Хафиз Хамматуллин: «Минзәлә театрыннан китә алмадым... ташлап китү хыянәт кебек тоелды»
Хафиз Хамматуллин Минзәлә театрында 40 елга якын эшли. Ул театрга 1985 елда Казан театр училищесын тәмамлаганнан соң килә. Тумышы белән Актаныш районыннан. Хафиз ага белән театр, Актанышта сәнгатькә үзенчәлекле мөнәсәбәт һәм якын дусты Хәния Фәрхи турында сөйләштек.
Эшкә яратып йөрисезме, Хафиз абый?
Хобби инде. Балыкка һәм эшкә йөрү – ике яраткан шөгылем. Азапланып йөрисе булса, эшне алыштырасың бит инде аны. Үзеңне көчләп, каршылык белән эшли торган эш кирәкми.
Кайчакта зарланасы да килеп китәдер бит инде. «Гримерный»да гына булса да.
Нәрсәдер килеп чыкмаса, үзең генә гаепле. «Гримерный»да зарланып утыру – көнбагыш ашап сөйләнеп утырган гайбәтче хатыннар кебек бит ул.
Сезне бөтен Минзәлә таныймы?
Минзәлә – бәләкәй авыл кебек бит инде ул. Кеше кешене белә. Урамда исәнләшеп узалар.
Танылуның кыен яклары да бардыр инде. Гел күренәсе дә килеп тормыйдыр.
Кешедән качып йөргәнем юк. Качып йөрерлек гөнаһым да юк.
Гел бу театрда гына эшләгәнсез. Чаллыга, Казанга, тагын каядыр башка театрга китү теләге булмадымы?
Казан театр училищесын тәмамлаганда башка театрлар да чакырган иде. Күчмә театр да, Әлмәт театры да. Авылга якын дип, Минзәлә театрын сайладым.
Казан театры чакыра торып районга кайтып киттегез, әйеме?
Әйе. Казанда калу мөмкинлеге бар иде. Печән өсте булгач, печән чабарга кирәк дип, кайтып киттем. Авылга кайтып йөрергә якын булыр дип, бу театрны сайладым. Без укуны тәмамлаган елны «Минзәлә театры Чаллыга күчә» дигән сүз чыкты. Нык чыккан иде ул сүз – бөтен театр күчә дигәннәр иде. Чаллысы да ерак булмагач, шуларны күздә тотып кайтылган иде. Чаллыга да күчәргә була иде, «бергә китик» дигән дуслар күп булды.
Нәрсә тотып калды?
Ташлап китү – хыянәт итү кебек тоелды. Ниндидер җитди сәбәбе дә юк. Аңлатып бирә дә алмыйм. Нәрсәдер тотты инде шушында. Минем башлаган эшне ахырына җиткерә торган гадәт бар...
Монда азагына җиткерү нәрсә соң инде ул?
Чаллыга бит Минзәлә театрының атказанган, халык артистлары китте. Мин дә китсәм, башкалар да китсә, сәхнә буш кала иде. Мин, берсен дә калдырмыйча, Чаллы театрына спектакльләр карарга йөрдем. Андагылар барысы да үзебезнеке бит. Анда барып куныплар яттым: премьераларны карап, банкетлар үткәреп йөри идек. Башта ГЭСта, мәчет буенда уйнадылар, аннары Яңа шәһәрдә. Алар бинасыз чагында без биналы булып эшләдек бит. Ә тулай тораклары әйбәтрәк иде, фатирны да тиз бирделәр үзләренә.
Аннары Түбән Кама театрына китү мөмкинлеге булды. Анатолий Степанович Богатырев мине алырга 3 мәртәбә кайтты. Бер кайтты, ике кайтты, өч кайтты. Бу – ашаган җиргә төкереп китү була, дидем. Минем әйберләрне төяп алып китергә микроавтобус белән килгән иде. Әле өйләнмәгән егет идем, кая китсәм дә була. Килмәсәң килмәссең, килсәң килерсең, ошамаса, 1 ай эшләрсең дә китәрсең, дип, ордер белән ачкыч суза. Кабул итәлмим, дим. Ачкычны алсам, бу – кешене түгел, үземне алдау була. Гадәтем шундый. Якын итеп чакыруы өчен бик рәхмәтлемен.
Үкенмәдегезме соңыннан?
Юк. Аның ише үкенергә мөмкин булган әйберләр күп булды. Үткән эшкә – салават. Кайбер кеше «җүләр» дияр. Минзәлә театры – үз театрым. Элеккеге артистлар белән эшләве үзе бер күңелле иде: үзләре кызык, үзләре усал, үзләре яхшы иде.
Артист буларак, режиссерлар яраткан нинди яхшы сыйфатларыгыз бар, Хафиз абый?
Кем белгән? Режиссерлар актерны яратмый инде ул. Актерны яратса, режиссер буламыни?
Режиссер өчен сез яхшы материалдыр ич. Ничек яратмаска мөмкин?!
Ул әсәрне ярата. Әсәргә безне көчләп, кыйнап кертүче ул. Материалны сыйпап кертергә дә була, ә алар «тукмый-тукмый», акыра-бакыра кертәләр.
Алар белән килешмәгәндә нишлисез?
Берничә андый каршылыклы хәл булды. Аңлаштык.
Аңлашу ул – аларча эшлисез дигән сүзме?
Юк инде. Режиссерны, әлбәттә, тыңламыйча булмый. Таш курчак кебек басып торып та булмый. Үзеңә якынрак халәт сайлыйсың инде. Чын дөресе шул инде – тамашачыны алдарлык итеп эшлисең. Алдашып ышандыра алмасаң, сәхнәдә эшләп булмый.
Тамашачыны карата алган сөйкемле сөягегез булуын кайчан аңладыгыз?
Тумыштан инде ул. Безнең авылда ике кешенең берсе – гармунчы да җырчы. Әнием клуб директоры иде. Бәләкәй чактан ук әнинең итәк астында клубка йөреп, авылдашлар куйган спектакльләрне карап үскән. Суфлер белән бара бит инде спектакльләр. Бәләкәй генә клубта суфлер әйткәнне бөтен зал ишетеп тора иде, ә уйнаган артист, каушаудан, ишетми…
Казан театр училищесында кем курсында һәм кемнәр белән укыдыгыз?
Батулла курсында. Камал театрыннан Фәридә Сафина, Әлмәт театрыннан Раушания Фәйзуллина, Фәймә Бикморатова. Хәния Фәрхи мәрхүмкәй белән бергә укыдык. Хәния белән концертлар да куеп йөрдек, бергә спектакльләр дә уйнадык.
Хәния апа театрда гына калса, әйбәт актриса буласы идеме?
Ул бар яктан да булган иде. Нык итагатьле иде. Әти-әниләрен дә беләм, энесен беләм, нык дуслар идек. Эчкерсез кешеләр иде. Китеп баруы күңелгә нык тиде. Ышанасы килмәде.
Аралашып яшәдегезме? Бер-берегезгә эч серләрен сөйләп, вакыт-вакыт тормыштан зарланып та, дигәндәй.
Ул зарлана торган кеше түгел иде. Беркайчан да зарланганы булмады. Роберт абый: «Өйләнешсәгез, сездән менә дигән семья чыга», – дия иде.
Мәхәббәт тә идемени?
Кыз белән егет булып түгел, дуслар булып йөрдек. Аны егете озатып куйгач, безнең белән култыклашып китә иде.
Сезнең яктан да андый мәхәббәт хисләре булмадымы? Хәния апа бик матур иде бит.
Мәхәббәт дип... шул дуслыктыр инде. Андый әйбер юк иде Советлар Союзында.
Ничек инде?
Советлар Союзында секс буламыни?!
Нишләп «сразы» секс? Болай гына да яратышып була.
Дуслар! Нык дуслар! Бары тик дуслар! Аның егетләре белән КИСИ тулай торагында бергә тордык. Егетләре дип... Фәнәвил белән инде.
Ул да сезнең белән укымадымы?
Юк, бездән өстәрәк укыды.
Хәния апа белән серләр дә сөйләшә идегезме?
Юк, сер сөйләшкән булмады. Бөтенләй! Мин аны гайбәткә саныйм. Кеше турында сүз чыкса, «миңа гайбәт сөйләмәгез», дим. Миңа андый сүзләр кирәкми.
Фәнивил абый белән аерылышкан кыен вакытларында да килеп зарланмадымы? Дусларга киләсеңдер ич андый чакта.
Юк, анысын сөйләшмәдек. Ул кияүгә чыккач, алай гел аралашып тормадык инде, дуслар булсак та. Театр-концертларда очраша идек. Без уйнаган җиргә килә иде, безнең уйнап бетергәнне көтеп тора иде. Бервакыт без Арчадагы бер авылга уйнарга киттек. Алар Арчада концерт куйдылар. Газинур Фарукшин белән эшләгән вакытлары иде. Аларның концерты алдарак беткәч, бөтен группалары белән безне көтеп торганнар иде.
Ничек уйлыйсыз: Хәния Фәрхинең тормышы бәхетле булдымы, бәхетсезме?
Белмим. Кешенекен түгел, үзеңнекен дә әйтеп булмый. Ул үзенә ничек кенә авыр булса да, кешегә бәхет, сөенеч бирә белә иде. Эчендә нәрсә генә, нинди генә утлар кайнаса да, сәхнәгә авызын ерып килеп чыга иде. Тормыш булгач, тормышта төрлесе була инде...
Үзегезнең гаилә хәлләрен сөйлисезме? Сер түгелме?
Театрда эшли башлагач кына өйләндем.
Хатыныгыз да актрисамы?
Әйе. Гүзәл. Икенчесе...
Ә беренчесе?
Беренчесе дә монда костюмерша иде. Китте инде театрдан.
Театрда ике хатыныгыз бергә эшләдемени?
Әйе.
«Сугышып» йөрмәделәрме?
Юк. Алар хәзер дә дуслар.
Сез аерылгач кына икенчене табып өйләндегезме? Әллә башкага гашыйк булып, аңа өйләнәсегез килгәч, аерылыштыгызмы?
Юк. Андый гадәт юк. Конкретно аерылдым. Аерылгач, кире барып йөрмәдем. Дуслар идек. Малай бездә дә булды. Йөрешәбез... йөрешәбез дип, аралашабыз. Дошманлык юк. Мин яхшы кеше бит.
Яхшы кеше булгач, нигә аерылышып йөрдегез?
Дөнья галәмәтләре була бит ул...
Сезнең гаеп белән түгелмени?
Мин кешене гаепләмим. Минем гаеп белән.
Ике хатыннан да балалар бар инде, әйеме?
Бар, бар!
Сез бабаймы инде?
Юк әле. Олы улыма 25. Боларына – 7. Игезәкләр.
Хафиз абый, гафу итегез, аякларыгыз элек тә шулай идеме?
Кәкрелеген әйтәсеңме? Туганда алай ук булмагандыр инде.
Үзегездә комплекслар булмадымы, аягым кәкре, дип? Көлмиләр идеме?
Көлгәннәрдер инде. Әлеге дә баягы Хәния белән дус булып йөргән чакларда, бервакыт көлешәбез. «Әйдә, Хәния, бергә чыгып басыйк җырларга – халык ох итсен», – дим. Аның аягы туп-туры, хәтта Х хәрефе кебек күренә. Ә минеке – үзең күрәсең... Безнең янга Әлмәт театрында эшләгән Илһам мәрхүмкәем йөгереп чыкты да: «Охо дип әйтсеннәр, мин дә басам», – ди. Мине «камыт аяк», «кәкре аяк» диләр иде инде.
Килешеп тора...
Үземнеке үземә инде. Арасына чөй кыстырып, җылы тастымаллар урап кәкрәйттем мин аны, дип көлдергән булам инде үзем.
Сез һаман да шундый зур гәүдәле идегезме?
Элек чыра идем. Мондый корсак юк иде инде.
Ә театрда «симермә!» дип ачуланмыйлармы?
Әйтәләр инде. Нишләтәсең инде, ашарга яраткач. Чире дә бардыр инде аның. Йөрәк.
Үзегезне саклыйсызмы?
Юк инде. Сикерәм, йөрим... Үлсәм – үләм. Үземне жәлләп йөргәнем юк.
Алай дөрес түгел. Балаларыгыз кечкенә бит әле. Хатыныгыз да яшьтер.
Яшь. Яшь аермасы 20 яшь. Алай әйбәт ул. «Кырыйга» йөрмисең – өйдә яшь хатын көтә. Хатын намазда.
Үзегез?
Юк әле. Сүгенү гадәтен ташлап булмады әле.
Татарча сүгенәсезме?
Русча. Кешедән ни ишетәсең – шуны әйтәсең инде. Бәлки, дөрес тә әйтмибездер. Мин алай бик начар сүзләр белән сүгенмим үзе. Күпме исерекне уйнап та сәхнәдән сүгенгәнем булмады. Мин уйнаганда залдан сүгенеп җибәрделәр – монысы «высший пилотаж».
Ә бер тапкыр бер авылда исерекне уйнаганда, «синең кебек йөри торган кеше бездә дә бар» дип, бер мужикка күрсәттеләр. Теге, утыралмыйча, кайтып китте. Шуны күчергән кебек уйнаганмын икән.
Образларны кемнәндер күчерәсез бит инде?
Була, була андый хәлләр.
Таныйлар дамы?
– Булды анысы да. Бер спектакльдә кешенең яшь чагын, урта хәлен һәм бабайга әйләнгәнен уйный идем. Безнең авылда бер кызык бабай бар иде, Әсәт бабай дип йөртә идек. Мин мәктәптә укый башлаганда бабай иде, армиядән кайтканда да шундый ук бабай – үзгәрми торган кешеләр була бит. Кызык кына итеп матур сөйләшә иде. Безнең өлкән буын артистлар танып алган шуныңча уйнавымны – алар, театр белән килгәч, Әсәт бабайга фатирга керә торган булган икән. Укыганда ук безне «күзәтеп йөрегез, кирәге булыр» дип өйрәттеләр.
Сәхнәдә сезнең өчен рөхсәт ителмәгән нәрсә бармы? Киенү-чишенүләр...
Сәхнәдә сүгенү тыелган. Ә киенү-чишенүгә килгәндә, туры килсә генә. Кирәкмәгән җирдә чишендерәләр кайчакта. Шунысын яратмыйм. Тиктомалдан чишендереп яткыралар да үбештерәләр. Анысы косасыны китерә. Халыкны «тотып тора», янәсе. Ничек «тотсын» инде ул халыкны.
Тотмыймы?
Берәр исерекнең «ах боты, ах күте» дип торуы – халыкны тоту буламыни? Яратмыйм андыйны.
Хафиз абый, икътисадый яктан авыр булган, акчасыз 90нчы елларны ничек уздырдыгыз? Ничек акча эшләдегез?
Ничек эшлисең инде... шабашка-мазар булса гына...
Нинди шабашка?
Мунча-мазар, гаражлар төзеп бирәсең.
Тамада булып яки җырлап-биеп акча эшләмәдегез алайса?
Юк, дусларның туйларын алып барган бар, акча алган юк.
Телегез телгә йокмый, шәп тамада чыгар иде сездән, диюем. Хәзер ниндидер өстәмә эшегез бармы?
Юк. Чакырсалар – шабашкага барып килеп була. Әле анда да, «эшләми, ялкау инде ул» дияргә мөмкиннәр.
Ялкаумыни сез?
Ялкаудыр инде.
Нишләп уздырасыз гомерегезне театрда булмаганда?
Бернәрсә дә эшләмим. Хатын ягыннан авылга кайткалыйбыз. Үз ягымда йорт юк, әти-әни үлгәч, кеше яшәмәгән йорт бозылыр дип, саттык. Балыкка барам инде. Театрда эшләп, бакча да карап булмый бит. Ул да юк.
Ялкаулыкка сәбәп табарга була инде...
Утыртып карадым, 3 көнгә гастрольгә чыгып киткән арада үсми инде. Буш вакытта балык тотарга яратам. Дуслар белән дә барабыз. Үзем генә йөргәндә хозурланып йөрим. Мин балыкка барып, кармакны да чылатмыйча кайтканым бар.
Китап укыйсызмы?
Юк. Монда театр өчен әсәрләр күп укыйбыз бит. Ә китап укымавымның сәбәбе – бер тотынсам, туктый алмыйм. Иң дөресе шул! Ә шигырьләрне күп укыйм. Үлеп яратам. Чөнки аларны укыганда туктап була. Үз гомеремдә 2 роман укыдым. Армиядә чакта ул. Китапханәдән урлап кайткан китап иде. Элек бит китап урлау караклыкка керми иде. Бер төндә укыдым. Азагына чыкмыйча туктый алмыйм. Иртән күзләргә кан сава, төне буе укыгач.
Кем шигырьләрен яратасыз?
Миңа барыбер. Шагыйрьнеке дә, һәвәскәрнеке дә. Кайбер шигырь үзе романга тиң.
Роль текстлары тиз хәтердә каламы?
Аллага шөкер! «Читка» вакытында ук хәтердә кала.
Иң яратып уйнаган ролегез?
Бөтенесен яратам дисәм, ялган булыр. Әмма яратмыйча булмый. Рольне үзеңә көйлисең инде. Яратмасаң – алмыйсың. Андый хәлләр булды. Ахырдан режиссерлар белән аңлаштык.
Берара Минзәлә театрында экспериментлар белән мавыктылар. Бу чорны ничек кабул иттегез?
Яраттым. Артыгы да булды инде, әмма ул – кирәкле әйбер. Килгән режиссерлар барысы да тәҗрибәле иде. Аларга «аты-юлы белән» кычкырасы булмады.
Туган ягыгыз Актанышта театр да ачылып килә бит. Кайтып карамадыгызмы әле?
Юк әле. Алар молодцы! Актанышта бит дәүләт ансамбле дә бар. Актанышлар – «үдебеднекеләр». «Бед булдырабыд». Актанышта сәнгатькә караш та икенче төрле.
Нинди ул икенче төрле?
Актанышта сәнгать, күңел ачу – йола кебек. Анда бөтен кеше җырлый, бии. Авыл саен спектакль куялар. Безнең зур гына Суксу авылында 4 коллектив 4 спектакль куя иде. Шулар авыл эчендә үзара ярыш үткәреп ята иде. Аларны берәү дә мәҗбүр итми. Төнге 1гә, 2гә кадәр волейбол уйнау. Колхоз рәисе дә шунда, чишенеп бетеп, дөбер-шатыр уйнап йөри иде.
Актанышның бит аның Башкортстан белән дә үзенчә мөнәсәбәтләр. Бервакыт Минзәлә театры белән Башкортстанга баргач, ниндидер каршылык чыгып: «Сәламәтлегегез өчен җавап бирмибез», – диделәр. Мин администратор идем, артистларны төядем дә кайттым да киттем. Элек чәчкәләр белән каршы алалар иде.
Монысы – сәясәт инде.
Ә шул вакытта Актанышның һәвәскәрләре 300 кеше Башкортстанга чыгып китте. Аларны кабул иттеләр. Башкортстанның 300 кешесе Актанышта концерт куеп ята иде. Ничектер уртак тел тапканнар бит! Шаккатмалы! Дәүләт театры чыга алмаганда, главалар үзара сөйләшкәч була икән. Актаныш шундый ул: Башкортстанга да бирешми, Татарстанда да үзен күрсәтә белә.
Рәхмәт, Хафиз абый!
Син моны беркая да чыгармыйсыңдыр бит? Болай гына сөйләшеп утырганбыздыр?
Әйе, Хафиз абый, шулай ди инде менә! Чыгарам, әлбәттә, укысын халык сезнең турында да. Болай да читтә кала Кама арты театрлары…