news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Халыкара кинопроектлар питчингында 15 проект каралачак - шуларның берсе Әмирнеке

news_top
Халыкара кинопроектлар питчингында 15 проект каралачак - шуларның берсе Әмирнеке
Фото: © Рамил Гали/архив

«Алтын мөнбәр» Казан халыкара кинофестивале (Казан халыкара мөселман киносы фестивале) кысаларында быел җиденче мәртәбә Халыкара кинопроектлар питчингы үткәреләчәк. Кинофестиваль дирекциясе шорт-листка кергән проектлар исемлеген чыгарды: питчингта 9 тулы метражлы фильм һәм 6 вертикаль сериал проекты көч сынашачак. Жанрлар төрле - социаль драмадан алып тарихи реконструкция һәм мистик триллерга кадәр.

Ә иң кызыгы – җиде питчингның икесендә җиңеп, һәрберсеннән яртышар миллион сум приз алган һәм ике проектының берсен дә тормышка ашырмаган кинорежиссер Әмир Галиәскаров яңа проект тәкъдим иткән һәм аның проекты шорт-листка үткән.

Әмир Галиәскаров «Алтын мөнбәр» (Казан халыкара мөселман киносы фестивале) кысаларында уздырылган халыкара питчингта 2019 һәм 2022 елларда отты. Беренчесендә Мәхмүт Галәүнең «Мөһаҗирләр» һәм «Болганчык еллар» романнары буенча «Сафа һәм Саҗидә» нәфис фильмы проектына 500 мең сум акча алды. Икенчесендә «Алюминиевая лихорадка» проекты белән халыкара питчингта җиңде һәм 500 мең сумлык призга ия булды. «Мин питчингта җиңгән идем. Ләкин төрле сәбәпләр аркасында, шул исәптән, пандемия сәбәпле, ул тормышка ашырыла алмады. Бу юлы алай булмас, «Алюминиевая лихорадка» фильмын төшерәсем килә», дигән иде Əмир Галиәскаров. Шул ук проект белән ул «Время кино» региональ проектлар питчингында җиңеп 150 мең сум акча алды.

Ул фильм бармы-юкмы – төгзл генә әйтә алмыйм. Быел Әлмәттә уза торган «Каракүз» фестивалендә кыска метражлы «Алюминиевая лихорадка» фильмы күрсәтелгән. Каталогта язылган сюжеты Әмир питчингта сөйләгәнчә үк булмаса да, нигезе шул кебек, гәрчә, режиссеры да Дарья Пантелеева дип күрсәтелсә дә. Татарстан питчингларында җиңгән проект булгач, әгәр чыннан да шул фильм булса, премьералар оештырса да начар булмас иде.

  • Быел питчингка катнашырга теләүчеләрдән 84 гариза теркәлгән. 13 ил һәм Россия Федерациясенең 28 субъекты кинематографистлары Татарстан Республикасы кинематографистлары белән копродукция ясау теләген белдергән. Тәкъдим ителгән проектлар географиясе Казахстан, Үзбәкстан, Кыргызстан, Иордания, Төркия, Иран, Франция, Германия, Польша, Сербия, Һиндстан, Бангладеш, Мисыр, Алжир кебек илләрне колачлый. Россия Федерациясендә түбәндәге төбәкләр бар: Ленинград, Мәскәү, Свердловск, Новосибирск, Калининград, Волгоград, Киров, Амур, Төмән, Ульяновск, Әстерхан, Самара, Саратов, Пенза өлкәләре, Пермь, Ставрополь, Краснодар крайлары, Башкортостан, Дагыстан, Бурятия, Чувашия, Кабардин-Балкария, Удмурт, Төньяк Осетия–Алания, Хакасия, Кырым Республикалары.

«Быел без бу питчингны җиденче тапкыр уздырабыз, һәм ул үзен төрле илләр кинематографистларының үзара уңышлы хезмәттәшлеге һәм уртак проектлар булдыру өчен абруйлы халыкара платформа буларак танытты. Быелгы заявкалар сыйфатлы продукт, җитлеккән идеяләр һәм авторларның актуаль кино теле призмасы аша катлаулы темалар алынырга сәләтле булуын күрсәтә.

Иң популяр темаларның берсе булып гаилә кыйммәтләре һәм буыннар конфликты кала. Милли фольклор һәм туган телне саклау аша тарихи хәтергә һәм мәдәни кодка мөрәҗәгать итү аерым урын алып тора. Жанр эзләүнең төрлелеге мистика, фэнтези һәм магик реализмга мөрәҗәгать итүдә ачык күренә», - ди халыкара кинопроектлар питчингы координаторы Александра Латышева.

  • Быел питчинг 8 сентябрьдә Татарстан Республикасы Милли китапханәсендә узачак.

Тулы метражлы фильмнар:

Арада ике Татарстан кинорежиссеры проекты бар: Юлия Захарова «Однажды в Сербии» проектында рус мафиясеннән Сербиягә качкан, әмма хәтерен югалткан крипто-аферист турында кино төшерергә тәкъдим итә; Ренат Хәбибуллин «Казанские адреса» проектында урта яшьләр кризисы кичерүче курьер яшь мигрантка Казан турында фильм төшерергә ярдәм итә.

Ике проект татарлар турында – берсе реаль героиня, берсе уйланма.

Үзбәкстаннан тәкъдим ителгән «Галия» проекты (Эльмира Хәсәнова) Томскида татар гаиләсендә туган һәм Үзбәкстанның күренекле балеринасы булган Галия Измайловага багышланган тарихи драма проекты тәкъдим итә.

«Ильзяра: хранительница истории» (Ахмед Халед Абдемоге Мохамед Хассаньен, Мисыр) проекты киләчәк турында антиутопия. Америка миллиардеры гомуми бер тарих ясау өчен кеше тарихларын бетерә, әмма хәтерне саклаучы соңгы кешене - татар хатыны Илзирәне очрата.

Питчингта катнашучы башка проектлар: «Цена выживания» (Айдын Орак, Турция, Франция, Германия, Польша); «На пути к свободе» (Арвинд Пратап, Һиндстан); «Перед дождём» (Джуборай Шамим, Бангладеш); «Сьяга: передовая линия» (Эсма Дайнал Бин Мд Иса, Малайзия); «Сны моего детства» (Токтобек Усонов, Кыргызстан, Казахстан, Германия, Төркия).

Вертикаль сериаллар:

«Проклятие Шурале» (Павел Масленников, Татарстан) – мистик фолк-триллер: 13 яшьлек Алсу үз нәселеннән Шүрәле каргышын төшерү өчен урманга китә.

«Стобалльница» (Марина Пантелеева, Дагестан) – курсташларының хорафатлары белән көрәшүче мединститут студенткасы турында социаль драма.

«Свои. История возвращения» (Алмаз Оморов, Татарстан) – һәрберсе үз юлын сайлаган биш сугыш ветераны турында үзәккә үтәрлек тарих.

«Папа тебе поможет» (Андрей Белов, Татарстан) – 12 яшьлек улы белән элемтә булдырырга тырышучы аерылган ата турында гаилә мелодрамасы.

«Бабушка-онлайн» (Андрей Живаго, Татарстан) – әбисе рецептлары һәм тарихын популяр блогка әверелдергән онык турында дулкынландыргыч мелодрама.

«Вам письмо» (Әмир Галиәскәров, Татарстан) – хат ташучы әбисен вакытлыча алыштырган яшь кеше турында лирик тарих.

Әмир Галиәскаров – кино һәм видеопродакшнда эшләүче режиссер, композитор, оператор, сценарист. Казанда туган. Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университетының Кино һәм телевидение институтын «Кино режиссурасы» белгечлеге буенча тәмамлаган. 2017 елда Рамил Фазлыев белән бергә «Мулла» фильмын төшерә (продюсеры Миләүшә Айтуганова, Марат Әхмәтшин), 2021 елда режиссер буларак «Без – 41 нче ел балалары» драмасын төшерә (Мөхәммәт Мәһдиевнең шул ук исемдәге повесте мотивлары буенча; продюсеры Миләүшә Айтуганова), 2022 елда Ирек Хафизов белән бергә «823 нче километр» фильмын төшерә (Әмирхан Еникинең өч хикәясе буенча),

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар