Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәйдәр Бигичевның вафатына 25 ел: «Хәйдәр абый – безнең мәңгелек йөрәк ярасы»

Быел 13 ноябрьдә татар дөньясының күренекле шәхесе, Муса Җәлил исемендәге опера һәм балет театры солисты, Татарстанның халык җырчысы, Россиянең атказанган артисты Хәйдәр Әббәс улы Бигичевның арабыздан китүенә 25 ел тула. Шул уңайдан, «Интертат» аның якыннары белән сөйләште.

news_top_970_100
Хәйдәр Бигичевның вафатына 25 ел: «Хәйдәр абый – безнең мәңгелек йөрәк ярасы»
Фото: Эльза Газизова

Хәйдәр абыйның якты дөньядан китүен татар халкы авыр кичерде. Татар дөньясы югары дәрәҗәдәге, моңлы, алыштыргысыз җырчысын югалтты. Яшьләр өчен дә, урта һәм олы буын өчен дә Хәйдәр абый Бигичев – легенда. Бүгенге көндә аның бай мирасы – җырлары яши. Җырчы белән бәйле булган якты истәлекләрне сөйләргә бертуганнары бар.

Әңгәмәне гадәти булмаган урында эшләргә теләп, Хәйдәр абый Бигичевның бертуганнары – Халидә, Рәйханә, Рауза һәм кияүләре Мөдәрис белән Казандагы Хәйдәр Бигичев урамының 27нче йортындагы мурал янында очраштык. Күпләр аңлап алгандыр, ул йортның диварында – легендабызның сурәте. Шунысы сөендерә: Хәйдәр абыйны онытмыйлар. Аның исеме үк тарихка кереп калган.

Хәйдәр Бигичевның иң яшь чагында төшереп алган фото. Уртада – Хәсән бабасы, Рәхимә әбисе кулында – Хәйдәр. Артта – әниләре Рәшидә. Бабасы янында– апасы Нәфисә.

Фото: © Халидә Бигичеваның архивыннан

Халидә апа, ничек сезгә Хәйдәр абый Бигичевнең муралы?

– Әлеге дивардагы сурәтне ясаганнарына 3 ел булды. Миңа алдан җибәрделәр. Әле эш бара иде. Ясаган рәсемен күргәч, бик шатландым, куандым. Ә хәзер исә борчылам. Кызганыч, муралның күп урыннары кубып төшәргә тора. Шунды хәл килеп чыкмасын өчен җаваплы карап торучылар булса, бик яхшы булыр. Әлбәттә, эшләнгән матурлык югалмасын.

Казанга төпләп күченеп килдегезме?

– Төпләп күченергә дигән уйларым бар. Әлегә яшәп карыйм әле. Күңелемә хуш килерме? Казан – минем шәһәрме? Монда ел башыннан бирле яшим. Болай фатирым Мәскәүдә. Күбрәк туган авылым Чүмбәлидә яшим. Теләгем –авылда йорт төзеп, балалар, оныклар белән яшәү.

Минем бит әле оныкларым да бик кечкенә. Бердәнбер улым Руслан белән киленем Эльвираның 2 баласы бар. Джамалиягә 5 яшь тулса, Кирамга – 1 яшь.

Халидә Бигичева 18 яшьлек чагында

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Татар эстрадасыннан китүегезгә ничә еллап?

– Бөтенләй җырламыйм дип тә әйтә алмыйм. Безнең эстрадада тыңлап елап утырырдай җырлар бар. Туган телеңә, туган илеңә, әти-әниеңә, туганнарыңа мәхәббәт. Җырлар күңеллерәк кенә булса да, аның мәгънәсе бар.

Концертларыгызны Казанда күрә алачакбызмы? Мәсәлән, мөнәҗәтләр башкаруыгызны?

– Мөнәҗәтләр укырга ифтарларга чакыралар.

Кайсы җырларыгызны хит дип уйлыйсыз?

– Күп җырларымны хит дип саныйм. Үз фикерем генә түгел. Тамашачыларымның һәрбер җырымны белүләре аша уйлыйм. Аеруча да татар халык җырларын яратам. «Дустыма», «Озату», «Сагыну», «Олы юлның тузаны», «Сагынам, дуслар», «Күбәләк» һәм, әлбәттә, «Су буйлап». Минем кебек күңеле киң, тирән. «Су буйлап» җырын әби-бабаларымнан да ишетеп үстем. Ул вакытларда бик сузып, моңлы җырлар гына җырлыйлар. Үсеп җитеп, яшь буын булгач, андый җырларга бик ябышмыйсың. Ул җыр репертуарымда берара югалып торды. Үзем дә җырламадым. Шундый вакыт җитеп, Равил Кузнецов белән бергә хезмәт иткәндә, без аны яздырып, җырлый башладым.

Аннары «Тип йөрәгем»не сорап-сорап җырлаталар. Йөрәкнең типкәнен барыбыз да телибез. Чынлап та йөрәкләр типсен. Бер дә туктамасын. Концертта, мәҗлестә чыгыш ясаганда, тамашачының кәгазь битенә матур теләкләрен юллап, яраткан җырын сорап язганда – күңелле инде. Алар язган бер кәгазь битен дә ташламыйм. Саклап барам. Андагы теләкләрне ташлыйсым килми. Татар халык җырларыннан «Дустыма», «Озату», «Су буйлап»ны сорап җырлаталар иде. Тирән мәгънәле җырларны халык күбрәк ярата икән.

Үзегез татар эстрадасы белән кызыксынасызмы?

– Аллага шөкер, бүген татар эстрадасында матур, моңлы тавышлы хатын-кызлар да, ир-ат җырчылар да бар. Кемнәр икәнлекләрен аерып әйтеп тормыйм. Кемнедер онытып калдырырмын кебек. Халыкның яулап алган мәхәббәтен югалтмасыннар. Менә шуңа да бераз борчыламын. Телевидениене алсак, мин анда үзем өчен рәхәт тапмыйм. Бер 10-15 җырчы әйләнә дә килеп чыга, әйләнә дә килеп чыга. Тозсыз, тәмсез продукция. Репертуарга моңлырак, елата торган җырларны кертергә кирәк. Аларны башкару, тамашыча җиткерә белү дә авыр.

Күңелле җырларсыз да булмый бит.

– Елата да белергә кирәк. Минем концерт программамның бер өлешендә моңсу җырлар урын алып торды. Абыем Хәйдәргә, газиз әниемә багышланган җырлар. Аңлыйм, тормыш авыр. Менә елаган вакытта кешенең күңеле йомшара, шунда да җиңеләеп, рәхәтләнеп, чистарынып китә. Шул вакытта кеше уйлана. «Әй, әнигә күптән шалтыраткан юк», йә «Каберлегенә барганым юк», «Ярдәм иткәнем юк» дип уйлана башлый. Тамашачыны менә шундый фикерләргә китерергә кирәк. Кешене сикертеп кенә булмый. Мин элек тә, хәзер дә бу фикеремнән читкә тайпылмадым. Ул хезмәт җиңелрәк түгел, ә авыррак. Минемчә андый моңсу җырлар мәгънәле, уңышлы, кирәк дип саныймын. Аннары кешенең күңелендә уелып, исендә кала. Андый әйберләрне онытмыйк. Элек бит көйләрне дә борып-борып җырлаганнар.

Хәйдәр Бигичевның әнисе

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Хәйдәр Бигичевның әтисе

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Кеше дингә бирелә, яулык бәйли, образын тулысынча үзгәртә. Андый кешеләргә нәрсәдер сәбәпче була. Сезнең намазга басуыгыз, яулык бәйләвегез, татар эстрадасыннан читләшүегезгә нәрсә сәбәпче булды?

– Без гаиләдә 8 бала үстек. Әби-бабайларның биш вакыт намаз укыганнарын күрә идек. Дин балачактан килә. Безнең Нижгар ягы – бик динле як. Үземә килгәндә, популяр булган чагымда, концертлар шулхәтле күп булды. Бернәрсәгә дә өлгерә алмыйсың. Айлар буена чыгып китәбез. Менә шул вакытларда 5 ел эчендә кайгы-хәсрәтләр кичердек. Әхмәт абыебыз 42 яшендә вафат булды. Аның 40 көнен уздыргач, әниебезне паралич сукты. Әниебезне шул кайгы-хәсрәт екты. Аннары 49 яшендә Хәйдәр абыебыз китеп барды. Әниебез Әхмәт улының кайгы-хәсрәтендә сакланып кала алган булса да, Хәйдәрнең үлүенә чыдый алмаган булыр иде. Әниебез Хәйдәргә кадәр вафат булды. Барыбызга да авыр булды. Аңлатып та бетерә алмыйбыз. Аллаһы Тәгаләнең сабырлыгы, чыдамлыгы белән генә. Тормыш дәвам итә, алга барасың. Шул вакытларда дин турында тагын да тирәнрәк уйлыйсың. Догалар, намазлар укырга кирәклегенә төшендем. Аллаһы Тәгаләдән сабырлык ялварып сорадым.

Хәйдәр Бигичевның энесе Әхмәт

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Сәхнәдә вакытта ук намазга бастым. Арып-талып чыгыш ясаганнан соң, диванга сузылып ятмыйсың. Ә тизрәк намазларны укыйсың. Аннары Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә синең җырларыңны сорамый, ә «Намазларыңны укыдыңмы?» – дип сораячак. Шул вакытка җиттем. «Халыкка җырларым кала. Ә үземә өлгерәмме икән? Намазларымны укып өлгерәмме?» – дип уйлана башладым. Аллаһы Тәгалә миңа ярдәм итте. Хаҗга барып кайтырга юлын күрсәтте. Яман шештән авырган туганыбызны саклап калырга ярдәм итте. Шуның өчен мин нинди юлны сайларга тиешмен? Әлбәттә, Аллаһы Тәгаләнең иман юлын. Хәлдән килгәнчә яраткан тамашачымның күңелен күрергә тырышам.

Әхмәт абыебыз мәңгелеккә киткәч, әниебез кайгы-хәсрәттә инсульт, инфарктлар алып, озак яшәмәде. Шул вакытта Хәйдәр улының ничек итеп әнисе өчен борчылып, аны аякка бастырырга тырышып, вертолетка табиб утыртып авылга очып төшүе генә ни тора иде. Әни өйдә яткан, селкенергә ярамый. Каядыр илтеп тә булмый. Шундый хәлдә иде. Бакча башында берничә түгәрәк ясап, вертолет утырды. Мәктәп безнең янәшәдә генә. Мәктәп укучылары вертолетны күреп, дәресләрен ташлап, бар да безнең бакча башына йөгерә. Укытучылар укучылары артыннан «Дәресне өздегез!» дип йөгерә. Хәйдәр абый әнине тиз генә өйгә кереп ала да, вертолетка утыртып, Казанга очып китә. Хәйдәр әнигә нык ярдәм итәргә тырышты. Кирәкле табибларны табып, «Әниемне яшәтегез. Аякка бастырыгыз инде. Гомере өзелмәсен», – дип, Хәйдәр нык ялварды. Кем уйлаган Хәйдәр дә, әни дә озакламый китәсен... Хәйдәр шулхәтле әнине саклап калырга тырышты. Бездә әти-әнине ярату, хөрмәтләү – әйтеп бетергесез.

