news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Татарча диктант»та: «Белемне тикшерү башланса, күбебез уңайсыз хәлгә калыр идек»

14-16 ноябрь көннәрендә бөтен дөнья буйлап татар теленә игътибарны арттыруны максат итеп куйган «Татарча диктант» акциясе уза. «Интертат» хәбәрчесе төп мәйданчык – Казан Федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган диктанттан репортаж тәкъдим итә.

news_top
«Татарча диктант»та: «Белемне тикшерү башланса, күбебез уңайсыз хәлгә калыр идек»
Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ноябрь аенда матур бер традиция бар – кулларга каләм тотып «Татарча диктант» язабыз. Дөньякүләм таралган акция быел унынчы тапкыр үткәрелде.

Быел «Татарча диктант» акциясендә катнашучылар өчен мәгърифәтче, галим Каюм Насыйри һәм язучы Мөхәммәт Мәһдиев әсәрләреннән өзекләр тәкъдим ителде. Татарстан һәм Башкортстан Республикаларында диктант язу өчен Каюм Насыйриның «Кабуснамә» хикәясеннән өзек сайлап алынган. Россия төбәкләрендә яшәүчеләргә Мөхәммәт Мәһдиевнең «Җир йөзендә алты кыйтга» әсәреннән өзек, чит илләрдә яшәүчеләргә Каюм Насыйриның «Әбүгалисина» әсәреннән өзек тәкъдим ителә.

Казандагы төп мәйданчык итеп традицион рәвештә КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган. Сәгать 10 тулганчы монда зал гөр килеп тора иде. Килүчеләр бер-берсенең хәлен белешә, аралаша. Ара-тирә бергә утыручылардан: «Синнән күчерермен әле», «Минем язуны карамассың инде, күптән кулдан язган юк», «Күчертәсеңме?» – дигән шаяртулар да ишетелде. Залда үзенә күрә рәхәт, җылы мохит хөкем сөрә иде. Урындыкларның беренче рәте чакырылган кунаклар өчен исемләп язып куелган, алар әкренләп тула килде, сәгать 10 тулганда, залда буш урыннар калмаган иде диярлек, катнашырга теләүчеләрнең күп булуы күңелне аеруча куандырды.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Фоат Галимуллин: «Яшьлегемне искә төшердем»

Диктантны быел зур аудиториягә танылган галим, диктор Фоат Галимуллин укыды. Фоат абыйның тавышы колакка май булып ята, укучының тавышы шундый көйле, төзек булгач, диктант язарга да бик рәхәт булды. Аның матур укуына сокланып, диктантның беренче җөмләсен язарга да оныта яздым. «Бер дә каушамадым, яшьлегемне искә төшердем, сеңлем», – диде ул хисләре белән уртаклашып. Ул диктант тексты да уңышлы сайлануын әйтте.

Әлеге әсәр Каюм Насыйрины чын мәгънәсендә мәгърифәтче итеп күрсәтә. Безнең татар галәмендә ул – иң беренче чиратта зур энциклопедик галимебез. Әлеге текстта аның иң әһәмиятле мәсьәләләрне чагылдыруы күренә. 200 еллыгы уңаеннан нәкъ менә аның текстын сайлап алулары бик отышлы булган, дип уйлыйм. Каюм Насыйриның теле, әлбәттә, XIX гасыр теле. Бүгенге көндә безгә аның кайбер сүзләре ятрак булып тоелырга, аңлашылмаска да мөмкин. Ләкин Филология институты галимнәре аны бүгенге көнгә якынайтты, шуңа күрә әсәрнең теле җайлы, кыенлыклар тумагандыр дип уйлыйм. Мондый зур форматта беренче тапкыр диктант укыдым, каушамадым, мин халык белән эшләргә күнеккән инде, гомерем буе укыттым, зур аудиторияләрдә чыгышлар ясый идем. Чакыргач, рәхәтләнеп риза булдым, яшьлегемне, укыта башлаган вакытларымны искә төшердем, уңышлы гына килеп чыкты, дип уйлыйм, барысы да «5»леләр алсын.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Райнур Хәсәнов: «Без «2»леләр куймыйбыз»

Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Райнур Хәсәнов елдан-ел диктантта катнашучылар саны артуын билгеләп үтте, быел акциядә 70кә якын Россия төбәге һәм 30га якын чит ил катнаша, «Икенче елга диктант язарга теләк белдерүчеләр тагын да күбрәк булыр, дип ышанам», – диде ул.

«Татарча диктант»ка барысы да үз теләкләре белән килә. Без афишалар урнаштырабыз, төрле мәгълүмат чаралары аша диктант турында хәбәр итәбез, калганын инде катнашучылар үзләре хәл итә. Быел Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан 2 мәйданчык оештырылды. Шәһәр буйлап алар бик күп – диктантны төрле мәктәпләр, дәүләт оешмалары, институтларда язалар. Без «2»леләр куймыйбыз, иң мөһиме – татар теленә игътибар җәлеп итү, кызыксыну уяту. Тарихка кайтып карасак – беренче «Татарча диктант» 2016 елда уздырылды, анда берничә төбәк кенә катнашкан иде, хәзер исә безнең география ел саен үсә. Быел акциядә 70кә якын Россия төбәге һәм 30га якын чит ил катнаша. Быел беренче тапкыр Катарның Доха шәһәрендә дә милләттәшләребез безнең белән бергә диктант яза.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Данис Шакиров: «Татарча сөйләшик, яшик, языйк!»

Киләсе елда «Татарча диктант» акциясе апрель аенда узачак. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты җитәкчесе Данис Шакиров хәбәр итте. Бу – 2026 елда Казанда «Туган тел» Бөтенроссия форумы белән бәйле.

Апрель ае рәсми булмаган рәвештә Тукай ае булып санала, шуңа күрә диктантны әлеге айга күчерергә карар кылынды. 2026 елда ул «Туган тел» Бөтенроссия форумы көннәрендә узачак, анда татар теле һәм әдәбияты укытучылары, милли-мәдәни автономияләр, иҗтимагый берләшмәләр җитәкчеләре, Россия төбәкләреннән татар мәдәни үзәкләре вәкилләре чакырылуы көтелә. Форумның соңгы көне нәкъ менә «Татарча диктант» язуга багышланачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Данис Шакиров, диктантны оештыруда ярдәм иткән өчен, Казан федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты мөгаллимнәренә рәхмәт белдерде. Һәр елны нәкъ менә институт галимнәре барлык катнашучыларның текстларын җентекләп тикшерә һәм билгеләр куя.

Аерым рәхмәтләрне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җиткерәсем килә. Текстны сайлау җиңел эш түгел, алар әлеге өзекләрне укып, анализлап, уңайлы булсын өчен бераз үзгәртеп, безгә тәкъдим итте. Шулай ук нәтиҗәләр чыгару, билгеләр куюны да әлеге институт мөгаллимнәре башкарачак.

7 меңгә якын мәйданчык, татарлар яшәгән һәрбер илдә татарлар безнең белән. Бу – тулы бер хәрәкәт, акция халкыбыз тарафыннан бик җылы кабул ителде, безнең төп максат, әлбәттә, билге кую түгел, иң мөһиме – берләшү, телебезгә мәхәббәт, кызыксыну уяту. Вакыт табып, акциягә битараф булмыйча, килгәнегез өчен рәхмәт. Татарча сөйләшик, яшик, языйк! – диде ул, катнашучыларны сәламләп.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин: «Татар халкы гыйлемле, китаплы халык»

Диктант язарга Татарстан Республикасы Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин да килгән иде. Журналистлар белән аралашканда, ул Татарстан районнары мәхәлләләрендә татарча диктант оештырылачагын искәртте.

Безнең район мәхәлләләрендә һичшиксез «Татарча диктант» оештырылачак. Мин дә башкаларга үрнәк булсын дип килдем. Әзерләнеп килдем, укыдым, карадым, чөнки кайбер сүзләрдә гарәп теленнән күчергәндә авырлыклар да булгалый. Аллаһка шөкер, шундый чара бар, телебезнең киләчәге тагын да матуррак, яктырак булсын.

Татар халкы – гыйлемле, китаплы халык. Кагыйдәләр буенча язылган беренче Коръән китабы Казанда бастырылганны беләбез. Безнең галимнәребез төрле илләрдә укыткан. Галим Мөхәммәт Морат Рәмзи Мәккәдә 36 ел укыта, Габдрәшит Ибраһимов Япониядә беренче мәчет салдыра, Галимҗан Баруди Сүриядә укый һәм укыта, шулай ук ул Мисырда укыткан. Безнең халкыбыз – дөнья белеменә тәэсир иткән халык, – диде ул.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

Ркаил Зәйдулла: «Бергә утырып, борынгы язучыбыз әсәрен язу рәхәт»

Диктант язарга Татарстан Язучылар берлеге рәисе, халык шагыйре Ркаил Зәйдулла да килгән иде. Ул әлеге чараны татар халкының «рухи көйләнүе» дип атады.

Әлбәттә, бу – белемне тикшерү түгел. Белемне тикшерү башланса, күбебез бик уңайсыз хәлгә калыр идек. Чөнки мәктәпләрдә татар теле, татар әдәбияты кысылган заманда барлык кагыйдәләрне белеп язу сирәк күренешкә әверелеп бара, кызганыч. Ләкин шулай бер җыелып, бер көч булып, рухи көйләнеп, бергә утырып, борынгы язучыбыз әсәрен язу рәхәт. Безнең бер көч икәнебезне аңлар өчен әлеге чара бик мөһим, ә дөрес язарга мәктәп өйрәтергә тиеш! – диде ул, чара турында фикерләре белән уртаклашып.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

«Халык монда күбрәк атмосфера өчен киләдер»

Диктант язучылар арасында дирижер, композитор, мультиинструменталист Айдар Ниязовны да очраттым. Ул тумышы белән Себердән, «Авыр булмадымы?» – дигән соравыма, киресенчә, тест бик ошады, дип җавап кайтарды.

Мин – Төмән өлкәсе Тубыл шәһәреннән, татар мәктәбендә укыдым, без Тукайларны, Насыйриларны укып үстек, кечкенәдән ятлап сөйли идек. Өстәп, мин әле Каюм Насыйри музеенда эшлим, текст бик ошады, уңышлы сайланган, дип уйлыйм. Каюм Насыйри текстлары безнең өчен авыр, ләкин нәкъ менә әлеге өзек барысына да аңлаешлы һәм гади. Ләкин, минемчә, монда иң мөһиме – ул атмосфера, халык монда күбрәк атмосфера өчен киләдер, рәхәт мохит, барысы да татарча аралаша, күпме дусларымны очраттым, – дип, хисләре белән уртаклашты ул.

«Татарча диктант» акциясе традицион рәвештә «Туган тел» җырын башкару белән тәмамланды. Диктантта язылган текстлар, тикшерү өчен, КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына җибәрелә. Нәтиҗәләрне 1 ай узганнан соң https://diktant.tatar/ сайтында карап булачак.

Фото: © «Татар-информ», Салават Камалетдинов

  • «Татарча диктант» – татар телендә хатасыз язарга өйрәтү, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыручы белем бирү акциясе. Акцияне Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты, Казан федераль университеты, Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты оештыра.
Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар