
Журналист, «Ялкын» журналының баш мөхәррире, блогер Энҗе Габдуллинаның сөйгәне Азат белән никахы булган. Ул социаль челтәрдәге сәхифәсендә шатлыгы белән уртаклашты. Энҗе «Интертат»ка хис-кичерешләрен сөйләде.
«Бик дулкынландыргыч көн булды. Елыйсы да килә, көләсе дә. Кызлар өчен бик мөһим көн, шуңа әти-әнием дә бик дулкынландылар, төпчек кызларын кияүгә бирделәр бит. Аллаһы Тәгалә каршында хәләл ир белән хатын хәзер. Бик көтелгән бәйрәм инде. Без генә түгел, туганнар, дуслар, социаль челтәрдәге язылучылар да зарыгып көтте. Бу истәлекле көннең датасы да матур булсын дип, 25.05.2025 көнен сайладык. Туйга да күп калмады инде, көне шулай ук 5 һәм 7 саннары белән бәйле. Хәзер ныклап аңа әзерләнә башлыйбыз», – ди ул.
Яшь гаиләне никах көне белән котлап, күпсанлы комментарийлар язганнар, без дә кушылабыз. Бәхетле, мул тормыш сезгә!
Энҗегә Сөйгәне Азат кияүгә чыгу тәкъдимен 2024 елның гыйнварында ясаган иде, анысы да истә калырлык булды. Яшьләр Төньяк Кавказдагы Домбай тауларында бер-берсенә ризалык белдереп, сүз куешкан иде.
Энҗе Габдуллина 2000 елның 16 июлендә Актаныш районы Такталачык авылында туа. 2024 елда «Ялкын» журналының баш мөхәррире булды, аңа кадәр «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгының татар редакциясендә, «Интертат» электрон газетасында эшләде. Республикакүләм «Татар кызы-2022» бәйгесендә гран-при иясе булды.

Фото: © Энҗе Габдуллинаның шәхси архивыннан

Фото: © Энҗе Габдуллинаның шәхси архивыннан