Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Телеграм каналлар Жириновскийны үлем алдында дип хәбәр итә

112 Телеграм каналы Владимир Жириновскийның үпкәләре тулысынча ялкынсынган, дип яза.

news_top_970_100
Телеграм каналлар Жириновскийны үлем алдында дип хәбәр итә

«112» Телеграм каналы ЛДПР лидеры Владимир Жириновский критик хәлдә дип яза. Медицина терминологиясе буенча, критик яки терминаль хәл авыруның яшәү өчен әһәмиятле органнары, беренче чиратта йөрәге һәм сулыш алу органнарына бик зур зыян килгән, аларны реанимацион чаралар белән өлешчә яки тулысынча ашыгыч рәвештә тернәкләндерү кирәк дигән сүз.Критик хәл яшәү белән үлем арасындагы халәт.

Жириновский септик шок кичергән. Аның үпкәләре тулысынча ялкынсынган. Соңгы тәүлектә аның хәле авырая бара, дип яза 112 каналы.

Февраль башында коронавирус белән авырып, ике үпкәсе дә кабарып хастаханәгә эләккән сәясәтченең хәле соңгы көннәрдә бераз яхшырган иде. 11 мартта аның ике атна комада булып, аңына килүе хәбәр ителде. 16 мартта ул ИВЛ аппаратыннан башка да берничә сәгать сулый ала башлады дигәннәр иде. Әмма Жириновский күп кан югалткан.

Владимир Жириновский коронавирустан алты тапкыр прививка ясатуы турында хәбәр иткән иде. Ул прививкага каршы кешеләрне төрмәгә утыртырга дигән фикер белән чыгыш та ясады. Жириновский прививкага каршы чыгыш ясаучыларны «үтерүчеләр» дип атады.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100