Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби операциядә 28 егете булган авыл җирлегендәге концерттан: «Аларны вакыт сайлады»

news_top_970_100
Хәрби операциядә 28 егете булган авыл җирлегендәге концерттан: «Аларны вакыт сайлады»
Нурзадәнең шәхси архивыннан

Эстрада артистлары Арча районы Яңа Кенәр авылы мәдәният йортында хәйрия концерты куйды. Билет сатудан кергән акчалар махсус операциядә катнашучы егетләргә ярдәм буларак тапшырылачак. Концертның башлап йөрүчесе – Татарстанның атказанган артисты, шушы авыл кызы Нурзадә.

Бүгенге көндә махсус операциядә Яңа Кенәр авыл җирлегеннән 28 егет (контракт буенча хезмәт итүчеләрне дә кертеп) үзенең хәрби бурычын үти. Авыл җирлеге башлыгы Әгъзам Гайфуллин сүзләренчә, егетләргә шушы җирлектән генә дә 7 тапкыр гуманитар ярдәм җыеп илтелгән.

«Илебездә барган вазгыять һәммәбезне дә борчый, аның «җиле» күбебезгә килеп кагылды. Егетләребез махсус операциягә алыну белән үк, Яңа Кенәр халкы аларга бердәм рәвештә ярдәм итәргә алынды. 7 тапкыр гуманитар ярдәм илтеп тапшырдык. Инде бүген танылган артистларыбыз кайтып, хәйрия концерты оештыра. Бу – алар исеменнән шушы җирлектән киткән егетләргә аз булса да ярдәм булсын.

Эшләмәгән кешенең генә гаебе булмый, дигәндәй, бу эш белән шөгыльләнүчеләргә карата төрле сүзләр дә ишетелгәләгән. Минем, гуманитар ярдәм җыюны үз җилкәләренә алып, кеше сүзләренә дә карамыйча, егетләребезгә илтеп җиткергән кешеләргә зур рәхмәт җиткерәсем килә», – дип сөйләде ул.

Концертка махсус операциядәге егетләрнең әти-әниләре, туганнары чакырылган. Яраланып, вакытлыча ялда булган хәрби дә килгән.

Концертны алып барган Ядкәр Хәбибуллин махсус операциядәге егетләрнең әти-әниләре, якыннарына, ышанычларын югалтмаска, депрессиягә бирелмәскә кирәк, дигән фикер әйтә.

«Уллары, ирләре махсус операциягә киткән гаиләләр белән аралашканым бар. Аларның иң беренче соравы менә шундый: «Нигә безнеке, нигә минем улым, башкаларныкы түгел?» Мин мондый очракта нәрсә дип җавап бирергә дә белмим… Әфган сугышы вакытында «безне вакыт сайлады» дигән сүз чыккан иде. Мин егетләрнең якыннарына да шул сүзләрне әйтәм – аларны вакыт сайлады...

Аннан, «шундый вакытта концерт куясыз» дип, артистларны тәнкыйтьләүчеләр күп. Мин моның белән дә бер дә килешмим. Әйдәгез, алайса, карадан киенеп, җиргә карап, кайгырып кына йөрик. Бу бит – ышанычны югалту, депрессия дигән сүз. Галимнәр, кешелекнең бетүенә депрессия сәбәпле булырга мөмкин, дип әйтә. Безнең егетләребез исән-сау, җиңеп кайтыр, дигән зур өмет белән яшик, дуслар», – диде ул.

Концертта Нурзадә, Гүзәл Идрисова, Илназ Бах, Гөлүсә Ахунова, Алсу – Азат Фазлыевлар, Илшат Вәлиев, Лилия Хәмитова, Винарис, Динә – Рафаэль Латыйповлар, ИлСаф, Гөлдания Хәйруллина, Эльвира Хамматовалар чыгыш ясаган.

Әлеге саваплы эшне башлап йөрүче Нурзадә «Интертат»ка залның тулы булуын, ә концертның искиткеч җиңел узуын әйтеп үтте.

«Шулхәтле кызу көн булуга карамастан, бер генә «эх» дип әйткән кеше дә булмады. Чыгып та йөрмәделәр, авылдашларым искиткеч тәртипле карады. Концерт та майлагандай җайлы барды. Икешәр җыр башкардык, артистлар да, тамашачы да арымады», – дип сөйләде ул.

Нурзадә «Интертат» хәбәрчесенә оештыру эшләренең ничек баруын да сөйләп алды.

«Авылга кайткач, миңа әлеге идеяне авылдашым Вәгыйзә апа тәкъдим итте. Мин дә хуплап алдым. Берничә атна эчендә генә планлаштырып эшләнгән эш булды бу. Рәхмәт яусын, иҗатташ дусларым берсе дә сүземне кире какмады. Якташым Илназ Бах, Азат Фазлыев, Динә апа Латыйповалар белән гел аралашып торабыз. Лилия Хәмитова, Ядкәр абый – үзебезнекеләр инде алар. Гомумән, мин бу концертка күбрәк үзем тыгыз элемтәдә торган җырчыларны чакырырга тырыштым. Илсаф, Гөлдания апа Хәйруллина, Эльвира Хамматовалар бер генә хәйрия концертын да калдырмаска тырыша. Винарис – үзе бер бәйрәм инде ул. Илфат Шәехов белән дә бик еш эшлим. Берсе дә каршы килмәде.

Мәдәният йортыбыз мөдире Гөлнурга шалтыратып әйттем дә, тиз генә оештырып та куйдык. Һәр кешенең үз эше, үз проблемасы булган заманда бер генә «юк» дип әйткән кеше дә булмады. Вәгыйзә апа җитәкчелегендә кызлар без кайтуга салатлар ясап, бәлешләр салып торганнар. Авыл җирлеге башлыгы Әгъзам абый артистларны алып кайтырга районнан автобус белешкән. Менә шулай барыбызның да тырышлыгы белән туган авылымда бик матур концерт куеп килдек. Инде бу акчаларның егетләребезгә азмы-күпме файдасы булып, исән-сау әйләнеп кайтуларын теләп калабыз», – диде җырчы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100