Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Әби, бер аягымны тездән түбән югалттым» – Хәрби операция зонасында яраланган егет тарихы

Мамадыш районы Түбән Ушмы авылыннан махсус хәрби операциягә киткән Илдар Рәшитов каты яраланып госпитальдә ята. Оныгының ачы язмышы хакында әбисе «Интертат» хәбәрчесенә сөйләде.

news_top_970_100
«Әби, бер аягымны тездән түбән югалттым» – Хәрби операция зонасында яраланган егет тарихы
социаль челтәрләрдән

Кеше язмышлары бигрәкләр дә төрле... Кемнедер кавыштыра, берәүләрне адаштыра, берәү көчле җилдә үк бөгелсә, икенчеләре якыннарын югалтып, бер терәксез калган тормыш юлында да бирешми, нык атлап алга бара.

Мамадыш районы Түбән Ушмы авылында яшәүче Гүзәлия апа Рәшитова нәкъ менә шундыйлардан. Чит җирләрдә 30 ел гомер кичереп, бердәнбер баласын югалтып, оныгы белән бергә кире туган ягына кайтып төпләнергә мәҗбүр була.

Оныгым Игорь Киселев буларак язылган булса да, монда – авылга кайткач, мулла аңа Илдар дип исем кушты. Оныгым соңыннан минем фамилиямне алып, Илдар Рәшитов булып куйды, – дип сүз башлады Гүзәлия апа.

Кияүгә чыгып, Пермь якларына күченеп киттем. Анда Гремячинск шәһәрендә яшәдем, 13 ел шахтада эшләдем.

Пермь төбәгендә 30 ел яшәдек без. Аннары оныгым өчен кире туган авылыма күченеп кайттым. Шахталар ябылып бетте, тормыш та нык авырлашты. Бөтен киемнәрне, үзебезгә кирәкле әйберләрне төядем дә, чыгып киттек. Шушы бала кеше булсын дип киттем аннан. Мин анда да торган булыр идем.

Опекунлык алып, үзем үстердем. Авылга кайтканда, аңа 9 яшь иде. Кызым һәлак булды. Малай атасына кирәк булмады, икенче хатын янына чыгып китте. Бүгенге көндә без оныгым белән бер-беребезгә терәк тә, ярдәмче дә. Без аның белән икәү генә. Туганнарым бар инде, Аллага шөкер, алар да ташламыйлар, булышалар, – ди ул.

Гүзәлия апа оныгы белән 2005 елда Түбән Ушмы авылына күченеп кайтып төпләнә. Гүзәлия апаның ире икенче гаиләсе белән шул якларда яшәп кала.

Гүзәлия апа оныгы Илдар белән

Фото: © Гүзәлия Рәшитованың шәхси архивыннан

«Бөтен гомеремне оныгыма багышладым»

Кайткач та тормыш җиңел генә булмады. Авыл кешеләре башта әллә ничек карады. Авыр булды, шулай да әкренләп җайлашып киттек инде. Балакаемны беркайчан да янымнан җибәрмәдем, ташламадым. Башта авылда бер ел почтада эшләдем. Аннары, зыянлы хезмәттә эшләвем сәбәпле, 50 яшьтән пенсиягә чыктым. Бөтен гомеремне бала карауга багышладым. Мин аны кечкенәдән үзем карадым инде, – ди ул.

Илдар авылга кайткач, ярты ел эчендә татарчаны өйрәнә, авыл мәктәбенә укырга керә. Анысы да җиңел генә булмый. Гүзәлия апа бала белән авылга кайтып төшкәндә, аның опекунлык вазифалары булмый.

Яшәп китүе авыр булды. Мәктәпкә дә авырлык белән генә урнаштырдым, ул чакта әле опекунлыгым да юк иде. Без хәзер әти-әни нигезендә, төп йортта, энем белән торабыз. Аңа кадәр, Перьмнән кайткач, авылда берничә йорт алыштырырга туры килде. Аннары энем янына күчтек, – ди Гүзәлия апа ул чакларны искә алып.

Илдар мәктәптә укыганда шахмат, туризм түгәрәкләренә йөри, ярышларда катнаша, җиңүләр яулый. Мәчеткә йөреп догалар өйрәнә. Егет СПТУда механизация буенча белем ала, армия сафларында хезмәт итеп кайта. Махсус хәрби операциягә киткәнче Алабугада «Хаят» кәгазь заводында эшли.

Илдар армиядән кайткач, өйләнде. 3 ел тордылар, аның 4 яшь ярымлык кызы бар. Хатыны үзе китеп барды. Киленнең әниләре белән тордылар. Килен әнигә сугыш ветераны буларак бирелгән фатирга күченергә теләмәде.

Кызын бик яратабыз. Әтисе ялга кайткан арада да алып килә иде. Илдар баласын кулларыннан да төшерми. Кызының да, әтисе кайткач, әнисе янына кайтып та китәсе килми. Бала өчен үлеп тора инде әтисе.

Менә шундый инде аның язмышы. Украинага киткәнче, Түбән Камада укып йөри торган бер кыз белән аралашалар иде, менә, белмим, инде хәзер алга таба ничек булыр, – дип борчыла ул оныгы өчен.

Фото: © социаль челтәрләрдән

«Ул бит ятим бала»

2022 елның 24 сентябрендә егеткә повестка килә. Бүген Илдар Ростов госпиталендә ята.

Бик күп җирләргә йөрдем, хәрби прокурорларга да мөрәҗәгать итеп карадым, юк, калдырмадылар, җибәрделәр. Ул бит ятим бала. Аңа тиешле фатирын да бирмәделәр. Мин үлем китсәм, ул бит ялгызы гына кала, бер кешесе дә юк.

Сорадым, ялвардым, калдырмадылар. 1 ел махсус хәрби операциядә булган дәвердә 2 тапкыр ялга кайтып китте. 2 атна янымда тора да китә иде. Берни дә сөйләмәде ул миңа. «Әби, бернәрсә дә сорама, берни әйтмим», – ди торган иде. Ул шундый бала инде минем: сабыр, түзем, бервакытта да зарланмады. Кечкенә чагыннан шундый. Дөрес, тамагы ач булмады, өсте бөтен булды, шулай да бервакытта да артыгын сорамады. Тәртипле, бөтен кешеләргә дә ягымы, олыларны ихтирам итә белә ул.

Хәзер бик каты яраланып, госпитальдә ята. 17 октябрьдә миңа шалтыратып: «Без тегендә кереп киттек инде», – диде дә 4-5 көнгә югалып торды. Хәбәре бөтенләй булмады. Аннары кабат үзе шалтыратып: «Әби, мин госпитальдә ятам, бер дә кайгырма, мин исән, кыйпылчыклар гына эләкте», – диде, мине тынычландырырга тырышып.

2 көннән кабат сөйләштек. Шунда ул миңа: «Дөресен сөйлим, әби, синнән яшерә алмыйм. Уң аягымны тез астыннан югалттым», – диде. Задание үтәп кайтканда, снаряд җибәргәннәр. Йөгердем, ди. Окопка берничә адым гына килеп җитә алмаган балакаем. «Яттым, әби. Шунда ук аягыма килеп төшкәнен сиздем», – дип кенә әйтте. Аннары аны берничә сәгатьтән табып алып, беренче ярдәм күрсәткәннәр, машина белән Горловкага җибәргәннәр. Аннан вертолет белән Ростовка алып кайталар. Хәзер шунда госпитальдә дәвалана.

Өченче көн генә Фәнил исемле якташыбыз шунда гуманитар ярдәм илтеп кайтты, оныгым янына да кереп чыккан, бик күп әйберләр илткән. Авыл халкы да бик нык ярдәм итә, хәлемне беләләр. Бөтен кешегә дә бик рәхмәтле мин, – ди Гүзәлия апа, күз яшьләре аша.

Гүзәлия апа оныгын үзе барып күрә алмаган. 67 яшьлек әбинең оныгы өчен йөрәге янса да, анда кадәр барырлык сәламәтлеге юк. Гүзәлия апа сүзләренә караганда, Илдарның тәненә эләккән бик күп кыйпылчыкларны операция ясап җыеп алып бетергәннәр инде. Ул операцияне Горловкада ук ясыйлар.

Авыртса, сызланса да, хәзер бераз сөйләшә инде. Сул аягының яралары төзәлеп бара. Аягына тулысы белән эләккән, бик күп булган. Әле тора алмый, ятып кына тора. Үзе инде миңа: «Әби, хәлем алга таба, үзем борылып ятам, селкенәм инде», – дип сөйли. Яралары күп шул. Бераздан, алга таба дәвалану өчен, Мәскәү я Санкт-Петербургка җибәрергә тиешләр.

Артык бернәрсә дә сөйләми шул ул миңа. Борчыйсы килмидер инде. Хәлләрен сорасам да, «Аллаһының биргәненә шөкер, әби», – дип, мине дә юатмак була үзенчә», – дип сөйләде Гүзәлия апа.

Илдарга ярдәм итәргә теләгән кешеләр өчен мәгълүмат: 2202 2036 3733 2380 Сбербанк картасы номеры (Рәшитова Гүзәлия Давидовна).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100