Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Америка төнлә Йәмәнне утка тотты (Җавап итеп, хуситлар «төбәкне яндырырга» вәгъдә бирде)

news_top_970_100
Америка төнлә Йәмәнне утка тотты (Җавап итеп, хуситлар «төбәкне яндырырга» вәгъдә бирде)

Америка Кушма Штатлары җитәкчелегендәге коалиция төнлә Йәмәнне утка тотты. Коалициягә Бөекбритания, Австралия, Нидерланд, Бахрейн, Канада керсә дә, утка тотуны башлыча АКШ һәм Бөекбритания кораллы көчләре гамәлгә ашырган.

Иң башта Ходейда дип аталган диңгез порты утка тотылган. Аннары – илнең башкаласы Сана, Таис, Саада шәһәрләре. Аларга канатлы ракеталардан атканнар.

АКШ Йәмәндә 16 урынга атканнарын, дроннар җитештерелә торган заводлар һәм корал складлары утка тотылганын белдергән. Барлыгы 100дән артык канатлы ракета җибәрелгән, башлыча «Томагавк» ракеталары. Иртән АКШ кораллы көчләре вәкиле алар утка тоту тукталганын, әмма «куркыныч туса, кабатланачагын» белдерде.

Согуд Гарәбстаны АКШ һәм Британия хәрби самолетларына үзенең күгеннән очарга рөхсәт биргән. Моңа җавап итеп, хуситлар һава юлын ачуны сугыш ачу дип кабул итәчәкләрен әйткән.

Йәмәндәге хуситларның җитәкчеләренең берсе Абделсәлам Җәхаф: «Дөнья Американың җиңелүенә әзер булырга тиеш… Мин бу хакта горурлык белән әйтәм, шулай ук аларның базаларын утка тотачакбыз», – дигән. Алар АКШ һәм Бөекбританиянең Якын Көнчыгыштагы базалары утка тотылачагын әйтә.

Йәмәндәге «Ансарулла» вәкиле Насретдин Әмир: «Хәзер безнең күңелебез җылы, чөнки безне Газзәне утка тоткан кебек үк утка тоталар», – дип белдерде. Йәмәндә мобилизация игълан ителгән, хуситлар «бөтен төбәкне утта яндырачакларын» әйткән.

Иран һәм Сүрия Йәмән хуситларына теләктәшлек белдергән.

Гыйрактагы каршылык хәрәкәте вәкилләре дә АКШны утка тотачагын белдерде. Бүген иртән үк АКШның Багдадтагы илчелегенә һөҗүм булды.

Россия, Йәмәнгә һөҗүм булу сәбәпле, Берләшкән Милләтләр оешмасы утырышын җыярга кирәклеген әйтте.

Утка тотылган шәһәрләр. Хуситлар контролендәге территорияләр яшел төстә.

АКШның Йәмәнне утка тотуына каршылык Американың үзендә дә бар. Байденның Йәмәнне утка тоту турындагы карары Конгресс рөхсәтеннән башка тормышка ашырылганы билгеле булды. Демократлар вәкиле Ро Кханна әйтүенчә, Байденның гамәлләре конституциягә каршы килә.

Вашингтонда Йәмәнгә һөҗүмгә каршы кешеләр протест акциясе башлаган.

Йәмән, җавап итеп, ракета һөҗүмнәре ясаган, АКШның бер корабын батырулары турында әйтәләр. Әмма бу мәгълүмат расланмаган.

Йәмән Кызыл диңгездә Израиль көймәләрен утка тотуын дәвам итәчәген белдергән.

Йәмән – Гарәп ярымутравының, Согуд Гарәбстанының көньяк-көнбатышындагы гарәп иле. Ул әле кайчан гына дөньяның тыныч, бай илләренең берсе иде. Ил Кызыл диңгезгә кергән урында, сәүдә юлларында урнашкан. Әмма монда 2011 елда «төсле революция» була. 2014 елда гражданнар сугышы башлана. Бер якта – шигый юнәлешендәге мөселманнар, аларны хуситлар дип йөртәләр, аларның хәрби оешмасы «Ансар Аллаһ» хәрәкәте дип атала. Икенче якта – Йәмән хөкүмәте. Йәмән хөкүмәтен Согуд Гарәбстаны якласа, «Ансар Аллаһ»ны – Иран. Гражданнар сугышы нәтиҗәсендә, ил башлыча 3 кисәккә бүленде.

Былтыр көз Израиль Палестинада хәрби операция башлагач, Йәмәндәге хуситлар Газзәгә ярдәм итәчәген белдерде һәм Израильгә ракеталар белән ата башлады. Ел азагында хуситлар Фарсы култыгы илләреннән Кызыл диңгез аша Европага нефть ташыган корабларга һөҗүм итә башлады. 10 гыйнварда алар АКШ корабына да һөҗүм итте.

Йәмән – дөньядагы иң ярлы илләрнең берсе. Ул шулай ук иң куркыныч илләрдән дә санала, чөнки монда хәрби хәрәкәтләр әле дә дәвам итә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100