Күптән түгел генә «Интертат» Балтач районының Көшкәтбаш авылы егете, хәрби Илсаф Нуриев һәм Донецк өлкәсе Снежное шәһәрендә яшәүче фельдшер Әминә Әмирханованың танышу һәм кавышу тарихын язган иде.
Махсус хәрби операция башлангач, Илсаф Донецк өлкәсенә хәрби хезмәткә җибәрелә. Ә гомер буе Донецкта яшәгән Әминә исә, нәкъ шул вакытта Казанга күченә. Әминәнең апа-абыйлары Илсафка туганнарының хәзер Казанда яшәвен сөйләп, фотосын күрсәтәләр. Әминәне бер күрүдә ошаткан Илсаф, Казанга кыска вакытлы ялга кайту белән үк аны очрашуга чакыра. Араларында мәхәббәт җепләре сузылган яшьләр берничә айдан Балтачта никах укыталар. Ә туйны Илсаф белән Әминә Донецкида уздырган. Бу хакта алар «Интертат»ка үзләре хәбәр итте.
«Минем якыннарым һәм Илсафның хезмәттәш дуслары Донецкида яшәгәнгә, туйны шунда үткәрергә карар кылдык.. Татарстаннан Илсафның әти-әнисе һәм туганнары килде. Туйны зурлап, бик күңелле итеп уздырдык. Минем дусларым татар туйларының күчтәнәчләренә шаккаттылар. Чәк-чәк, каклаган каз бик ошады.
Илсафның туган абыйсы «Чабата биюе» белән барысын да таң калдырды. Шулай ук Илсаф – әнисе белән, ә мин кайнатам белән салмак бию биедек. Бу – безнең якларда уза торган туйларның үзенчәлеге», – диде Әминә.
Әминә белән Илсафка гомерлек мәхәббәт телибез!