Хәрби операция җире кавыштырган пар – Илсаф белән Әминәнең мәхәббәт тарихы
«Интертат» Балтач районының Көшкәтбаш авылы егете, хәрби Илсаф Нуриев һәм Донецк өлкәсе Снежное шәһәрендә яшәүче фельдшер Әминә Әмирханованың мәхәббәт тарихын бәян итә.
Үзебезгә тиң парны кайчан, кайда очратачагыбызны беребез дә белмибез. Аллаһы Тәгалә ничек насыйп итә бит. Кемнеңдер янәшәсендә генә үскән балачак дусты, күршесе булып чыга ул, ә кемгәдер парын табу өчен чит-ят җирләргә чыгып китәргә туры килә. Гомерен хәрби хезмәткә багышларга уйлаган Балтач районы Көшкәтбаш авылы егете Илсаф Нуриевны да мәхәббәте, гомерлек яр итеп сайлаячак Әминәсе Донецк якларында көткән икән. Өстәвенә, яшьләр танышсын өчен, аларның яшәү урыннары белән алышынып, Әминәнең – Казанга, ә Илсафның хәрби хезмәткә Донецкига китүе кирәк булган. Октябрь башында мөнәсәбәтләрен никах җепләре белән бәйләгән яшь пар иртәгә Снежное шәһәрендә туй итәчәк.
Илсаф бу арада көне-төне хәрби хезмәттә, үзе әйтмешли, «кәләшен күрергә дә вакыты юк». Яшьләрнең икесе бергә вакытын туры китереп булмады, шуңа күрә һәрберсе белән аерым-аерым аралаштык.
Илсаф: «Хәрби һөнәрен сайлап, әтинең чынга ашмый калган хыялын чынга ашырдым, дисәм дә була»
Илсаф, иң беренче чиратта үзең белән таныштырсаң иде. Ни өчен хәрби булырга уйладың?
Нәселебездә хәрбиләр бар. Минем әтинең төпчек энекәше – хәрби кеше, 3 ел Чечняда хезмәт итте, аннары гомерен милиция, ОМОНда эшләүгә багышлады. Хәзер инде лаеклы ялда. Әтием дә хәрби очучылар әзерли торган училищега укырга кергән булган, әмма, кайбер сәбәпләр аркасында укуын ташлап, авылга кайткан. Мин әтинең чынга ашмый калган хыялын чынга ашырдым дисәм дә була инде.
Мин кечкенәдән спорт белән дус. Яшьтән ныгытып, профессиональ рәвештә көрәш белән шөгылләндем. Шактый куркыныч спорт төре булуга карамастан, көрәшне җаным-тәнем белән яратам. Хәзер дә көрәшү мөмкинлеге чыга калса, кулдан ычкындырмыйм. Интернет аша көрәш дөньясын күзәтеп торам, батырларны, кайсы районда көчле яшьләр үсеп килгәнне беләм. Шулай ук мин – элекке хоккейчы. «Иң яхшы капкачы» дигән бик күп мактау грамоталарым, медальләрем бар. Шулай ук мәктәптә укыганда кул көрәше белән дә шөгыльләндем, баскетбол, волейбол да читтә калмады.
Балтачта һәр елны 2 август көнне Һава десанты гаскәрләре көнен бәйрәм итәләр, аларга карап та минем десантчы буласым килде. Шушы уй белән янып йөри башладым да, үз алдыма Рязаньдагы десантчылар әзерли торган училищега укырга керү максатын куйдым.
Казандагы хәрби-спорт аэродромыннан килгән инструктор Норма авылы мәктәбендә парапланетаризм буенча укулар оештыра иде. Әти мине һәр ял көнендә Норма мәктәбенә укырга йөртте. Теориясен дә өйрәндек, парапланда да очтык. Парашют белән эш итәргә өйрәнгәннән соң, Коркачыкка барып, 3 тапкыр парашюттан сикердем. Парашют спорты буенча 3нче разрядым бар. Бу түгәрәктә шөгыльләнүләрем миңа алга таба бик нык булышлык итте. Аллаһы Тәгалә үзе юл ачты, дип уйладым хәтта ул вакытта.
