Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты: Казан тагын бер бәйгене лаеклы рәвештә уздыра алачагын исбатлады

Казан WorldSkills һөнәри осталык буенча дөнья чемпионатын уздыруга әзер дип бәяләнде. «Казан Экспо»да WorldSkills илкүләм чемпионаты ярышлары нәтиҗәләре менә шундый. Бүген чемпионатны ябу тантанасы узачак. "Татар-информ" бәйгедә узган кайбер мизгелләргә күзәтү ясый.

news_top_970_100
WorldSkills Russia илкүләм чемпионаты: Казан тагын бер бәйгене лаеклы рәвештә уздыра алачагын исбатлады

Татьяна Голикова: Казан WorldSkills дөнья чемпионатын уздыруга әзер

«Казан дөнья чемпионатын уздыруга әзер. Бу минем генә фикерем түгел - бүген биредә көннең беренче яртысында эшләгән барлык хезмәттәшләремнең фикере. Минем уйлавымча, бу чит илдәге коллегаларыбызның да фикере. Без барлык мәсьәләләрне дә диярлек карадык», - диде Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова.

  • Һөнәри осталык буенча WorldSkills дөнья чемпионаты Казанда 22-27 августта узачак. Ярышларда алтмыштан артык илдән 1600гә якын яшь белгеч катнашачак. Катнашучылар 56 компетенция буенча ярышачак.

Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов WorldSkills стендларын карады


Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Татьяна Голикова һәм Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов WorldSkills илкүләм чемпионаты финалында катнашучыларның стендларын - заманча станокларда токарьлык һәм фрезерлау эшләре, шулай ук пенсия алды яшендәге хезмәткәрләрне һөнәри әзерләүгә багышланган стендны карады.

«Беренче модуль биремнәр сызым рәвешендә килә, аның нигезендә әзер деталь ясарга кирәк. Йомгаклау бәяләмәсе эшне башкару сыйфатына бәйле», - дип аңлатты фрезерлау эшләренең баш эксперты Павел Тимошев 

Голикова һәм Миңнеханов станокларда токарьлык эшләренә багышланган мәйданчык эше белән танышты.

«Без актив булырга һәм безнең белемнәрне яшьләргә тапшырырга телибез. Алга таба да ил тормышында актив катнашачакбыз», — дип йомгаклады «Зирәкләрнең күнекмәләре» проектында катнашучылар. 

Татьяна Голикова һәм Рөстәм Миңнеханов аларга актив тормыш позициясе өчен рәхмәт белдерде һәм алга таба да һөнәри уңышлар теләде.

WorldSkills Russia чемпионаты флористлары өчен дүрт бирем сер итеп сакланган


WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалында катнашучы флористлар өчен сигез биремнең дүртесе сер итеп сакланган. Мондый биремнәрдән шләпәне чәчәк белән бизәү, декорация белән стенага венок, браслет һәм гәүдәнең төрле өлешләренә чәчәкләрдән бизәк ясау булган. Бу хакта “Татар-информ”га чемпионатта Татарстаннан баш эксперт Марина Казакова сөйләде.

Өч көн дәвамында алар чәчәк бәйләме, чәчәк композициясе, чәчәкләр белән өстәл бизәү, отельларда лоббины гөлләр белән бизәү, туй флористикасы, интерьер бизәү кебек модульларда көч сынашты.

“Сигез модульның дүртесе сюприз рәвешендә әзерләнгән иде. Катнашучы үзе эшләргә тиешле материалны, биремне көнендә генә, ярыш алдыннан гына белә. Ягъни, алдан эксперт белән сөйләшү, ниндидер дизайн-проект эшләү мөмкинлеге дә юк. Катнашучы мөстәкыйль дизайн булдырырга тиеш”, - диде Марина Казакова. Ул катнашучыларның бертөрле чәчәкләр, флористик һәм техник материаллар белән тәэмин ителгәнен әйтте.

Беренче көн “Казанга рәхим итегез” темасына багышланды. Катнашучыларга Казанның архитектур корылмалары күренешләре белән фотосурәтләр тәкъдим ителде, катнашучылар шуңа туры китереп, интерьер өчен венок әзерләргә тиеш иде/

Өч көнлек ярышларга барлыгы 15,5 сәгать, бер модуль өчен уртача 1-3 сәгать бирелә. Кәләш өчен чәчәк бәйләме әзерләү иң озакка сузылганы.

“Алар алдында билгеле бер стильдәге туй күлмәгендә хатын-кыз сурәте, алар шуңа туры китереп, чәчәк бәйләме төзергә тиеш”, - диде Марина Казакова. Ул Татарстан кызларының әзерлеген югары бәяләде. “Биремнәрне әйбәт кенә үтәп киләләр, нәтиҗә булыр дип өметләнәбез. Призлы урыннар алган кешеләрне илкүләм җыелма составына кертү мәсьәләсе каралачак”, - диде ул.

“Кызганыч, Татарстанда флористика белгечлеге буенча укыту юк, алар чемпионатка мөстәкыйль әзерләнде”, - диде эксперт. 

Моны Татарстан вәкиле Камилә Баһаветдинова да җөпләде. Ул Казанда Халыкара сервис көллиятендә икенче курста кондитерлыкка укыса да, флористика белән мавыга. “Әнием флорист, ул мине моңа 10 яшьтән өйрәтә башлады. Кызганыч, Казанда шушы юнәлештә белем бирүче уку йорты юк”, - диде ул.

Илкүләм чемпионатта парикмахерлар чәч үстерә, чәч буйый һәм прическа ясый


Чәчтарашханә сәнгате компетенциясе буенча 18-22 яшьлекләр арасында, 14-16 яшьтәге юниорлар арасында, 50 яшьтән узганнар көч сынаша. Татарстаннан төп составтан һәм юниорлардан икешәр һәм 50 яшьтән өлкәннәр арасыннан бер конкурсант. Алар ел дәвамында шушы бәйгегә әзерләнгән. Алар өчен чәч буяу, чәч кисү, бөдрәләтү, химик бөдрә, төрле прическалар ясау кебек биремнәр бар.

"Быел биремнәр манекенда гына түгел, тере кешеләрдә дә күрсәтелүе кызыклы. Бүген ир-ат клиентлар булды, алар фотография үрнәкләре буенча үзләре теләгән прическаны күрсәтә ала, теләкләрен җиткерә. Конкурсант шуны үтәргә тиеш була. Шулай ук хатын-кыз клиентларның чәчен буяп, өскә күтәреп кичке бәйрәм прическасы ясарга тиешләр. Ирләр өчен прическа ясауга 1 сәгать, хатын-кызларның чәчен буяп, кичке прическа ясавына 3,5 сәгать бирелә", - диде Татарстаннан техник эксперт Гөлнара Меркулова.

Аның сүзләренчә, прическага таләпләр белән бер ай алдан танышалар. Жюри күзәтеп, штрафларны да исәпкә алып, нәтиҗә ясый. "Штраф эш кораллары төшеп китеп, аларны юмыйча, чистартмыйча куллануы, я алмаштырмавы, дөрес файдаланмау, клиентның берәр җирен кисеп җәрәхәтләү өчен бирелә", - диде Гөлнара Меркулова.

19 яшьлек конкурсант Анна Андрианова Казан сәүдә-икътисад көллиятендә белем ала. Ул конкурс аркасында Казанда эшен туктатып торырга мәҗбүр булганын әйтте. "Чәчтараш эше белән мавыгуга ике сеңлем этәргеч биргәндер, кечкенәдән аларның чәчләрен үрә идем", - диде.

Ул иң авыры тере кешегә прическа ясавы булганын билгеләп узды. "Чөнки чәч озынлыгы да, кешенең теләкләре дә төрле. Манекенда ни дисәң дә, җиңелрәк. Минем клиент бүген чигәләре бераз капланган булуын, маңгай чәче тырпаеп торганын теләде. Минем эштән канәгать калды", - диде.

Зарина Аскери ярышларда катнашу дулкынландыргыч булуын әйтте. "Клиентның да канәгать калуы, жюри да тиешле бәя бирүе мөһим. Иң авыр бирем минем өчен чәч буяу булды. Бу яшерен бирем. Без ахыргача нинди буяу бирәселәрен, ничек буярга тиешлегебезне дә белмибез. Төс нәкъ үрнәктәге фотографиядәге кебек килеп чыгарга тиеш. Бик үк килеп чыкты дип әйтә алмыйм. Хатын-кызларның чәчен буяп, кичке прическа ясарга тиешбез. Аннары подиум прическасы да ясарга кирәк булачак", - диде.

WorldSkills чемпионатында "шикәр чире" булган, "пешкән" авыруларга ярдәм иттеләр

Шәфкать туташлары "шикәр чире" булган, "пешкән" пациентларга ярдәм күрсәтте. 

Татарстан буенча баш эксперт Лилия Рызванова "Татар-информ" хәбәрчесенә Татарстаннан төп составта бер, юниорлар группасында - ике, 50 яшьтән узганнар арасында "Тәҗрибәлеләр осталыгы" группасында бер катнашучы булганын әйтте. "Барлык катнашучылар төрле проблемалары булган пациентларга ярдәм күрсәтү осталыгын күрсәтергә тиеш", - диде.

Имитация буларак фатир бүлмәсе, көндезге стационар һәм башка урыннар әзерләнгән. Статистлар пациент ролен башкара.

Иң кирәкле заманча җиһазлар белән эшли белү күнекмәләрен күрсәтү өчен конкурсантларга 40 минут вакыт бирелә. Биредә пешү җәрәхәтләре булган пациентка беренче ярдәм күрсәтәләр, кан басымын үлчиләр, ботка инсулин кадыйлар, глюкометр белән канда шикәр күләмен үлчиләр, перевязка ясыйлар, хәрәкәте чикле авыруларны атларга өйрәтәләр, чит ил кешеләре белән инглизчә сөйләшеп, аларга ярдәм итәләр.

Экспертлар читтән күзәтеп бәя бирә. Алар катнашучыларның кулларын ничек җентекләп юып, антибактериаль чаралар белән ничек эшкәрткәннәренә кадәр карап тора. Конкурсантларның барысына да "барысы да аңлашыламы", "борчылмагыз, барысы да тәртип, мин янәшәгездә", "барысы да яхшымы" дигән сүзләр, сораулар хас. Алар һәммәсе дә итагатьле сөйләшә белү, сорауларга дөрес тыныч җавап бирүен күрсәтте.

Татарстан вәкилләренең берсе - Казан медицина көллиятендә 3нче курста белем алучы Луиза Мәхмүтова. "Без пациентларга ярдәм итеп, рухландырып, аларга ярдәм итәргә тырышабыз. Мәсәлән, артериаль кан басымын үлчибез, ниндидер авыруның профилактикасы турында сөйлибез. Бүген "хастаханә" зонасында эшләп күрсәтәчәкмен. Нинди вазифалар йөкләнгәнен без эшкә керешер алдыннан гына беләбез", - дип уртаклашты ул "Татар-информ" хәбәрчесе белән.

"Кичә мин өй шартларында пациентка ярдәм тәртибен күрсәттем. "Шикәр чире" булган бер әбекәйнең инсулин ничек кадаганын тикшердем, туклану кагыйдәләрен аңлаттым. Шулай ук "кулы пешкән" әбекәйгә беренче ярдәм күрсәттем, ходункида йөрергә өйрәттем. Татарстан данын яклыйбыз бит, бик нык дулкынланам", - диде Луиза.

Ул Ворлдскиллс хәрәкәтендә бер елга якын булуын әйтте. "Башта көллият эчендәге чемпионатта җиңдем, аннары төбәк чемпионатына эләгеп, анда беренче урынны алдым", - диде.

WorldSkills Russia чемпионатында сәяхәт өчен чемоданнар белән витрина ясыйлар

Виртуаль мерчендайзинг компетенциясе буенча катнашучылар чемоданнар белән витрина ясады. 

“Конкурсантлар витриналар бизәү буенча бирем үти. Ул алдан әйтелмәде. Конкурс халыкара экспертлар “Чит илгә бергә беренче сәяхәт” дип игълан итте. Аудиториясе – яшь пар – профессионаллар. Өч чемодан, бриф, билгесез предметлар белән, ике агач кул, ун пластик шар салынган яшерен кара әрҗә бирелде. Боларны катнашучылар витрина корганда кулланырга тиеш”, - диде Татарстаннан эксперт-компатриот Вероника Сафина.

Олылар мәйданында ун кеше катнаша, беренче тапкыр илкүләм чемпионатта юниорлар да ярыша. Татарстаннан олылар һәм юниорлар категориясендә икешәр кеше катнаша. 15 яшьлек Виталина һәм 16 яшьлек Арина безгә Казан кооператив көллиятенә өстәмә белем бирү программасы буенча шөгыльләнергә киләләр иде. Без аларны мерчейданзингка өйрәттек”, - диде Вероника Сафина.

Туризм белгечләрен Worldskills технологиясе буенча күрсәтмә имтиханга чакырдылар


Тимирясов исемендәге Казан инновацион университеты Worldskills технологиясе буенча күрсәтмә имтихан уздырды. Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты рәисе Сергей Иванов туризм өлкәсе белгечләрен шул имтиханны карарга чакырды.

Күрсәтмә имтихан турында, WorldSkills Russia VII илкүләм чемпионат финалының эшлекле программасы кысаларында, "Төбәктә туризм үсеше өлкәсендә хезмәттәшлек: бизнес, мәгариф, хакимият органнары" темасына стратегик сессиясендә Казан инновацион университеты ректоры Асия Тимирясова сөйләде. Ул республикада беренче булып, көллиятне тәмамлаганнар өчен 2018 елда туризм юнәлеше буенча шушы процедура уздырыла башлавын әйтте.

"Бу имтихан сынау режимында студентлар өчен ирекле рәвештә үткәрелә. Көллиятнең чыгарылыш укучысы оешмаларга үзенең нәрсә белгәнен күрсәтә ала. Күрсәтмә имтиханны узган һәм компетенция паспорты алган яшь белгечләр белешмә базасына кертелә. Бу база белән республиканың барлык әйдәп баручы предприятиеләре таныша ала, персонал сайлаганда бу аларга ярдәм итә ала", - диде Асия Тимирясова.

"Бер айдан күрсәтмә имтихан узачак. Бу процедура ачык рәвештә уза. Килеп карый һәм үзегезгә булачак белгечне сайлый аласыз", - диде. Аның сүзләрен җөпләп, Сергей Иванов: "Туристик компанияләргә акыллы менеджерлар гел кирәк. Килеп карарга өндим. Бәлки, булачак эшчеләрегезне табарсыз", - диде.

Татарстан студенты WorldSkills Russia җиңүчесе булды


Сарман аграр көллиятенең 4нче курс студенты Азат Тимербаев «Яшь профессионаллар (WorldSkills Russia)» VII илкүләм чемпионатында «Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә җиңүче булды. Шушы ук көллиятнең 3нче курс студенты Булат Хәлиуллин аграр профильдәге һөнәри белем оешмалары арасында Бөтенроссия һөнәри осталык олимпиадасында җиңү яулаган.

Бүләкләү тантанасында Азат Тимербаевка һәм Булат Хәлиуллинга Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырылды.

«Авыл хуҗалыгы машиналарын эксплуатацияләү» компетенциясендә студентлар әзерләүгә нәтиҗәле эш башкарганнары һәм өлеш керткәннәре өчен Сарман аграр көллияте хезмәткәрләре укытучылар Илшат Гәрәев, Данир Хәсәншин, җитештерүгә өйрәтү мастеры Фәнис Мөхәммәтшин, көллият директоры Зөбәер Әһелтдинов Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Рәхмәт хатын алган.

Рөстәм Миңнеханов Россия Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашты

Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов Россия Федерациясе Мәгариф министры Ольга Васильева белән очрашуда мәгариф системасын камилләштерү мәсьәләләре турында фикер алышты, шулай ук тармакның актуаль темалары да кузгатылды.

Россия мәгариф министры Ольга Васильева "Kazan Expo" халыкара күргәзмә үзәгендә урнашкан "Яшь профессионаллар" (WorldSkills Россия) VII илкүләм чемпионат объектларын карап чыкты. 

"Бу уртак проект булганга күрә Ольга Юрьевнаны бигрәк тә оештыру процессы һәм август аенда узачак WorldSkills дөньякүләм чемпионатына әзерлегебез кызыксындырды. Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан без һәрвакыт зур ярдәм алабыз", - диде ТР мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов.

"Бүген Рөстәм Миннеханов белән узган очрашуда ике як та күп проектлар буенча уртак эш алып баруда теләктәшлек күрсәтте. Шуңа күрә эшче һөнәрләре киләчәктә дә бездә үсеш алачак. Безнең тарафтан да, Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан да ярдәм күрсәтеләчәк", - диде Рафис Борһанов.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100