Хәмит Латыйпов: «Безнең илдә Киркоров ишеләр миллионнар ала, рәссамнар – бармак суыра»
Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе, язучылар берлеге әгъзасы, рәссам һәм шагыйрь Хәмит Латыйпов «Интертат»ка профессиональ сәнгатькә килү юлында кичергән үкенечләре, балачак хатирәләре, ятимлек, Татарстанның бүгенге көн декоратив һәм сынлы сәнгатенең хәл-торышы турындагы борчулары, туган тел хакындагы уйланулары турында сөйләде.
«Мин бик кызганыч язмышлы бала булганмын. Әни, мине тапканнан соң, 7 ай гына яшәп кала. Мин – 7 айдан ятим. 24 яшендә, сылу һәм япь-яшь хатын-кыз чагында үлгән әнкәй. Актаныш ягыннан булган ул үзе. Мин 1949 елда Пермь өлкәсенең Половинка бистәсендә тудым. Шуннан озак та үтмәгән, әти белән әни Башкортстанның Илеш районы Бүләр авылына күченеп килгән. 7 айдан әни үлгән.
Ә 12 яшемдә әти китеп барды. Әти минем чирле кеше иде. Германиядән әсирлектән чирләп кайткан булган. Үпкәсе начар иде. Мин балачагымны гел бер авыр тойгы белән искә алам. Нишләптер, гомер буена үтмәде ул әйбер. Һаман «авырта».
Ятимлектә генә түгел эш. Кеше әтисез, әнисез дә үсәргә мөмкин. Бу һәрвакытта да начар үсү дигән сүз түгел. Минем очракта эш башка бер мәсьәләдә. Миңа 6 яшемдә йорт салуда катнашырга туры килде. Әти – чирле кеше. Ә мин бердәнбер бала. 6 яшьлек малай. Әти миңа ышанып, өй башлаган. Өй салу – ул бит бик таза ир-атларга да авыр эш. Ә мин – чак гәүдәле, ак тәнле, хәлсез бала. Ә әтинең минеке кадәр дә хәле юк. Чөнки саулыгы юк. Әти миннән эшләтте шул эшне. Әнә шул мине бик каты «имгәтте», бик каты... Гомерлеккә эзе калды аның.
Ул вакытта әле ике бакча тота идек. Ашарга юнәтергә кирәк бит инде. Ул бакчалар сигезәр-унар сутый иде. Алары да минем өстә. Утарга кирәк, күмәргә кирәк, капчыклар ташырга кирәк...
Мәңге онытасым юк: әти белән ярты төн каен кисә идек. Минем буем әтинең тезеннән. Аяк-беләкләрем чак, җилкәм тар. Тук булганчы ашаган да түгел бит инде. Төне буе агач кисә идек. Җил. Пычкысы да рәвешсез. И изалар кичә идек. Мин ул фәлән метрлы булып шартлап авып төшкән агачларны ничек итеп арбага төягәнебезне бүген аңламыйм... Әти үзе дә минем чама гына бит. Чирле.
Тыны бетә иде аның бик каты. Эсседә аз гына эшләсә, барып егыла торган иде күләгәгә. Сулышы рәтләнгәнче, чүгәләп, «улым, болай эшлә, тегеләй эшлә» дип өйрәтә тора иде. Әтинең авыру кеше булганын беләм. Әмма мин бит – бала. Рәнҗегән төсле эчтән генә елый идем. Әтигә рәнҗемәгәнмендер инде. Язмышка үпкәләгән булганмындыр.
Өйне 3 елда салып кердек. Шуннан әти китеп тә барды... Үсмер чагым булса, егет чагым булса – бер хәл. Минем җилкәгә маңка малай чагымда төшкән бит ул... Болар мине һаман әрнетә. Нишләптер, шушы яшемә җитеп, һаман тырный күңелне. Ниндидер үпкә-үкенеч төсле нәрсә ул. Аңлата алмыйм. Язмышның шундый кырысы миңа эләккән. Минем тарихым башыннан ук әнә шулай төенле, сикәлтәле булган...
Профессиональ сәнгатькә дә урау һәм катлаулы юллар белән килдем мин. Бүләрдә башлангыч мәктәпне тәмамладым. Күрше Тыпый авылына йөреп сигезьеллыкны бетердем. 1964 елда, музыка-рәсем укытучысы һөнәрен үзләштерергә дип, Уфага киттем. Уфа музыка-педагогия училищесына укырга кердем. Әмма акча юк иде. Беренче курста ук ташладым укуны.
Семилетка бистәсендә нефтьче булып эшләргә тотындым. Аннары Бүләргә кире кайтып, авыл клубы мөдире булып эшләп алдым. Ә 1967 елдан Югары Яркәй район үзәгендә чыккан «Маяк» газетасында бизәүче вазифасына алындым. Аннан да киттем. Уфа төзелеш техникумында балта осталары курсларын үттем. 1972-1973 елларда Мәскәү өлкәсе Богородское авылында агач кисеп-уеп бизәк төшерү осталары әзерләүче курсларда белем алдым.
Җитлектем. Өйләндем. Әмма хатын белән тора алмадык. Аерылыштык. Бер балабыз булды. Малай 3 бала әтисе бүген. Оныклар белән бик сирәк күрешәбез. Артык аралашмыйбыз. Элемтә бар инде барлыкка. Туймазыда торалар.
1978 елда Уфа сәнгать училищесын тәмамладым. «Агачны сәнгати эшкәртү» белгечлеге буенча. Шунда сәнгать училищесында укыган вакытта беренче иҗат эшләрем яралды. 1978дән 1983нең азагына кадәр Татарстан Сәнгать фондының Чаллы филиалында уеп-кисеп ясау рәссамы, 1984-1990 елларда Башкортстанның Туймазы шәһәрендә фаянс-фарфор заводы рәссамы булып эшләдем. 1991 елда, заводтан китеп, берничә ел нәкыш сәнгатендә кайнадым. Майлы буяу белән киндергә дүрт дистәгә якын картина яздым.
2000 елның маенда, «Туран» сувенирлар җитештерү оешмасы чакыруы белән, Казанга килдем. Төп рәссам итеп билгеләндем. Мин бик бәрәкәтле эш күрсәттем анда. Заказ буенча сандыклар, бизәкле савыт-саба, тәлинкәләр, паннолар ясадым. Шушында ук минем күпләп сувенирлар иҗат иткән чагым. Минем анда резчик егетләр, бизәк төшерүче кызлар бар иде. Эш гөрләп барды. 2002 елның маена кадәр генә эшләдем.
«Туран»ның җитәкчесе – Хәйбрахманова Суфия ханым иде. Ире нефть короле иде аның. Мин киткәндә, бөтен җитештергән хезмәт «Туран» бинасы эчендә, Суфия ханымга калды. Аның милегенә әйләнде. Аннары миңа берничә мәртәбә ишеттерделәр: минем эшләрне Суфия ханым, авторын күрсәтмичә, сатып йөргән икән. Бу бит инде иҗатчы өчен шулкадәр авыр әйбер... Нишләтәсең. Алар «Туран» бинасы эчендәге бар нәрсәгә хуҗа бит инде. Бәхәсләшә торган да түгел. Ул «Туран» бетте инде, юк ул бүген. 2 ел эчендә хисапсыз разработкалар эшләп калдырдым мин анда. Шулкадәр хезмәт калды…
Китүем дә әллә ничек булды минем аннан. Суфиянең бухгалтеры яһүд егете иде. Шул егет белән беркөнне тартып торабыз. Шуннан бу миңа, бик катгый итеп: «Хәмит, сиңа моннан китәргә кирәк!» – ди. Мин аптырап калдым. «Нәрсә диюең бу?» – дим инде. «Хәмит, кит син моннан», – ди бу һаман. Мин аның анда нәрсә әйтергә теләгәнен отып ала алмадым. Әмма бераздан төшендем.
Суфия ханым миңа «трудовой» төзегән, әмма пенсия фондына минем өчен түләмичә яткан икән. Тирә-якта тоташ алдау инде... Теге егет мине кисәтмәкче булган инде ул. «Нәчәлник» өстеннән әйтә алмый бит инде тутырып. Шуңа, ничектер, миңа аңлатмакчы булган. «Сиңа моннан тизрәк китәргә кирәк», - диде бит ул миңа. Ә мин аны аңлый алмый аптырап беттем шунда. Минәйтәм, начар эшләмим бугай бит инде. Мин анда 2 ел эчендә бик күп эшләдем. Тәлинкәләргә генә дә 400дән артык төрле эскиз җитештердем.
«Туран»нан соң, 2002 елның көзендә Саба районы Шәмәрдән бистәсендә сәнгать мәктәбендә укытырга чакырдылар. Шунда эшләп алдым. Аннары кире Туймазыга кайттым. Чөнки анда 1 бүлмәле фатирым бар иде. Туймазыда яшәп иҗат иттем. Ә Туймазы – периферия. Синең эшең шунда пыскып ята. Үзәккә, Казанга килеп җитә алмый. Әрәм булып ятып кала. Дөньяга чыгарырга, күрсәтергә кирәк бит аларны. Ул эшләрне бит букчага салдың да Казанга күтәреп алып килдең түгел. Алар бит – зур-зур картиналар, икешәр метрлы скульптуралар. Менә шушы әйбер зур бер проблема булып торды гел.
2008 елда Чаллыга килдем. Монда торып иҗат итә башладым. Анысы да читтә инде үзәктән... Шунда миңа монда таба киләсе калган, үзәккә. Иҗат кешесенә йә үзәктә, йә үзәккә бик якында булырга кирәк. Күргәзмәләр, башка төрле чаралар... Сәнгать тормышы үзәктә кайный. Син читтә булсаң, төшеп каласың. Кайный алмыйсың шунда. Нюанслары бик күп инде аның. Төрле мәсьәлә буенча атлаган саен Казанга килергә туры килә, 250шәр чакрым үтеп. Казанда кешегә кереп кунарга кирәк. Әле син күрергә дип килгән кеше үз урынында буламы син килгәндә... Фәлән көн кунып ятарга туры килә берәр сорауны хәл итәр өчен.
2008 елда минем Казанда күргәзмәм оештырылган иде. Шул вакытта Зилә Вәлиева янында сүз кузгатканнар. «Менә Хәмит Латыйпов Туймазыдан Казанга күчмәкче, финанслары җитми», – дип. Шуннан Зилә Вәлиева үзе минем янга килеп: «Сезгә күпме акча кирәк?» – ди. Мин уйлыйм инде: күп сорасам – бирмәсләр. Без бит инде гомергә мескенлек, хәерчелекне генә белгән. «300 мең», – дидем инде. «Булды, ярар, иртәгә кил, кул куеп бирербез», – ди миңа Зилә Вәлиева. Бер миллион сорап була иде бит инде шунда! Мин Казанга күчкән була идем... Бөтен проблемам хәл ителә иде. Булмады! Бу – үземнең мескенлектән инде. Әрсезлек җитмәгән.
Мин менә эшләремне саттым, «Хәзинә» музеена тапшырдым. 24 эш бирдем. Бәяләрен мескеннәрчә куйдым инде – 12шәр мең. Шуңа Чаллыда утырып калдым. Мин монда эшләрем белән фатирымны тутырдым инде. Көн саен иҗатта мин. Әмма минем бу эшләрем бер файдасызга өйдә җыелып ята. Бернәрсә бирми бу хезмәт. Чаллыда да күргәзмәләр корабыз инде. Әмма бер мәгънәсез, бер файдасыз эш ул. Ә монда, Казанда, җитәкчелек күрер иде хет, дим инде. Күзләренә чалыныр иде...
Балачактан сәнгатькә, шигърияткә хәвәс булганмын. Усал язмышлы булгангадыр инде. Усал язмышлылар илһамлы була. Мин – 1998 елдан Россия Рәссамнар берлеге әгъзасы, 2002 елдан – Татарстан Язучылар берлеге әгъзасы. Язуга тумыштан сәләт булу кирәктер, мөгаен. Теләгән һәркем утырып шигырь тудыра алмый. Әмма минем шигырьләрем язмыш вакыйгалары тәэсире нәтиҗәсендә языла. Шуңа да алар арасында көрсенү, моңсулыкка төренгәннәре шактый. Яшь барган саен, шундый рухта язылганнары күбәя генә. Шулай булмыйни... 75не тутырдым бит инде. Иҗат шундый әйбер инде ул. Иҗатта синең хәтта үзең дә танып белмәгән хис-кичерешләрең, борчу-сагышларың чагылыш таба. Чөнки бу – иҗатның ягулыгы. Ул ансыз эшләми.
Әмма мин үземне һич тә пессимист кешеләр рәтенә кертмим. Мин тормышымнан риза, канәгать. Чөнки дөнья үзе – бик ямьле нәрсә ул. Миннән бервакыт бер рәссам сорады: «Хәмит, синең төшенкелеккә бирелгәнең бармы?». «Нәрсә сөйлисең син?!» – дидем. Дөньяга кара: ул шул дәрәҗәдә бай. Кая карама – матурлык. Мин менә бер ялгызым торам. 2 бүлмәле фатир минем. Мин бүлмәләрне түшәмгә кадәр эшләрем белән тутырдым. Анда меңнән артык әзер эш ята. Әлбәттә, агач эшләрен техника белән өйдә эшләве читен. Өй тузанга бата. Остаханә кирәк инде андый эш өчен. Ә идеяләр бертуктаусыз туа тора. Дөнья үзе – илһам инде ул.
Мин үземнең идеяләремне, эскизларымны, сызымнарымны җыеп, китап итеп тектем. А4 форматтагы битләр алар. 400 китап килеп чыкты! Бер китапта 250дән алып 700гә кадәр бит урнаштырдым. Битләрне шнур белән тектем. Типографиягә барып, картоннан каты тышлык кистереп алдым. Дрель белән тишеп, китапларны тышладым. Битләрне, кирәк чакта, салдырып алып була торган итеп эшләдем. Аларны алып, пыяла аша бастырып кабатлап сызып алып була. Уңайлы. Аннары, һәрбер китапны бер тематикага карый торган итеп тупларга тырыштым. 15-20 мең эскиз анда. 400 китап!
Минем күңелне тынгысызландырган, борчыган иң зур нәрсә – Татарстанда бу сәнгать өлкәсенең хәл-торышы. Безнең җирдә талантлар туа бит, осталар бар. Һәрвакыт булган. Бүген дә бар. Табигать бит сәләтне гел мулдан өләшкән безнең халыкка. Ә безнең бүген тотып күрсәтерлек юньле фабрикаларыбыз, җитештерү оешмалары, остаханәләр бармы? Безнең бик оста яшьләребез бар. Шундый яхшы кисүче егетләрне беләм үзем генә дә. Шундый талантлар яши бездә... Аларга бәләкәй генә булса да бер фабрика оештырсаңмы... Анда тормыш гөрләп торса: кемдер уйлап таба, кемдер тиражлап ясый, кемдер сатуга чыгара. Шуны оештыру мөмкин түгелмени?
Мин инде ничә еллар шушы мәсьәлә буенча көенеп йөрим. Кемнәр белән генә бу темага сүз кузгатып карамадым. Рәисебез Рөстәм Нургалиевичка хат белән мөрәҗәгать итәргәме, дип торам әле менә. Берәр нәрсә эшләргә кирәк. Бу сәнгать өлкәсенә үсеш, алга таба китеш кирәк. Бүгенге дәрәҗәдә калдырырга ярамый. Казанның Үзәк универмагын ябып, бинаны Халык һөнәрчелеге үзәге итеп үзгәртәчәкләр, дигән сүз булган иде. Ул нәрсә булып бетәр, белмим. Эшли башладымы икән ул, барып чыгармы икән берәр нәрсә. Халык һөнәрчелеге үзәген ачу – бер хәл ул. Ләкин дәүләт аңа юнәлеш-кыйбла бирмәсә, һөнәрчеләр өчен кирәкле матди база булдыруда булышлык күрсәтмәсә, бу сәнгать беркая китә алмаячак, алга таба бармаячак, үсмәячәк, бүгенге мескен дәрәҗәсендә калачак.
Бу сәнгать өлкәсендә икмәк эшләү авыр. Хәтта мөмкин түгел, дияр идем. Синең беркемгә кирәгең юк. Синең сызган, кискән, буяган нәрсәләреңнең кирәге дә – өч тиен. Шофер булып акча эшли аласың. Әйбер ташып акча эшли аласың. Ә иҗат – ипилек акча бирә торган хезмәт түгел. Фәкать дәүләт булышлыгы белән генә безнең осталар иҗат итә, сәнгать үсә ала. Ә дәүләтнең синең сувенирыңда эше юк. Уйлаганымны туры итеп әйтәм инде.
Язучылар, рәссамнар гомер буе ач булачак, диләр. Совет заманында язучы бер китап чыгарса, шул акчага 5 ел яши алган. Бүген югары сәнгатькә сәләте булган кеше, иҗатчы – чып-чын мескен. Язучы-шагыйрьләр журнал-фәләндә эшләп оклад алса гына яши аладыр инде. Башкача бер үзен дә туендыра алмаячак. Вакыт-вакыт әсәрләрен бастыра, китабын чыгара. Ә рәсем төшерү, уеп-кисеп ясау, буяу, бизәү сәнгате белән шөгыльләнү бүген – үз күңелеңне күрер өчен генә эшли торган, хобби шикелле генә эш булып калды. Аның һич кыйммәте юк. Менә шушы көннәрдә генә 2 эшемне музейга алдылар. Керамика. Сәнгать әсәре! Берсен – 30 меңгә алганнар, икенчесен – 50 меңгә. Еларгамы, көләргәме... Бердәнбер юаныч – бу эшләр музейда сакланачак, дәүләт фондына керәчәк, илнең байлыгы булачак.
Ә бәясенә килгәндә... Мин ул акчага күпме яши алам?! Ярый да миңа күп кирәкми – эшләргә материаллар алам да дарулар алам. Шулай яши бирәм. Ә гаиләсен туендырырга, балаларын ашатырга тиешле ир кеше ни хәл итә? Дәүләт, әлбәттә, ота – музейлар сәнгать әсәрләрен арзанга ала. Тиенгә ала. Нишлисең инде. Мәдәният министрлыгы акчаны башка җиргә бирә, монда – бирми. Әллә нинди шоулар, тамашалар үткәрәләр. Миллионнар түгәләр.
Англиядә, Германиядә, әйтик, сәнгатьнең кыйммәте бар. Анда югары сәнгатьне тиешенчә бәяли беләләр. Ә бездә – чүп урынына күрәләр. Безнең илдә Киркоров ишеләр сәхнәдә пәри туе күрсәтеп фәләнешәр миллион акча эшли. Нишләтәсең, шундый ил... Безнең надан халыкка шул ярый.
Безнең халык – шыр надан. Ул сәнгатьне аңламый. Уйлый белми, күрә белми, тоя белми. Бездә «ценительләр» юк. Гаҗәп түгел – сәнгатьне чүп урынына күргән ил халкы өметсез була инде ул. Элек, совет заманында, кеше хет китап укыган. Ә хәзер... Безнең төпкә тәгәрәп яткан чагыбыз. Минем моңа нык эчем поша. Гел шушыны уйлап, көенеп йөрим.
Безнең халык тарихын да белми. Белергә дә теләми. Бернәрсә турында уйламый. Бернәрсә кирәкми, бернәрсә кызык түгел аңа. Ничек шундый хәлгә килдек соң без? Безнең татар – үз телен дә белми торган татар ул. Җәмәгать транспортына кереп утыр – анда чит илдән килгән студентлар кычкырыша-кычкырыша үз телендә сөйләшә. Авыз тутырып. Һәм ул синең Казаныңда үз телендә сөйләшеп йөри. Ә син – үз Ватаныңда туган телеңдә сөйләшмисең.
Татарның беркайчан да үз иле булмаячак! Татар – куркак, кыюсыз, мескен халык. Ул гел шундый булган. Элек аның теле булса да бар иде. Хәзер анысы да юк. Югалтты инде татар үзенең телен. Безнең авылларда да татар телендә сөйләшүче юк. Мәктәпләрдә тел юк, өйдә тел юк, әби белән бабайлар да оныклары белән урыс телендә сөйләшеп йөри.
Мин шаккатам. Татарның теле шундый матур. Аның матурлыгын берничек үлчәп бетерә торган түгел. Мин моны йөрәгемә учымны куеп әйтәм. Һәрбер тел матур, әлбәттә, сүз дә юк. Әмма татарның телен мин ихластан иң матур, бай, тирән телләрнең берсе дип таныйм. Ә язмышы шундый үкенечле... Ә син, югары сәнгатьнең бәяләүчесе бармы, дисең. Кая инде безгә, татарларга...
Беркөнне подъезд төбендә күрше хатын белән сөйләшеп тордык. Роза исемле татар хатыны. Авылда үскән. Хисапчы булып эшләгән. Миңа менә 75, ул миннән бер 5 яшькә олыдыр. Яныма килеп утырды. Сөйләшеп тордык. «Кемгә кирәк соң ул тел?» – диде бу миңа. «Син нәрсә сөйлисең? Син бит – авылда, татар мәктәбендә әлифба укып үскән, әти-әниең белән татар телендә сөйләшеп яшәгән кеше», – дим. «Татар теле белән имтихан тапшырып та булмый бит аның белән», – диде ул миңа җавабында. Бүгенге татар хатыннары кызларын урыска кияүгә биреп, оныкларын куана-куана чукындырырга йөри. Мактана-мактана сөйли аннары шуны. Боларның барысын үз колакларым белән подъезд төбендә ишетәм мин. Бу – бик куркыныч әйбер...
Мин Илештә үстем. Кеше булгач, Татарстанда иҗат итеп яшәдем. Мин – башкортның да улы, татарның да улы. Мин үзем өчен татар белән башкорт милләтен ике читкә куймыйм. Минем өчен икесе дә – Ватан. Мине башкорт җире үстергән, татар җире күтәргән, таныган, кеше иткән, ашаткан. Мин икесенә дә бурычлы. Икесе дә йөрәгем өчен газиз. Мин чиста татарча иҗат итә алам, чиста башкортча иҗат итә алам. Бу ике мәдәниятнең икесе дә якын миңа. Һәм татарның язмышы өчен көенүем – ул минем үзем өчен көенүем инде ул.
Бүгенге татарның хәле мөшкел. Ә бездән соң нәрсә килер? Бездән соңгы татарлар нинди татар булырлар?» – дип тәмамлады сүзен әңгәмәдәшем.