Укырга керүе дә җиңелләрдән булмады. Көрәшче булганга, борын сөягемнең туры булмаганлыгы ачыкланды. «Син не годен», – диделәр. Ләкин укырга керү теләге шулхәтле көчле иде – абыйның борынын рентгенга төшереп, шул снимок белән барырга, кыскасы, күпмедер хәйләләргә дә туры килде. Бик күп медицина тикшеренүләре узып, документлар тапшырдык.
Күңелемне төшереп, «синнән булмый» дип торучылар да очрады. Военкоматта эшләүче берәү: «Анда спорт мастерлары гына керә, сине алмыйлар», – диде. Ләкин мин бирешмәдем. Аллаһка шөкер, кердем дә уңышлы гына тәмамладым Рязань десантчылар әзерләү училищесын. Беренче тапкыр хәрби формалар киеп, горурланып өйгә кайтуым бик нык исемдә калган. Мин – Балтачтан бу уку йортына кергән беренче кеше. Миннән соң менә туган энекәшем керде, бик яхшы гына укып йөри.
Укуы җиңел булмагандыр.
Укулар бик авыр иде. Бик көчле физик әзерлек кирәк, бөтен игътибарны укуга бирәсең. Ташлыйсы килгән вакытлар да булмады түгел. Тик үземне кулга алып, тагын алга атлый идем. Мәктәптәге хоккей белән шөгыльләнүләрнең Рязаньда да кирәге чыкты. Мин училищеның җыелма командасында уйный башладым. Менә шул вакытта тормыш шактый үзгәреп китте, укуы да җиңелләште.
Укуны тәмамлагач, бүленеш буенча Казанда кайттым, хәрби автоинспекциядә хезмәт иттем. Һөнәремне яратам. Хезмәт итү бик күп кешеләр белән таныштыра. Даими командировкаларга йөрисең, бик күп шәһәрләрдә булырга туры килде. Мәскәүдә «Армия России» ярышларында, төрле хәрби һөнәри җыеннарда чыгыш ясадык, «Танк биатлоны»нда катнаштык.
Махсус операция башлану хәбәрен ничек кабул иттең?
Махсус операция башланганда, Смоленскида командировкада идек. «Өйрәнүләргә барасыз» дип кенә әйтсәләр дә, нәрсәдер булачагын фаразладык инде без. Тик махсус операция башланыр, дигән уйлар юк иде.
Февраль башында Смоленскидан бөтен хәрби машиналарны Брянскига куа башладылар. Без аларны озатып йөрдек. Озатулар һәрвакытта да төнлә башкарыла иде. Махсус операция башлануын да шул машиналарны озатканда ишеттек. Аптырашта калдык, берни аңламадык, борчылу хисләре биләп алды. Аннан килештем инде, ничек булырга тиеш, шулай булачак, дип кабул иттем.
Смоленскидан безне Брянскига күчерделәр. Апрельгә кадәр анда хезмәт иттем. Туган якларга кайтканнан соң, 2023 елның гыйнварында, Донецкига китәргә, дигән телеграмма килде. Луганск, Донецк өлкәләрендә булдык. Озак та үтмәде, монда калырга теләк белдереп рапорт яздым, мине яңа вазифага билгеләделәр.
Син чагыштырмача тыныч урында хезмәт итәсең дип аңлыйм.
Әлегәчә ут эченә үк керергә туры килгәне юк, тыныч урында тәртип сагында торабыз.
«Әминәнең инсафлы булуы, динне хөрмәт итүе күңелемә ятты»
Тормыш иптәшең белән мәхәббәт тарихыгыз бик матур икән. Шул турыда сөйлә әле, Илсаф.
Әминә белән танышуыбыз гаҗәеп булды. Донецкига килгәч, берничә шәһәрне алыштырдык. Снежноедагы яши торган урыныбызда уңайлы шартлар юк иде. Хәтта душ кереп чыгар, киемнәрне юар урын да булмады. Җирле халык белән бик әйбәт аралаша идек. Төзелештә эшләүче бер абый белән танышып киттек. «Синең сөйләмең чиста түгел, син каян?» – ди. «Татарстаннан», – дим. «Минем теща да Казаннан бит», – ди. Татар абзые булып чыкты, бик тиз дуслаштык. Аннан ул мине өйләренә кунакка чакырды, гаиләсе белән таныштырды. Тәмле өй ризыклары белән сыйлап, кунак иттеләр. Сөйләшә торгач: «Безнең бер туганыбыз Казанга күченде, Әминә исемле», – дип, миңа бер кыз фотосын да күрсәттеләр.
Әминәне фотода күрүгә үк ошаттым, күңелгә кереп утырды. Казанга 2 атналык ялга кайткач, Әминәгә смс яздым. Чәчәк бәйләме белән каршы алдым, таныштык. Әминә бик аралашучан кыз булып чыкты. Ул көнне без иртәнгә кадәр сөйләшеп утырдык, таң атканын да сизми калганбыз. Мин ялда вакытта көн дә диярлек очрашып тордык.
Тәкъдим ясавың ничегрәк булды?
Май бәйрәмнәрендә чираттагы ялга Казанга кайттым. Шул вакытта Әминә белән тагын да якынайдык, арабызда мәхәббәт уты кабынып килгәнен аңладым инде мин. «Булды, Илсаф, сиңа өйләнергә вакыт», – дидем үз-үземә. Җәй башында Әминә Донецкига, иптәш кызының туена кайтты да яңадан Казанга китмәде инде. Десантниклар көнендә мин аңа Донецкиның иң матур урынында тәкъдим ясадым. Шулай итеп, 2 август икеләтә бәйрәм хәзер минем өченм һөнәри бәйрәмем һәм хатынымның үземә кияүгә чыгарга ризалыгын алган көн.
Әминәгә тәкъдим ясар алдыннан, әтисе белән сөйләштем. «Без риза, Илсаф, Әминә үзе нәрсә әйтер», – дип, хәер-фатихасын бирде.
Әминә сине кайсы сыйфатлары белән җәлеп итте?
Әминәнең әтисе дин юлында. Минем өчен кыз баланың дини гаиләдән булуы, үзенең дә Аллаһы Тәгаләгә ышанып яшәве бик мөһим. Үземнең бертуган абыем белән хатыны да намазда. 3 яшьлек кызларына хәтле сүрәләр белә. Әминәнең дә менә шундый инсафлы булуы, динне хөрмәт итүе күңелемә ятты. Чөнки соңгы елларда үзем дә исламга якыная башладым.
Аннан Әминә бик тырыш, батыр, бернәрсәдән куркып тормый. Махсус операция башлангач та бик күп кешеләрне үлемнән коткарып калган ул, ут астында да эшләгән, кыскасы, миннән дә күбрәк күргән.
Үзенең батырлыгы, тырышлыгы һәм гадилеге белән яулады ул минем йөрәгемне.
Әминә беркайчан да артыгын узынмый. Кайбер кызларга тегесе кирәк, монысы кирәк. Ә ул, Донецкида яшәп, гади генә нәрсәләрнең дә кадерен һәм кыйммәтен белергә өйрәнгән. Мәсәлән, гади генә мисал, Донецкида көндез су булмый. Суны кешеләр төнлә генә җыя. Без суның кадерен беләбезме?
Әти-әниләрегез белән танышу ничегрәк узды?
Әминә минем аркылы әти-әнисенә бүләкләр биреп җибәргән иде. Булачак әби-бабай белән шуларны тапшырганда таныштым. Алар ул вакытта ук «бу безнең кияү булыр ахрысы» дип калганнар икән. Шундый җылы каршыладылар, ашаттылар-эчерттеләр. Ашарга яратам инде мин, шуңа сүз гел ашау темасын борыла (көлә). Үзем дә казанда төрле ризыклар пешерергә, ит кыздырырга, салатлар ясарга яратам. Десантчы булмасам, һичшиксез, пешекче булып киткән булыр идем.
Әминә исә минем әти-әниләр белән никах алдыннан гына танышты. Аңа кадәр видеоэлемтә аша гына сөйләшкәне бар иде.
7 октябрь көнне Балтачта зурлап никах мәҗлесе уздырдык. Никахны Әбри Хәбриев алып барды, бик күңелле узды мәҗлесебез. Әминәнең әти-әнисе, әбисе дә бәйрәмебезгә кайта алды. Иртәгә, Аллаһы боерса, Донецкида зурлап туй үткәрәбез. Чөнки Әминәнең бөтен якыннары монда. Мин дә үземнең командирны, хезмәттәшләремне, дусларымны чакырдым. Әти-әнием, әтинең бертуган энесе Илшат абый белән аның хатыны Айсылу апа да туйга килә.
Донецкида туйлар уздыру куркыныч түгелме?
Туй шәһәрдән 50 чакрым тирәсе читтә була. Чөнки шәһәрнең үзендә даими бомбалар төшеп тора.
Әти-әни, туганнарым өчен бераз кайгырып торам. Ләкин әти – бик җаваплы, ничә еллар руль артында йөргән, төрле шәһәрләрне гизгән кеше. Тынычрак юллар аша, исән-сау алып килеп җиткерер барысын да, иншәаллаһ. Ә чиктә инде мин аларны үзем каршы алачакмын.
Туй алдыннан борчылу хисләре бармы?
Бар инде, беренче тапкыр өйләнәм бит (көлә). Әти-әниләрнең йөзенә кызыллык китермичә, яхшы ир була алырмынмы, үз вазифаларымны 100 процентка башкарып чыга алырмынмы икән, дип тә уйландыра. Аллаһы Тәгалә сабырлык, зиһен, көч бирсен инде.
Әминә: «Ирем артыннан җир читенә барырга да ризамын»
Әминә, үзегез турында сөйләгез әле.
Мин Донецк өлкәсенең Снежное шәһәрендә дөньяга килгәнмен. Ашыгыч ярдәм фельдшеры белгечлеге буенча Донецк Милли дәүләт медицина университетын тәмамладым. Ничек кенә баналь яңгырамасын, әмма минем кечкенәдән кешеләргә ярдәм итү теләгем бар иде. Мин укуны тәмамлаган елны махсус операция башланды, һәм мин, чын мәгънәсендә, үземнең төп бурычымны үтәүгә керештем. Минага эләгеп яраланган балаларга, көне-төне барган атышлардан зыян күргән җирле халыкка ярдәм күрсәтергә туры килә иде. Бу хәлләр безнең якларда хәзер дә дәвам итә әле. Үземнең дә берничә тапкыр ут астында калганым булды.
Әти-әнием, минем тынычрак урында эшләвем һәм яшәвемне теләделәр һәм Казанга күченергә тәкъдим иттеләр. Минем әби-бабайларым тумышлары белән Чүпләре районыннан. Казанда бик күп туганнарыбыз яши. Алар махсус операция башлангач та, безнең өчен бик борчылып, гел үзләре янына чакыралар иде. Мин тәвәккәлләдем.
Һәм… юкка гына күченмәгәнсең.
Әйе, бик кызык кына килеп чыкты инде. Үземнең туган якларымда командировкада булган насыйп ярымны Казанга кайтып кына таптым (көлә).
Казанга мин 2023 елның февралендә кайттым. Яз көне социаль челтәрләрдә бер таныш түгел егеттән смс килеп төште. Мине ошатуы, танышасы килүе хакында матур итеп язган. Минем сәхифәмдә Казанда яшәвем турында берни әйтелмәгән иде. Ә бу егетнең аккаунтында «Казаннан» дип язылган. Аңлап бетермәдем, «бик сәер» дип кенә уйладым да, смсны җавапсыз калдырдым. Берничә атна узгач, бу миңа Донецкидагы туганнарым белән төшкән фото юллый. Миңа алардан сәлам тапшыра, сәламәтлегем белән кызыксына. «Сиңа күчтәнәчләр җибәргәннәр иде» сылтавы белән, очрашуга чакыра. Кызык булып китте дә, ризалаштым. Беренче очрашуыбыз ук бик җылы, хисле булды. Шунда ук рухи яктан миңа бик якын кеше икәнлеге тоела иде Илсафның. Өстәвенә, Илсаф беренче очрашуга чын джентельменнарча ап-ак күлмәктән, бер кочак ак розалар күтәреп килде (көлә).
Димәк, шунда ук гашыйк итте инде үзенә?
Юк, башта аңа карата хисләрем булмады, бары тик кызыксыну гына. Хәрби булгач, Илсаф Россиянең күп шәһәрләрендә булган. Күп белә, мавыктыргыч вакыйгалар турында сөйли, һәрнәрсәгә карата үз фикере бар.
Аннан, танышуыбызның беренче мизгелләреннән үк, Илсафның кайгыртучанлык күрсәтүе бик ошады миңа. Ниндидер мөнәсәбәтләр кору планнарымда юк иде. Әмма әти-әниләре Илсафны шундый яхшы, кайгыртучан, ярата һәм терәк була белерлек егет итеп тәрбияләгән. Мин кайсыдыр моментта ир-атта нәкъ менә шушы сыйфатлар булу мөһим икәнлеген аңладым.
Кияүгә чыкканда йөрәккә генә ышанырга кирәкме? Әллә инде акыл беренче урында булырга тиешме?
Ир-атны акыл белән сайларга кирәк, дигән фикердә мин. Чөнки хисләр алмашына алар. Акыл белән сайлаганда, күбесенчә, булачак тормыш иптәшеңнең җаваплылык хисенә игътибар бирәсең. Минем өчен Илсафның тормыш позициясе, аның дингә карата мөнәсәбәте мөһим иде.
Хәрбигә кияүгә чыгачагыгызны әти-әниләрегез ничек кабул итте? Гел яшәү урыны алыштырырга кирәк булачак, авыр язмыш сайлыйсың, дип әйтмәделәрме?
Әти-әниләрем Илсафка карата бик яхшы мөнәсәбәттә. Никах укытырга уйлавыбызны әйткәч, бик сөенделәр. Мин бу кеше артыннан җир читенә дә китәчәкмен. Үземнең язмышымны хәрби кеше белән бәйләвемне, даими күченеп йөрүләр, борчылулар булачагын да, көтәргә туры киләчәген дә аңлыйм. Әмма мин моңа әзер. Илсафны Россиянең төньягына җибәрәсәләр дә, Донецкига алгы сызыкка бар, дисәләр дә, мин аның янәшәсендә булачакмын.
Татарча беләсезме, Әминә? Гомумән, чит җирләрдә татар булып яшәү авырмы?
Кызганыч, мин үзем татарча аңласам да, начар сөйләшәм. Әти-әнием татарча сөйләшә. Донбасста татарлар бик күп, үзара аралашып яшибез. Барлык гореф-гадәтләребезне беләбез, аларны үтәргә тырышабыз. Хәзер Илсаф белән бергә булгач, мин дә татарча камил сөйләшергә өйрәнермен дип ышанам.
Яшьләр иртәгә гомер язының иң матур бәйрәме – туй мәҗлесләрен уздырачак. Әлегә яшь пар Cнежное шәһәрендә яшәячәк. Илсаф – хәрби хезмәтен дәвам итәргә, ә Әминә элекке игелекле һөнәренә әйләнеп кайтырга җыена.
Илсаф белән Әминәгә бәхет телибез. Мәхәббәтегез гомерлек булсын!