Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Путин: «Хыянәт юлына баскан һәркем котылгысыз җәза алачак»

news_top_970_100


Владимир Путин мөрәҗәгать белән чыкты. 

«Мин россиялеләргә, хәрби, көч ведомстволарына һәм алдау, янаулар белән кораллы фетнә юлына этәреп кертелгәннәргә мөрәҗәгать итәм.  
Без очрашкан нәрсә – хыянәт. Артык амбицияләр хыянәткә китерде. Соледар һәм Артёмовскны азат иткән геройлар Новороссия өчен көрәште, аларның исемнәренә һәм данына фетнә оештырырга тырышучылар хыянәт итә. Илне анархиягә һәм бер-береңне үтерүгә этәрә. 
Һәрбер эчке чуалыш (фетнә) – безнең дәүләтчелегебез өчен, безгә, милләт буларак, үлем куркынычы. Ватанны саклауда безнең гамәлләр кырыс булачак. Хыянәт юлына баскан һәркем котылгысыз җәза алачак.

Ростовта хәл катлаулы булып кала. Ростов өлкәсендә гражданлык һәм хәрби идарә органнарының эше фактта туктатылган. 
Хәрби фетнә оештыручы һәм көрәштәш иптәшләренә корал күтәрүчеләр Россиягә хыянәт иттеләр. Һәм моның өчен җавап бирәчәкләр. Россия гражданины буларак, мин илне яклап калу өчен барысын да эшләячәкмен, хәлиткеч чаралар күреләчәк. 
Мин хәтәр, фаҗигале хата ясамаска чакырам. Бердәнбер дөрес сайлау ясарга: җинаять эшләрендә катнашуны туктатырга. Мин ышанам, Туган илебез белән бергә без теләсә нинди сынауларны җиңәчәкбез, тагын да көчлерәк булачакбыз».
 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100