Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хәр бәрсәдә үз Тукае»: Клячкин шифаханәсе бинасындагы кафены бизәячәк проектларга күзәтү

«Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте бинасында оешманың җитәкчесе Тимур Сөләйманов инициативасы белән «Габдулла Тукай хәзер нинди булыр иде икән?» темасына дизайн эшләре – артлар тәкъдим иттеләр. Җиңгән эшләр арасында татарча хаталы язылган рәсемнәр дә бар. Проектлар турында – «Интертат» язмасында.

news_top_970_100
«Хәр бәрсәдә үз Тукае»: Клячкин шифаханәсе бинасындагы кафены бизәячәк проектларга күзәтү
Салават Камалетдинов

«Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы җитәкчесе Тимур Сөләйманов, Клячкин хастаханәсендә Габдулла Тукай үлгән палатага яңа сулыш өрү максатыннан, яшь дизайнерлар ярдәме белән, шәһәрдәге яңа иҗтимагый киңлек тудырылачагын әйткән иде. Тәкъдим ителгән артлар Тукай бүлмәсе-музеен бизәүдә кулланылачак. «Яңа иҗтимагый киңлек шагыйрьнең иҗатына, глобаль яктан караганда, әдәбият һәм милли мәдәнияткә багышланган артлардан күргәзмә ясалачак, ә иң яхшы эшләр яңа мерчка (логотиплы продукция) нигез булачак», – диелгән.

Хәрәкәт оештырган воркшоп-остаханәгә студентлардан барлыгы 46 гариза килгән, шуларның 8е жюри әгъзаларына тәкъдим ителде. Алар арасында: «Тукай-Супермен», «Комикстагы Тукай», «Гарри Поттер Тукае», «Тукай әкиятеннән бер күренеш» дип аталганнары бар иде. 3 кешене җиңүче дип игълан иттеләр.

Иң гаҗәбе – җиңүче дип аталган проектлар арасында бик тупас хаталылары да бар иде.

Тимур Сөләйманов: «Бу урынны яшьләргә танытасыбыз килә»

Эшләрне тәкъдим иткәнче, катнашучыларны хәрәкәтнең җитәкчесе Тимур Сөләйманов сәламләде һәм кыскача мәгълүмат биреп узды:

– «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәте белән бәйле һәр нәрсә безнең өчен мөһим. Яңа хәрәкәт узган елның ахырында ил күләмендә барлыкка килде. Татарстанда бу хәрәкәт Габдулла Тукайның вафатына кала соңгы көннәрен үткәргән бина – элекке Клячкин шифаханәсендә урнашты.

Без башкарган һәр эшнең мәгънәле булуы, буыннар белән тарих арасындагы бәйләнеш булу мөһим. Бүгенге көндә төп бурычыбыз – бөек шагыйребез үз әсәрләренә салган мәдәниятне, тарихны, традицияләрне саклау. Ихтыяҗ булсын өчен, яшьләргә иҗтимагый киңлекне бергә булдырырга тәкъдим иттек. «Алдынгылар хәрәкәте» бинасының беренче катына яшьләр дә, өлкәнрәк буын да килеп, энергия алып, аралашып, иҗат белән шөгыльләнер, дип өметләнәбез. Бу рухи көч урыны булсын иде.

Габдулла Тукай вафат булганнан соң, бу бина бала тудыру йорты да булып торган. Киләчәктә ничек булыр – белмим, балалар тумаса да, яңа идеяләр, проектлар «туу» традициясе дәвам итәр, дип ышанабыз. Безнең бурыч – күпмилләтле яшьләр өчен актуаль, заманча урын булдыру.

Бинаның беренче катында зур булмаган китапханә яки китап кибете, кафе булыр, дип планлаштырабыз. Бу урынны яшьләргә танытасыбыз килә, бу урын аларны җәлеп итеп торсын иде. Проектлар камилләштереләчәк һәм кафе дизайнында, продукцияләрдә кулланылачак. Кафе быел ачылыр, дип планлаштырабыз», — диде «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

Бинаның беренче катында MIÑ каһвәханәсе була

Очрашуда MIÑ каһвә челтәрләре хуҗасы Михаил Хонг та бар иде. Ул жюри утырышында да катнашты. «Алдынгылар хәрәкәте» оештыручылары бинаның беренче катында нәкъ менә аның каһвәханәсе эшли башлаячагы турында әйтте.

«Хәр бәрсә дә үз Тукае»: Татар телендә хаталы язылган эш җиңде?!

Ә хәзер проект эшләренә күчик. Дөресен әйтим, шәхсән минем өчен «Аһ, менә шунысы шәп!» дип өздереп әйтерлек көчле эшләр булмады. Кайбер эшләрне күргәч, ничек финалга узды икән бу, дип аптырап куйдым.

Кемдер Тукайны супермен, кемдер кулына песи тоткан Гарри Поттер кыяфәтендә күргән. Кемнеңдер эшендә Тукайның бите булса да, йөзе юк – имеш, йөзе кулы белән капланган да, аның миендәге уй-фикерләре күккә – югарыга тарала, оча... Кемдер Тукайны борынгы грек-рим сугышчысына охшатып ясарга булган (бу эшне җиңүче дип таныдылар), шул ук вакытта ул кулына тоткан касәдә Су анасы утыра, ә җилкәсеннән Шүрәле карап тора. Ух, куркып китәрлек! Кемдер Тукайны һәм аның әкиятләрендәге образларны комикс рәвешендә ясаган. Комикс – кызык инде ул, балаларны да, олыларның да игътибарын җәлеп итә. Тик зур итеп шул комикска «ХӘР БӘРСӘ ДӘ ҮЗ ТУКАЕ» дип язылмаган да булса! Җитмәсә, татар телендә хаталы язулы рәсем җиңеп тә чыкты…

Дарья Суслова Тукайның йөзен кул каплаган проект тәкъдим итә

«Тукай бу эшләрне бәяләр иде!» – диде Тимур Сөләйманов. Бәяләр иде, әле ничек кенә! Габдулла Тукай бу рәсемнәрне күрсә, «нишләдең син, и газиз милләтем!» – дип, үкереп елар иде.

София Халилова Тукайны Гарри Поттер рәвешлерәк күрә

Шушы проектларны тәкъдим итү очрашуында булган кеше буларак, үземнең фикеремне әйтәсе килә. Беренчедән, финалга чыккан иҗатчылар арасында татар исем-фамилияле бер генә кыз бар иде – Әлмәттән Ясминә Имаметдинова. Аның рәсеме жюри әгъзаларына бик гади тоелды ахры, Тукай әкиятеннән бер генә күренеш сурәтләнгән, калганына «үзенекен» уйлап чыгарырга фантазиясе җитмәгән ахры, дигәннәрдер. Әмма, минемчә, эш шунда – проектларда Тукай образын чагылдыру өчен Тукай иҗаты, биографиясе белән генә астан-өстән танышу җитә дип түгел, ә шагыйребезнең әсәрләрен оригиналда (ягъни татар телендә) укып, аның бөеклеген, хәсрәт-шатлыгын, күңел нечкәлеген аңлау (үзең эчеңнән үткәреп аңлау) зарурдыр. Кызганыч, катнашучылар «Тукай образы белән таныш мин», – дип сөйләсәләр дә, аның асылын, рухын аңламаган, дигән фикер калды.

Без үсәргә, заманадан артка калышмаска тиеш, дип, хәзер Тукайны грек-рим сугышчысына, Гарри Поттерга охшатып яисә бөтенләй күзләрсез, авызсыз ясау дөресме? Яшьләр Тукай белән кызыксынсын өчен, киләчәгебезне «ХӘР БӘРСӘ ДӘ ҮЗ ТУКАЕ» дип язылган постер-комиксларда күрәбезме?

«Хаталарны төзәтәбез» дип сүз бирсәләр дә, үзең күрмичә, ышаныч юк бит ул. «Алдынгылар хәрәкәте» әйткән сүзенә тугры калырмы?

Анысын вакыт күрсәтер – каһвәханә ачылгач, тикшереп кайтырбыз. Аллаһы боерса, бу хакта тагын бер кат язып чыгарбыз әле.

Җиңүчеләр сүзе: «Тукайны яшь һәм заманча итеп сурәтләдек»

Инде сүзне җиңүчеләргә һәм катнашучыларга бирик. 8 финалистка эшен тәкъдим итү һәм сорауларга җавап бирү мөмкинлеге бирелде:

Мария Анчугова 3 ел ярым элек Татарстанга күченгән, кафелар челтәрендә каһвә пешерүче булып эшли. Ул «Алдынгылар хәрәкәте» бинасында каһвәханә ачарга ниятли. Аның рәсемендә касә тоткан Габдулла Тукай сурәтләнгән, касә эчендә – Су анасы, ә Тукайның бер җилкәсеннән Шүрәле карап тора.

– 3 ел эчендә Тукай иҗаты белән бераз гына булса да танышырга өлгердем. Остаханә турында ишеткәч, бик тә кызыксындым, чөнки булачак эш урыныма үз өлешемне кертергә теләдем. Мин Тукайны яшь һәм заманча итеп сурәтләдем. Ул бик аз гомер яшәгән, тарихта үз эзен калдырган. Минемчә, аның татар яшьләренә карата фикерләре бүген дә үзгәрмәс иде. Шагыйрь образы яшьләр өчен кызыклы булыр, дип уйлыйм. Рәсемнең үзенчәлеге шунда – аның фоны чын каһвә белән ясалды. Аның хәзер исе килмидер инде», – диде җиңүче Мария Анчугова.

Алена Хәбибуллина Тукайның тулы исеме һәм тәхәллүсләре нигезендә сурәтләнгән силуэтын тәкъдим итте. Аның фикеренчә, һәр кеше өчен Габдулла Тукай образы үзенчә күренә.

– Кем өчендер Тукай – кәләпүшен киеп фотога төшкән шагыйрь, кем өчендер, Габдулла Тукай диюгә, аның вафатына берничә көн кала Клячкин шифаханәсендә төшкән фотолары күз алдына килә. Шуңа күрә мин шагыйрьнең төгәл рәсемен сурәтләмәскә булдым, аның исеме, фамилиясе, әтисенең исеме сүзләре һәм тәхәллүсләреннән силуэтын формалаштырдым. Силуэт китап тотып утыра. Иҗатын алтын китапта символлаштырдым, чөнки аның иҗаты – һәрберебез өчен бүләк. Китап битләрендә «Туган тел» һәм «Туган авылым» шигырьләреннән өзекләр яздым. Рәсемдә китап тере чәчәкләргә әверелә», – дип аңлатты ул.

Анна Савинова – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университеты студенты, Казан кызы. Ул «Хәр бәрсә дә үз Тукае» (дөресе – «Һәркемнең үз Тукае» – авт.) дип имзаланган комикс тәкъдим итте. Текстта хаталар бар, автор татарчага тәрҗемә итү өчен тәрҗемәче файдалануын әйтте.

– Казанда яшәгәч, Габдулла Тукай исеме белән очрашмыйча калмыйсың. Иң элек, башлангыч мәктәптә мин аның әкиятләрен укыдым. Зуррак сыйныфларда Тукайны башкача кабул итә башладым, аның татар теле үсешенә йогынтысын тойдым. Минем уемда ул әкиятче-шагыйрь образында формалашты. Мин аның тормышындагы мизгелләрне комикс форматында сурәтләдем. Төрле төсләр кулландым: зәңгәр фонда Тукайның әкиятләрендәге образлар бар, кызыл фонда – Тукайның тормышы, сары төс белән Тукайның татар теленә йогынтысын чагылдырдым. Комиксны кубик-рубик буларак та ясап булыр иде», – диде иҗатчы.

Жюри рәисе: «Монда яхшы яки начар эшләр, беренче, икенче, өченче урын алучылар юк»

Эшләрне Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина, Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова, ABAU бюросы җитәкчесе Руслан Гыйльманов, дизайнер һәм рәссам Динар Ярми, MIÑ каһвә челтәрләре хуҗасы Михаил Хонг бәяләде. Жюри рәисе – «Алдынгылар хәрәкәте»нең Татарстандагы бүлеге җитәкчесе Тимур Сөләйманов.

– Барлык катнашучыларга рәхмәт, – диде ул, эшләрне ярты сәгать чамасы бәяләгәннән соң. – Сезнең иҗатыгыз кемдер өчен яңалык булып кабул ителергә мөмкин. Идеяләрегез, бәлки, гади булып тоеладыр, шулай да, сез аларны ихлас башкаргансыз.

Барыгызга да афәрин! Воркшоп катнашучылары безне Тукай дөньясына чакырып, иҗади мохит тудырды. Монда яхшы яки начар эшләр, беренче, икенче, өченче урын алучылар юк.

Һәркем төрлечә өлгереп җитә. Иҗатчы булып өлгереп җиткәч, кеше бер үк әйберне дә төрлечә күрә, икенче төрле кабул итә, бәяли. Китап укыган кебек бу: бер үк китапны кайта-кайта укыйсың, һәм төрле вакытта укыганда, шул ук җөмләләрне икенче төрле кабул итәсең, аның тирәнлеген, эчтәлеген башкача аңлыйсың. Ә менә шушы тирән мәгънәне күрә белер өчен һәрвакыт үсештә булырга, үзеңне сынарга кирәк. Бу очракта – рәсем сәнгате юнәлешендә профессионал буларак, пумала, карандаш белән үзегез сайлаган стильдә рәсем ясауның нечкәлекләрен белү шарт. Икенчесе – нәрсә ясаганыңны белү. Ягъни Тукайның шәхесе, образы, иҗаты, тарихы белән таныш булу.

Тәкъдим ителгән эшләрнең аудиториясе зур булыр, дип ышанам. Бу эшләрнең авторлары хәзер – Тукай образы белән танышу этабында. Шуңа күрә, без җиңгән эшләрне җәмәгатьчелеккә ни рәвешле тәкъдим итәргә кирәклеген уйлаячакбыз. Алар, бәлки, стикер буларак урын алыр, яки төрле тематик чараларда файдаланылыр. Минем өчен иң мөһиме шул: җиңгән авторларда иҗат итәр өчен кабынган учак дөрләп янсын иде, чөнки бер «очкын»нан гына да ялкын кабынып китәргә мөмкин бит. Ул сезне дә алга таба үстерәчәк, халыкны да җылытып торачак.

Анна, Алена, Мария иҗат иткән әсәрләрне карап кына түгел, әсәрләрнең тәмен дә татып карап булачак (Тимур Сөләйманов әлеге рәсемнәрне каһвә эчә торган кәгазь стаканнарга төшерүне искә алып әйтте). Һәм бу – шәп! Мария иҗат иткән образ әле каһвә белән дә язылган! Оештыручылар буларак, әлеге эшләрнең без тудырган мохиттә чагылышы табылсын өчен җаваплыбыз. Бу – сезнең белән бергәләп иҗат итүнең башлангычы, дип уйлыйм.

Бер гасыр узса да, шушы эшләрне карап, үзебезне Тукай белән бер дулкында хис итәбез. Бу урын кирәкле, актуаль булыр, дип ышанам. Уйлап карасаң, Тукай булган, яшәгән биналар дөньяда башка юк диярлек. Калган биналар барысы да яңадан төзелгән. Ә бу бина – Габдулла Тукай яшәгән урын. Без аны үлемсез итәчәкбез, – диде Тимур Сөләйманов, җиңүчеләрне котлап.

Ольга Гыйльметдинова: «Бу эшләр – әле орлык, үсенте генә»

Фешин исемендәге Казан сынлы сәнгать училищесы директоры Ольга Гыйльметдинова финалга чыккан һәм җиңгән авторларның барысы да кызлар булуын билгеләп үтте:

– Бу эшләрдә «Тукай хәзер нинди булыр иде икән?» – дигән сорауга хатын-кыз карашын күрәбез. Һәркем үз Тукаен чагылдырган. Кемдер үз тормышында икенче, өченче тапкыр Тукай исеме белән «очрашкандыр». Беренче тапкыр исә Тукай белән, аның әкиятләре белән балачакта танышкансыздыр. Хәзер исә Тукай образына аңлы рәвештә якын килгәнсез.

Нибары 27 яшендә вафат булган... Габдулла Тукай – атаклы шәхес. Бу вакыт эчендә ул 100 елдан артык вакыт дәвамында әһәмиятле булырлык әсәрләр иҗат итә.

Без «Тукай хәзер нинди булыр иде?» дибез икән, ул шундый иҗат итүче булыр иде. Теләсә нинди иҗатчы ул – үз эшен эшләмичә туктый алмый торган кеше. Ул акча эшләү яки кайдадыр исеме яңгырасын өчен эшләми. Хәер, монысы да мөһим. Ул моны җан таләбе белән эшли.

Сезнең Тукай темасына кагылуыгыз мөһим. Аның фоторәсемнәре, исем-фамилиясе кысаларыннан чыккансыз. Һәм без бу фотосурәтләрнең бик күп үзгәртеп ясалуын күрәбез. Мин ышанам, шытып чыккан орлык кайчан да булса үзенең җимешләрен бирер. Бу эшләр – әле орлык, үсенте генә. Бу тема сезне дулкынландырудан туктамасын иде. Нәтиҗәдә, бүген тәкъдим ителгән кызыклы концептлар, алга таба яңадан эшкәртелеп, җитди проектка әйләнсен иде. Чөнки бүген без бары тик концептны гына күрдек.

Барысы да шәп. Иң мөһиме – сез көч түккәнсез, шәп әйберләр ясагансыз. Жюри әгъзалары белән 5 минутка гына дип сөйләшергә кереп киткән идек, ярты сәгать сөйләшкәннән соң гына чыктык. Сөйләрлек нәрсә булмаса, 1 минуттан ук килеп җитәр идек. Һәр эшне теге яки бу юнәлештә камилләштереп була. Барыгызны да котлыйм! Барыгызда да орлык инде салынган, ә менә Алена Хәбибуллинаның эшен инде «орлык» дип кенә түгел, үсенте дип бәяләргә була. Бу – субъектив. Күпме кеше, шулкадәр фикер.

Комиксларны яратмыйм дип, бер генә тапкыр әйтмәдем. Минем эчке тоемлавым буенча, Тукай һәм комикслар – ике аерым дөнья, һәм алар берничек тә кисешә алмый. Әмма миңа Анна Савинова тәкъдим иткән «Комикстагы Тукай» концепциясе ошады, чөнки аны алга таба да үстереп җибәреп була. Комикс буларак түгел, рәссам китабы итеп.

Беренче комикс – «Библия бедных» дип аталган. (Чыганагы – Бөек һәм Яңа Завет китаплары. Сурәтләрдә хикәяләр җыентыгыннан гыйбарәт булган китап). Ярлылар укый алмаган, шуңа күрә аларга Библияне рәсемнәрдә аңлатырга кирәк булган. Тарих комикслар белән «ясалса» да, аны укып булмый. Тукай пропагандалаган тел матурлыгы турында сүз бара икән, бу – укуны күз уңында тота. Кешене укырга чакыру булырга тиеш. Рәсемдә сурәтләнелгән тарих алга таба Габдулла Тукайның китабын укырга кызыксыну уята ала. Шулай була бит ул: кызык кино карыйсың да, китапта ничек язылган икән дип, китабын алып укыйсың.