Безнең әңгәмәгә Хәйдәр Бигичев белән ике тамчы су кебек охшаш бертуган сеңлесе Рауза да кушылды.

Рауза апа, Хәйдәр абый белән бигрәк охшаш булгансыз икән. Ул арагыздан киткәндә сезгә ничә яшь иде?

Рауза: «Казанда укый идем. 2 ел Хәйдәр абыйларда тордым. Миңа 20 яшь иде».

Нинди абый иде ул?

Рауза: «Абый – иң бөек кеше. Әле дә исемдә, Германиядә хезмәт итте. Кечкенә чакта армиядән кайтканда, бертуганнарыма күлмәкләр алып кайтты. Ул күлмәкләренең төсләренә кадәр истә. Ал төстә. Казанда укыган вакытта Хәйдәр абыйда торганда, бәрәңге кыздырганымны яратты. «И сеңлем, бәрәңгене тәмле кыздырасың», – дип, аркадан сөйде. Мин аш-су буенча укыдым. Җырчы да буласым килде. Әмма аш-су өлкәсен сайладым. Абыем беркайчан да истән чыкмый. Һаман да яныбызда кебек. Телевизордан күрсәткәндә дә, менә исән кебек. Бик яратабыз».

Хәйдәр Бигичев армиядә чакта

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Халидә: «Алда әйткәнемчә, бертуган абыйларыбыз Хәйдәр, Әхмәт – икесе дә мәрхүмнәр. Казанда Рауза, Хамисә бертуганнарыбыз яши. Рәйханә туганыбыз Мәскәүдән Казанга кунакка килде».

Әңгәмәгә Рәйханә апа кушылды.

Рәйханә: «Кызлар арасыннан мин беренчесе булып тудым. Башта Хәйдәр, Әхмәт, мин һәм Халидә. Дүртебез бик дус яшәдек. Гел бергә уйнадык. Абыйлар кинога йөрергә яраттылар. Аннан кайткач, киноның эчтәлеген сөйләгәннәрен хәтерлим. Без аларны көтеп тордык. Олы абыйларыбыз беркайчан да рәнҗетмәделәр. Кинога барсак та, мәктәптә укыганда да, безне саклап, яклап тордылар. Спорт белән шөгыльләнделәр. Нык гәүдәле булдылар».

Рауза: «Сөтне чиләкнең кырыеннан гына тотып эчәләр иде (елмая)».

Рәйханә: «Мәктәптә укыганда, Хәйдәр укытучылар белән концертларда катнашты. Җырлар җырлады. Ә без сокланып, горурланып йөрдек. Укытучылар белән спектакльләрдә уйнады. Аның җырлаганын тыңларга башка авыллардан да килделәр».

Халидә: «Безнең Рәйханә дә матур җырлый. Заманында Рәйханә белән гастрольләрдә дә йөрдек. Ул минем концертларымда җырлады. Рәйханәнең тавышын ишеткән кеше мәңге онытмый. Кияүгә чыккач, алай җырлап йөри алмады. Чөнки ирне, балаларны карарга кирәк. Безне, мишәрләрне, батыр, усал дисәләр дә, барыбер ир артындабыз. Бездә шундый тәрбия. Сеңлем Рауза да матур тавышлы. Хамисәнең дә тавышы искиткеч. Казанда музыка буенча укыды. Шундый вакыт килде – ул бу әйберләрдән бөтенләй борылып, динне сайлады. Ул – безнең абыстай. «Коръән»не укый, сөйли ала. Без аңа шулхәтле рәхмәтле. Аллаһы Тәгаләнең ярдәме белән Хамисә безне дип юлына бастырды. Аны мәҗлесләргә чакыралар. Ул укыган вәгазьләрне, мөнәҗәтләрне күз яшьләрсез тыңлап булмый.

Хамисә, Рәйханә һәм мин – өчебез дә диндәбез. Өчебез дә хаҗларны күреп кайттык. Минем – икенче, аларның беренче баруы.

Абыебыз Хәйдәр киткәннән соң, әти 12 ел яшәде. Беркем дә авылга төшеп, әтидән интервью алмады. Хәйдәр абыйны оныттылар. Башка кешеләрдән Хәйдәрнең яшьлеген сорыйлар. Аның яшьлеген әтисе, бертуганнары гына белә. Әни ул вакытта үлгән иде. Аллага шөкер, бүгенге көндә 6 туганыбыз бар. 6 туганыннан бер генә тапкыр да телевидениегә интервью алып, Хәйдәр абыйлары турында сораучы юк. Безне эзләп табуы кыен түгел бит. Сез бит эзләп таптыгыз. Оят».

Әти-әниләрегез турында күбрәк сөйләсәгез иде. Ишле гаиләдә үскәнегезне беләбез.

Рәйханә: «Әтиебез – Бигичев Әббәс Хәсән улы, әниебез – Рәшидә Азиз кызы. Әтиебез 1923 елгы. 18 яшендә сугышка киткән. 22 яшендә әйләнеп кайткан. Әниебез белән тормыш корганда, аңа 25 яшь булган. Әниебезгә 14 яшь булганда, аның әнисе үлә. Әнигә 25 яшь булганда, әтисе дә мәңгелеккә арабыздан китә. Ул вакытларда авыр замана. Сугыштан соң ачлык, ялангачлык.

Әтиебез гомер буе колхозда тракторчы, комбайнчы булып фидакяр хезмәт куйды. Үзенең корыч аты белән районда гына түгел, өлкә буенча да алдынгылыкны бирмәде. Озын салкын кышларда авыл клубында кочегар булып эшләде. Бервакытта да эштән бушап тормады. Гаиләдә 12 җанны асрарга, ризык табарга, кием-салым алырга, һәр 8 баланы укытырга кирәк. Әтием нык уңган, кызу холыклы кеше булды. Аның каравы, әнием искиткеч түзем, сабыр, гаиләдәге иминлекне күз карасыдай саклап торучы иде. Аңа бу кадәр көчне фәкать Аллаһы Тәгалә генә биргәндер. Әниебез «Герой-ана» орденына лаек булды. Йорт эшләрендә ул искиткеч җитез, пешергән ризыклары авызда тотып тормалы иде. Әнкәебез салган хуш исле ипиләрнең тәме әле дә телемдә.

Яшь чакларда, аулак өйләргә җыелганда, егет-кызлар кара-каршы чаршау артыннан җырлаганда, әти әниемнең моңлы тавышына гашыйк була. Әтинең дә тавышы искиткеч көчле һәм моңлы иде.

Сөйләүләре буенча, ике яктан да әби-бабайлар да моңлы матур тавышка ия булганнар. Тикмәгә генә бу нәселдән ике күренекле җырчы чыкмагандыр: Татарстанның халык артисты, Россиянең һәм Башкортстанның атказанган артисты, Татарстанның Габдулла Тукай исемендәге дәүләт премиясе лауреаты, искиткеч моңлы тавышка ия булган баһадир гәүдәле Хәйдәр Бигичев һәм Татарстанның атказанган артисты, «Изге ай» төркеме солисты, үзенә генә хас булган моңлы тавышлы, үзе иҗат иткән җырлар белән Мәскәү, Казан, Башкортстан, Себер тамашачыларын таң калдыручы искиткеч чибәр, сөйкемле Халидә Бигичева.

Без, 8 бала, әти-әниебезнең теләп алган сөю җимешләре идек. Алар без ач-ялангач булмасын өчен барысын да эшләделәр, белем алырга ярдәм иттеләр. Кешенекенә кызыкмыйча, урламыйча, үз хезмәтең белән яшәргә өйрәттеләр. Туганнар, дус яшәгез, бер-берегезне рәнҗетмәгез, диделәр. Барыбыз да дус-тату булып яшибез, еш кына бергә җыелабыз.

Рамилә, Равил туганнарыбыз Мәскәүдә яши. Алда әйткәнебезчә, Хамисә, Рауза кыз туганнарыбыз Казанда гомер итәләр. Бертуган абыйларыбыз Хәйдәр һәм Әхмәт – безнең мәңгелек йөрәк ярасы. Мәрхүм әти-әнине һәм мәрхүм туганнарыбызны бик сагынабыз, рухларына дога кылабыз. Урыннары оҗмахта булсын.

Хәйдәр абый белән бергә үскән чакларны хәтерлисездер? 8 балалы гаиләдә үсүе барыбер күңелле булгандыр? Ишле гаиләнең эше дә аз булмый калмагандыр?

Халидә: «Тормыш корганда әниебезгә бары 20 яшь булган. 1949 елның 16 июнендә уллары Хәйдәр дөньяга килә. Хәйдәр – беренче балалары. Туганым белән яшь аермабыз – 5 ел. Юбилейларыбыз туры килә. Аңа 20 яшь булса, миңа – 15. Аңа 25 булса, миңа – 20. Киләсе ел – юбилеебыз. Исән-сау булып, киләсе елда миңа 70 яшь тулачак. Хәйдәр абыема 75 яшь булыр иде.

Бер-бер артлы диярлек Хәйдәр, Әхмәт, Рәйханә, мин Халидә, Хамисә, Равил, Рамилә, Рауза туганбыз. Матур, җырлы-моңлы гаиләдә үстек. Бик дус, бер-беребезгә ярдәм итешеп яшәдек. Хәзер дә шулай. Бернинди эштән дә курыкмадык. Әти-әни, әби-бабай, 8 бала яшәдек. Әби-бабай белән күңелле. Алар да 8 бала белән арып беткәннәрдер булса кирәк (елмая). Бераз ял итәргә дип, әби-бабай Мәскәүгә 1 айга дип китәләр иде. 1 атна булалар да кире авылга кайталар. «Сез бит 1 айга киттегез», – дип әти әйтә иде үзләренә. Аларның оныкларын сагынып кире кайтканнары истә. Без үсә башлагач кына, әбиебезнең үзебезнең әби түгеллеген белдек. Бертуганым Әхмәт бишектә булганда, әбиебез чирләп үлеп киткән булган. Ә бу әбиебезне шулхәтле яраттык. Әти белән әни арасында да шикләнү, начар сүзләр ишетмәдек. Үзебезнең әбиебез сыман якын булды ул безгә. Бабабыз да икенче әбиебезгә хөрмәт белән карады. Әнибез бик сабыр кеше иде. Аз сөйләүче, әмма туры сүзле. Безне дә сабыр булырга өйрәтте. Үги әбиебез бик оста тегүче иде. Бездә гел кеше булды. Әбиебез киемнәрне 2 авылга текте. Аның оста тегүенә сокландым. Бер кисәк тукымадан әллә нинди матур киемнәр текте. «Әбием, син волшебница», – дип әйтә идем үзенә.

Әйткәнемчә, Хәйдәр абыебыз беренче бала булып туды. Бик сабыр, юмарт кеше булды. Хәйдәр абыебыз безне бер дә рәнҗетмәде. Хәйдәр, Әхмәт, Рәйханә һәм мин көчле «четвёрка» идек. Безнең һәрбер уеннарыбыз, серләребез бер-беребезгә сыйды. Ул яктан көчле идек. Беркайчан да әти-әнигә серне бирмәдек. Сөйләмәдек. Берәребез белән берәр нәрсә булса, мәсәлән, бер-беребезгә ачуыбыз килсә дә, әти-әнигә әйтмәдек. Хәйдәр абыйның әти-әнине рәнҗетүен бер дә күрмәдем. Каршы сөйләгәнен дә ишетмәдем. Хәйдәр абыем кечене – кече, олыны олы итте. Әби-бабай тәрбиясендә үстек бит. Әби-бабайлы булу – ул үзе бер бәхет. Бабай да оныкларын бик яратты.

Хәйдәр абыем белән Әхмәт абыем икәү бергә спорт секцияләренә йөрделәр. Безнең Чүмбәли авылы – искитмәле зур авыл иде. Беренче сыйныфлар берничә. Һәр класста 30дан артык бала. Балалар бик күп. Икешәр смена укыдык. Аннары 2 катлы мәктәп төзеделәр.

Хәйдәр абыемны армиягә озатырга дуслары килде. Матур итеп озаттык. «Йә кайтырбыз, йә кайтмабыз. Сау булыгыз, туганнар», – дип китте. «Мин синең кайтканыңны күрә алырмынмы икән?!» – дип елап калды бабай. Андагы елаганнар.

Хәйдәр танк взводында булды. Анда хезмәт итәргә абыем үзебезнең авылдан тагын бер егет белән бергә эләкте. Хәйдәр матур җырласа, ул егет баянда бик оста уйнады. Анда талантлар эзләгәннәр. Абыйның катнашырга уенда да булмаган. Ул җырлап җибәргән. Аны ишетүчеләр, ике дә уйлап тормыйча, Германиянең Магдебург шәһәренә хәрби җыр һәм бию ансамбленә күчерәләр. Әй, сөйләде инде миңа. Баштарак каршы булган, ризалашып бетмәгән. Солист булып хезмәтен алып барырга теләмәгән. «Җырлап кына хезмәт итеп кайтсам, бер кыз да миңа карамас. Син нинди солдат, хезмәт иткән кебек тә түгелсең», – дип борчылды. Ул аны хезмәт итүгә санамаган. Аннары гына кабул иткән. Патриот җырларны ничек башкарырга кирәклеген өйрәнеп кайтты.

Армиядә хезмәт иткән вакытта куркыныч хәлгә дә очрый. Концерт барышында атыш була. Хәйдәр абыем җырлаган вакытта аталар. Дөрестән дә, кемгәдер синең йөрәккә үтеп керерлек итеп җырлаганың ошап бетми. Дошманнар кайда гына юк. Барысы да бар. Югыйсә, концертка кертер алдыннан да тикшерү булган, ди. Хезмәтен зур дәрәҗәдә эшләп кайта.

Әхмәт абыемны хезмәткә Хәйдәр абыем армиядә вакытта алалар. Алар бер-берсен 3 ел күрмәделәр. Әхмәт абыем Якутиянең Мирный шәһәренә эләгә. Хезмәт итеп кайткач, бер-берсен көн буе күтәрешеп йөрделәр. Шулхәтле сагынышканнар (елмая). Икесе дә буйга озын булып үскәннәр! Чын солдат булып кайттылар! Янып тордылар. Икесен дә каршы ала алуына бабам бик шатланды инде.

Абыем Хәйдәр яшьрәк вакытта, авылда нинди генә чара булмасын, бөтенесендә катнашты. Укытучылар абыемны бик яратты. Укуында тулысынча өлгереп бетәме, юкмы, барыбер Хәйдәр абыйга укытучылар яхшы билгеләр куйдылар. Ул алар белән спектакльләрдә, концертларда катнашты. Авыллардан авылларга йөрделәр. Хәйдәр абыем катнашса, уңышлы була дигән сүз. Ул вакытта телевизор, телефон, планшет, интернет дигән әйберләр юк. Без гел мәктәптәге түгәрәкләргә йөрдек. Аннары клубтагы түгәрәкләргә дә вакыт таптык. Җыр, бию түгәрәкләре калмады. «Талантлар эзлибез» дигән конкурс оештырганнарын хәтерлим. Шунда олы һәм кече сыйныфлардан талантлы балаларны сайлап алдылар. Ул вакытта олы сыйныфлардан Хәйдәр абыем җиңде. Ә мин кечкенә сыйныфлар арасыннан җиңү яуладым. Аннары районга киттек. Анда да җырлап җиңдек.

Аннары безне Түбән Новгород өлкәсенә җибәрделәр. Ул вакытта Горький исемен йөртә иде. Безне кунакханәгә урнаштырдылар. Беренче тапкыр күп катлы кунакханә күрдем. Безне, кызларны, бер бүлмәгә, малайларны бер бүлмәгә урнаштырдылар. Безнең катлар төрле булып чыкты. Нишләптер, Хәйдәр абыемны күреп сөйләшәсем, серләшәсем килде. Бик тизгә генә дип уйлап, кунакханә бүлмәсеннән чыгып киттем. Шундый хәлгә бер дә тарымаган бала. Таба гына алмыйм. Бүлмәләрне ачып карыймын. «Нәрсә булды?» – дип сорый башладылар. «Потерялась. Ищу брата Хайдара», – димен. Сораша-сораша, ресепшеннан белешеп, эзләп таптык. Хәзер бүлмәсенә килеп кердек. «Нәрсә булды?» – дип әйтергә тотынды (елмая). «Сөйләшәсем килде», – димен. Зур күзләремне, курыкканымны күргәч, кочаклап алды. «Бүлмәңдә генә утырып тор инде. Кайгырма. Килермен яныңа», – дип әйткәне хәтердә калды. Менә шунда беренче урыннарны яулап алып кайттык. Мәктәптә алган грамоталарыбыз да бик күп булды. Барысы да өй түрендә эленеп тордылар.

Армиядән хезмәт итеп кайткач кына Әхмәт абый белән Хәйдәр абыйның әти-әниләрдән качып кына тәмәке тартканнарын белдем. Егетләр бит инде. Армиядән кайткан. Аракы эчү дигән нәрсә юк үзләрендә. Бездә шундый караш: бер-беребездә булган яшерен әйберне әти-әнигә тизрәк барып сөйләргә тырышмадык. Бер-беребезгә әйтсәк тә, риза булмасак та, әти-әнигә сөйләмәдек. Кемгә кирәк, үзе әйтер, дидек. Кыска гына вакытта шулай тәмәке белән уйнап алдылар. Тормыш юлларында алай тәмәке тартучы булмады.

Аннары Хәйдәр абый Мәскәүгә китте. Мәскәүдә аның дуслары булды. Гомер буе дуслар булып тордылар. «Эш бар. Әйдә Мәскәүгә», – дип дуслары чакырды. Мәскәүгә китеп, кыска вакыт эшләп алды. Дусты Надир Камаев – бик башлы егет. Аның әти-әнисе дә укытучылар иде. Ул Хәйдәрне Мәскәүдә эзләп табып, синең урының монда түгел дип, алып китә. Конкурста катнашалар. Анда җиңү яулап кайталар. Жюридагы кешеләр: «Сезгә консерваториягә укырга керергә кирәк. Сезнең тавышыгыз искиткеч. Аллаһтан бирелгән тавыш», – дип киңәш бирәләр Хәйдәр абыема.

Шуны әйтәсем килә: нинди генә композиторның җырын башкармыйк, безгә кечкенәдән җырларга җиңел иде. Җиңел бирелгәнгә, моны бөтен кеше дә булдыра ала, авырлыгы юк, дип уйлыйсың. Хәйдәр абыемның шундый фикерләре дә булгандыр. Хәйдәр абыем биргән киңәшне үтәми. Мәскәүдән кайтырга ашыкмый. «Юк, юк. Болай булмый», – дип, дусты Надир Камаев аны барыбер Казанга алып китә».

Консерваториядә укыганда авылга кайткан чагы. Әнисе һәм туганнары Рамилә, Равил белән.

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Халидә апа, Нәҗип Җиһанов гастрольләр вакытында Хәйдәр абыйны күреп ала түгелме?

– Әйе. Минем кечкенәрәк чагым. Безнең авылга Нәҗип Җиһанов концерт белән килде. Клуб шыгрым тулы. Аксакалларыбыз утырган. Безнең егетне дә тыңлап карагыз әле, дип, Хәйдәр абыема төбәлделәр. Ул дуслары белән иң артка утырган. Төртеп-төртеп, Хәйдәрне чыгаралар. Аның чыгасы килми. «Әйдә, әйдә, оялма. Авылны күтәреп җибәр. Матур җырлыйсың», – дип, Хәйдәрне сәхнәгә төртеп чыгардылар. Хәйдәр сәхнәгә менеп китте. «Китмә, сандугач»ны өздермәсенме?! Искитәрлек! Аның тавышын ишетеп, артистлар сәхнә артыннан чыга башлады. Магнитофон куйганнар дип уйлаганнар. Хәйдәрнең авызына карап торалар. Ышанып бетмиләр. Шуннан соң Нәҗип Җиһанов Казан консерваториясенең адресын сәхнәдә бөтен халык алдында язып биреп, «Сиңа укырга керергә кирәк», – дип, аны Казанга чакырып калды. «Без талантлар эзләп йөрибез. Менә кайда талантлар!» – дип, матур итеп рәхмәтләрен әйтеп, артистлар куллар чабып калды.

Өйгә кайткач, күлмәген салып куйган. Әнинең иртән торып, киемнәр юып куя торган гадәте бар иде. Хәйдәр абыем иртән торган. Бауда – Казан консерваториясенең адресы язылган записка салып куелган күлмәге! Тизрәк кесәсенә тыгылып караса, андагы адрес юылган. Әни шулхәтле уып юган. «Әй әни, нишләдең син?» – дип аптырашта калганы истә. «Ярар инде, димәк, язмаган», – дип, үз-үзен шулай юатып, кул селтәп калды. Шуннан соң ул Мәскәүгә китте. Аннары дусты Надир Камаев белән Казанга киләләр. Казанда укулар башланган була. Тулай торакта да урыннар бирелгән. Әмма Хәйдәрне алмый хәл булмый. Консерваториядә укытырга да, торырга да урын табалар.

Ул елларда мин Мәскәүдә эшләдем. Бик еш Казанга абыем Хәйдәр янына килдем. Ул укыган консерваториягә барганым булды. Берсендә студентлар арасында уза торган конкурска эләктем. Җиңгән кеше Мәскәүгә бара. Хәтерлим, кызлар арасынннан Зилә Сөнгатуллина җиңде. Егетләрдән Хәйдәр абыебыз узды. Бик шатландык. Үзем Мәскәүдә хорга йөрдем. Мәскәү эчендә, Мәскәү өлкәсендә концертлар куеп йөрдек.

Хәйдәр абыем консерваториядә классларын күрсәтте. Фортепианода уйнап утырган педагогы классына кердек. «Бу – синең бертуган сеңлеңдер», – диде педагогы. «Бәлки, туганың да җырлый торгандыр?» – дип сорады. «Безнең барысы да җырлый», – дип куанып әйтте абыем. Хорда русча гына җырлап йөргәч, русча җырлап җибәрдем. Исе китеп, борылып карап торды. «Син нәрсә булганын аңладыңмы?» – дип сорады Хәйдәрдән. «Татар җырларын оныткан, күрәмсең», – ди абыем. «Юк, мин аны әйтмим. Туганыңны шундый матур, моңлы тавышы. Нишли ул Мәскәүдә? Нинди эше калган аның анда? Ник киңәш бирмисез?» – дип бераз орышып атты Хәйдәрне. «Сине Мәскәүдә нәрсә тота? Эшеңме? Иреңме? Балаларыңмы?» – дип сорады. «Юк, мин кияүдә түгел. Балаларым, ирем юк. Эшлимен», – дидем. «Сиңа укырга кирәк», – дип киңәш бирде укытучы. «Уйлармын», – дидем.

Чыннан да бик җырлы-моңлы гаиләсез. Балачактан җырлап үсүнең дә нәтиҗәсе булмый калмагандыр.

– Балачак, яшьлек елларыбызда авылда вакытта өйдә яңа җырлар өйрәнеп, концертлар бирергә яраттык. Әти-әниебез, әби-бабайларыбыз өйдә булганда, безнең җырлаганны карарга вакытын да тапканнар. Әти һаман да тракторда, комбайнда эштә. Алай да вакытын тапты. Безнең җырлаганны ишетеп, күршеләр керде. Без аларга урындыклар куйдык. Кәгазьдән билетлар ясап тараттык. Микрофон тоткан итеп, «Хәзер Татарстанның атказанган артисты җырлый», дип «сәхнәгә» бер-бер артлы чакырып чыгардык. Әти-әнинең кунакка барганда гына кия торган киемнәрен, туфлиләрен киеп җырлыйбыз (елмая). Әти-әни ачуланмадылар. Бәлкем, пычратмаганбыздыр. Һәр программага яңа номерлар әзерләдек. Кемдер шигырь сөйли, кемдер бии. Мәш килгәнбез. Хәзер шуларны яратып искә алабыз. Нинди күңелле балачак булган, дибез.

Әйткәнемчә, Хәйдәр абыем оялчан. Әхмәт абыем батыррак. Якшәмбе көннәрендә зур базар килә иде авылга. Кайвакытта, базарга иртән-иртүк чыгар өчен, бабамның дуслары куна киләләр. Мич башына менеп ятып йоклыйлар. Шунда бабам оныкларын күрсәтә. Хәйдәрне, Әхмәтне җырлатырга тырыша. Безгә, кызларга, чират йә җитә, йә юк. Бабам Хәйдәрне бик нык җырлатырга тырыша. «Юк, юк», – дия иде ул. Әхмәт җырлап җибәрә дә, Хәйдәр кушылып китә. Ул җырны дәвам итә башлагач, Әхмәт сиздерми генә чыгып китә. Шуннан Хәйдәрне туктатуы кыен. Шулхәтле моңга кереп китә. Җырлый-җырлый аның колакларына хәтле кызара. Бабамның дуслары тын алмыйча да тыңлыйлар. Оныкларына карап, бабам шатлана, горурлана иде.

Элек мунчаларны бакча уртасына салганнар. Күршеләр дә кереп юына алсыннар өчен шулай эшләнелгән. Мунча яккан көнне Хәйдәр белән Әхмәт юыналар. Гаилә зур – 12 кеше! Суны китерә торабыз. Барыбызга да юынып чыгарга кирәк. Суны ташып торабыз. Шулай көянтәләрне җилкәләргә аскан килеш киләмен. Мунча янына кешеләр җыелган. Якынрак килә башладым: Хәйдәр белән Әхмәт мунчада җырлыйлар икән. Узып китүчеләр узып китә алмаган, баскан килеш тыңлап торалар. Әле ярый якынрак килдем дә, үзем оялам, чиләкләрне бирәмен. «Оятыгыз да юк. Мунча янына кешеләр җыелган», – дидем. Абыйлар моны күреп, тагын да көчлерәк җырларга тотындылар (елмая).

Консерваториядә укыган вакытта Хәйдәр абыем бик еш авылга кайтты. Көтеп тордык үзен. Әти-әни, әби-бабай бик тә сагынып көттеләр. Хәйдәрне аеруча да яраттылар. Беренче һәм олы бала булганга карашлары башкачарак иде. Барыбызны да яраттылар анысы. Яңа җырлар өйрәнсә, җырлап күрсәтә. «Сез нинди җырлар беләсез?» – дип бездән дә сорый. Табында җыелганда һәрберебезнең яраткан җыры бар. Әти-әнинеке дә, әби-бабайныкы да, безнеке дә. Хәзер әзәя барабыз (елый). Хәзер сирәгрәк җырлана. Үзебез дә олы яшьтә. Бу – әтинең яраткан җыры, бу – әнинеке, дип җырлыйбыз. Хәйдәр абыебызныкы, Әхмәт абыебызныкы, дип. Без җыр-моң белән үстек.

Яшь вакытта әнинең җырлаганына шаккаттым. Әнинең тавышы моңлы. Җәй айларында тәрәзә ачык. Йорт тирәсендә йөргәндә, ниндидер моң ишетелә. Кемдер моңлы итеп җырлый. Йөгереп кереп, радионы кабызам, анда кемдер сөйли генә. Әле генә җыр булды бит, тавышын тагын да катырак ачамын. Мич артына керсәм, әни утырган. Үзе нидер эшли. «Әни, син икәнсең. Мин бит радио дип торам», – димен. Мин аны олыгайгач кына нәрсә икәнен аңладым. Элек хәзерге кебек телефоннар да, диктофоннар да юк. Әти-әниләр утырган мәҗлесләрне төшергән булсам, хәзер карап утырган булыр идек. Хәзер нәрсә ашаган, нәрсә кигән барысын да төшереп торалар бит.

8 баланы карап үстерергә дә җиңел булмагандыр...

– Әйе, үзем дә шаккатам. Әти-әни шулхәтле баланы ничек киендереп, ашатып, белем биреп, үстереп җиткергән! Искитәрлек! Мәктәптә укыганда 5әр бала укыдык. Иртән торып, 5 баланы ашатып, киендереп, мәктәпкә озату – үзе бер могҗиза. Хәзер бер балага да аптырап каласың. «Бер бала да интектерә» шикеллерәк сүзләр ишетәсең. Бер-беребезне дә караштырып, ярдәм иттек. Хәлдән килгәнчә, әти-әнигә булыштык. Бездә шулай куелган. Һәрберсенең үзенең эше бар. Безгә ике тапкыр әйтмиләр. Бер әйтү дә җитә. Шуңа күрә андый низаглар да булмады. Кемдер идән юмаган, кемдер су китермәгән, кемдер хайваннарны каршы алмаган, дип. Сыер да саварга тырыштык. Барысын да эшләдек. Әлбәттә, колхозда йорт башына чөгендер һәм башкасын эшләргә бирделәр. Әти болай да трактор-комбайннан төшмәде. Әнигә бөтен эш. Шуңа күрә без әнигә колхоз эшен бирмәдек. Үзебез эшләдек. Чөгендерен дә яшьтән утарга тотындык. Кырларга да йөрдек. Хәйдәр дә, Әхмәт тә баш тартмадылар.

Хәйдәр Бигичев туганнары белән

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Үсә төшкәч, Хәйдәр белән Әхмәтне әти комбайнчы ярдәмчесе итеп эшкә алды. «Арышы, бодае булса да йортка килер», – дип әйтә иде әти. Абыйлар яшьләр бит әле. Клубтан соңрак кайтып, иртән торып чыгып китәләр. Йокылары туймый! «Ярар, йоклый торсыннар. Уянгач, җибәрерсең», – дип әйтә иде әти әнигә. Йокласыннар дип, үзе чыгып китә. Йокылары туймаган булса да, ике абыем да чыгып китәләр. Кырда булса да, әти бераз йоклап алырга бирә. Менә шул яшьлекләрне бер дә үзгәртмичә кайтарыр идем. Шулхәтле сагынам.

Әти-әниебезгә, әби-бабабызга гомер буе рәхмәтлебез. 8 баланы карап үстерүе бер дә җиңел булмаган. Укыган догаларыбыз аларга хәерлесе белән барып ирешсен, дигән теләктә калам.

Җырчы үлде, моңы калды,

Еллар аша яңгырый.

Юк үлмәде, гүя халык

Әле дә үзен тыңлый.

Җырчы үлде, моңы яши,

Йөрәкләрне таң калдырып.

Кабер ташы җимерелсә дә,

Моңы һәйкәл салдырыр.

Җырчы үлде, тез чүкмәде,

Кан тамса да йөрәктән.

Баш имәде кара көчкә,

Моңы булды терәккә.

Җырчы үлде, җыр түгелә

Һәр татарның күңелендә.

Яшәр татар лачыннары,

Шулай очса моң күгендә. (Мөдәрис Шакиров – Хәйдәр Бигичевның кияве)

«Газиз әниебезнең яшь чагы»

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Хәйдәр Бигичев дуслары, туганнары белән.

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Хәйдәр Бигичевны соңгы юлга озату.

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

«Мәхшәр көн иде ул. 25 ел элек куырып алган салкын иде. Шундый салкыннар аннары булмады. Халык җыелмас дигән идем. Транспорт йөри алмады, майлары каткан иде машиналарның. Икешәр, өчәр, дүртәр рәт белән халыкны хушлаштырдылар. Имамнар ашыктырды, вакыты уза, дип, халык агымы бетми. Ул искитәрлек бер могҗиза булды».

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

«Кыш дими, җәй дими без Хәйдәр каберенә йөрибез».

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Бауман урамында Хәйдәр Бигичев йолдызы янында.

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Фото: © Халидә Бигичева архивыннан

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 14 ноябрь 2023
    Исемсез
    Безнең кабатланмас Хәйдәр Бигичев! Бик ярата идем тавышын. Авыр туфрагы җиңел булсын. Дога булып барып ирешсен.
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100