Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 3 ел: «Киләчәктә дә өлкән буын артистларны онытмагыз»

news_top_970_100
Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 3 ел: «Киләчәктә дә өлкән буын артистларны онытмагыз»
"Татар-информ" архивы

Бүген Татарстан һәм Башкортстанның халык җырчысы Хәмдүнә Тимергалиеваның вафатына 3 ел. Җырчының туганы Илһам Шәриф Хәмдүнә Тимергалиеваның иң якын дусларын бергә җыеп, җырчыны искә алу мәҗлесе уздырган.

Мәҗлестәге мизгелләр белән Бөтендөнья татар конгрессының мәгълүмати хезмәт һәм массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү идарәсе җитәкчесе Гөлназ Шәйхи һәм Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова бүлешә.

Мәҗлестә Зөһрә Шәрифуллина, Зөлфия – Җәвит Шакировлар, Винарис Ильегет, Илдар Кыямов, Алсу Әбелханова, Резедә Шәрәфиева һәм башкалар катнашкан. Коръән сүрәләре укылганнан соң, иҗатташ дуслары җырчы турындагы хатирәләрен яңартып, аның үлмәс җырларын тыңлаганнар. Бүген вафат булган тагын бер легендар җырчы – Флера Сөйләманова рухына да дога кылганнар. Флера Сөләйманова да Хәмдүнә Тимергалиева бакыйлыкка күчкән көнне вафат булды.

Илсөя Бәдретдинова әйтүенчә, Хәмдүнә Тимергалиева һәрнәрсәгә, һәр кешегә аерым бер мәхәббәт белән карый торган шәхес булган.

«Күп тапкырлар Хәмдүнә апаның бакчасында кунак булганым бар. Ул һәрнәрсәне яратып, һәр әйбергә мәхәббәт белән карый торган кеше иде. Менә аңарда гына шундый матур алмалар үскән, анда гына шундый матур чәчәкләр аткан.

Минем горурланып әйтә торган бер сүзем бар: мин – Хәмдүнә Тимергалиева белән бер сәхнәдә эшләгән, шәхсән аралашкан, анда кунакта булган кеше…

Илһам, сиңа бик зур рәхмәт. Исән чагында да гел янәшәсендә булдың, хәзер дә рухын данлап, барыбызны зурлап, ашлар уздырасың. Аллаһы Тәгалә зурласын үзеңне дә», – дигән ул.

Татарстанның халык артисты Зөһрә Шәрифуллина, яшьләр өлкән буын артистларыбызны мәңгелеккә күчкәч тә онытмасыннар иде, дигән теләк җиткергән.

«Беребездә мәңгелек түгел. Инде олыгая барабыз, күреп торасыз. Менә шушындый мәҗлесләрне бездән соң да яшьләр кабатласа, бик рәхмәтле булыр идек.

Бөтен нәрсә яшьләр кулында. Бирегә Хәмдүнәнең иң яраткан, иң хөрмәт иткән кешеләре җыелган. Кемдер уздырырга тиеш мондый мәҗлесләрне, кемдер чыгымнарны күтәрергә тиеш, дип утырасы юк. Мондый табыннарга әллә ни чыгымнар да кирәк түгел. Үзара җыелып, бер-беребез белән аралашып, бер-беребезне хөрмәт итеп, шундый табыннарда өлкән артистларыбызны искә алсак, безгә аның савабы гына була. Безгә аның әҗере меңе белән кайта. Барыгызга да чын күңелдән рәхмәт, гаҗәп матур кичә булды. Яшьләргә үтенечем шул – киләчәктә дә өлкән буын артистларны онытмасагыз иде», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100