Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби контрактчы шәфкать туташы Алинә: «Канның исе авыр. Тик, ияләшәсең икән»

Алинә Гобәйдуллина – 2021 елда хәрби контракт төзегән шәфкать туташы. Ул бүгенге көндә Россия – Украина чигендәге бер хәрби госпитальдә (шәһәрен күрсәтмәвемне сорады) эшли. Алинә «Интертат»ка хәрби госпитальдә эшләүнең кыен яклары, солдатларның шәфкать туташларына «әни» дип эндәшүе һәм башкалар хакында сөйләде.

news_top_970_100
Хәрби контрактчы шәфкать туташы Алинә: «Канның исе авыр. Тик, ияләшәсең икән»
Алинә Гобәйдуллинаның шәхси архивыннан

«Әнине алдадым»

Алинә – авылдашым, аны кечкенә чагыннан беләм. Озын чәчле, зифа буйлы, сыйныфларындагы иң чибәр кызларның берсе булган Алинә турында «модель булыр бу» дип тә сөйләшә идек. Ә ул, киләчәген бөтенләй башка – кеше гомерләре өчен көрәшә торган һөнәр белән бәйләде.

Дөресен әйткәндә, үзем дә, берәр кайчан медицина юнәлешендә эшләрмен, дип башыма да китереп карамаган идем. Хайваннар яратканга, ветеринар булырмын, мөгаен, дип йөрдем. 9нчы сыйныфны тәмамлаганда гына башыма медицинаны сайлау уе керде. Моңа бертуган апамның шәфкать туташы булып эшләве дә этәргеч булды, – ди ул.

Казан медицина көллиятенә укырга кергән авыл кызына баштарак зур Казанга ияләшүе җиңелләрдән булмый. Аның өстенә Алинәгә авылдан чыгып киткән елны зур тетрәнү кичерергә дә туры килә – кисәк кенә әтисе вафат була.

Укып бетергәч исә табибларның, пациентларның яшь белгечләргә ышанып бетмәүләре күңелен төшерә. Шулай да Алинә бирешми, һөнәренә тугры кала. «Шәфкать туташының эше көчсез, куркак кешеләр өчен түгел. Эмоцияләргә бирелергә һич кенә дә ярамый безгә», – ди ул.

Башта 5 ел республика клиник хастаханәсендә шәфкать туташы булып эшли. Ә инде, үз сүзләре белән әйткәндә «армиягә китүе» болайрак була.

Яшь чак бит. Гел бер урында эшләү, бертөрлелек азрак ялыктыра башлады. Укыган вакытта безгә хәрби медиклар турында бик мавыктыргыч итеп сөйләгәннәр иде. Эшкә чакырган плакатлар да гел күзгә чалынып торды. Хәрби эш турында шалтыратып белештем дә ярты ел уйладым. Тәвәккәлләп карарга булдым. 2021 елның җәендә, Аллаһка тапшырып, хәрби комиссариатка барып, контракт төзедем. Инде 2 елдан артык медицина отрядында хезмәт итәм», – ди Алинә.

Хәрби юлдан китүе хакында ул баштарак якыннарына әйтмичә торырга була. «Әнине гел: «Урта белемем дә, югары белемем дә бар, (Алинә читтән торып Казан аграр университетын дә тәмамлаган) армиягә барасым гына калды инде», – дип шаярта идем. Әни: «Юләрләнмә», – дип, көлеп кенә карады. Шуңа да контракт төзегәч, борчылыр дип куркып, әнигә «командировкага җибәрәләр» дип кенә алдадым. Ковид чорлары иде ул. «Башка төбәктәге коронавирус белән авыручыларны дәвалаячакбыз», – дидем. «Нишләп шулай еракка җибәрәләр соң?» – дип кызыксынды инде. «Кеше җитми бит, әни», – дидем.

Ләкин әни барысын да аңлаган булып чыкты. 1 елдан җәйге ялга кайткач : «Мин барысын да беләм, кызым», – дип аптырашта калдырды.

Фото: © Алинә Гобәйдуллинаның шәхси архивыннан

«Һөҗүмнәр, нигәдер, бәйрәм вакытларында аеруча күп була кебек»

Алинә эшли торган госпиталь бары тик хәрбиләр өчен генә.

Махсус операция башланганчы да хәрбиләр, аларның якын туганнарына ярдәм күрсәтә идек. Узган ел (махсус операция башлагач) пациентлар саны бермә-бер артты. Хәрби операциядә яраланган солдатларны монда җибәрәләр. Хәрби зонада беренче ярдәм күрсәтелгәннән соң, аларның барысы да диярлек безнең хастаханәгә килеп эләгә. Хастаханә хәрбиләр өчен генә булса да, башкаларны да кире бормыйбыз. Ашыгыч рәвештә ярдәм кирәк булганда, шәһәр халкына да булышабыз. Мөрәҗәгать итүчеләргә «юк» димибез.

Миңа, шәхсән, күбрәк реанимация бүлегендә эшләргә туры килә. Иң авыр хәлдәгеләр ята инде бездә. Трубка астындагылар, сөйләшмәүчеләр… Башка хастаханәләрдәге шәфкать туташлары кебек үк эшләр башкарабыз. Уколлар ясыйбыз, бәйләгечләрне алмаштырабыз, – дип аңлата Алинә.

Алинә кебек контракт буенча хезмәт итүче шәфкать туташларының күбесе – яшьләр, гаилә корырга өлгермәгән кызлар.

Монда эшләргә теләүчеләр аз түгел, яшьләр гел килеп тора. Шуңа да карамастан, хезмәткәрләр җитеп бетми. Көнаралаш эшләргә тиеш булсак та, көн саен эшләргә туры килгән вакытлар да була. Бәйрәм, ял көннәрен борчылып көтеп торабыз. Махсус операциядә һөҗүмнәр, нигәдер, бәйрәм вакытларында аеруча күп буладыр кебек миңа. Мәсәлән, узган Яңа елда операцияләребез иртәнге 9да гына бетте. 24 сәгатьтән артык 14-15 яралыга рәттән операция ясадык.

Ул 8 Март, 9 Май бәйрәмнәре вакытындагы яралылар санын күрсәгез….

Дөресен әйтим, мин монда килгәндә, бу кадәр күп һәм авыр хәлдәге яралыларны дәваларга әзер түгел идем. Бик кыенга туры килде. Моның без кинолардан карап белгән сугыш түгел икәнлеген пациентларны күргәч аңлыйсың. Аяк-куллары сынып беткән, ачык яралы солдатлар күп килә. Бик күп кан күрәбез.

Канның исе авыр, беләсездер. Тик, тора-бара, аңа да ияләшәсең икән.

Мәхәббәт җепләре

Нинди генә хәрбиләрне күрергә туры килми. Кичә генә сәламәт булган яп-яшь егетләр бүген инде аяк-кулсыз калган, гәүдәләренең кайсыдыр өлешләре хәрәкәтләнми. Аларга күпмедер дәрәҗәдә психолог кебек тә ярдәм итәргә туры килә. Яшиселәре килми, ачуларын тирә-юнендәге кешеләрдән алырга тырышалар. Безгә дә агрессив рәвештә әйтелгән тупас сүзләр тыңларга туры килә. Араларында хәле хәл булуга карамастан шаяртырга тырышкан, яшәүгә өметен югалтмаган егетләр дә күп. «Менә бер аяк белән дә йөреп маташам бит әле», – дип сөенгән кешеләрне күреп тә йөрәк кысылып куя, – ди ул.

Алинә бер пациентын аеруча нык исендә калдырган.

Баш миенә мина кыйпылчыгы тиеп, бер аягы белән кулы хәрәкәтләнми торган егет дәваланды бездә. Аны аеруча нык кызганган идем… Баштарак ул да үзен дорфа тотты. Ләкин ялгышын аңлап, шунда ук гафу үтенә иде. Соңыннан аны башка хастаханәгә күчерделәр. Бездә пациентлар озак тормый, аларны Мәскәү яки Санкт-Петербургтагы хастаханәләргә күчерәләр», – ди Алинә.

Алинә әйтүенчә, биредә егетләргә иң зур терәк һәм алга таба яшәргә көч бирүчеләр – гаиләләре, якыннары. Бар кешегә дә гаилә җылысы кирәк шул инде.

«Сезгә килеп эләккән яшь егетләр белән шәфкать туташлары арасында мәхәббәт җепләре сузылмыймы?» – дип тә кызыксындым әңгәмәдәшемнән.

Алинә андый очракларны искә төшерә алмады. Күпчелек солдатларның үзләренә хөрмәт белән карауларын әйтте. Ә менә араларында ак халатлы кызларга «әни» дип эндәшүчеләре дә бар икән.

Йокы аралаш саташып та, болай да «әни» дип әйтүчеләре була. 18-20 яшьлек егетләр алар. Үзләре дә балалар гына бит, – ди ул.

Югалтуларсыз да булмый, әлбәттә. Реанимациягә кергән егетләр арасында бу тормышка кире әйләнеп кайта алмаучылар да бар.

«Алинә, махсус операция зонасына җибәрүләре дә ихтимал бит инде сезне. Син моңа әзерме?» – дип бирәм соңгы соравымны әңгәмәдәшемә.

Әйе, мин әзер. Май аенда махсус операциядә 2 атна булып кайттым инде. Нәрсә әйтим, шундый ук эш инде анда да. Бары тик яралылар саны гына бермә-бер күбрәк, анда берни турында уйларга да вакыт юк. Кыр госпиталендәге бер анестезистны ял иттерү өчен бардым. Еракта булса да шартлау тавышлары ишетелеп тору, җимерелгән йортлар күрү бик нык тәэсир итте. Беренче төнне, хәтта, йоклый да алмаганым исемдә. Икенче көнне исә шул дәрәҗәдә арылды ки, йоклап киткәнемне сизми дә калганмын, – дип сөйләде Алинә.

Контракты тәмамлангач, алга таба да озынайтырмы – анысын Алинә төгәл әйтә алмады.

Эшемне яратам, егетләргә ярдәм итү теләгем зур. Әмма гаиләм, әни, апалар янәшәсендә дә буласым килә. Үз телемдә сөйләшүне, туган якларыбызны өзелеп сагынам. Алдагысын күз күрер, – диде ул.

Комментарийлар (3)
Калган символлар:
  • 20 октябрь 2023
    Исемсез
    Исэн сау йор туган илгэ туган йортына туганарын янына исэн имин кайтырга язсын сина алинэкэйебез🙏
  • 25 август 2023
    Исемсез
    Батыр кыз Алинэ,исэн-имин хезмэтенне тогэллэп туган якларга кайтырга насыйп булсын.
  • 23 август 2023
    Исемсез
    Унышлар сина, авылдашыбыз Алинэ! Исэн-сау эйлэнеп кайтырга язсын, хэр-барчагызга🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100