news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә: «Мине «Хәния» дип тотып карап, елап җибәрүчеләр бар»

Җырчы, Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә Гыйлемханова белән гаиләсе һәм иҗат турында сөйләштек. Хәния Фәрхи турында истәлекләрне барладык.

news_top
Хәния Фәрхинең туганы Миләүшә: «Мине «Хәния» дип тотып карап, елап җибәрүчеләр бар»
Фото: Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан. Үзенең рөхсәте белән куела

«Сәхнәгә юл ярам, танылам дип йөргәнем юк»

Миләүшә, сезне интернет аша шактый күптәннән күзәтәбез. Укучыларыбызны да үзегез белән таныштырсагыз иде.

Мин Башкортстанның иң матур районы – Тәтешле районы Бәдрәш авылында туып-үстем. Балачагым шушы гүзәл табигатьле авылда узды. Һөнәрем буенча мин – укытучы, Акмулла исемендәге Башкорт дәүләт педагогия университетын тәмамладым. 5 нче курста чакта тормыш иптәшем Алмаз белән никах укыттык, бүгенге көндә 3 малай үстерәбез.

Шактый еллар балалар бакчасында тәрбияче булып эшләдем. Параллель рәвештә маникюр ясау белән дә шөгыльләндем. Баштарак бу һөнәрем хобби булып кына килде. Әмма балаларым мәктәпкә кергәч, тәрбияче эшеннән киттем. Хоббием төп эшемә әверелде. Хәзерге вакытта аны иҗат белән бергә алып барам.

Беренче тапкыр сәхнәгә кайчан чыктыгыз? Кайларда чыгышлар ясыйсыз?

Мин балачактан җырлап үстем, дисәм дә була. Әле тәпи дә китмәгән булганмындыр, әтием гармунда уйнап, безне алдында сикертеп биетә иде. Мәктәп, университет елларында сәхнәдән төшмәдем, күп кенә җыр бәйгеләрендә катнашып, җиңү яулый идем. Тәрбияче булып эшләгәндә дә җырламыйча торганым булмады.

Ә менә ныгытып җырлый башлавым уйнап кына, ничек булыр икән дип, бер җырымны яздырып караудан башланды. Шуннан икенчесе, өченчесе китте. Әле менә кичә генә өр-яңа бишенче җырымны яздырып кайттык. Төрле чараларда, мәҗлесләрдә дә бик теләп чыгышлар ясыйм.

Сәхнәдә үзегезне уңайлы хис итәсезме? Әллә инде каушау, куркып калулар да буламы?

Каушау хисе бүгенге көндә дә бар. 1-2 атна җырламый торсам да, сәхнәгә чыгар алдыннан бик борчылам.

Сезнең максатыгыз нинди? Тагын да танылу, популяр җырчы булумы? Әллә инде шулай яраткан җырларыгызны яздырып, чакырган җиргә барып җырлап йөрүегездән, ягъни бүгенге урыныгыздан канәгатьме?

Минем, чыннан да, сәхнәгә юл ярам, танылам дип йөргәнем юк. Җырлавым – кайчандыр чынга ашмый калган хыялымны чынга ашыру гына. Минем, җырчы булудан да бигрәк, театр училищесына укырга керәсем килгән иде. Актриса булам, җырлыйм, дип хыялланып йөргәндә, әнием: «Миләүшә, шулай еракка – Казанга ук китмисең. Әйдә, Уфада гына кал», – дип киңәш итте. Әтиебез миңа 4 яшь вакытта мәрхүм булды. Әни сеңлем белән мине берүзе аякка бастырды. Шуңа аның безне үз яныннан еракка җибәрәсе килмәгәндер. Шулай итеп, бу хыял күңелемнең бер почмагында торып калды. Микрофон тотып, өйдә җырласам да басылам мин (көлә). Ә инде каядыр җырларга чакыралар икән, икеләтә тынычланам. Әнә шулай җырлап, җырлар яздырып, үземне тынычландырып йөргән көнем. Сәхнәгә чыгам, артист булам, дигән максатым юк. Мин – 3 малай әнисе, ир хатыны. Бу юлга, тәвәккәлләп, яшьрәк чакта басарга кирәк булгандыр.

Соңгы вакытта үземне алып баручы буларак та сынап карыйм. Әлегә уздырган бәйрәмнәрем бармак белән генә санарлык дисәм дә, алдашу булмас. Ләкин чакыруларны бик күп алам. Бик теләп, яратып кереп киттем бу эшкә. Мәҗлесләр алып бару – ул миңа үземне күрсәтү мөмкинлеге дә. Шигырен дә сөйлисең, җырлап та, елап та аласың.

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан

«Хәния апа төшемә бик еш керә»

Сез Хәния апа репертуарыннан күп җырлар башкарасыз, аларны яшәтәсез. Вокал ягыннан түгел, ә эмоциональ яктан караганда, аның кайсы җырын башкару сезнең өчен иң авыры?

Хәния апаның «Үпкәләсәң әйдә, үпкәлә» җыры – минем өчен иң якыны да, җырлау өчен иң авыры да. Чөнки аның бу җыры – минем мәрхүм әтиемә (энесенә) багышланган. Хәния апа аны сәхнәдән дә «Нурислам җыры» дип әйтеп килде. Мин әлеге җырны Хәния апа башкарганда да елап кабул итә идем. Үзем җырлаганда да, Хәния апаны тыңлагандагы хисләрне кичереп, әтиемне исемә төшереп, елый-елый җырлыйм. Бик якын ул миңа.

Сез тавышыгыз белән генә түгел, сәхнәдәге хәрәкәтләрегез белән дә Хәния апаны хәтерләтәсез. Бу – нәселдән киләме, әллә инде Хәния апаны үзегезгә үрнәк буларак алып, махсус аңа охшарга тырышумы?

Чыннан да, миңа һәрвакыт: «Миләүшә, сезнең тавышлар шултиклем охшаш, тембрыгыз белән дә Хәнияне хәтерләтәсез», – диләр. Сөйләшүемә хәтле Хәния апага охшаталар. Болар барысы да нәселдән киләдер ул. Хәния апаның кызы Алия белән дә без бер-беребезгә охшаганбыз. Алия белән минем йөз-кыяфәтебез, тавышларыбыз, тән төзелешебез, хәтта басып торуларыбызга кадәр бер. Элегрәк Алия «әни» дисә – минем әни «әү» дип, мин «әни» дип эндәшсәм, Хәния апа «әйе, кызым» дип җавап кайтара торган иде.

Мин балачагымнан Хәния апаның җырларын тыңлап, ятлап, видеокассеталарын карап, Хәния апа кебек җырларга кирәк икән, дип үстем. Тамашачылар өчен Хәния апа сәхнә йолдызы булса, безнең өчен гаиләбез йолдызы иде. Ләкин миндә беркайчан да махсус Хәния апага охшарга тырышу булмады. Миңа бу уңайдан тәнкыйть сүзләре дә ишетергә туры килә әле. «Син махсус Хәниягә охшарга тырышып җырлыйсың», – диләр. Юк, бу алай түгел. Шуңа күрә тәнкыйтьләмичә генә, матур гына кабул итсеннәр иде тавышларыбыз охшашлыгын. «Миләүшә апасы артыннан куа», – дип уйламасыннар иде.

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан

Тәнкыйть сүзләренә иммунитетыгыз бармы, күңелегезгә якын аласызмы?

Укыгач та авыр булып китә инде, җавап язасым килә башлый. Аннан соң: «Туктале, Миләүшә, игътибар итмә», – дип, үз-үземне тынычландырып, ябып куям. 5-10 минуттан барысы да онытыла. Яратып тыңлаучыларым күбрәк, әлбәттә, ләкин арада менә шундыйлары да килеп чыга.

Хәния апа турында «ул – безнең гаилә йолдызы иде» дип үзегез дә әйттегез. Сәхнәдәге примадонна итеп түгел, ә нәкъ менә апагыз буларак, аның турында нинди истәлекләр саклыйсыз?

Хәния апа бик гади, туган җанлы кеше иде. «Бу туганым мондый, монысы мондый», – дип түгел, барыбызны да тигез күреп яратты. Безгә бала-чага итеп карамады, беркайчан да читләп үтмәде. Яныбызга килеп, кочаклап, яратып, матур сүзләрен әйтеп, һәрберебезнең күңелен күрер иде.

Иң матур, иң кыйммәтле, иң затлы күлмәкләр бүләк итә торган иде ул безгә. Ул биргән хушбуйларның флаконнарын әле дә Хәния апа төсе итеп саклыйм.

Мин кияүгә чыгып, балаларым тугач та, Хәния апа Уфага килгәндә кунакханәләргә китми, туп-туры безгә килә торган иде. Башта концертын карап, концерттан соң да төне буе чәйләр эчеп, озаклап сөйләшеп утырып, бик якын аралашып яшәдек. Хәния апам турында бик җылы хатирәләр генә саклап яшим.

Хәния апаны төштә күрәсезме? Җырларын башкарыр алдыннан, үзенең ризалык бирүен аңлаткан билгеләр булмадымы?

Белмим, ни өчендер, ләкин Хәния апа минем төшемә бик еш керә. Габделхәй абый белән икәүләп керәләр... Хәния апаны бик якын итә идем бит. Исемә төшеп, елап йоклап китәм икән, килеп кочаклап, «Миләүшәм, Миләүшәм» дип, яратып керә төшләремә.

Җырларына ризалыгын алуым да төшемдә булды. Күптән түгел генә Тәтешлегә юбилейга кайттык. Шунда кайтыр алдыннан: «Габделхәй җизни апайның җырларын җырлавымны ничек кабул итә икән, сорарга кирәк әле», – дип уйладым. Шул төнне төш күрәм. Хәния апа бик матур җыр җырлый. Аңа Габделхәй абый белән мин дә кушылам. Ахырдан Хәния апа миңа: «Миләүшә, менә шушы җырымны син аласың, калган җырларымны да җырлыйсың», – ди.

Юбилейга кайткач, Габделхәй абыйга әле төшемне сөйләгәнче үк, шушы сорауны бирдем. «Миләүшә, Хәниянең теләсә кайсы җырын аласың да, җырлыйсың. Мин риза», – диде. Мин моны Габделхәй абыйның гына түгел, Хәния апаның да үземә хәер-фатиха бирүе дип кабул иттем.

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан

«Хәния апаның исемен үз файдама кулланганым булмады, дисәм дә...»

Хәния апаның репертуарын башкару артисттан аерым бер осталык таләп итә. Берәр нотаны дөрес алмасам, дөрес башкармасам, Хәния апа исеменә тап төшерермен, дигән эчке курку, җаваплылык хисе бармы?

Хәния апа җырларын башкару зур җаваплылык сорый. Үземне: «Хәния Фәрхинең туганы, энесенең кызы», – дип тәкъдим итүләренә дә мин әле яңа өйрәнә башладым. Ярты ел элек кенә дә үзем белән алай дип таныштырмауларын сорый идем. Хәния апаның туганы буларак, үз-үземә таләпләрем зур. Аның җырларын бик матур итеп, бөтен кеше яратырлык итеп башкарасым килә.

Хәния апа исән чакта сезнең җырлаганны ишеттеме? Бәлки, нинди дә булса киңәшләре исегездәдер?

Хәния апа мине, Алияне һәм Галияне (Фирүзә апаның кызы) үзенең дәвамчылары дип атый иде. Алар авылга кайтып, бергәләп җыелганда, «Утыр әле, әни, яннарыма» җырын җырлый идек без. Хәния апаның төрле гаилә бәйрәмнәрендә дә: «Миләүшәм, чык әле», – дип мине чакырып чыгарганы, үзе белән бергә җырлатканы булды.

Аның мине бик тә сәхнәдә күрәсе килгән иде. 11 сыйныфны тәмамлагач, Хәния апа мине Казанга килер дип көтте. «Театр училищесына керәбез. Илүсә, кызыңны җибәр», – дип, әнигә дә әллә ничә тапкыр шалтыратты. Шуңа да карамастан, мин Уфада торып калдым. Хәзер, бәлки, шулай кирәк булгандыр дип уйлыйм. Казанга китсәм, Алмазым белән табышмаган булыр идек. Тормышым бөтенләй башкача булыр иде. Ә мин бүгенге тормышымнан бик канәгатьмен.

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан. Гаиләсе һәм картые (дәү әнисе) белән

Миләүшә, күптән түгел генә интернетта Хәния апаның бер яңа җыры таралды. Аның җырланмаган, тамашачы ишетмәгән җырлары калдымы әле? Бәлки, аларны сезнең башкаруда ишетеп булыр?

Мөмкинлегем булса, мин Хәния апаның бөтен җырларын башкарыр, җырланмаган җырларын да халыкка ишеттерер идем. Менә шушы интернетта таралган «Кабат килде сөю» җырын да башкарырмын кебек. Нык матур җыр, йөрәккә кереп калды.

Хәния апаның җырларын яратып җырлыйм. Төрле чаралар вакытында хәтта мине Хәния Фәрхи дип кабул итүчеләр, яныма килеп, «Хәния» дип тотып карап, елап җибәрүчеләр дә бар. Шулхәтле яратканнар икән Хәния апаны…

Ләкин моның икенче ягы да бар – мин бит Хәния апа түгел. Миңа үземнең репертуарымны булдырырга кирәктер, дип саныйм. Гел аның җырларын гына башкаруымны халык бик үк хуплап җиткермәскә дә мөмкин.

Яңа технологияләр ярдәмендә Хәния апа белән «виртуаль дуэт» яздыру тәкъдиме булса, ризалашыр идегезме?

«Әлдермешкә кайтам әле» җырын яздырырга дип, студиягә килдем. Тавыш яздыручы җырны – Элвин Грей башкаруында, ә мин Хәния апа башкаруында беләм. Мине Элвин Грей кебегрәк җырлатмакчы була. «Хәния апа ничек җырлаган, мин дә шулай җырлаячакмын», – дидем. Шуннан соң ул миңа безнең тавышларыбызны янәшә куеп карарга тәкъдим итте. «Әлдермеш»не Хәния апа белән «бергәләп» җырладык. Минем бу хакта сөйләгәндә әле дә тамагыма төер тыгыла. Җырны бергәләп башкаруыбызны тыңлаганда үксеп беттем, мине көчкә тынычландырдылар. Тавыш яздыручы да ахырдан: «Күңелең ничек куша, шулай җырла, Миләүшә», – диде.

Шушы җырны Хәния апа белән дуэтта башкару бик матур булыр иде. Ләкин мин бу турыда сөйләгәндә дә елыйм, башкарып чыга алмам дип куркам…. Алай да, әлеге теләк күңелемдә яши.

Хәния Фәрхинең туганы булуыгыз нинди дә булса ситуацияләрдә ярдәм иткәне булдымы?

Инде алда әйтүемчә, мин элегрәк Хәния апаның туганы булуыма басым ясауларын теләми идем. Студент вакытта башка районнарга, дус кызларга кунакка кайтабыз бит инде. Алар әти-әниләренә: «Менә бу – Миләүшә, Хәния Фәрхинең туганы», – дип әйтү белән коела идем дә төшә идем. Хәния апаның исемен үз файдама кулланганым булмады, дисәм дә, бу факт миңа бер тапкыр ярдәм итте.

Быел Уфада Әнвәр Нургалиев белән Салават Фәтхетдиновның уртак концерты булды. Шуннан соң Салават абый белән фотога төшәсем килде. Сәхнәдән күреп беләм үзен, ләкин якыннанрак күрәсе килә генә бит. Ләкин бу – бөтенләй мөмкин сыман түгел, төрле яклап сакчылар уратып алган. Салават абыйны чыгу юлына таба озаталар, бер кешене дә якын китермиләр. Шулвакыт: «Салават абый, мин – Хәния апаның племянницасы. Зинһар өчен туктагыз әле, фотога төшик!» – дип кычкырдым. Салават абый Хәния апа белән туганнар кебек яшәде бит инде. Шуңа да аның исемен битараф уздырып җибәрә алмады. Мине үзе янына чакырып фотога төште дә, машинасына утырып китеп барды.

«Әтием йөрәгемдә матур, безне җылытучы зур кояш булып яши»

Миләүшә, сезнең әтиегезнең язмышы бик фаҗигале, үкенечле булган. Шул хакта да сөйләшеп алсак иде.

Әтиемне төштәге кебек кенә хәтерләсәм дә, аның матур баһадир гәүдәле, уен-көлкеле, җор телле кеше булуы исемдә. Көрәшче әтиебез безне дә үзенең зур учларында биеткәндер кебек.

Әти агроном булып эшләгән. Табигатьне, авылны бик яраткан, чып-чын җир кешесе булган. Шуңа да без авылда яшәп калганбыз. Кызганыч, әтием хәтта укуын тәмамлап диплом да ала алмыйча, дүртенче курста укыганда мәңгелек иленә күчкән. Минем сеңлем Лилия әтидән – 3, мин 4 яшьлек бала булып торып калганбыз. Әниемә әти үлгәндә 25 яшь булган.

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан

Җыр-моңга гашыйк гаилә идек без. Әнием дә бик матур җырлый минем. Әти исә төшке ашка кайткан арада да гармунда уйнап, безне җырлатып-биетеп китә иде. Әлеге күренешләр хәтеремдәме икән минем, әллә инде әнием сөйләгәннәрдән генә күз алдына киләме икән, төгәл әйтә алмыйм. Шулай да, әтием йөрәгемдә безне җылытучы зур бер кояш булып яши.

Ятимлекне тоеп үстек дип әйтә алмыйм. Әни безне тырышып-тырмашып аякка бастырды, матур итеп карады. Әтиебез исә бу елларда һәрвакыт янәшәбездә булды сыман. Әнинең беркайчан да әти турында начар сүз әйткәне булмады. Картыйларыбыз, әти ягыннан туганнарыбыз белән дә гомер буе аралашып, дус-тату яшәдек.

Әтиегезне югалткан көнне хәтерлисезме?

Күз алдымда әтинең җәсәден өйгә алып кайткан, аннан ишегалдына чыгарган, Хәния апаның, елый-елый, аңа атап язган шигырьләрен укыган күренешләр бар. 4 яшьлек кенә булсам да, әтисез калуымны аңлаганмындыр.

Әтиегезнең гомеренә кул сузган җинаятьчеләр җәзаларын алдылармы?

Ул чакларда, кечкенә булгач, аңлап бетермәдем. Үсә төшкәч тә миңа бу авыр тарихны җентекләп сөйләгәннәре булмады. Ләкин әтине яшәүдән мәхрүм иткән кешенең үз җәзасын алуын беләм. Бүгенге көндә минем әниемне – тол, без балаларны ятим калдырганлыгын, үз гаебен аңлыйдыр, дип уйлыйм мин аны. Ул әле дә исән-сау, гаиләсе бар.

Күңелегездә әлегә кешегә карата ачу, үпкә хисе бармы?

Үпкә хисем юк дип әйтсәм, ялган булыр. Авыл җирендә эш күп бит инде. Ә без гаиләдә – 2 кыз бала да әни генә. Менә шул вакытларда әти булмаганлыгы һәм аның гомерен алган кешеләр искә килеп төшә иде.

«Әниебезнең язмышын кабатларга язмасын»

Әниегез сезне ялгызы гына тәрбияләгән. «Әнкәем-бәгърем» җырыгыз аның язмышын ачык сурәтли, әйеме? Зифа апа Нагаева бу җырны махсус сезнең әниегезгә атап яздымы?

Зифа апа безнең гаиләне белә, әнием белән дә таныш. Ләкин, үскәч, мине бер тапкыр да күргәне булмаган. Бер җырым «Юлдаш» радиосының «Чүмеч йолдыз» хит-парадында җиңде дә, миңа концертта чыгыш ясарга туры килде. Зифа апа мине шунда күреп алып, тавышымнан, тембрымнан танып алды. Соңрак мин Зифа апаның концертында да чыгыш ясадым. Ул мине бик яратып, үз баласы кебек итеп кабул итте, әниемә багышланган җыр язып бирде.

Зифа апа үзе дә – әтисез үскән кеше. Язмышларыбыз бигрәк охшаш икән безнең, дип сөйләшеп тордык. Нәтиҗәдә, һәр җөмләсе генә түгел, ә һәр сүзе әниемә туры килә торган, бик мәгънәле җыр туды. Ләкин мин аны озак вакытлар җырлый алмадым. Күңелемә бик якын ала, елый идем. Үземне кулга алып, еламыйча башкарырга әле яңа өйрәнеп киләм.

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан. Әнисе белән

Сезнең нәселдә туганлык җепләре бик көчле, әйеме, Миләүшә. Фирүзә апаның да барыгыз өчен дә җанатып яшәгәнен күреп торабыз. Хәния апа да туган җанлыклы булган.

Бик дөрес сүзләр. Бу – тәрбиядән дә килә торгандыр. Без әниләрнең, дәү әниләрнең туганлык кадере турындагы сүзләрен әкрен генә күңелгә сеңдерә бардык. Әнием ягыннан да, әтием ягыннан да барлык туганнарыбыз бер-берсе өчен өзелеп торалар. Без дә сеңлем белән бик якын. Фирүзә апалар, Алия, Алсуның гаиләсе белән кунакларга йөрешеп торабыз. Балаларыбыз да безнең кебек якын булып үссеннәр иде, дибез.

Тәтешледә Хәния апаның һәйкәле янындагы стенада безнең зур шәҗәрәбез эленеп тора. Менә шундагы туганнарыбызның барысын да җентекләп беләбез. Күпләре белән, араларыбыз ерак булуга карамастан, элемтә саклыйбыз.

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан. Ире, сеңлесе һәм сеңлесенең тормыш иптәше белән

Үзегезнең гаиләгез турында да сөйләгез әле. Сезнең тормыш иптәшегез дә иҗат кешесеме?

Интернет челтәре аша танышкан мәхәббәткә ышанырга ярамый, диләр. Ләкин ул бар икән. Дүртөйле районына курсташ кызыма кунакка кайткач күреп калган мине Алмаз. Озак та үтмәде, социаль челтәрләрдә хат язды. Озак аралашмадык, бер-беребезне ошатып, очрашып йөрүебезгә 1 ел булды дигәндә, никах укытып куйдык. Бүгенге көндә 3 ул үстерәбез. Алмазымнан башка мин үземнең тормышымны күз алдына да китерә алмыйм. Ул – минем иң зур терәгем, ярдәмчем. Миңа сәхнәгә чыгарга да төп этәргеч бирүче ирем булды. «Миләүшә, сиңа җырларга кирәк», – дип әйтеп торды. Алып баручы эшенә дә аның ярдәме белән кереп киттем. Җырларга чакырсалар да, аның тарафыннан бернинди көнләшү дигән әйбер юк. Эшемне аңлый, еш кына концертларга да бергәләп чыгып китәбез. Ул – минем шоферым да, ирем дә, продюсерым да. Бер-беребезне аңлап яшибез.

3 малай үстерәбез, дисез. Сез нинди әни? Малайларны тәрбияләү күбрәк кем өстендә?

Минем усаллыгым да, йомшаклыгым да бар. Балаларны ачуланырга да, шунда ук барып кочаклап алырга да мөмкинмен. Күп очракта йомшаграк та әле мин. Ә менә әтиләренең кырыслыгы бар. Малайлар аның күзенә генә карап торалар, һәр әйткән сүзен бер әйтүдә тыңлыйлар. Ә минем белән шаярышырга, сүземне артык җитди кабул итмәскә мөмкиннәр. Аллаһка шөкер, балаларыбыз тәрбияле, акыллы. Бүгенге көнебезгә бик сөенәм. Әниебезнең язмышын кабатларга язмасын, сабыйларыбызны Алмазым белән тигезлектә үстерергә язсын иде, дип телим.

Миләүшә, рәхмәт әңгәмәгез өчен! Иҗат уңышлары телим сезгә!

Фото: © Миләүшә Гыйлемханованың шәхси архивыннан. Гаиләсе белән

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар