Путин белән очрашуда Камилә Вәлиевага шампан шәрәбе урынына газировка биргәннәр
Бүген Кремльдә Россия Президенты Владимир Путин Пекин олимпиадасы чемпионнары белән очрашты. Аннары спортчыларга шампан шәрабе бирделәр. Камилә Вәлиевага гына газировка салганнар. Моны белгәч, ул елмаеп куйган. Бу турыда "МАТЧ ТВ" хәбәр итте.
Россиядә алкогольле эчемлекләрне 16 яшьтә эчү тыела. Камиләгә исә бүген генә 16 яшь тулды.
Путин Камиләне туган көне белән котлады, Дуслык Орденын тапшырды, диелә хәбәрдә.