news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Хәбир Ибраһим «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» турында: «Имгәнгән егет зомби кебек сөйрәлеп йөри»

Илгиз Зәйниевның Камал театрында куелган «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» драмасы җәмәгатьчелекне селкетеп җибәргән спектакль булды. Фикерләр төрлелеге белән дә җәлеп итә.

news_top
Хәбир Ибраһим «Җәүдәт берлән Зөбәрҗәт» турында: «Имгәнгән егет зомби кебек сөйрәлеп йөри»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Драматург Хәбир Ибраһим драма турындагы фикерләре белән уртаклашты: «Бу спектакльне караганнан соң ике төрле фикер калды: берсе – уңай, икенчесе бераз тискәре. Беренче бүлеген бик кабул иттем, беренчедән, яхшы форма табылган – Тукай чорында баруы да әйбәт. Узган гасырга кайтып алдык – матур эшләнгән. Беренче бүлектә вакыйгаларның фотоательеда баруы да күңелемә ятты: Фатих Әмирхан әсәрләрендә укыган дөнья күз алдына килде.

Сәхнә бизәлеше гаҗәеп, сценография әйбәт. Балконнар күтәрелеше, мәсәлән. Яңа бинаның технологик яктан көчле икәнлеге яхшы аңлашылды. Бу – театр үсеше өчен зур мөмкинлекләр бирә.

Артистларның уены да гаҗәп, бигрәк тә Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Рамил Төхфәтуллинның уены күңелемә бик якын булды. Ул явыз байны уйнаса да, кызына чын ата кеше булып калырга тырышты. Баласына бәхет теләде бит ул, шуңа билгеле бер мизгелдә нәрсә эшләгәнен аңламады.

Тик шигырь язучы фотоателье хуҗасы Җәүдәтнең «картежник» булуы гына шик тудырды, ышандырып бетермәде. Охшамаган ул «картежник»ка. «Картежниклар» бит алар – икенче төрле кешеләр. Аңлыйм инде: мәхәббәт хисләренә бирелеп, кыз белән тигез булырга тырышып шушы адымга барган, дип күрсәттеләр. Федор Достоевскийның да «Игрок» романы бар. Төп герой анда рулетка белән уйнаган, һәм анда – башка ситуация. Җәүдәт «картежник» икән, безнең алда карта колодасын уйнатып алырга тиеш иде бит инде.

Ярар, монысы да бик мөһим түгел. Иң мөһиме – спектакльнең икенче пәрдәсендә әлеге кыйналган егетнең шушы халәтен кабул итә алмадым. Икенче пәрдәдә ул имгәнгән килеш йөри дә йөри – башта, шәкерткә ияреп, кызны күрергә бара, аннары, үләр алдыннан, тагын кызның өенә бара. Болар, минемчә, бер дә ышандырмыйлар һәм драматургия законнарына туры килми. Гарипне алай күрсәтергә кирәкми. Бу кешегә бит инде реанимация кирәк, һәм ул ятагында калырга тиеш, дип уйлыйм. Аның янында «Ясин чыгарга» килгән мулла утырырга тиеш. Анда гротесклы итеп күрсәтелгән докторның да кирәген тапмыйм, егет анда мулла белән сөйләшергә тиеш. Докторның ни сөйләгәнен дә аңлап булмый, төп герой да аңлаешлы итеп берни сөйләми, һәм бу – күңелне төшерә. Ул зомби кебек сөйрәлеп йөри, ә ул сөйләшергә тиеш.

Аның шушы халәте шундый озак барды, чыгып китәрдәй булдым. Үзем генә булмагач, тукталып калдым. Бу әйбергә игътибар итәргә кирәк иде аларга.

Егет үләр хәлгә җиткәч, шәкерт барып аңлаткач, Зөбәрҗәт, туйны ташлап, аның янына үзе килергә тиеш иде, һәм егет кыз кулында үләргә тиеш иде. Егет үлде инде, ләкин дөрес үлмәде, дөресен генә әйткәндә. Егет берничек тә бара алмый, кыз килергә тиеш иде.

Авыр хәлдә килеш булса да, Җәүдәт кызның сурәтен төшерергә тиеш иде һәм шуннан соң гына җан тәслим кылырга тиеш иде. Җилкәсенә зонтик куйган сурәте экранда чыгарга тиеш иде. Шунда без чын мәхәббәтне күрер идек.

Автор Җәүдәтне шул хәлдә күрсәтеп, тамашачыдан аны кызгандырырга теләгәндер, ләкин халык геройны түгел, артистның үзен кызганды. Минемчә, бу – әлеге спектакльнең иң төшенке урыны. Имгәнгән геройның андый йөрүләре фильмнарда гына кабул ителә.

Әйе, бик зур эш эшләнгән, тик кайбер нюансларга игътибар ителмәгән. Кыскасы, җан җитмәде икенче кисәгенә. Ә беренче кисәге шәп иде.

Музыканы кабул итә алмадым, чөнки мелодрама операга әйләнде. Композитор Эльмир Низамов язган музыкада татар аһәңе сизмәдем. Бер генә җыры да хәтеремә кереп калмады. Искә төшерик әле: «Сүнгән йолдызлар»да, мәсәлән, «Каз канаты» җыры гына да ни тора – мәңгелеккә безнең генетикага кереп калган. Ә менә монда андый нәрсә булмады. Минемчә, монда фольклорлы музыка кирәк иде. Әйе, кала тормышы, ләкин аның да үз фольклоры бар ләбаса.

Минем бу фикерләремне көнләшү дип кабул итмәгез, бу – минем фикер генә, ул дөрес булмаска да мөмкин.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар