Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты: «Оныкны татарча сөйләшергә өйрәтү җиңел эш түгел икән»

Казан мәктәпләрендә дүрт ай дәвамында барган «Хәрәкәттә - бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясалды. Укучыларга профессиональ артистлар белән эшләү нинди нәтиҗә биргән? Ни өчен Татарстан Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев татар телен оныта язган? «Интертат» йомгаклау чарасыннан репортаж тәкъдим итә.

news_top_970_100
«Хәрәкәттә - бәрәкәт» проекты: «Оныкны татарча сөйләшергә өйрәтү җиңел эш түгел икән»
Михаил Захаров

Былтыр Татарстанда Туган телләр һәм халык бердәмлеге елында Казан паркларында һәм скверларында «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты башланып китте. Шәһәр халкы танылган артистларга, хореографларга кушылып, ачык һавада физик күнегүләр ясады, бию хәрәкәтләренә өйрәнде. Иң мөһиме - чара татар телендә барды. Аның максаты да спорт аша шәһәрдә әзме-күпме татар мохите булдыру иде, чөнки аңарчы Татарстан башкаласында татарлык сизелми дигән шелтәләр күп булды. Оештыручылар сүзләренчә, бу проект уңышлы килеп чыккан. Быелдан аны Казан мәктәпләренә дә кертергә булганнар. «Хәрәкәттә – бәрәкәт»кә «Сөйлә» проектын да өстәп, оештыручылар балаларга татар телендә актерлык осталыгы дәресләре дә бирергә уйлаганнар.

Бу атнада Казанның 180нче гимназиясе актлар залында «Хәрәкәттә - бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектларына йомгак ясалды. Дүрт ай дәвамында профессиональ артистлар, дикторлар, хореографлар белән шөгыльләнгән укучылар үзләренең нәрсәгә өйрәнгәннәрен күрсәтте.

«Оныкны татарча сөйләшергә өйрәтеп маташам - җиңел эш түгел»

Йомгаклау чарасына Татарстан Дәүләт Советы рәисе урынбасары, Татарстан Президенты каршындагы Татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе рәисе Марат Әхмәтов чакырылган иде. Аның урынына Дәүләт Советы депутаты Камил Ногаев килде. Чараны ачу аңа йөкләнде.

Камил Ногаев

Фото: © Михаил Захаров

Пролог башлангач, йөрәккә тиеп куйды. Шулкадәр яхшы эшләнгән! - диде Камил Ногаев. – Татарча бик матур сөйлиләр. Мин аларның Казан балалары икәненә башта ышанмадым. Үзем татар авылыннан килеп, Казанда ике ел рус мәктәбендә укыдым. Русча өйрәнеп, татарчаны чүт онытмыйча калдым. Чыннан да, Казанда татар телен саклау башка районнарга караганда катлаулырак.

Казанда Татарстанның өчтән бер халкы яши. Казанда татар телен саклау буенча зур эш эшләсәк, Татарстан буенча да зур эш башкарган булабыз инде. «Хәрәкәттә - бәрәкәт», «Сөйлә» – бик яхшы проектлар булды. Моны Марат Готыф улы хуплап алды да, мәктәпләрдә дә үткәрергә кирәк диде. Мәктәпләр аны эшләп чыкканнар. Укытучыларга зур рәхмәт.

Биш оныгым бар. Кечкенәсенә җиде яшь кенә. Аның әнкәсе рус милләтеннән. Мин оныкны татарча сөйләшергә өйрәтеп маташам, ләкин җиңел эш түгел бу. Яңа гына мәктәп директорлары белән сөйләшеп утырдык һәм бу проектны кабатларга кирәк дигән фикергә килдек. Әлеге проект дәвам итсә, күп кенә укытучылар яңа балаларны да тел өйрәнүгә җәлеп итәр иде.

Остазларга зур рәхмәт. Зур эш эшлисез. Шушында килгәнемә шатланып утырам.

Фото: © Михаил Захаров

Остазлар профессионал да булсын, татарча да камил белсен

Әлеге проектта Казанның кырык мәктәбеннән җиде йөзгә якын укучы катнашкан. Кырык мәктәпнең һәрберсендә егерме мастер-класс узган. Балалар белән барлыгы утыз ике белгеч шөгыльләнгән. Остазларның кайберләре икешәр мәктәптә дәрес биргән.

Остазлар рәтендә Тинчурин театры артистлары Зөлфия Вәлиева, Резеда Сәләхова, Илфак Хафизов, Гөлназ Нәүмәтова, Камал театры артистлары Артур Шәйдуллин, Алмаз Гәрәев, Ришат Әхмәдуллин, Миләүшә Шәйхетдинова, Кариев театры артистлары Гөлназ Галимуллина, Рузанна Хәбибуллина, биюче Гөлсинә Галимуллина һәм башка профессионаллар бар. Остазларның бөтенесе дә танылган шәхес түгел. Алар профессионал да булсын, татарча да камил белсен дигән критерий буенча сайланган. Казан шәһәре Башкарма комитеты җитәкчесенең социаль өлкә мәсьәләләре буенча урынбасары Гүзәл Сәгыйтова кайбер остазлар шушы проект аша киләчәктә ачылырга мөмкин булуын белдерде.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты былтыр паркларда һәм скверларда башланып киткән иде. Аның турында Марат Әхмәтовка сөйләгәч, ул мәктәпләргә дә кертеп карарга кирәк дигән тәкъдим ясады, – диде Гүзәл Сәгыйтова.

Проектның максаты бию хәрәкәтләрен татар телендә өйрәтү булган. Марат Готыф улы сөйләм телен үстерүне дә бурыч итеп куйгач, «Хәрәкәттә - бәрәкәт»кә «Сөйлә» проекты өстәлгән.

Проектны башлап җибәрдек, ләкин һәр мәктәптә бөтен дәресне контрольгә алып бетереп булмый. Дүрт айлык эш нәтиҗәсен күрү өчен, йомгаклау чарасын оештырдык. Бу бәйге түгел. Без урыннар бирмибез, ә бары тик балаларның чыгышларын карыйбыз. Киләчәктә аны тагын да масштаблырак итеп, фестиваль рәвешендә дәвам итәргә кирәк, - диде Гүзәл Сәгыйтова журналистлар белән аралашканда.

«Татар авазлары шәһәр балаларында юк дәрәҗәсендә»

Йомгаклау чарасын Тинчурин театры артисты Резеда Сәләхова алып барды. Ул үзе дә дүрт ай дәвамында остаз булып эшләгән. Ул «Интертат» хәбәрчесенә үзенең уй-фикерләрен җиткерде.

Мин Киров районында урнашкан 4 гимназия һәм 4 гимназия-интернатта «Сөйлә» проекты кысаларында остаз булдым. Укытучылар соравы буенча театр спектакленнән өзек куйдык. Шуңа күрә без күбрәк актерлык һәм нәфис сүз осталыгы белән шөгыльләндек. Сәхнә теле, нәфис сүз осталыгы укытуда шактый тәҗрибәм булгач, балалар белән эшләү миңа авыр булды дип әйтә алмыйм. Шулай да, мәктәп укучыларын театр училищесы студентлары белән чагыштырып булмый. Беренчеләренең бернинди әзерлекләре юк иде.

Кызганыч, хәзерге күп кенә балаларның телләре камил түгел. Шигырь ятлау, театральләштерелгән өзек кую гына түгел, сөйләм телен камилләштерү буенча да эшләргә иде. Татар авазлары шәһәр балаларында юк дәрәҗәсендә. Авазларның дөрес әйтелеше өстендә дә күп тырышырга туры килде. Иң мөһиме - балалар бик теләп йөрде, дәресләрне түземсезлек белән көтеп торды. Проектның иң кыйммәте шунда. «Сентябрьдә тагын көтәбез», - дип калдылар. Бу проект озын гомерле булсын иде, - диде Резеда Сәләхова.

Татарстанның халык артисты Зөлфия Вәлиева балалар белән эшләнгән проектның үзенең күптәнге хыялы икәнен әйтте.

«Мәктәпләрдә театр түгәрәкләрен, гадәттә, татар теле укытучылары уздыра. Мин аларга ярдәмгә профессиональ артистларны җибәрергә иде дип хыялландым. Ниһаять, хыялым тормышка ашты. Менә ул профессиональ десант. Мәктәпләрдә театр тармагын киңәйтеп җибәрсәк яхшы булыр иде», - диде Зөлфия Вәлиева.

«Костюмнары булмау сәбәпле, кайбер коллективлар йомгаклау чарасына килә алмады»

Проектта катнашкан бөтен остазлар исеменнән сәхнәдән Татарстанның атказанган артисты Алгиз Фәйзуллин чыгыш ясады.

Алгиз Фәйзуллин

Фото: © Михаил Захаров

Балалар белән җан җылысын, бөтен көчебезне биреп эшләдек. Бу проект мәктәпләрдә беренче ел эшләп китте. Аның гомере озын булсын. Бу бик кирәкле проект, чөнки балалар белән эшләргә кирәк. Оештыру мәсьәләсенә килгәндә, мәктәпләрне костюмнар белән тәэмин итү булса, яхшы булыр иде.

Костюмнары булмау сәбәпле кайбер коллективлар йомгаклау чарасына килә алмады, - диде Алгиз Фәйзуллин.

Казан Мәгариф идарәсе җитәкчесенең урынбасары Альберт Әхмәтов балалар белән мәдәният өлкәсендә зур казанышларга ирешкән шәхесләр шөгыльләнүдә уңай нәтиҗә бирәсенә өметен белдерде.

Гадәттә, мәгариф өлкәсе үз казанында, ә мәдәният үз казанында кайный. Бу проект ике мөһим өлкәне берләштерә алды. Мәдәният хезмәткәрләре белән укытучыларны, мәктәп укучыларын берләштерү киләчәктә зур нәтиҗә бирер дип өметләнәм, - диде Альберт Әхмәтов.

20 гимназия директоры Рәхимә Арсланова Казан мэриясенең мондый проект оештыруына бик шат булуын белдерде. «Алар ярдәмендә укучылар сәнгать нигезләрен өйрәнделәр», – диде ул.

Тукайның «Пар ат» шигыре буенча куелган миниатюрада катнашкан 20 гимназиянең 6 сыйныф укучысы Артур Хәйруллин профессиональ остазлар белән эшләүне ошаткан.

– Шундый проект булса, тагын катнашыр идем, - диде гимназия укучысы «Интертат» хәбәрчесенә.

13нче гимназиянең 9нчы сыйныф укучысы Динә Кашапова

Фото: © Михаил Захаров

13 гимназиянең 9 сыйныф укучысы Динә Кашапова проектта катнашу җиңел эш булмаса да, нәтиҗәсе әйбәт чыгуын әйтте. – Көндәлек тормышта татарча сөйләшеп ияләнмәгән. Монда татарча матур сөйләргә өйрәнәсе булды. Бу чарада катнашырга укытучым тәкъдим итте. Проект күп мөмкинлекләр бирә. Безнең остаз Миләүшә апа (искәрмә: Шәйхетдинова – Камал театры артисты) булды. Аның осталыгы сизелеп тора инде, - диде ул.

«Хәрәкәттә – бәрәкәт» һәм «Сөйлә» проектлары ТР Президенты каршындагы татар телен саклау һәм үстерү мәсьәләләре комиссиясе ярдәмендә шәһәр мэриясе тарафыннан гамәлгә ашырылды.

Егерме дәрес күп түгел, әлбәттә. Ләкин йомгаклау чарасында остазларның һәм укучыларның тырышлыгы күренде. Балалар татар телендә өйрәнгән чыгышларын оста башкарды, гәрчә араларында татар телен камил белмәүчеләр булса да.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100