Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Халыкның милли үзаңын күтәрергә кирәк»: Арча татар теле укытучыларына үрнәк күрсәтте

«Интертат» хәбәрчесе Бөтенроссия «Туган тел» форумы делегатлары белән Арчада булды. Кунакларга өчпочмак ясау, токмач кисү, чигү, күннән мозаика ясау серләрен өйрәттеләр, «Каз өмәсе» күрсәттеләр. Тулырак - әлеге репортажда.

news_top_970_100
«Халыкның милли үзаңын күтәрергә кирәк»: Арча татар теле укытучыларына үрнәк күрсәтте
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Бу көннәрдә Татарстанда Бөтенроссия «Туган тел» форумы узды. Башкалага 28 төбәктән һәм республика районнарыннан милли мәгариф өчен җаваплы 800гә якын кеше җыелды. Алар арасында татар теле укытучылары, милли мәктәп директорлары, методистлар, иҗтимагый татар оешмалары, мәгариф идарәләре җитәкчеләре бар. Кунаклар 13 ноябрьдә Арча районында булды.

Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгының регионара хезмәттәшлек бүлеге җитәкчесе Гөлия Мусина форум делегатларын Арчага китерүне очраклы түгел икәнен әйтте. «Арчада милли мәгариф һәм милли тәрбия бар. Күп язучылар бу җирлектән чыккан. Без кунакларга Арчаның миллилеген күрсәтергә теләдек», – диде ул.

Гөлия Мусина

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Кунакларны 2 төркемгә бүлеп, бер төркемен Арчаның 6нчы урта мәктәбенә, ә икенчесен Түбән Мәтәскә авылының Габденнасыйр Курсави исемендәге күппрофильле лицеена алып бардылар. «Интертат» хәбәрчесе беренче төркемдә булды.

6нчы мәктәптә безне, милли моңнар яңгыратып, баянчылар квартеты каршы алды. Аларның дәртле көйләре шәхсән үземә көне буена яхшы кәеф бүләк итте. Актлар залына узган кунаклар, чараның рәсми өлеше башланганчы, төркем-төркем фотога төшәргә ашыкты. Ерак аралардан килеп, бергә җыелган бит алар. Ярый әле татарларны шулай җыеп, очраштырып торучылар бар.

Свердловск өлкәсенең Әҗегол авылы мәктәбе директоры Ренат Вәлиевны татарларның гаиләдә татарча сөйләшмәве борчый. «Хәзер гаиләләрдә татарча сөйләшмәү милләт өчен зур проблемага әверелде. Аны чишү юлларын өйрәнү өчен, Татарстанга тәҗрибә алырга килдек», – диде ул кыска гына аралашуда.

Ренат Вәлиев

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Арча районы «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә лаек булды»

Кунакларны Арча районы хакимияте исеменнән Башкарма комитет җитәкчесе Ренат Гатиятов сәламләде.

Ренат Гатиятов

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Арча районында 15 урта белем бирү, 17 төп белем бирү, 2 башлангыч мәктәп һәм 1 интернат-мәктәп бар. Районда 51 балалар бакчасы һәм 2 урта һөнәри белем бирү оешмасы эшли. Боларның барысында 5900 укучы белем ала», – диде Ренат Гатиятов.

Арча районында 135 мәдәният учреждениесы эшли. Шуларның берсе – районның горурлыгы булган Яңа Кырлай авылындагы Габдулла Тукай музее комплексы. Арча районы шәхесләре белән дә горурлана. Бу җирлектән 200гә якын язучы һәм мәгърифәтче чыккан. Алар арасында Габдулла Тукай аерым урынны алып тора».

Югары Курсада Габденнасыйр Курсави туып үскән. Ренат Гатиятов сүзләренчә, Урта Курсада 1890 елда төзелгән мәдрәсә бинасында мәгърифәтчегә багышланган музей булдырылып килә. Шушы елларда төзекләндерелгән бинаны 10 декабрьдә ачарга планлаштыралар.

«Мәдәният өлкәсендә бик күп эшләр эшләнә. Быел Арча районы Татарстан Мәдәният министрлыгы үткәргән бәйгедә 45 район арасында җиңеп, «Татарстанның мәдәни башкаласы» исеменә лаек булды», – диде Ренат Гатиятов.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Туган тел һәм әдәбият укытучылары – милли хәрәкәт вәкиле»

Бөтендөнья татар конгрессының Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров «Туган тел» форумының әһәмияте турында сөйләде.

Данис Шакиров

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Төп мәсьәлә – туган тел һәм әдәбият укытучыларының милли хәрәкәт вәкиле икәнен күрсәтү. Аларның дәрестә һәм дәрестән тыш чараларда татар баласын тәрбияли алырдай ысулларны куллануларын телибез. Мәгариф хезмәткәрләре иҗтимагый оешмалар белән хезмәттәшлек итсен иде. Шушы максаттан без аларны бергә җыйдык.

Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы татарлар күпләп яшәгән төбәкләр белән ел дәвамында зур эшләр алып бара. Татар мәктәпләрен татар теле дәреслекләре белән тәэмин итү, укытучыларга төрле семинарлар үткәрү, укучыларны җәйге аланнарга чакыру, халыкара, төбәкара олимпиадалар үткәрү кебек эшчәнлек өзлексез бара. Уртак фикергә килеп, шуны халыкка җиткерү өчен җыен юк иде. Киләсе елга бу җыенны халыкара дәрәҗәдә үткәрергә телибез. Безгә милли йолалар, гореф-гадәтләр, мәдәният аша халыкның милли үзаңын күтәрергә кирәк», – диде Данис Шакиров.

«Өчпочмак ясауның нәрсәсе бар?»

Рәсми затларның сәламләү сүзләреннән соң, мастер-класслар, ачык дәресләр башланды. Остаханәләрдә катнашу уңайлы булсын өчен, кунакларны 7 төркемгә бүлделәр. Мастер-класслар 15 минут барды. Һәр төркем бөтен остаханәдә катнашып чыкты. Моннан тыш, алар дәресләр карады, мәктәпнең һәм районның класстан тыш эшчәнлеге белән танышты.

«Быел Милли мәдәниятләр һәм гореф-гадәтләр елы буларак, күп эшебезне театр белән бәйләп күрсәтергә тырыштык. Кунаклар сабыйларның да, өлкән сыйныф укучыларының да уйнавын күрде. Укучыларның ата-аналарын чакырган идек. Алар белән дә аралашу булды», – диде Арчаның 6нчы урта мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Лилия Җиһангирова.

Арчаның «Яшь талантлар» театры егет-кызлары «Каз өмәсе» йоласын күрсәтте. Шулкадәр оста уйнадылар. Киләчәктә араларыннан чын артистлар чыкса, гаҗәп булмас.

Остаханәләрдә өчпочмак ясарга, токмач кисәргә өйрәттеләр, келәм чигү техникасы (ковровая вышивка), күннән мозаика ясау, Казан җөе (Казанский шов) белән таныштырдылар. Шулай ук курайда уйнау буенча мастер-класс булды. Татар милли киемнәрен өйрәнүгә багышланган дәрес аеруча катнашучыларда аеруча кызыксыну уятты. Биредә татарлар үткән гасырларда ничек киенгәнен, милли костюмның һәр элементы ничек аталганын һәм аның ничек эшләнгәнен тәфсилләп аңлаттылар. Ул соңгы мастер-класс иде. Дәрескә бирелгән вакыт узып китсә дә, залдан чыгарга беркем ашыкмады.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Минем өчен милли ашлар әзерләү остаханәсе ачыш булды. Дөресрәге, кунакларның аңа тартылуы таң калдырды. Мастер-класска «Өчпочмак ясауның нәрсәсе бар инде? Күрмәгән өчпочмак түгел», – дип кенә кергән идем, чит төбәкләрдән килгән хатын-кызларның балаларча кызыксыну белән камыр әвәләргә чират торуларын күргәч, фикерем үзгәрде. Безгә гадәти әйберләр башкаларга тансык икән, ләбаса. Киләчәктә дә үзебез көндәлек башкара торган эшләрне рәхәтләнеп туристларга күрсәтергә була. Оештыручыларның бу алымы хөрмәткә лаек.

Чарада мастер-класслар гына түгел, ачык дәресләр дә булды. Авыл мәктәбе мохитендә киңкырлы сәләтле укучылар тәрбияләү, туган тел дәресләрендә уку грамоталылыгын формалаштыру алымнары, балалар саны аз булган авыл мәктәбендә белем бирү процессын оештыру үзенчәлекләре, туган тел укытучысының портреты, әдәбият дәресләрендә «Шакмак алымын» куллану кебек темаларга дәресләр укытучыларга файдалы булгандыр, дип уйлыйк.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Безне озатырга чыккан директор урынбасары Лилия Җиһангировадан: «Кунаклар ошаттымы икән?» – дип сорадым.

Ул: «Бик канәгать калдылар. Моның кадәр рәхмәт сүзләре ишеткән юк иде әле», – дип җавап кайтарды.

«Татарстан чакырган чараларга һәрвакыт киләм, үземә рухи байлык алам»

Казанга кайтканда, автобуста урыным Пенза өлкәсе Урта Әләзән авылының 1нче мәктәп директоры Зәйтүнә Гурдина белән янәшә булды. Аның белән Арчадагы чара турында сөйләшеп кайттык.

Татарстан чакырган чараларга һәрвакыт киләм һәм үземә рухи байлык алам, – дип уртаклашты Зәйтүнә Гурдина. – Шушында күргәннәрне без үзебездә кулланырга тырышабыз, телебезнең байлыгын, милләтебезнең гореф-гадәтләрен мәктәп балаларына, авылдагы гаиләләргә бирергә телибез.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Арчада узган чара аеруча ошады. Кунакларны каршылаудан алып һәр мастер-класска кадәр яхшы оештырылган иде. Бакчага йөрүче балаларны да, башка мәктәп укучыларын да, Педагогия көллияте остазларын да җәлеп иткәннәр. Аларның һәрберсе үз эшен зур осталык белән башкарып күрсәтте. Балалар шулкадәр матур сөйли, укытучылар ачык һәм белемле. Бу – бер көндә генә ирешеп була торган нәтиҗә түгел. Димәк, районда балалар тәрбияләү, милли мохит булдыру системалы рәвештә оештырылган. Гадәттә, берәр мәктәпкә барсак, без шуның эшчәнлеге белән генә таныша идек. Бу юлы безгә районның милли мәгариф өлкәсендәге алдынгы тәҗрибәсен тулаем күрсәттеләр. Мондый алым безнең өчен файдалырак булды.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100