news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Халык театрларының атасы» Камил Саттаров вафат

news_top
«Халык театрларының атасы» Камил Саттаров вафат
Фото: ТР Театр әһелләре берлеге

Бөтен гомерен халык театрларын үстерүгә һәм саклап калуга юнәлдергән шәхес, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Камил Зиннәт улы Саттаров вафат, дигән хәбәр килеп иреште. Камил Саттаровка 89 яшь иде.

ТР Театр әһелләре берлеге хәбәр итүенчә, бүген ул Яңа татар бистәсе зиратында җирләнгән.

Камил Саттаров турында заманында Туфан Миңнуллин: «Халык театрларының атасы!» – дигән, Хәй Вахит белән Аяз Гыйләҗев аны «халык театрларының профессоры» дип атаган. Аның театр мәктәбен 500дән артык кеше узып, алар арасында Татарстанның һәм Россиянең халык артисты Алсу Гайнуллина, Татарстанның халык артистлары Миңгол Галиев, Лидия Әхмәтова, Әсхәт Хисмәтов, Хафиз Хамматуллин, филология фәннәре докторлары Фәрит Бәширов һәм Рамил Исламов та бар.

Камил ага соңгы елларын Арча картлар йортында яшәгән. Әмма моның өчен аның туганнарын, аерым алганда кызын һәм оныгын гаепли башлыйсы түгел.

Кызым да, оныгым да көне буе эштә. Мин көне буе өйдә берүзем, аралашу җитми. Икенчедән, күрү сәләте начарланды. Урамга чыгып йөрергә дә куркыта. Мин Казан үзәгендә яшим – хәрәкәт көчле. Ә Арчада миңа ошый. Башта, фатир арендалап яшәрмен, дигән идем. Танышлар бу вариантны тәкъдим иттеләр. Кызым бу хәбәрне җиңел кабул итмәде. Һәм хәзер кайтырга тәкъдим итә. Мин ияләндем инде, дуслар таптым. Кызым һәм оныгым килә. Миңа шул җиткән. Бертуган апам да Германиядә пансионатта яши. Ул да килде. «Син инде дәүләткә 68 ел гомереңне бирдең, хәзер рәхәтләнеп яшә», – диде ул. Мин монда да эшсез утырмыйм, истәлекләремә нигезләнеп очерклар язам. Татар телендә. Мин һәрвакыт татар теленә тугры булдым, – дигән булган ул Арча район газетасында чыккан интервьюда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар