news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе җиңүчесе билгеле

news_top
Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесе җиңүчесе билгеле
Фото: видеодан скриншот

Бүген Төрекмәнстанның Төркмәнбашы шәһәрендәге «Аваза» милли туристик зонасында Халыкара «Татар кызы – 2026» бәйгесенең финалы булды. Финалда 13 кыз көч сынашты. Әлеге минутларда сәхнәдә җиңүче исеме яңгырады.

«Татар кызы – 2026» исеменә Үзбәкстаннан Әминә Мәхмүдова ия булды.

«Мине татар кызы исеменә лаеклы итеп сайлаганыгыз өчен зур рәхмәт. Күңелемдә бик күп сүзләр, ләкин иң зур рәхмәтем – әти-әниемә. Минем һәр җиңүем артында аларның мәхәббәте, тәрбиясе һәм ышанычы тора. Бу җиңү минеке генә түгел, аларныкы да.

Мин Татарстан Рәисенә, Бөтендөнья татар конгрессына һәм барлык оештыручыларга рәхмәтле. Безгә, татар кызларына, милләтебезне, телебезне дөньяга танытырга мөмкинлек бирүегез өчен рәхмәт. Безне шулай җылы, бик матур итеп каршы алган Төрекмәнстан халкына зур рәхмәт», – дип сөйләде ул сәхнәдән җиңүен белгәч.

Җиңүче кызга иртәгә Төрекмәнстан башлыгы исеменнән автомобиль тапшырачаклар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар