Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Хәбәрсез югалган улын эзләп Ростовка барган ана: «Гәүдәкәе кайтса, җиңелрәк булыр иде»

Илина Арсланова – Актанышта билгеле шәхес. Ул хәрбиләргә гуманитар ярдәм әзерләүдә актив катнаша, районнан киткән хәрбиләрне эзләү буенча да аның тәҗрибәсе бар. Ул үзенең хәбәрсез югалган улын эзләп, зур юл үткән. Аның тәҗрибәсе «Интертат»ны укучы башкалар өчен дә ярдәмлек булыр.

news_top_970_100
Хәбәрсез югалган улын эзләп Ростовка барган ана: «Гәүдәкәе кайтса, җиңелрәк булыр иде»
Фото: Илина Арсланованың шәхси архивыннан

«27 майда Мансурым хәбәрсез югалганга 6 ай булды. Яралар бик тирән шул... Ризыклары беткәндер инде баламның. Әҗәлен Украинага барып тапты. Шәһидләрдән китсә иде дибез», – ди улын югалткан Илина ханым. Газиз улының гәүдәсен ул Ростовка да барып эзләгән, тик таба гына алмаган. «Интертат» улының гәүдәсен көтүче Илина Арсланова белән аралашты.

«Улымның эчәр суы, сулар һавасы беткән»

«Улым 13 яшендә намазга басты, ураза тотты. Төрле авыр хезмәтләрдә эшләсә дә, уразаларын калдырмады. Махсус операциядә дә намазларын укыды. Иптәшләре дә: «Гел намаз укыды», – дип әйттеләр. Намазлар укыган вакытта бер-берсен саклап торганнар алар», – дип сөйләп китте Илина ханым.

Мансур Арсланов 2023 елның 2 июнендә контракт төзеп, махсус хәрби операциягә китә. Һәлак булуы турында хәбәр килгәндә ул 6 ай гына хезмәт иткән була әле. «Өлешчә мобилизациядән алып калганга җәза бу миңа, дип үземне дә битәрләдем», – дип искә алды ул көннәрне әни кеше.

Без аны мобилизациядән алып калырга тырыштык. Май аенда: «Әни, мин бары контракт төзим, китәм. Безнекеләр Кырымда гына, бәрелешләргә кертмиләр», – диде. Бәлки, күбрәк хезмәт хакы да эшлисе килгәндер. Кеше үзенең әҗәлен эзләп таба, дип әйтәләр бит, шуңа бер сәбәп булгандыр инде. Хәзер кирегә юл юк. «Мобилизация вакытында җибәргән булсам!.. Бу – миңа җәза», – дип тә уйладым инде.

Фото: © Илина Арсланованың шәхси архивы

Без – мөселманнар, димәк, улымның эчәр суы, сулар һавасы беткән, шул сәгатьтә, шул урында аның үлем фәрештәсе көтеп торган иде. Шулай булгач, безгә күнәсе, ризалашасы гына кала. Контракт төзергә ватанпәрвәрлек этәргән, дип кычкырып әйтмим. Шулай да балаларымны мин туган илне яратырга, дошман керсә, аны сакларга кирәк, дип тәрбияләдем. Ул үз-үзен тотышы белән иптәшләрен дә туры юлга өндәгәндер, димен. «Ник китәсең?» – дигәч, «Ислам динен таратырга китәм», – дип әйткән, – ди Илина апа.

«Берәр көн чират минем улыма да җитәр, дип уйламадым»

Мансур Арсланов Работинода булган бәрелешләрдә катнаша. «Аллаһның хикмәте белән анда алар ротасы исән чыкты, 70ләп егет ятып калды», – дип сөйләде Илина апа.

Мансурның бабасы салкын сугыш елларында 1962 елда Кубада хезмәт иткән. Авылда кушаматы да «Куба» була. Шуңа Мансур үзенә дә «Куба» позывноен ала.

Октябрьдә аларны Херсон өлкәсенә керттеләр. «Әни, безне каядыр алып баралар. Барып җиткәч, элемтә булса, мин хәбәргә чыгам», – диде. Октябрь, ноябрь аенда штурмга кереп чыктылар. «Югалтуларыбыз көчле, әни», – дип, тирә-юнендәге үлем-китемне әйтә торды. Берәр көн чират минем улыма да җитәр, дип уйламадым. Гел исән калыр кебек тоелды, хәтта җәрәхәтләнер дип тә уйламадым мин аны. Чөнки ул догалар белән йөрде. Ясин сүрәсенең 9нчы аятен укып йөрим, дип әйтә иде. Тәһарәт алырга су булмаса да, тәяммүм алып, намазларын укырга тырышты.

Иптәшләре арасында ихтирам яулады. Гуманитар ярдәм белән хәләл тушенкалар җибәргән идек. Иптәшләре дә: «Без бит синең өчен генә сыер ите ашыйбыз», – диләр иде. Син ашамасаң ашама, без дуңгыз ите ашыйбыз, башка әйбер юк бит, дип әйтмәгәннәр.

Улым бераз хыялыйрак иде. «Әнием, син Аллаһ Тәгаләдән күп итеп акча сора әле, миңа бирсен әле ул», – дип әйтә иде. «Улым, Аллаһ Тәгалә акчаны тота белгән кешегә генә бирә. Аннары зур акча – ул һәрвакыт сынау. Нәрсәгә сиңа ул акчалар?» – дип сорый идем. «Әни, мин мәчетләр төзетер идем, мохтаҗларга ярдәм итәр идем. Ихата алдында бер кафе төзеп, һәр җомга саен фәкыйрьләргә бушка ашлар ашатып, аларның күңелләрен күрәсе килә. Балалар бакчасыннан алып балигъ яшенә кадәр булган балаларга бер сүрә ятлаган саен бер туңдырма бирер идек», – дия иде.

Ул акча колы булмады. Мин аны: «Кеше балалары синең яшьтә машинада йөри. Синең бер генә омтылышың юкмы?» – дип ачулана идем. Тик ул дөньяви әйбер булдырырга тырышмады. Аллаһ Тәгаләнең, сиңа кирәге юк, диюе булгандыр, – дип сөйләде Илина апа күз яшьләре аша.

18 ноябрьдә Мансур Актаныштан киткән гуманитар ярдәмне алырга өлгереп кала. «Пулеметы ватылгач, командиры аны корал алырга бу якка чыгарган. Шунда гуманитар ярдәмне дә көтеп алган иде», – ди әни кеше. Берничә көннән хәрбиләрне алгы сызыкка кертәләр.

Фото: © Илина Арсланованың шәхси архивы

Биш егет кереп киттеләр. Алар барысы да 27 ноябрьгә кадәр хәрби бурычларын үтәгәннәр. Тик авыл уртасында автоматчыга эләкәннәр…

Улымның гәүдәсе шунда калган. Чөнки алган яралары йөгерерлек булмаган, ул егылып калган инде. Аның гәүдәсе янына дошманнар килгән. Бәлки, аны якындагы өйгә сөйрәп алып кергәннәрдер. Анда «птичка»лар (дроннар) килгән булса, ул өй дә, улым да исән түгелдер. Әсирлеккә эләгеп, теге якка алып чыгып киткәннәрдер, диючеләр дә бар. Моның булу ихтималы бик кечкенә. Бик авыр, көтәбез. Бернинди чара да юк, – дип өзгәләнеп сөйләде Илина апа.

«Безнең елаганнан гына алар берничек тә ярдәм итә алмый»

Улларының гәүдәсен туган ягына алып кайтып җирләү өчен әти-әнисе Ростовка хәтле бара. «Иптәшләре 3 гыйнварда: «Мансурны эвакуациялиләр», – дип хәбәр иткәннәр иде. Шул хәбәргә таянып, гыйнвар азагында Ростовка бардык. ДНК алдан тапшырылган иде, тик туры килү булмады», – дип сөйләп китте Илина апа.

Без Ростовка поезд белән бардык, машина белән баручылар да бар. 1 генә кеше өчен юл куркынычрак, 2 кеше барырга кирәк. Кыш көне барсак та, эфир майлары алып бардык. Җәй көне мәет исе тарала, ул – бик яман ис. Шуның өчен маска һәм кулланып караган эфир мае кирәк.

Моргта кабул итү өчен бернинди дә акчалар соралмый. Һәлак булучылар күп… Чиратны да иртән иртүк алалар. Без иртән 7гә килеп бастык, ул вакытта 5-6 кеше бар иде инде. Беренче булып, психологлар белән очраштык. Алар кемне эзләвеңне, кем булуыңны сорыйлар. 5 егетнең туганнарын бер төркемгә җыеп, алып кереп киттеләр. Психологларның нәрсә әйтүен тыңларга кирәк. Аяк астына гына карап барыгыз, дип әйтәләр икән, аяк астына гына карап барырга кирәк.

Һәр хәрби частьнең үз тикшерүчесе була. Ул эзләү картасы (опознавательная карта – ИТ) тутыра, аны алдан әзерләп барсаң хәерле, чөнки кинәт кенә сорагач, югалып та кала аласың. Безнең елаганнан гына алар берничек тә ярдәм итә алмыйлар, без генә аларның эшенә зыян китерәбез. Аларга иң авыры. Көне буе шул истә утыралар, көне буе куркыныч сурәтләр карарга мәҗбүрләр, – дип сөйләде андагы хәлләрне Илина апа.

Алар Мансурны жетон номеры, аркасындагы татуировкасы буенча эзлиләр.

Татуировкалы билгесез 50 гәүдә бар иде. Аркасында татуировка булганнары 11 калды. Тик берсе дә туры килмәде. Мәетләр фотодан караганда да бик куркыныч. Тик нишлисең... Үзеңнекен эзләгәндә шуларны «йотып җибәрергә» туры килә.

Документларны тутыргач, номерларны, фотоларны алып калалар. Сабыр итәргә, көтәргә генә кала. Гәүдә Ростовка килеп җитә икән, аны иртәме-соңмы табып бирәләр. Ул якларда бик җылы, гәүдә тиз таркалучан, күп очракларда ДНК гына булыша ала. Без дә ДНКны гына көтеп торабыз.

Фото: © Илина Арсланованың шәхси архивыннан

«Мошенниклар улымның кулы, күзе бәйләнгән итеп видео җибәрделәр»

Илина апа, улын эзләп, мошенниклар белән дә очраша. «Хәбәрсез югалган туганнарының фотоларын, төгәл мәгълүматларын ачык интернет мәйданчыкларына куеп эзләмәсеннәр», – дип киңәшен дә бирде ул.

Россиядә популяр булган «Не жди меня из Украины» каналына улымны эзләвемен яздым, һәм аннан миңа мошенниклар чыктылар. Улымның куллары, күзләре бәйләнгән итеп видео җибәрделәр, чәче кара иде. Икенчесеннән, 1 кешелек камерада утыра, дип фото җибәрделәр. Ул инде фотошоп икәне аңлашыла. Нәкъ шулай итеп, башкаларга да җибәргәннәр.

Мин үземне салкын тоттым. Бу кеше сезгә кем була, дип кат-кат сорыйлар. «Улыгызга «украин милләтенә геноцид» дигән маддә ачтылар, диләр. Башны юләргә салып: «Мин берни белмим, улым кая?» – дип сорадым. «Тавышын ишетсәм, үзен күрсәм, сезгә ышанам», – дидем. Нәрсәгә сезгә нидер исбатларга, дип кычкырып, телефонны куйдылар. Икенчесе, акча түләмичә телефонны да алмыйм, диде. Аларга акча җибәрсәм, ул якка ярдәм итә дип, үземә үк җинаять эше ачылган булыр иде, – ди Илина апа.

Хәбәр булмаса, кая мөрәҗәгать итәргә?

Ул уллары хәбәрсез югалган аналарга, иң беренче булып, ул киткән хәрби комиссариатка мөрәҗәгать итәргә кирәклеген әйтте. Шулай ук, һәр районның социаль координаторы да була. «Турыдан-туры хәрби частькә хатлар юлларга, хәрби прокуратура, Татвоенкоматка мөрәҗәгать итәргә була. «Һәлак булды», – дию белән югалып калмаска, сугышның мондый әйбер алып килергә мөмкин икән дигән вариантын күз алдыннан ычкындырмаска һәм мораль яктан әзер торырга кирәк. Чөнки кайгырып, елап, үзебезне бетереп, үзебезнең дә вакыттан алдан гүргә керүнең мәгънәсе юк, – диде ул.

«Тыл ярдәменнән башка барыбер булмый»

Илина апа Арсланова Актаныш районы волонтерлары белән бергә махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм әзерләүдә катнаша, якыннарын югалтканнарга мораль яктан ярдәм итә. «Татар халкы гомергә сабыр булган. Барыбер дә тыл ярдәменнән башка булмый. Бер яктан, үз бурычымны үтәдем дип уйласам да, икенче яктан ватандашларыбыз яу кырында, аларга ярдәм кирәк», – ди ул, күз яшьләрен тыеп.

Бөек Ватан сугышында бик күп сугышчыларыбыз һәлак булган. Үземнең дә әниемнең ике абыйсы да хәбәрсез югалганнар. Ул буын иле белән күтәргәч, сабыр иткән. Хәзерге хәрби операциягә, гомумән, халык әзер түгел иде. Безгә операцияләрне хирург гына ясый кебек иде, шуңа ул кадәр каты булып тоелмады да. Күреп торабыз – өченче ел кот очмалы хәлләр. Бөек Ватан сугышында бабай исән кайткан. Ә хәзер, исән кайтыр, дигән өмет 1 процент та булмаска мөмкин. Тик битараф булмаска кирәк, – ди ул.

Илина апа, бу катлаулы чорда беркем дә битараф булмаса иде, дип теләде.

«Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмичә», – дибез. Күпләр: «Кемдер үлеп кайткан, кемдер госпитальдә, әле миңа тимәгән бит», – дип, битараф булып яши. Динебездә, иң куркыныч кеше – битараф кеше, дип әйтелә. Битараф булмас өчен, өйләрдә, бакчаларда, мәктәпләрдә ватанпәрвәрлек тәрбиясен бирергә кирәк. Беркем дә иртәгә нәрсә буласына гарантия бирә алмый.

Аннары өйләнмәгәнсез, нәсел калдырмагансыз, агач утыртмагансыз икән, анда барып йөрмәгез. Башта төп бурычыгызны үтәгез. Хәзерге яшьләргә акыллы булсыннар, гаилә корсыннар, эткә салган сөяк кебек, җәмгыять калдыгы булып яшәмәсеннәр, дип телим. Бәлки Аллаһ Тәгаләдән безгә җәзадыр бу. Чөнки ата – улны, ана кызны белми торган заманга җиттек. Ирләр гаиләнең кадерен белмиләр, – ди Илина ханым.

Бала югалту ачысын кичергән әни кеше, әтисез калган балаларны, тол калган хатыннарны, ялгыз гына торып калган әниләрне онытмасыннар иде, дип теләде. Ул Актанышның Җиңү паркында волонтерлар тәкъдиме белән махсус хәрби операциядә һәлак булган егетләрнең исемен мәңгеләштерү өчен стенд булдырырга теләүләрен дә әйтте.

Мин, улым бу тормышта дөрес юлны сайлагандыр, дип уйлыйм. Әти-әнисе, сеңелләре, улы каршында гына түгел, Ватандашлары каршында да Герой булып тора. Аның исемен онытмаслар дип уйлыйм.

Аның белән язышканнарны керәм дә укыйм, керәм дә укыйм. Уйламаган көн юк, еламаган минут юк. Гәүдәкәе кайтса да, әллә бераз җиңел булыр иде. Үзе өчен, җанкайлары рәхәттә булса иде, Аллаһ Тәгалә гөнаһларын кичерсә иде, дип дога кылам.

Арслановлар гаиләсенең авыр кайгыларын уртаклашабыз!

Комментарийлар (1)
Калган символлар:
  • 28 май 2024
    Исемсез
    Я, Раббым Аллах, могжиза кылып улыгыз Мансур исэн имин туган йортына уз аягы белэн кайтып Сезне шатландырсын 🤲🤲🤲🤲🤲. Аллахнын кодрэте кин 🤲🤲🤲🤲🤲
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100