Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәлил Шәйхетдинов спорт төрләренә бәя бирә: «Хәзер канлы көрәш кирәк, сугыш кирәк»

news_top_970_100
Хәлил Шәйхетдинов спорт төрләренә бәя бирә: «Хәзер канлы көрәш кирәк, сугыш кирәк»
Фото: "Татар-информ", Солтан Исхаков

«Татар-информ»да Муса Җәлил истәлегенә узучы көрәш турнирына багышланган матбугат очрашуында татар көрәшенең киләчәге турында сөйләштеләр. ТР спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов хәзер күпчелекнең ихтыяҗы канлы сугышлар булуына фикерен әйтте.

Күптән түгел Гарәп Әмирлекләрендә булырга туры килде. Анда көрәш фестивале үткәрелде. Балалар арасында ирекле көрәш, гарәп көрәше буенча ярышлар булды. Без билбау көрәше белән күрсәтмә чыгышлар ясадык. Шунда UFC көрәшчесе Ислам Махачев килде. Бөтен зал «Ислам! Ислам!» дип кычкыра, гарәп малайлары фотога төшәргә бара. Аннан соң килде Хамзат Чимаев. «Хамзат! Хамзат!»… Әллә бездә генә шулай микән, дигән идем. Бөтен җирдә дә халык UFC, читлектәге сугышлар, алар канлы сугышлар булсалар да, шуларга тартыла.

Бездә дә андый ярышлар «Пирамида»да, башка залларда, «Ак барс» көрәш сараенда үткәрелә. Аларны карарга балалар, әтиләр, хатын-кызлар да киләләр. Замана үзгәрә. Безгә шундый канлы көрәш кирәк, сугыш кирәк, бернишләп тә булмый. Аңа ихтыяҗ бар.

Кичә генә «Ахмат» спорт клубы килде. «Пирамида»да грэпплинг, ММА, бүтән көрәш төрләрен җыеп үткәрик әле», – диләр. Анда кеше килә. Акчага да килә, карарга килә, аны тиз генә белеп тә алалар.

Бик хәтердә калганы – «Ак барс» көрәш сараенда йодрык сугышы булды. Рингны печән, салам белән әйләндереп алганнар. Анда йодрык белән сугышалар, бернинди саклану чарасы юк, суккан саен кан чәчри. Мин анда бармадым, роликтан гына карадым. Билетлар башта 1 мең иде, аннары 10 меңгә дә билет булмады.

Безгә шул җитмидер, дип уйладым инде мин үземчә.

Әгәр дә татар көрәшен дә күрсәтсәк, танытсак, кызыксындырсак, егетләрдән геройлар ясасак, аның белән шөгыльләнүче малайлар саны да артыр иде. Бу – зур хезмәт, бу – энә белән кое казу. Шушы эшне башкарсак, республикабыз, илебез алдында, татарлыгыбыз белән дә зур бурычыбызны үтәр идек. Татар көрәшен саклап калу – безнең бурыч, – диде Хәлил Шәйхетдинов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100