Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлиткеч 80 секунд... – Йөрәгенә катлаулы операциядән соң, Питрәч кызы әни булды

Өч тапкыр кесарев кисеме белән операция кичергән 20 яшьлек Ксения, ниһаять, әни булды. Бүген ул бәхет төенчеген – нәни Исламын кулында тотып, аның мыш-мыш йоклавын ишетеп, күреп бәхетле көннәр кичерә. Алдагы ике нарасыен ни өчен югалтуы, табиблар аны ничек коткарып калуы турында Республика клиник хастаханәсенең бала тудыру йортында сөйләделәр.

news_top_970_100
Хәлиткеч 80 секунд... – Йөрәгенә катлаулы операциядән соң, Питрәч кызы әни булды
Владимир Васильев

Ксения үзе Питрәч районыннан, тумыштан йөрәк зәгыйфьлегеннән интегә. Балачагында йөрәгенә катлаулы операция уңышлы уза. Кечкенәдән даими рәвештә табибларда тикшеренеп тора.

Хәлиткеч 80 секунд...

Ксениянең беренче йөклелеге 16 яшенә туры килә, тик соңгылыгы урыннан кубу (отслойка плаценты – ТИ искәрмәсе) сәбәпле, бала вафат була. Кайгы ялгызы гына йөрми: баласының үлеменнән соң 1 айдан әнисе гүр иясе була.

Ксениянең бәби табу теләге шулкадәр зур була ки, 17 яшендә ул кабат авырга уза. Икенче йөклелектә, йөрәккә УЗИ ясаганда, кардиологлар кызның йөрәгендә зур тромб булуын ачыклый. Бу вакытта инде карындагы бала 5 айлык тирәсе була, ана да, бала да исән калсын өчен, ул тромбны алырга кирәк була. Тик, йөкле булганлыктан, табиблар карамагында нибары 80 секунд вакыт...

РКБ баш табибының акушерлык-гинекология ярдәме буенча урынбасары, Перинаталь үзәк җитәкчесе Нигина Нигъмәтуллина сүзләренчә, тромб теләсә кайсы вакытта урыныннан өзелеп, кинәт үлем ихтималы зур була. Ксенияне ашыгыч рәвештә РКБның Перинаталь үзәгенә алып киләләр. Биредә РКБ, ДРКБ (Республика балалар клиник хастаханәсеннән), МКДЦдан төрле юнәлеш белгечләре – кардиохирург, кардиолог, акушер-гинеколог, реаниматолог, анестезиологлар фикер алышып, «операциясез берничек тә булмый» дигән уртак нәтиҗәгә киләләр. Тромбны алыр өчен, операцияне йөрәкне ачып ясарга кирәк була.

Ксюшаны МКДЦга китерәләр, тромбны ясалма кан әйләнешеннән башка гына алу өчен, нибары 80 секунд вакытта өлгерергә кирәк, чөнки йөрәккә илтүче кан тамырлары кысылган халәттә, организм нәкъ менә шуның кадәр вакыт кына түзеп тора ала икән. Әгәр Ксения йөкле булмаса, операцияне ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә ясарлар иде, ләкин табиблар баланың гомерен коткарып калу өчен дә көрәшеп карарга ниятли.

Фото: © Владимир Васильев

«Әгәр ясалма кан әйләнеше аппараты ярдәмендә ясасак, кан китү һәм үлү ихтималы да югары иде», – ди Нигина Нигъмәтуллина. Ул-бу була калса дип, ул аппаратны да барыбер китереп куялар, ашыгыч рәвештә кесарев кисеме ясыйсы булса дип, акушер-гинекологлар бирагадасы да әзер тора.

Табиблар аңлатуынча, әгәр 80 секундка сыешмасаң, кислород җитмәгәнлектән, органнарның күзәнәкләре үлә башлый икән. Кардиохирурглар алдында, ничек тә шушы вакыт эчендә өлгерергә, дигән бурыч куела. Инде бер минуттан азрак вакыт кала башлагач, кардиохирургтан «таптым, алабыз» дигән сүз ишетелә. Шулай итеп, хәлиткеч 80 секунд Ксюшаның да, йөрәк астындагы нарасыеның да гомерен саклап кала.

Фото: © Республика клиник хастаханәсенең матбугат хезмәте

«Ике кесарев операциясе, аналыкта ике җөй, ә кулда бер бала да юк»

Ксюшаның йөклелеге дәвам итә, ләкин катлаулы операциясе эзсез узмый, 2 ай узгач, кан китү аркасында, баланың гомере өзелә. «Менә нинди аяныч хәл: ике кесарев операциясе, аналыкта ике җөй, ә кулда бер бала да юк. Ләкин Ксения бирешмәде, аның бала табу теләге бик көчле иде...» – ди Нигина Нигъмәтуллина.

Шулай итеп, Ксения өченче тапкыр бәбигә уза, йөклелек чорында гел РКБ табиблары күзәтүендә була. Йөклелегенең күпчелек вакытын бала тудыру йортында сакланып уздыра. Ксюша, баласын тизрәк кулына алу хыялы белән, йөклелекнең һәр атнасын түземсезлек белән көтеп, санап бара, әнисе үлеменнән соң иң якын кешесе булып калган исем анасы (крестная мать – ТИ искәрмәсе) белән уртаклаша. Бала зуррак булган саен, йөрәккә көчәнеш тә зуррак, шуңа күрә табиблар 40 атнаны көтмичә, 37нче атнада ук операция ясарга уйлый. Бала инде бу вакытта җитлеккән булган.

Фото: © Владимир Васильев

«Бала катырак елый башлагач, үз колакларыма үзем ышанмадым»

Менә ул зарыгып көткән көн килеп тә җитә, ноябрь башында Ксюшаның 2880 грамм авырлыкта улы якты дөньяга аваз сала. «Башта миңа ниндидер песи баласы елаган кебек ишетелде. Аннары бала катырак елый башлагач, үз колакларыма үзем ышанмадым. Баланы миңа алып килгәч тә, шушы могҗизага ышана алмый тордым. Бала табуга Нигина Амоновнага шалтыратып, аңа рәхмәтләремне җиткердем», – дип сөйләде Ксения, күз яшьләренә буыла-буыла.

Ксюша баланың әтисе мөселман булуын һәм улына Ислам дип исем кушканын әйтте. «Мин шушы яшемдә инде бик күпне күрдем, бала табуыма сөенеп бетә алмыйм. Башта бик курыктым, ләкин Нигина Амоновна белән бергә ерып чыгарбыз, дип ышандым. Операция вакытында йөклелекне ничек тә саклап калырга тырышкан барлык табибларга чиксез рәхмәтлемен, миңа бик ярдәм иттеләр», – ди рәхмәтле Ксения.

«Әле тагын бәби алып кайтырсың...» – ди журналистлар. «Юк, бүтән алып кайтмыйм, миңа бала табу бик авырдан бирелә», – ди яшь ана. «Башта гына шулай дисең аны, без барыбыз да шуның аша узган», – ди әни-журналистлар. Киләчәктә тагын бәби алып кайтырга уйлаган очракта, табиблар үзләре дә йөклелек йөрәккә көчәнеш бирүен инкарь итми.

Акушер-гинеколог, 2нче акушерлык бүлеге мөдире Фәнил Нәбиевнең Ксениягә операцияне икенче тапкыр ясавы.

– Беренче тапкыр ул безгә 2021 елда, соңгылыгы аерылып, кан китеп, ашыгыч рәвештә китерелде. Операциягә кадәр, «бала карыныгызда үлгән, сезне коткарып калу өчен, кесарев кисеме белән баланы алабыз» дип кисәтеп куйдык. Бу юлы ул кардиология, гинекология, патология бүлегендә 2 ай саклануда булып, операциягә әзерләделәр. Мине коридорда күреп алып: «Фәнил Фидаилевич, минем шул көнне операция, сез ясарсыз әле», – дип сораган иде. Ризалаштым, зур команда белән операция ясадык. Уңышлы булды. Пациент икенче тапкыр сораганда күңелгә рәхәт инде. Димәк, пациент беренче тапкырдан соң канәгать калган, дигән сүз», – ди табиб.

«Мин вәгъдәмне үтәдем!»

Яп-яшь кыз бала шушы 20 яшенә инде тау кадәр газап кичкән. Йөрәгенә операция ясаганда, Ксюша исән калмаска мөмкин булуын үзе дә аңлаган кебек. Нигина Нигъмәтуллина сүзләренчә, операция алдыннан Ксюша, операциядән соң уянмаса, үги әтисенә хәбәр итәргә дип, аның номерын биргән булган. «Мин аңа, операциядән уянып, бәбәе белән өенә чыгарачакбыз, дип вәгъдә бирдем. Мин вәгъдәмне үтәдем!» – диде Нигина Нигъмәтуллина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100