Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Жириновский исәнме: каршылыклы мәгълүматлар чыга

ЛДПР партиясе лидеры Владимир Жириновский үлгән, дип хәбәр итте «РИА Новости». Ләкин Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин әлеге мәгълүматны кире какты.

news_top_970_100
Жириновский исәнме: каршылыклы мәгълүматлар чыга
http://kremlin.ru

Владимир Жириновскийның коронавирус белән озак авырып ятуы, хәле авыр булуы турында язган идек. Февраль башында сәясәтче коронавирус белән авырып, ике үпкәсе дә кабарып хастаханәгә эләккән иде. 11 мартта аның ике атна комада булып, аңына килүе хәбәр ителде. 16 мартта ул ИВЛ аппаратыннан башка да берничә сәгать сулый ала башлады дигәннәр иде. Әмма Жириновский күп кан югалткан, аның хәле һаман да авыр дип хәбәр итеп тордылар.

Бүген 75 яшьлек Владимир Жириновский Мәскәү хастаханәсендә вафат булган дигән мәгълүмат таралды. Бу хакта сенатор Александр Пронюшкин «РИА Новости»га хәбәр итте.

Ләкин күпмедер вакыттан соң Дәүләт Думасы спикеры Вячеслав Володин әлеге мәгълүматны кире какты. «Владимир Вольфовичның сәламәтлеге өчен кайгырып торучыларны тынычландырасым килә. Ул исән. Аның хәле чыннан да авыр. Бүген аңа компьютер томографиясе ясадылар. Без барыбыз да борчылып торабыз, табиблар аның гомере өчен көрәшә. Әйдәгез, аның тизрәк терелүен телик», — дип язды сәясәтче Телеграм-каналда.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100