Халык артисты Рөстәм Закиров 30 ел сәхнәдә: Бәрәңге саткан акчага куелган юбилей концерты
30 ноябрь көнне «Чулпан» мәдәният үзәгендә Татарстанның халык артисты Рөстәм Закировның «30 ел сәхнәдә» дип исемләнгән юбилей концерты узды. КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты студенты Зөлфия Шәвәлиева «Интертат» өчен концерттан репортаж тәкъдим итә.
Рөстәм Закиров, 1988 елда «Татар җыры» бәйгесендә катнашып, Казан сәхнәсенә беренче мәртәбә аяк баса. 1993 елда «Иске Карурман» һәм «Агыла да болыт агыла» җырларын башкарып, Гран-при яулый. 1993 елда Илсур Хөснетдинов сүзләренә Ганс Сәйфуллин язган «Ташлама син мине, ташлама» җыры белән популярлык казана. Юбилей концерты шушы яшьлек елларын искә төшереп, нәкъ менә шушы җырлардан башланып китте. Элеккегечә баянга кушылып башкарган җырлар тамашачы күңеленә хуш килде. Баян концертта Булат Шәрипов һәм Айзат Шәйхелмарданов башкаруында кич буе яңгырап торды. Чараны нәфис сүз остасы Гөлназ Гайсина алып барды.
Әлеге концертны «гаилә концерты» дип атасак та, дөрес булыр. Чөнки сәхнәдә Рөстәм Закиров гаиләсе – хатыны Люция, кызы Миләүшә һәм улы Айрат белән чыгыш ясады. Балалар да әти-әнисе юлын сайлаган, икесе дә музыка белән шөгыльләнә.
Рөстәм Закировның хатыны Люция Мусина – танылган җырчы. Ул тамашачыларга «Бәхет тәме», «Яратудан туялмам», «Әгәр дә син булсаң янымда» җырларын бүләк итте.
Җырчының кызы Миләүшә Закирова И.В. Әүһәдиев исемендәге музыка көллиятендә белем ала. Күпсанлы конкурслар җиңүчесе. Берничә көн элек кенә Ришат Төхвәтуллин командасында эшли башлап, зур сәхнәгә аяк баскан. Тамашачыларга ул үзенең беренче яздырылган «Яшәүнең кадерен бел» җырын бүләк итте. Әтиле-кызлы дуэт «Син кайда идең» (Н.Дәүли сүзләре, Р.Яхин көе) җырын башкарды.
Җырчының улы Айрат Закиров берничә ел элек үзенчәлекле итеп биеп, саксофонда уйнап танылган иде. Концертта ул «Эзләдем, бәгърем, сине» һәм «Җиз кыңгырау моңнары» көйләрен уйнады. Тамашачыны ул уены белән генә түгел, үзенең «текә», гиперактив биюләре белән шаккатырды, аңа яшь кызлар да, янымда утырган әбиләр дә дәррәү кул чапты.
Концертта Айратның үзе белән дә сөйләштем. Ул, оялып кына булса да, сорауларыма җавап бирде.
– Айрат, музыкага килүеңә әти-әниеңнең йогынтысы булдымы?
– Музыканы үзем сайладым, 4-5 яшьтә телевизор янында йөгереп йөргәндә күземә «алтын» чагылды, анда бер абый саксофонда уйный иде. Гашыйк булдым шул уен коралына. Әтием каршы килмәде, баянны мәктәпкә хәтле күтәреп барырга авыр, ә саксофон гел минем белән йөрде. 12 яшьтән уйный башладым.
– Бүген кем командасында эшлисең?
– Бүген мин үземә эшлим, чакырган төрле чараларда чыгыш ясыйм. Күптән түгел Алмаз Мирзаянов концертында катнаштым.
– Өйдә һәм сәхнәдә Рөстәм Закиров аерыламы?
– Юк, аерылмый. Әти сәхнәдә дә өйдәге кебек, бернинди дә ясалмалылык юк.
«Легендар «тәгәрәткән» бәрәңге»
Рөстәм Закиров башкаруында «Тәгәрәткән бәрәңге» (Г.Әсхәдулла көе һәм сүзләре) җырын күпләр хәтерлидер. Ул 2010 елларда популярлык казанган иде. Җырга авылда бик матур клип та төшерелгән, ул бер гаилә хатирәсе – анда Закировлар бәрәңге ала. «Әлеге клип – тулы тарих, анда кызыбыз, улыбызның кечкенә чаклары. Әле ярый шул вакытта алып кайтып калганбыз, хәзер авылга кайтмыйлар, белделәр алар аның нәрсә икәнен», – дип тамашачыны көлдерде Рөстәм абый.
Бәрәңгене үзебезнең Урта Пошалымда 20 – 25 сутый утыртабыз. Хатыным белән бергә утыртабыз, утыйбыз. 130-140 капчык чыга. Быел шуны 30 килолы сеткаларга тутырып, 30 сумнан саттык. Шул акчага бүген концерт куябыз. Менә яңа костюмнар алдык. Әлеге концертның әле акчасын күргән юк, – дип шаяртып сөйләде ул.
«Пошалым чанасы – Балтачка»
Рөстәм Закиров – Арча районы Урта Пошалым авылыннан. Арча ягы борынгы заманнардан ук чана-арба ясаучылары белән дан тоткан. Бүген дә «Пошалым чаналары» – Казан артының бер бренды булып санала. Матур рәсемнәр төшергән, төрле буяуларга буялган чанага гашыйк булмыйча мөмкин түгел. Шундый бер чананы концертта Рөстәм Закиров үзенең якын дусты Балтач егете Рамил Мөхәммәдиевкә бүләк итте. «Без Рөстәм абый белән 25 елга якын дус булып яшибез, ул Балтач районы Түнтәр авылына килгәч танышкан идек. Бүгенге көнгә кадәр якын дуслар, аны бик хөрмәт итәм», – дип сөйләде дусты.
15 минутлык тәнәфестә Рамил абый белән сөйләшеп тора идек, әңгәмәгә Равилә апа Мөбәрәкшина килеп кушылды. Ул 2000 еллар башында Милли музейда күргәзмәләр бүлеге мөдире булып эшләгән. «Милли музейда үтә торган чараларга чыгыш ясарга гел Рөстәм Закировны чакыра идек. Чараларда түләүсез җырлыйлар иде алар. Кайбер артистларга мөрәҗәгать итсәк, түләү мәсьәләсен күтәрәләр, ә Рөстәм белән Люция бөтен чараларда, филиалларда чыгыш ясады. Бик молодец кешеләр, фидакярләр. Татар халкын алга алып баручы халык. Балалары да үзләренә охшаган, сокланып карап утырдым», – дип, истәлекләр белән бүлеште Равилә апа.
«Тамашачыга 30 роза бәйләме»
30 ел – бер карасаң бик күп тә, икенче карасаң – бик аз сыман тоела. Рөстәм абый 30 еллыкны шундый монолог- нәтиҗә белән тәмамланды.
Мин һәрвакытта да кеше булырга тырыштым, Аллаһка шөкер, кеше булып кала алдым бугай инде. Шуннан соң, группадагы егетләр әйтә «өйләнеп кара» диләр. Мин карап тормадым инде, «удащно» гына өйләндем, тыңлый торган хатын эләкте, шөкер, бүген улыбыз, кызыбыз үсә. Тормыш юлы бара. Алга таба да сезнең хөрмәт, ихтирам белән иҗат юлы дәвамлы булсын иде. 30 ел иҗат... – дип сөйләп торганда, залдан кычкырдылар:
Тагын 30 ел җырларга әле! – Рөстәм Закиров дәвам итте:
Җитә тагын бер 15 елы да!
Концерт бик үзенчәлекле тәмамланды, 30 еллык юбилей хөрмәтенә җырчы үзенең тамашачысын розаларга күмде. Сәхнәдән гүзәл затларга 30 роза бәйләме төште.
«Классик җырларны юньләп җырлый алмадым инде»
Концерттан соң Рөстәм абый белән әңгәмә корып алдык.
– Рөстәм абый, 1993 елгы белән 2023 елгы сәхнә аерыламы?
– Аерылмый дип әйтә алам. Шул ук сәхнә, шул ук тамашачы инде ул. Синең үзеңнең тамашачың булырга тиеш. 1993 елдан башлап үзем дә бик үзгәрмәдем инде бугай мин. Үзем үзгәрмәгәч, тамашачым да үзгәрмәде, дип саныйм.
– Бүген эстрада җырчыларын тыңлыйсызмы?
– Тыңлыйм, рус эстрадасында үземне алга киткән дип санамыйм, татар җырчылары белән кызыксынам. Өйдә «Мәйдан», «TMTV» каналларын карыйбыз. Бер җырчыны да аерасым килми. Һәрберсенең репертуарында уңышлы җырлар бар. Уңышсызлары да очрый. Классик җырлар башкару буенча Филүс Каһировны билгеләп үтәр идем. Ул эстраданы да, классик җырларны да матур гына кушып эшли. Люция белән аның концертын барып карадык. Мин үзем бик матур башкара алмасам да классик җырларны, аларны җырлаучыларны хөрмәт итәм.
– Улыгыз белән кызыгызның музыка юлыннан китүләрен теләгән идегезме?
– Кызым әле музыка көллиятендә укый, улым музыкант буларак укып бетерде. Әле беренче адымнарын ясыйлар гына. Кайбер әйберләр буенча үз фикерләре, үз карашлары бар. Әгәр дә сәхнәдә, сәнгать өлкәсендә үзләренең лаеклы урыннарын таба алалар икән, без әниләре белән каршы түгел. Үзләре шушы эштән, иҗаттан ямь табып яши алсалар, иң мөһиме – кеше булып кала белсәләр иде.
– Сез «Пошалым чаналары» дигән җыр фестивале үткәрә идегез, соңгы арада әлеге чара турында хәбәр юк, ул конкурс хәзер үткәреләме?
– «Пошалым чаналары»н җыр конкурсы итеп уздыра идек. Башта авылда булды ул, аннары районда. Соңгы тапкыр, җыр конкурсы буларак, 2017 елда узды. Аннары соң 2020 елда лауреатлар, дипломатлар белән «Уникс» залында концерт куйдык. Киләсе елда «Пошалым чаналары» җырының халыкка чыгуына 20 ел була, конкурска да 20 ел. 2024 елда әлеге фестивальне яңадан оештырырга дигән исәп бар. Ул инде Арча районы үзэшчәннәре генә булмас, берничә район – Әтнә, Балтач районнарын да берләштерербез, дип өметләнәбез. Эшләр бара, көннәрен билгелисе генә калды.
– Яңа җырлар, концертлар көтеләме?
– Яңа җырлар әзерләп ятам дип әйтә алмыйм. Элекеге җырларны яңартып, матур итеп җырларга дигән исәп бар. Классик җырларны юньләп җырлый алмадым инде, элекеге халык җырларын җырлыйсым килә. Күбрәк җырларга, спорт белән шөгыльләнеп, үземне карап, җыр белән шөгыльләнеп, авырлыкларны киметеп, акрын гына шулай җырлап-гөрләп яшәргә исәп.
– Рәхмәт, Рөстәм абый! Уңышлар телим!