Минем өчен шушы 2 эш иң яратканы булды. Ләкин бу – фәкать минем генә фикер. Башкалар да үзләрен күрсәтер дип өметләнәбез, – диде ул.

Лена Тябина: «Шушы бинага килгән кеше Тукайның бөеклеген тоярга тиеш»

Габдулла Тукай әдәби музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина эшләр арасында без күреп гадәтләнгән Шүрәле, Су анасы образларыннан тыш, Песи, Тычканны күреп алган:

– «Тукай бүген нинди булыр иде?» – дигәндә, ул беркайчан да өлкән, карт була алмый. Моны һәрчак истә тотарга кирәк. Ул шагыйрь, язучы булуыннан тыш, тәрҗемәче, публицист, тәнкыйтьче дә булган. «Ашкынам мин мәңгелеккә», – дип яза ул. 27 яшендә шушы «мәңгелек»нең нәрсә икәнен аңлаган. Тукай – татарлар өчен бөек шәхес, шушы бинага килгән кеше Тукайның бөеклеген тоярга тиеш.

Шушы эшләрнең күргәзмәсе дә булыр, дип уйлыйм. Бәлки, «Сәнгать төне»ндә оештырырлар? Шушы эшләр белән генә чикләнмәгез, эшләр сериясе булсын: рәсемнәрне значок, сумка, чашкаларга төшерергә мөмкин, дип уйлыйм. Алга таба да рәсемнәр ясагыз, языгыз, – диде ул.

Динар Ярми Анна Савинованың татарча хаталы язылган рәсеме турында: «Ул татар мәдәниятен чагылдыра»

Рәссам, дизайнер Динар Ярми Анна Савинованың эшен ошаткан:

– «Динар Ярми» дигән үземнең брендым бар һәм миңа Габдулла Тукай образы белән эшләргә туры килде. Тукай мәдәниятенә гаҗәпләнеп, сокланып карыйм. Анна Савинованың эшен ошаттым. Ул заманча Тукайны, татар мәдәниятен чагылдыра.

Калган эшләр турында шуны гына әйтә алам: аларны эшләп бетерергә, асылын, мәгънәсен ачып бирергә кирәк, – диде ул.

Михаил Хонг: «Хәзер без мәдәни кодны сакларга кирәклеген аңладык»

MIÑ каһвәханә челтәрләре хуҗасы Михаил Хонг:

– Бәйгедә яшьләрнең катнашуы күңелне сөендерә. Мин яшь булганда яшьләр татар мәдәнияте белән тирәнтен кызыксынмый иде, хәзер без мәдәни кодны сакларга, берләштерергә кирәклеген аңладык. Һәм бу бик күп фестивальләрдә чагылыш таба. Сез шушы яшегездә мәдәният, тарих белән кызыксына башлыйсыз – шунысы куандыра. Киләчәктә кайсы өлкәдә эшләвегез мөһим түгел, шулай да иҗат итүдән, татар мәдәниятен танытудан туктамасагыз иде.

Миңа Алена Хәбибуллинаның эше ошады. Анна Савинованың комиксларында кызыклы образлар сурәтләнгән. Ул өлкән буын өчен дә, яшь буын өчен дә аңлашыла. Мария Анчуганова да молодец, – дип нәтиҗә ясады ул.

«Тукайның булган соңгы урынны да юкка чыгарырга ирек бирмәсләр, дип уйлыйм»

Шуның белән шул дип, нокта куярга ашыкмадык. Жюри әгъзаларына сораулар белән мөрәҗәгать итәргә булдым. Иң элек Тукайчы, Габдулла Тукай әдәбия музееның өлкән фәнни хезмәткәре Лена Тябина белән сөйләштем.

