Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

«Хаҗ турында уйларга да курка идем»: Күрмәүче мөселманнар төркеме Казаннан Мәккәгә китте

Күрмәүче 4 кеше һәм 4 озата баручыдан торган 8 кешелек төркем Казаннан Согуд Гәрабстанына изге сәфәргә юл тотты. Әлеге сәфәрне «Ярдәм» иҗтимагый хәйрия фонды оештыра. Проект сәламәтлеге чикле булучыларга ел саен гомрәгә һәм зур хаҗга бару мөмкинлеге бирә. «Интертат» хәбәрчесе быелгы сәфәрчеләрне олы юлга озатуда катнашты.

news_top_970_100
«Хаҗ турында уйларга да курка идем»: Күрмәүче мөселманнар төркеме Казаннан Мәккәгә китте
Фото: © «Татар-информ»,Зөлфия Шәвәлиева

Казанның «Ярдәм» мәчетеннән күрмәүче 3 ир-ат һәм 1 хатын-кыз, аларны озата баручы 4 кешедән торган төркем Мәккәгә хаҗга китте. Изге сәфәргә берничә көн кала алар Казанда «Ярдәм» тернәкләндерү үзәгендә махсус әзерлек узган. Идел буе, Урал, Себер һәм Кавказ төбәкләре вәкилләренә бушлай сәфәр мөмкинлеге бирелгән, бу – меценатлар һәм иганәчеләр ярдәме белән тудырылган мөмкинлек. Төркемдә Хәмзәт Алмасханов, Салават Гыйләев, Ренат Алиев һәм Сәфинә Кобелева бар. Изге сәфәрдә аларны Ренат Мифтахетдинов, Ранис Хисмәтуллин, Альберт Федоров һәм Миләүшә Федорова җитәкләп йөртәчәк.

Хаҗ һәр мөселман тормышында аерым бер вакыйга булып тора, ул билгеле бер дини йолаларны үтәүне һәм изге урыннарга баруны күздә тота. Күрмәүче дин тотучылар үзләре мөстәкыйль йөри алмаганга, аларга озатып йөрүчеләр ярдәм күрсәтәчәк, изге сәфәрдә алар тәүлегенә 24 сәгать бергә булачак.

«Бу – Татарстанга гына түгел, Россия өчен уникаль мәчет»

Хәмзәт Алмасханов – Чечен Республикасыннан. Аның күзләре бәхетсезлек очрагыннан соң күрми башлаган, аяклары да яхшылап йөрми, табаннары киселгән, ул махсус протезлар куллана. Көндәлек тормышта үз көенә, әкрен генә йөрсә дә, хаҗда ул инвалидлар коляскасында хәрәкәтләнәчәк.

Беренче тапкыр хаҗ кылам. Мин Чечен Республикасыннан, «Ярдәм» мәчете белән күптән таныш. 1997 елда сукырайганнан соң, әлеге фонд миңа зур ярдәм күрсәтте. Мәчеттә Брайль шрифтын өйрәндем, кыска сүрәләр, соңрак Коръән укый башладым. Монда безнең өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, мәчеттә сәламәтлеге чикле булганнарга зур ярдәм күрсәтәләр. Бу – Татарстан гына түгел, Россия өчен уникаль мәчет, мондый ярдәм күбрәк, башка төбәкләрдә дә булсын иде.

«Ярдәм» фонды сезгә шундый мөмкинлек тәкъдим итә, Хаҗга юллама биргәннәр, дигәч, башта ышанмадым. Минем бит инде яшем дә шактый, аякларым да яхшылап йөрми. Бераз кайгырам, шул ук вакытта шатланам да. Әлеге халәтне сүзләр белән генә әйтеп бетереп булмый, моны күңел белән сизәргә кирәк. Мин әллә ни зур өметләр багламыйм, күбрәк дога кылырга тырышачакмын, бары тик дога белән генә башкаларга булыша алам.

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

«Алар күрмәсә дә, күңеле белән барысын да сизә»

Альберт Федоров «Ярдәм» мәчете типографиясендә хезмәт итә. Ул беренче тапкыр гына хаҗ кылмый, инде берничә тапкыр мөмкинлеге чикле булучылар белән изге сәфәргә барган. Альбертның үзенең дә күзләре 2 процент кына күрә, шуңа да карамастан, ул хаҗда башкаларга ярдәм итәчәк. Альберт шулай ук – хаҗга бару өчен Брайль шрифтында эшләнгән кулланма төзүчеләренең берсе. Әлеге кулланма «Ярдәм» мәчете типографиясендә бастырылып, төркемгә таратылган, анда хаҗда укырга кирәкле Коръән сүрәләре һәм догалар тупланган.

Без һәрбер хаҗи өчен максималь рәвештә уңайлыклар тудырырга тырышабыз. Алар күрмәсә дә, күңеле белән барысын да сизә. «Ярдәм» хәйрия фонды күрмәүчеләр өчен генә түгел, төрле категория инвалидлар өчен хаҗга бару мөмкинлеге тудыра. Безнең мәчеттә төрле төбәкләрдән килүчеләр белем ала, дәвалана. Монда озак еллар хаҗга бару хыялы белән яшәүчеләр бар. Шундый яшьтә булса да, аларның олы хыяллары чынга ашты. Әлеге зур хыялларын тормышка ашырганнары өчен «Ярдәм» фонды меценатларына рәхмәт, – диде ул.

Ринат Мифтахетдинов, «Ярдәм» мәчетенең мәгълүмати технологияләр бүлеге җитәкчесе:

Мин дә беренче тапкыр хаҗ кылам, шуңа күрә барлык нечкәлекләрен дә белеп бетермим. Ләкин без бик зур әзерлек уздык, мораль яктан да, барлык физик үзенчәлекләрне дә истә тотарга тырыштык. Үзебез өчен генә җавап бирмибез, безнең өстә тагын бер кеше бар, шуңа күрә җаваплылык та 2 тапкырга арта. Безгә, Согуд Гәрабстанында сәламәтлеге чикле кешеләр өчен барлык мөмкинлекләр дә тудырылган, дип хәбәр иттеләр, шуңа күрә зур проблемалар булмас, дип ышанабыз, Аллаһы Тәгалә үзе ярдәм күрсәтер.

Альберт Федоров: «Ярдәм» хәйрия фонды күрмәүчеләр өчен генә түгел, төрле категория инвалидлар өчен хаҗга бару мөмкинлеге тудыра».

Фото: © «Татар-информ», Зөлфия Шәвәлиева

  • Мәккәгә хаҗ кылу – Ислам динендәге 5 багананың берсе, ул ай календаре буенча 12 нче – Зөлхиҗҗә аенда башкарыла.
  • Быел хаҗ йолалары 4 июньнән 9 июньгә кадәр узачак (5 июньдә – Гарәфә тавында тору, ә 6 июньдә – Корбан бәйрәме). Хаҗ кылучылар Мәккә һәм Мәдинәгә 1 майдан 1 июньгә кадәр килә, 10 июньнән 11 июльгә кадәр китә.
  • Нияз хәзрәт корбан чалу һәм аның фазыйләтләре турында: «Аллаһка якынайта торган гамәл»

  • Нияз хәзрәт Сабиров: «Корбан иткән мал каны акканда гөнаһлар гафу ителә»

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100