Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Апамның рухы шаттыр дип уйлыйм»

news_top_970_100
Хәния Фәрхинең сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина: «Апамның рухы шаттыр дип уйлыйм»
Фирүзә Ибәтуллина архивыннан

Бүген Татарстанның халык артисты Хәния Фәрхинең вафатына биш ел тулды. Шул уңайдан Казанда Хәния Фәрхи яшәгән йортка, күршеләре һәм якыннары  инициативасы белән мемориал такта куелды.  Бу турыда тулырак «Татар-информ» сайтында укырга мөмкин. 
Искә алу чаралары җырчының туган ягы Тәтешледә дә үткән. Аның район үзәгендәге музеенда сеңлесе Фирүзә Ибәтуллина Коръән мәҗлесе уздырган. Фирүзә ханым, күңеленә бик авыр көн булуына карамастан, әлеге аш мәҗлесе турында сөйләде, сөекле апасы турындагы истәлекләре белән бүлеште.

 

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина архивыннан

«Инде апамның вафатына да биш ел узып киткән. Вакыт оныттыра дигән булалар. Оныттырмый икән, көннәр узган саен яралар тирәнәя генә бара. 

Бүген без дә Казандагы истәлек тактасы  ачылышына барырга тиеш идек. Кайбер шәхси сәбәпләр аркасында җаебыз чыкмады. Йөрәгем бик әрнеде дә, азрак тынычланыйм дип аш уздырып алырга булдым. Мәҗлескә әниебезне алып килдек, якыннарыбыз, дусларыбыз җыелды. Хәния апаның укытучысы да килде.

Бүген көне буе Тәтешлебездә Кояшымның җырлары яңгырый. Аның тугры тамашачысы апамның һәйкәленә килә, чәчәкләп сала, музеена керә. Мин бүген иртәдән бирле биредә, бөтен килгән кешеләрне чәйләр эчертеп,  бәлешләр ашатып, сыйлап чыгарып җибәрәм», – ди ул.  

 

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина архивыннан

Узган ел, Фирүзә Ибәтуллина тырышлыгы белән, нәкъ әниләр көненә туры китереп, Тәтешленең үзәгендә мәрхүмә җырчыбызның музее ачылды. Анда Хәния Фәрхинең сәхнә киемнәре, дипломнары, бүләкләре һәм башка кадерле әйберләре саклана. Фирүзә апа әлеге музейны ачуларын бик дөрес гамәл булды дип санавын әйтеп үтте. 

 

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина архивыннан

«Бу музей һәрвакыт кунаклы йорт кебек. Бирегә үтеп барышлый гына түгел, Уфа, Казан, хәтта Мәскәүдән, алдан кунакханәләр алып куеп, атап килүчеләр дә күп. Үзен онытмауларына, шулкадәр кешенең якын итеп, иҗаты белән якыннанрак танышырга теләп килүләренә апамның рухы бик шаттыр дип уйлыйм», - диде ул.

 

Фото: © Фирүзә Ибәтуллина архивыннан

 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100