Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәрби фетнә омтылышы: онлайн трансляция

Рәсми мәгълүмат чараларында чыккан хәбәрләр - онлайн режимда.

news_top_970_100
Хәрби фетнә омтылышы: онлайн трансляция
"Российская газета", Дондагы Ростов шәһәрендә төшерелгән фото

«Вагнер» гаскәрләре кире борылып кайтып китә, дип хәбәр итте Евгений Пригожин.

20.12 Лукашенко тәкъдиме буенча, Пригожин Россиядә «Вагнер»ның хәрәкәтен туктату турында килешкән.

Белоруссия президенты матбугат хезмәте хәбәр итә:

Владимир Путин «Вагнер» компаниясенә кагылышлы яңалыкны Беларусь президенты Лукашенкога җиткергән. Лукашенко, үз каналлары буенча, Евгений Пригожин белән элемтәгә керә, сөйләшү көн буе бара. Нәтиҗәдә, Россия территориясендә кан коюны булдырмау турында килешәләр.

Хәзерге вакытта ике якка да кулай һәм «Вагнер» өчен гарантия бирә торган килешү бар.

Телеграм-каналлар «Вагнер» хәрбиләре Мәскәүгә килүдән туктады дип яза. 

18.21 Террорга каршы режим игълан ителгән урыннарда Интернет булмаска мөмкин. Бу – Мәскәү, Мәскәү өлкәсе, Воронеж өлкәсе.

18.11 Россия Иминлек советы рәисе урынбасары Дмитрий Медведев чыгышы:

Фетнә – илдәге хакимиятне кулга төшерү өчен уйланылган һәм планлаштырылган операция,

Россиянең атом-төш коралы «бандитлар кулына» эләксә, бөтен дөнья юкка чыгу чигендә булачак,

Медведев фикеренчә, фетнәне оештыруда Россиянең элиталы гаскәрләрендә хезмәт итүчеләр һәм чит ил белгечләре катнашкан,

Россия фетнәне хакимиятне алуга җиткермәячәк.

18.00 РИА Новости хәбәр итүенчә, Ростовта «Вагнер» хәрбиләре тарафыннан басып алынган Көньяк хәрби округы штабы янында ирләр арасында сугыш чыккан. Ирләрнең бер өлеше хәрбиләрнең шәһәргә керүен тәнкыйтьләсә, калганнары яклап чыккан, сүз иярә сүз чыгып, сугыша башлаганнар.

«Именно шулай» каналы язуынча, Ростов шәһәренә юллар ябык булу сәбәпле, кешеләр басу юлларыннан йөри. Бу минутларда Ростов шәһәренә барырга чыккан, юл ябылган сәбәпле, басу юлына чыккан Татарстан кешесе кырда барганда төшергән фотосын җибәргән.

Шартлау нәтиҗәсендә Воронеж шәһәрендә тукталышта торган автомобильләргә зыян килгән.

Мәскәү прокуратурасы терроризмга каршы көрәш режимын бозмауны чакырды. КТО вакытында автомобильләрне туктатырга, тикшерергә, юлларны ябарга, халыкны эвакуацияләргә мөмкиннәр.

17.00 «Вагнер» хосусый ширкәте техникасы Липецк өлкәсеннән бара, халыкның иминлеген саклау өчен барысы да эшләнә диде губернатор.
16.33 Путин хәрби хәл режимын бозучыларны 30 тәүлеккә кулга алу турында карар кабул итте. Хәрби хәл әлегә ДНР, ЛНР, Херсон һәм Запорожье өлкәләрендә кертелде.

«Вагнер» ширкәтенең ВКонтактедагы челтәре ябылды.

Россия Президенты Владимир Путин Беларусь, Казахстан һәм Үзбәкстан коллегалары белән телефон аша сөйләшүләр үткәрде. Бу хакта Кремльнең матбугат хезмәте хәбәр итә.

Дәүләт башлыгы Александр Лукашенко, Касым-Жомарт Токаев һәм Шәүкәт Мирзиёевка илдәге хәл турында хәбәр итте.

Төркия президенты Рәҗәп Тайип Эрдоган Путинга теләктәшлек белдерде. 

14.50 «Вагнер» хәрбиләре Воронеж тирәсендә булганда нефть резервуары яна башлавы турында хәбәр ителде. Янгыннан ни сәбәпле килеп чыгуы хәбәр ителми.

12.17 Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов Россия лидеры тирәли берләшергә һәм Россиягә, аның күпмилләтле халкына куркыныч тудыручыларга бергәләп каршы торырга чакырды.

Татарстан халкы безнең зур илебезне ныгытуга көн саен үз өлешен кертә. Без Президентыбыз Владимир Владимирович Путинны хуплыйбыз!» – дип татарча язган Татарстан Республикасы Рәисенең матбугат хезмәте

13.52 Татарстан Диния нәзарәте Ватанга каршы оештырылган чуалышларда катнашудан тыелырга чакыра. Нәзарәт сайтында «Фетнә үтерүдән начаррак» дигән аять китерелә. «Раббыбыз бу сүзләрендә үтерүне акламый, ә гыйсъянның җимергеч нәтиҗәләргә һәм күпсанлы кеше үлеменә китерергә мөмкинлеге хакында кисәтә.

13.21 Рамзан Кадыров кораллы фетнә белән бәйле хәлне аркага пычак кадау дип атады.

Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыкты, ул моны күтәрә алмастай амбицияләр нәтиҗәсендә килеп чыккан хыянәт дип атады.В«Хәрби фетнә оештыручы һәм хезмәттәшләренә корал күтәрүчеләр Россиягә хыянәт иттеләр. Һәм моның өчен җавап бирәчәкләр. Россия гражданины буларак, мин илне яклап калу өчен барысын да эшләячәкмен, хәлиткеч чаралар күреләчәк», – диде ул.

Социаль челтәрләрдә «Вагнер» хосусый ширкәте җитәкчесе Евгений Пригожин исеменнән мәгълүмат чыкты. Анда ул Россия Оборона министрлыгы хәрбиләре «Вагнер»ның тыл частьләренә һөҗүм итте дип белдерде. Пригожин частьлары Дондагы Ростовта хәрби объектларны кулга төшерү турында белдерде. Соңыннан Воронеж шәһәрендә 

Оборона министрлыгы моны провокация дип атады, Пригожинга каршы җинаять эше кузгатылды..

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100