Россия Президенты Владимир Путин Олимпия чемпионы Камилә Вәлиеваны 16 яшьлеге белән котлап, бүләк бирде. Бу турыда РЕН ТВ яза.
Президент Камиләгә яулык салынган шкатулка һәм роза чәчәкләре бәйләме бирде.
Спортчыларны котлау Кремльдә булды. 26 апрельдә Владимир Путин Камилә Вәлиевага Дуслык Ордены тапшырган иде, диелә хәбәрдә.
Шуннан соң Путин Камиләне туган көне белән дә котлаган. «Безнең сине тагын бер тапкыр котлыйсыбыз килә», – дигән Путин һәм Камиләгә шкатулка һәм розалар бәйләме биргән.
- Путин белән очрашуда Камилә Вәлиевага шампан шәрәбе урынына газировка биргәннәр
- Бүген Камилә Вәлиева туган көнен бәйрәм итә