Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә аягын югалткан Илдар Яңа ел бәйрәменә өенә кайткан

news_top_970_100
Хәрби операциядә аягын югалткан Илдар Яңа ел бәйрәменә өенә кайткан
Фото: социаль челтәрдән

«Интертат» Мамадыш районы Түбән Ушмы авылыннан махсус хәрби операциягә киткән Илдар Рәшитов (Игорь Киселев) язмышы турында язган иде.

Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында яшәүче Гүзәлия апа Рәшитова ул язмабызда чит җирләрдә 30 ел гомер кичереп, бердәнбер баласын югалтып, оныгы белән бергә кире туган ягына кайтып төпләнергә мәҗбүр булуы турында сөйләде. Оныгы, махсус хәрби операция башлангач, мобилизация буенча хәрби хезмәткә алына. Бәрелешләр вакытында ул аягын югалта һәм Ростов госпиталенә эләгә.

Шушы көннәрдә Илдар туган йортына Яңа ел бәйрәменә кайткан. Аның таякка таянып кайтып килү күренешен социаль челтәрдә авыл төркемендә күрсәттеләр. «Безнең героебыз Яңа елны өендә, туганнары янында каршы алачак», – дип язганнар видеода. Бү күренешне караганда күңел тула.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100