news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халыкара матурлык бәйгесенең икенче көне: БРИКС илләре сылулар өчпочмак пешерде

Милли аш-су – табын күрке. Казанда уза торган БРИКС илләренең матурлык бәйгесенең икенче көнендә конкурсанткалар өчпочмак пешерү серләренә төшенде. Мастер-класс «Туган авылым» комплексы ресторанында узды.

news_top
Халыкара матурлык бәйгесенең икенче көне: БРИКС илләре сылулар өчпочмак пешерде
Фото: «Интертат», Юлай Низаев

Һәр халыкның үз ризыгы – аның милли йөзе. Борынгыдан калган рецептлар туган тел, милли кием һәм гореф-гадәтләр кебек үк мөһим. Без аларны буыннан-буынга тапшырып, кадерләп сакларга тиеш

«Туган авылым» ресторанының залында бүген үзгә бер мохит хөкем сөрде. Биредә 2 дистәгә якын илдән килгән кызлар өчпочмак пешерергә өйрәнде. Азия якларыннан килгән чибәрләргә, бәлки, өчпочмак ят кебек тоелмагандыр да, чөнки самсага охшаш ризык бит. Ә менә Бразилия, Кытай яки Һиндстаннан килгән кызлар өчен ятрак булгандыр, дип уйладым. Тик берсе дә куркып калмады әле.

Баштан ук кызларга татар ашларын әзерләү үзенчәлекләрен сөйләп, аңлатып үттеләр. Барысы да диккать белән тыңлады һәм эшкә керештеләр. Бераздан һәркайсының куна тактасында матур гына өчмпочмаклар барлыкка килде. Читтәрәк бер савытта артык калган туралган суган тора, эчлеккә суган салырга теләмәүчеләр булдымы икән?

Шулай ук кызлар чәк-чәк пешерү серләренә дә төшенергә тиеш иде. Әмма анысын күрмәдек. Ярый, чәк-чәкне пешермәгән булсалар, һичшиксез, авыз итеп китәрләр.

Тулаем алганда, мастер-класс җылы, дустанә мохиттә узды, татар халкының милли аш-суына кызыксыну уятты һәм кулинария күнекмәләрен үстерде.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар