Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Халык синоптигы: «Февральдә дә, мартта да яхшы гына суыклар буласы бар әле»

Халык синоптигы Әмир абый Шәрәфиев җәйнең нинди буласын да фаразлый.

news_top_970_100
Халык синоптигы: «Февральдә дә, мартта да яхшы гына суыклар буласы бар әле»
Фото: «Татар-информ» архивы

Халык синоптигы, Балтач районында 40 ел география фәне мөгаллиме Әмир абый Шәрәфиев:

Быелгы шикелле җылы кышлар сирәк инде. Күзәтүләр буенча, 1978, 1999 елларда шундый кыш булды. Әмма быел ул еллардан да уздырды. Тик февральдә дә, мартта да яхшы гына суыклар буласы бар әле. Җәйгә, язга фаразларга килгәндә: быелгы май ае бераз корырак булыр кебек. Авыл хуҗалыгы өлкәсе өчен май корылыгы, әлбәттә, начар булачак. Ә менә җәй әйбәт киләчәк. Июнь ае башында гына салкынча, яңгырлы көннәр күзәтелүе ихтимал.

Кыш җылы булган елларда кырауларның да шактый соңаруы бар. Июнь аеның беренче декадасында төшүе мөмкин. Андый шикләнүләрем бар. Ә болай агымдагы елның җәе әйбәт булачак, һәм печән өсте чорында бераз явым-төшемнәр булыр кебек. Ләкин ул куркыныч түгел. Гомумән, җәй матур булачак.

Климат шундый нәрсә, һәр 99 ел саен бар күренеш төгәл кабатлана. Шундый цикл ул. Быелгы кышка шундый сынамыш туры килә, дип уйлыйм: ноябрь шактый коры икән – май ае да коры. Хәтерегездә булса, гыйнвар ае ахырында яңгырлар яуды. Бу – узган гасырның 78нче, 99нчы елларында да шулай булды.

Шунысын да билгели Әмир абый: әлбәттә, бу фаразлаулар күбрәк үзебезнең төбәк һәм республика өчен туры килә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100