Элек Рәшит Ваһапов фондында Зәлилә тәхәллүсе белән чыгыш ясаган Рузилә Бәдретдинова күңелсез хәлгә юлыккан – кулын сындырган.
«Бу хайп түгел. Соңгы арада үземнең тарафка «хайп» сүзен бик еш ишетәм. Тормыш шундый, кемгә нәрсә язылган. Кем тели, шул «хайпует». Ә мин яшим», – дигән ул кулы гиспланган фотосын куеп.
Язылучылары җырчының тизрәк тернәкләнүен теләп кала.