Владимир Кантор: «Югалмаска дигән максат куйсагыз, эреп югалмассыз...»
Театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантор белән әлеге интервью театр белгече белән театр турында сөйләшүдән башланса да, «кызым, сиңа әйтәм, киленем, син тыңла» дигәндәй, язучылар колагы өчен дә язылды.
«Сез милли театрны ничек күз алдына китерәсез? Аерым алганда, балалар өчен куелган милли спектакль була аламы?» – дип сораган идем Минзәләдә узган «Ләкләк» бөтенроссия бэби-тетарлар фестивалендә Питердан чакырылган театр тәнкыйтьчесе Владимир Кантордан.
- Владимир Кантор – «Суббота» театрының әдәби бүлек мөдире, «Петербургский театрал» журналының баш мөхәрирре, театр тәнкыйтьчесе.
Һәр халыкның мәдәни, дини үзенчәлекләре бар. Милли театр бит әле халыкның телен саклау кебек әһәмиятле функцияне дә үти, һәм бу функция спектакльнең шул халык телендә уйналуы белән башкарыла. Татар театрында үткәнгә һәм авылга ностальгия булган спектакльләр барлыгын беләм. Әйе, бу – булырга мөмкин, ләкин театр бүгенге көнне чагылдырмый икән, ул кызыклы була алмый. Милли театр заманча булырга тиеш.
Балалар театры өчен бу – аеруча актуаль, театр алар өчен заманча булса гына кызык. Аерым яшәгән илнең үз аерым театры була аладыр, әмма безнең очракта балалар зур дөньяда яши һәм заманча мәдәниятне беләләр. Бездән дә яхшырак беләләр.
Милли театр гетто түгел, ул гомуми тормыш белән яшәргә тиеш. Хәзер тел проблема тудырмый бит – колакчыннар бар, титрлар бар. Камал театры, мәсәлән, үзенең «Мөһаҗирләр. Болганчык еллар» спектаклен Питерда 1000 урынлы Александр залында күрсәтте. Без аны синхрон тәрҗемә белән бер проблемасыз карадык. Искәрмә буларак, тел саклау проблемасы булмаса, мин милли театрда башка проблема күрмим.
Ә тел саклау мәсьәләсендә безнең борчылуыбыз сезгә аңлашыламы?
Мәдәниятегезне сакларга кирәк. Мин кайчагында, аеруча ковид чорында, Питерда экскурсияләр йөртә идем. Бервакыт Сербиядән килгән бер кыз экскурсиягә заказ бирде – Достоевскийның «Җинаять һәм җәза» романын укыган да, романдагы урыннар буенча йөртүемне сорады. Ул, романны оригиналда уку өчен, рус телен өйрәнгән. Рус телендәге яки башка телдәге әсәрләрне кабатламаган шундый әсәр татар телендә барлыкка килә икән, кызыксыну тудырачак. Ул бөтен телләргә тәрҗемә ителәчәк. «Зулейха открывает глаза» кебек.
Ул русча иде бит.
Булса соң. Ул бит татар мәдәнияте турында.
Укыдыгызмы?
Укыдым. Миңа калса, ул татар мәдәниятен саклау проблемаларын күрсәтә.
Бу әсәр безнең – татарларның файдасына эшләде дисезме?
Әлбәттә. Ул бит татар халкы тарихын күрсәтә. Камал театры спектакле дә татар тарихын күрсәтте...
Сез «Мөһаҗирләр»не әйтәсезме?
Әйе. Ул спектакльне Россиядә беләләр. Татар театрында талантлы режиссерлар күбрәк килеп чыккан саен сезне күбрәк беләчәкләр. Әнә яшь режиссер Тимур Кулов күренә башлады. Төрле җирләрдә актив куя. Ул бит татар әдәбиятын да тәкъдим итә ала.
Белсә...
Ул Казанда укыган бит. Беләдер. Татар әдәбиятында кызыклы әсәрләр булса, татар мәдәниятен чагылдырган кызыклы сюжетлар булса, аны кайсы телдә дә укып була. Татар театры килеп чыгу тарихы – үзе мавыктыргыч роман язарлык тема бит. Безгә аны Казанга килгәч бер сөйләгәннәр иде. Бик кызык тарих.
Әлбәттә, башка зур мәдәният эчендә калган халыкларда ассимиляция бара инде. Югалмаска дигән максат куйсагыз, эреп югалмассыз...
Татар театрларындагы тагын кайсы спектакльләр турында нәрсә әйтә аласыз?
Татар театрларындагы барлык спектакльләр дә заманча яшьләрне, алдынгы карашлы тамашачыны канәгатьләндереп бетерә алмый, әлбәттә. Хәтта татарча аңлаучыларны да. Әйтик, Кариев театрында да баш режиссер куйган спектакльләрдә ул проблемалар бар иде. Миңа калса, Луиза Янсуар җитәкчелек иткәндә, Кариев театры бу бурычларны булдыра алганча хәл итәргә тырышты. Чөнки Луиза үзе әдәбият дөньясы кешесе иде. Мәсәлән, Кариев театрындагы «Гөлчәчәк» спектакле дә әкиятне актуальләштереп бик әйбәт куелган. Минемчә, үсмерләргә бик кызыклы. Анда сүзләр әһәмиятле түгел, болай да аңлашыла. Театрда куелган «Рөстәм маҗаралары» (Гадел Кутуй повесте) – спектакле бу сезонда балалар өчен куелган иң яхшы 15 спектакль арасында. Татар әдәбиятымы? Татар әдәбияты. Алар ул спектакль белән күп җирләрдә булдылар. Татар телендә күрсәтелә бит ул. Ул спектакльнең потенциалы бар. Аның темасы да бүгенге көн өчен әйбәт, беркем дә өстеңнән әләк язарлык түгел. Хәзер бит залга кем килеп күзенә нәрсә күренүен дә алдан чамалап бетерә торган түгел.
Берәр илдә даһи барлыкка килсә, ул бер халыкныкы гына булудан туктый. Спектакль дә шулай. Нинди генә телдә барса да, яхшы әсәр этнография дип кенә каралмый, дөнья үзенеке итеп кабул итә. Шуңа омтылырга кирәк.