– Лена апа, җиңүчеләрне сайлаганда Сез дә катнаштыгыз, ни өчен хаталы язылган эш җиңде?

– Минем аңлавымча, бу – идеяләр конкурсы. Комикслар кызык дип саныйм. Шушы проектлар аша кешенең Тукайны беләсе, өйрәнәсе килергә тиеш. Татарча язуында хата бар, бу кызга консультант кирәк булган. Югыйсә әйткән дә идем, сораулар булса, миңа мөрәҗәгать итегез, биш куллап ярдәм итәргә әзермен, дидем. Ләкин мөрәҗәгать итүче, сораучы булмады. Аңлап була, ул кыз татар телен белми. Ә идеясе яхшы, миңа ошады. Һәрхәлдә, төзәтерләр, хаталы килеш калдырмаслар, дип уйлыйм. Хаталы язу калырга тиеш түгел.

Жюри утырышында татар телен камил белүчеләр юк, шуңа күрә, бу кыз хаталы язган, дип әйтүче дә булмады. Төп басым идеягә ясалган иде. Ә алга таба язуны төзәтү буенча Тимур Җәүдәтович белән сөйләшеп бетерербез.

– Габдулла Тукай гомеренең соңгы 36 көнен шушы бина бүлмәсендә уздырган. Яшьләргә ышаныч юк, дигән фикер бар, бүлмә Габдулла Тукай музее карамагында булса ышанычлырак булмас идеме?

– Мемориаль зона булса да, бүлмәдә Габдулла Тукайга кагылышлы бер экспонат та юк. Ул бүлмә көн дәвамында ачык булыр, теләгән һәр кеше карый алыр, дип күзаллана. Бүлмә эченә кереп, тәртипсезләнеп йөрмәс өчен, бәлки, бүлмә ишеге алдына лента куярлар. Хәзер интерактив аудиогидлар бар, җайланманы кабызып җибәрәсең дә, үзе аңлата, сөйли. Син кереп утырасыңмы, мин керәмме – Тукайның рухын тоярга була, аңлаган кеше өчен ул бик әһәмиятле урын.

Габдулла Тукай әдәби музеенда элекке Клячкин шифаханәсе бүлмәсенә куярлык бер әйбер дә юк. Әгәр ул бүлмә безнең карамакка тапшырылса, музейның бер хезмәткәре шунда утырырга тиеш була. Аннан соң, эксплуатацияләү проблемасы килеп чыгачак. Бүлмәне кем җыештырырга тиеш була, инвентарь өчен кем җавап бирә, дигән мәсьәлә дә туа. Музейга тапшырылса да, экспонатын таба алабыз. Әмма, минемчә, Габдулла Тукайның мемориаль әйберләрен анда-монда ташып йөрү дөрес булмас.

Закон буенча бу бина – «Алдынгылар хәрәкәте» балалар һәм яшьләр хәрәкәтенеке, алар аны музейга бүлеп бирә алырмы? Нечкәлекләре бик күп.

Тимур Сөләймановны зыялы кеше дип беләм. Габдулла Тукай вафат булган бүлмәне юкка чыгарыр, дип уйламыйм. Ул аның нәрсә икәнен аңлый торгандыр, дип уйлыйм, чөнки шул мохиттә кайнап үсте ул. Тимурда горурлык хисе бар, дип беләм. Хастаханә, кафедра, Сәламәтлек саклау министрлыгы булганда да ул бүлмәне юкка чыгармаганнар. Яшьләрне аңлый торган кешеләр дип уйлыйм. Тимур командасын үзенә исем ясыйсы килгән кешеләр дип тә уйламыйм. Тимур хәзер татарлар исемен белә торган кешегә әйләнеп бара, аеруча яшьләр арасында.

Тукайның булган соңгы урынны да юкка чыгарырга ирек бирмәсләр, дип уйлыйм, – диде Лена Тябина.

Тимур Сөләйманов җавабы: «Сайлап алынган эшләр камилләштереләчәк, төзәтеләчәк»

Тимур Җәүдәтовичтан проектлар арасында татар телендә хаталы язылган эшнең ни өчен җиңүче рәтендә булуы белән кызыксындык.

– Яшь дизайнерлар, рәссамнар белән киңәшләштек. Планлаштыру процессын дәвам итәбез. Яшьләрдә булган идеяләрне кулланып, концепция әзерлибез. Җәйгә таба берничә эшлекле семинар үткәрәбез дә, концепция әзер булачак. Шуннан соң Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка тәкъдим итәчәкбез.

Конкурста катнашкан проектлар авторлары – Габдулла Тукай, аның иҗатына гашыйк булган кешеләр. Аларның кызыксынулары бар. Татарча белмиләр дә, ләкин тартылалар. Шуңа күрә аның максаты да шул – бүгенге заман яшьләрен җәлеп итү. Татар балаларын гына түгел, ә гомумән. Бу – дәрәҗә, шул дәрәҗәгә яшьләр тартылырга тиеш. Тартылалар. Хаталар белән булса да. Иң мөһиме – язсыннар, килсеннәр генә. Безнең эшебез шул – аларның инициативасын профессионал команда белән тәртипкә салып, матур, заманча итеп ясау.

Сайлап алынган эшләр камилләштереләчәк, төзәтеләчәк. Бу эшләр продукт булырлык түгел, әлегә бу – көчле, матур инициативалар гына. Без проект авторлары белән эшләүне дәвам итәчәкбез, – диде Тимур Сөләйманов.

Җәмәгатьчелек фикере: «Тукай – Тукайга охшаган булырга тиеш»

Җәмәгатьчелекнең фикере нинди? Бу хакта пост урнаштырып, җәмәгатьчелекнең фикерен белергә булдык. Фикерләрне үзгәрешсез тәкъдим итәбез:

Филология фәннәре кандидаты, Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы Рамил Ханнанов:

– Тукайчы галимнәр белән киңәш-табыш итсеннәр иде. Эш эшләнгәч, киңәшергә җыелу нәтиҗә бирмәс. Үсеп килә торган буын – укучылар өчен файдалы булсын, тикшерелгән мәгълүмат кына урнаштырылсын иде. Әдәбият дәресенең дәвамы булса шәп. Каш буйыйм, дип, күз чыгармасыннар тагын…

Римма Миңнебаева:

– Тукай рухын рәнҗетмәгез, акылыгызга килегез. Гомумән, бу идеягез белән килешә алмыйм. Идеягез ташка үлчим. Мария Анчугованың рәсеме ошамады. Автор Тукайны яшь итеп сурәтләдем, дигән. Тукай бабаегыз болай да яшь килеш бу дөньяны ташлап киткән бит инде. Тукай – Тукайга охшаган булырга тиеш, борынгы грек-рим сугышчысына охшарга тиеш түгел. Ул рәсемне куеп, Тукайны мыскыл итмәгез, Тимур әфәнде. Икенче рәсемдәге Су анасы белән Шүрәле ошады. Алайса балаларга чыгарылган китапларда Су анасы да, Шүрәле дә бик куркыныч җаннар итеп сурәтләнгән. Аларны матуррак итеп ясап булмый микәнни? Аларны мин үзебезнең милли героебыз дип атыйм.

Нияз Хаҗиәхмәтов:

– Тукай Рейхстагка байрак кадый ахрысы. Хәр бәрсә дә? Бу ни бу? Кем ул Бәрсә?

Клячкин хастаханәсе бинасында кафе ачу һәм аны Тукай сурәтләре белән бизәү планлаштырыла

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100