутны ачмыйча җирләгәнгә, улым әтисенең вафатына ышанмый»

Тормыш иптәшегез кайнар нокталарда хезмәт иткән. Ул сезгә андагы хәлләрне сөйли идеме?

2018-2019 елларда Сириядә хезмәт итте. Ике тапкыр Таҗикстандагы хәрби конфликтта катнашты. Украинага беренче тапкыр 2015 елда ук барган иде.

Кайнар нокталарда булганда безгә кайда икәнлеген дә, нәрсәләр эшләгәнлеген дә сөйләмәде. Элемтәгә чыккан вакытта хезмәттәшләренең үзара «Боеприпаслар әзерләгез», «Безне көтәләр» кебек фразаларын ишетеп кенә, йөрәгем кысылып куя иде. Мин борчылып сораша башлагач: «Берни уйлама, чәй эчәбез дә, кайтабыз», - дип кенә шаяртты.

Аңа шактый еллар кече лейтенант дәрәҗәсендә йөрергә туры килде. Ул чакта эче пошып:: «Мин югары дәрәҗәләргә барыбер ирешәчәкмен, Гөлназ. Фамилиям яңгыраячак, мине күрәчәкләр, ишетәчәкләр әле», - дип әйтә иде. Сүзләре чынга ашты. Менә күрделәр, ишеттеләр җанымны…

Аны башка иптәшләре дә, хәтта үзеннән күпкә өлкәнрәк контрактниклар да бик хөрмәт итә иде. Өйрәнүләр вакытында полигондагы барлык укуларны ул үткәреп килде. Алай гына да түгел, Мәскәүдә узган «Танковый биатлон» армия уеннарында да Айратым җитәкчелендәге хәрби состав катнашты. Шул дәрәҗәдә  белемле һәм тәҗрибәле иде ул.

Тәвәккәл булды, үзе турында уйламады. Башкаларга яхшы булсын, гаиләсе исән-имин булсын - менә шул иде бөтен теләге.

Аның белән соңгы тапкыр кайчан элемтәгә кердегез?

Һәлак булырына берничә көн кала балаларга шалтыраткан. Видеоэлемтә аша аралашканнар. Мин ул көнне госпитальдә төнге сменада идем. «Әниегезгә тәмле әйбер алдыгызмы, улым? Ашарына илттегезме?» - дип сорашкан. Берәр ризык әзерләп, мине сыйларга кушкан. Вакыты булганда үзе дә ашарга пешерергә ярата иде. «Әниегез» дип кенә торды инде балаларга.

Балаларга чын мәгънәсендә үрнәк булды Айрат. Олы улыбыз да әтисе белән рухланып, аның кебек көчле, кыю буласы килеп үсте. Быел менә 9 сыйныфтан соң коткаручы булыр өчен Бузулуктагы көллияткә укырга керде. Аны тәмамлау белән югары хәрби белем алырга хыяллана. Әтисе кебек офицер буласы килә.

Балалар әтиләрен югалтуны ничек кичерә?

Олы улыбыз хәсрәтен күрсәтмәскә тырыша, ләкин үзе генә калганда ул да күз яшьләрен тыеп тора алмый. Анысы бетереп әтисенә охшаган. Табутны ачмыйча гына җирләгәнгә, кечкенәсе әтисенең вафатына һаман ышанмый. «Әнием, без бит ачып карамадык. Ә бәлки табут эчендә әтием түгел, башка кеше булгандыр» - ди…

Айрат белән 18 ел гомер кичердек. Мин аның янәшәсендә иң бәхетле хатын-кыз булдым. Әле бит истәлеге булып фото-видеолары гына түгел, ике улыбыз да калды дип үз-үземне юатам. Миңа хәзер ничек булса да балаларны аякка бастырырга кирәк. Ләкин бу кайгыны ничек җиңеп чыгарга, алга таба яшәүне ничек дәвам итәргә икәнлеген генә аңлый алмыйм.

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан

«Атна дәвамында исәннәр арасыннан эзләдем»

Һәлак булуы турындагы хәбәрне кайчан җиткерделәр? Ирегезнең соңгы минутлары турында сөйләделәрме?

Безнең гаиләне барлык гарнизоннарда да бик яхшы беләләр. 26 сентябрь көнне эштә идем. Госпитальгә бергә хезмәт иткән иптәшләре килеп керде. «Геля, без сезгә начар хәбәрләр белән», - диләр. «Табиб янына яхшы хәбәр белән кермиләр бит инде. Нәрсә булды?»- дим. Мин бит үземә Айратның үлеме хәбәрен җиткерәчәкләрен башыма да китермим, кемгә дә булса үземнең ярдәмем кирәк дип аңлыйм. Алар: «Айрат һәлак булган», - дигәч, аяк астымда җир чайкалып киткәндәй булды.

Шушы хәбәр килер алдыннан гына бер дус гаиләбез Коръән ашы уздырды. Ире кире әйләнеп кайтканга сөенеп, Украинага киткән башка хезмәттәшләребез дә исән-имин кайтсын дип теләп, махсус җыйдылар. Мин үзем эштә булгач, бара алмадым. «Әтиеңә исәнлек телә», - дип, Мурад аркылы күчтәнәчләр генә җибәрдем. Аш пәнҗешәмбе көнне узды. Ә җомга көнне ирем һәлак булган. Догалы, изге көндә китеп барган.

Безнең очракта якын кешеңнең үлем хәбәрен килеп әйткәч тә, 10 процент булса да «бәлки исәндер» дигән өмет кала әле ул. Мин дә аны атна дәвамында исәннәр арасыннан эзләдем... «Передовой»га шалтыраттым, МОСНнар (Украина территориясендә эшләүче махсус медицина отрядлары) белән элемтәгә кердем. Хәбәрсез югалганнар исемлегендә эләкмәдеме икән дип тә уйладым. Ләкин хәбәрсез югалганнар алар шунда ук беленә, әсирлеккә төшкәннәрнең исемлеге дә тиз килеп җитә.

Бик күп версияләр каралды инде... Әле иремне сугыш кырыннан шәхсән алып чыккан офицер белән сөйләшкәннән соң да бирешәсем, исән икәнлегенә ышанычымны югалтасым килмәде. Ростовта исеме билгеле булмаган (кайбер кешеләрнең исеме язылган значоклары югала) өч кеше реанимациядә ята иде. Иптәше: «Геля, көтмә аны, Айрат кайтмаячак», - дисә дә, фотоларын җибәреп, Айратны алар арасыннан да эзләттем…

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан

Иң мөһиме - ул тилмереп үлмәгән. Шартлау яңгырау белән үк вафат булган… Аларны сугыш кырыннан 8 сәгать буена алып чыкканнар. Яралылар да, һәлак булганнар да башта Сватово шәһәрендәге МОСН отрядларына тапшырыла. Анда беренчел ярдәм күрсәтелгәч, аларны бортлар очып китә ала торган шәһәрләргә, зур госпитальләргә күчерәләр. Айрат Кызыл Лиманда янында барган сугышларда үлгән, соңыннан аны ЛНРга алып киткәннәр. Ул вакытта анда бик көчле сугышлар барды, һәлак булганнарның җәсәдләрен алып чыгу да бик кыен эш булган. Якыннарының гәүдәсен ай, ай ярым буе эзләгән кешеләр дә бар. Безгә Аллаһы Тәгалә үзенең ярдәмен бирде дим инде…Белгән кешеләр дә, белмәгәннәр дә бик нык ярдәм итте. Минем аларның һәрберсенә рәхмәтләрем чиксез. Айратның мондагы иптәшләре дә иң авыр чакларыбызда гел янәшәбездә булды. Формаларын әзерләштеләр, улмы икәнлеген тәгаенләштерү өчен ДНК анализлары алып җибәргәндә дә бик нык ярдәм иттеләр. Һәр гаилә безнең кайгыбызны уртак кайгы итеп кабул итте.

Шуны да әйтәсем килә - биредә безнең кебек гаиләләр бик күп. Март аенда иптәш кызым дүрт баласы белән ялгызы утырып калды… Иң кечкенә баласына нибары 5 яшь…Шәһәрчегебездә матәм рухы хөкем сөрә…һәм бу бер бездә генә түгел, Россия буенча урнашкан барлык хәрби шәһәрчекләрдә дә шушы хәл…

Мин монда үзем дә хәрби госпитальдәге артиллерия бригадасында табибә булып эшлим. Безгә тернәкләнү узар өчен бик күп хәрбиләр килә. Мәскәүдән, Бурденко исемендәге нейрохирургия үзәгеннән кайталар. Инде февральдән бирле нинди генә очракларны күрергә туры килмәде. Андагы ситуациянең авыр икәнлеген аңлагач, Айрат та яраланып кайтыр ахры дип уйлый идем. Ярар, табибы янәшәсендә бит, кайтсын гына, ничек тә аякка бастырырмын дидем. Ләкин үлеп кайтыр дигән уйларны башыма китермәдем. Нинди кайнар нокталарны да яраланмыйча да уза алды бит ул!

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан

Өч эштә эшләсәм дә, онытыла алмыйм. Кайнанам белән кайнатамның сәламәтлекләре өчен дә борчылам, аларның да күз яше кибеп торганы юк… Кечкенә улымны Казанның Суворов хәрби училищесына урнаштырырга уйлыйм. Чөнки алга таба нәрсә буласын белеп булмый, бәлки табибларны да чакыра башларлар… «Сез Мурадның янәшәсендә булып, аңа күз-колак булып торырсыз», - дип, кайнанама да әйтеп куйдым. Алар шул оныклар дип яшиләр инде, бөтен юанычлары шул.

«Киләчәктә Казанга күченәсебез килә»

Бәлки үзегезгә дә туган якларыгызда җиңелрәк булыр.

Киләчәктә Казанга күченеп, шунда тынычлап яшәргә насыйп булыр дип бик өметләнәм. Игезәк туганым да Казанда табибә булып эшли. Төркемдәшләрем дә «табиблар кирәк» дип гел чакырып торалар. Ләкин Әмир Бузулукта укыганда миңа һичшиксез биредә, аның янәшәсендә булырга кирәк. Хәрби шәһәрне бүген үк ташлап китәсем килсә дә, мин балаларым хакына калырга тиешмен. Минем эгоист булырга, үзем турында гына уйларга хакым юк. Көн саен хәрбиләрне күреп тору, ирем белән бергә йөргән юллардан узу бик кыен. Чит өлкәдә без, биредә бер генә туганыбыз да юк. Дусларыбыз гына гаиләбез кебек. «Передовой»дан да гел шалтыратып, хәлләребезне белешеп торалар. Минем, балалар өчен борчылучылар бик күп.

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан. «Айратка командировкадан Башкортстан аркылы кайтырга туры килгән. Шунда минем исемдәге кафега туктап, ял иткәннәр. Миңа шушы фотоны җибәрде. Юлы әлеге кафе аша узганда туктамыйча калганы булмады», – ди Гөлназ. 

«Хәрби шәһәрчектән китәчәгебезне еш күзаллый идек»

Соңгы көннәрдә күп уйланам. Гомер шулхәтле кыска икән. Мин 20 ел табибә булып эшлим, үлем безнең өлкә кешеләренең янәшәсендә йөри дип әйтсәм дә ялгыш булмас. Үз кулларымда китеп барган кешеләр дә булды… Ләкин үлем үзеңә, гаиләңә шәхсән килеп кагылганда аңа башкача карый башлыйсың икән…

Айрат минем тынгысыз һөнәремне дә аңлап кабул итте. Мин шәһәрчегебездә йөрәк-кан тамырлары буенча УЗИ ясаучы бердәнбер табибә. Шуңа күрә төнлә торып чыгып китәргә туры килгән вакытлар да аз булмый. Айрат андый вакытларда берсүз әйтмичә мине үзе илтеп куя иде.

Күп кенә офицерларның хатыннары ирләренә ияреп китмичә, әниләре янында кала. Үзләренең комфортларын саклап яшиләр. Чөнки күченеп йөрү бер дә җиңел эш түгел.  Һәр яңа урында «өй», гаилә җылысы булдырырга, балаларны бакчага, мәктәпкә урнаштырырга кирәк.  Ә без Айрат белән энә һәм җеп кебек гел бергә булдык. Проблемалар булмыйча тормый, ләкин аларны бергәләп кичерүе күпкә җиңелрәк иде. Тормышыбыз гел авырлыклардан да тормады. Бәхетле мизгелләр искиткеч күп булды. Егет белән кыз булып йөргән чакларыбыз, туй көнебез… Улларыбызны алып бәби табу йортыннан чыккан көннәр… Эх…

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан

Айрат отставкага чыккач барыбыз бергә хәрби шәһәрчектән җыенып китәчәгебезне еш күзаллый, бу көнне көтә идек… Ул үзе дә әлеге көн җитәчәге турында гел сөйләп килде. Шатланышып бер урында гына яшәрбез, үзебезнең өебез булыр дип уйлый идек. Пенсиясен көтеп җиткерә алмады шул. Инде килеп җитә дигәндә генә, контрактын тагын өч елга озайтып куйды.

Үзен уйламады, артык кыю, артык тәвәккәл булды. Үз-үзенә ышанычы зур булганга, мин дә аның исән кайтачагына бөтен күңелем белән ышана идем,- дип сөйләде Гөлназ.

Минем белән сөйләшә-сөйләшә Гөлназ эш урынына килеп җитте. Госпитальгә кергәч, кем беләндер ягымлы итеп саф татарча исәнләште.

Элегрәк монда татарларны күрү сәер иде. Ә менә соңгы вакытта Татарстаннан һәм башка өлкәләрдән килгән татарларны еш очратабыз. Яралылар бик күп, тернәкләнү узар өчен дә киләләр. Әсирлектә булып кайткан хәрбиләрне дә савыктырырга туры килгәне бар. Аларны инде әллә каян таныйсың. Ничектер югалып калган була алар, икенче дөньядан килгән кешеләр кебек. Ләкин әкренләп аякка басалар, тереләләр. Кабат та берсе дә качып ятмый, киредән махсус операциягә китәләр, - дип аңлатты ул.

Фотоларына күз салу белән үк Айрат Галәветдиновның җитди, кыю кеше булганлыгы күренеп тора. Яшьнәп яшәр чагында шундый баһирдай ир-егетләребезнең кара гүрләргә кереп ятуы үзәкне өзә.

Айратның тормыш иптәше Гөлназ, уллары Әмир белән Мурад, әтисе Габделәхәт абый, әнисе Мәдинә апага һәм барлык туганнарына Аллаһы Тәгалә күркәм сабырлыклар бирсен. Якын кешегезнең урыны оҗмах түрләрендә булсын.

 

Фото: © Гөлназ Галәветдинованың шәхси архивыннан

 

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 21 октябрь 2022
    Исемсез
    Елый, елый укыдым бу язманы😢😢😢Бигерэк, япь-яшь гомерлэр. Аллахыбыз куркэм сабырлыкларын бирсен инде якыннарын югалтканнарга🙏🙏🙏Тизерэк бетсен иде бу кан-койгыч сугышлар. Газиз бер Аллахыбыз. Эмин🙏🙏🙏
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100