news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады

news_top
Владимир Путин Рөстәм Миңнехановны Җиңүнең 80 еллыгы белән котлады
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Россия Президенты Владимир Путин Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 80 еллыгы уңаеннан котлау юллады.

Үз мөрәҗәгатендә дәүләт башлыгы әлеге вакыйганың тарихи әһәмиятен билгеләп үтте. Ул Совет халкының Җиңү яуларга һәм дөньяны фашизмнан азар итәргә булышкан батырлыгын, ихтыяр көчен, сыгылмас рухын ассызыклады.

«Безнең әхлакый, патриотик бурычыбыз – аларның үлемсез батырлыгына лаек булу, Россиягә намус белән хезмәт итү», – диелә котлауда.

Владимир Путин шулай ук Рөстәм Миңнехановка уңышлар һәм иң изге теләкләрен юллады, дип яза «Татар-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар